Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Дөнья тулы шедеврлар барында, укучының вакытын алу - җинаятьтер ул" - Рәниф Шәрипов (әңгәмә)

Шагыйрь Рәниф Шәрипов белән Айзирәк Гәрәева-Акчура әңгәмәсе.

Шагыйрь Рәниф Шәрипов белән Айзирәк Гәрәева-Акчура әңгәмәсе

Шагыйрь Рәниф абый Шәрипов белән мине язучы Рәмзия апа Габделхакова таныштырды. 2012 елның җәй айлары иде. Рәмзия апа Казанга килгәч “Әйдә, шагыйрьнең хәлләрен белеп кайтыйк», - дип, үзе белән ияртеп алып китте. Рәмзия апа, Рәниф абый, аның апасы белән озак кына чөкердәшеп утырдык. Рәниф абый култамгасы белән балалар өчен язылган бер китабын бүләк итте.

Аннары шагыйрьгә интервью өчен сораулар да юлланган, җаваплар да килгән икән... Болары почта тартмасында сакланган. Әмма бастырганым исемдә түгел. Калган эшкә кар ява диләр бит, шулай кала бирде. Әмма чын шагыйрьләрнең фикере беркайчан искермәс-тузмас. Рәниф абый белән 2012 елның август аенда язышкан сорау-җаваплар шуны раслап тора. Шуның өчен, соң булса да – уң булсын дип, интервьюны тәкъдим итәргә булдым.

- Рәниф, абый, Сез бер шигырегездә:

Бәхеткәме, кайгыгамы,

Тик, мин уяндым инде, дип язасыз. Бу юлларны иҗаты белән алга, хакыйкатькә бертуктаусыз өндәгән тынгысыз язучы күңеленең беркайчан да "йокы" күрмәячәгенә бер ишарә дип кабул итәргәме?

- Беренче сорау шигъри юллар мисалында бирелгән. Мин дә шигъри юллар белән җавап биреп карыйм әле. Җавап аңлашылыр дип уйлыйм:

Аңа акыл өйрәтергә

Инде бит соң.

Ач сабыйлар…

Тук “абыйлар”…

Бәхет монда

Мөмкинме соң?

2002

Яисә менә:

Көн дә күрдем – Җирдә гомер юлы

Гаделсезлек тулы юл икән.

Бу дөньяда тыныч яшим дисәң,

Битараф бул, сукыр бул икән...

... Ачыла, тик, ачы бер хакыйкать,

Тормыш – михнәт тулы юл икән,

Бу дөньяда рәхәт яшим дисәң,

Мәрхәмәтсез, денсез бул икән.

2006 (поэмадан өзек)

- Юктан башлап, эшне ташлап,

Үпкәләшү чиктән ашкан.

Гомер узган, бакчабызны

Чүп үлән, чит үлән баскан...

Әлеге юллар шигъри тел белән бүгенге татар тормышына бәя бирү дип аңлашыла. Милләт, татар теле өчен борчылып язылган мәкаләләрегез дә шактый. Сезнең күңелдә үз халкыңны, туган илеңне, үз милләтеңне ярату хисе ничек барлыкка килде? Ул табигый бер халәтме, әллә мохит, башкалар тәрбиясеме? Бәлки язмыш, тормыш сабагыдыр?

- Язмыш, тормыш сабагы да бардыр. Җитлегү, өлгерү дә бардыр. Ә иң мөһиме, күбрәк уйларга кирәк. Безнең башларны гасырлар, дистәләрчә еллар буена кәкре-бөкре информация, кыек-мыек идеология, ялган тарих белән катырып бетерделәр. Яшьләргә бу яктан җиңелрәк, бөтендөнья интернет челтәрендә җаның теләгән информаңияне табып була. Тагын шул ук сүз, тапкан мәгълүматларың нигезендә, күбрәк уйланырга кирәк. Фикерли белгәннәр өчен коточкыч тарихи гаделсезлек һәм шуңа килеп бәйләнгән сәяси гаделсезлек ярылып ята. Мөмкин булса, бу сорауга да җавапны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Чит яклардан кайтып бер тыңладым,

Елап җибәрмәскә тырышып –

Диктор сөйли иде… Туган телдә!

Иртәгәгә һава торышын...

1979

- Мәскәү язучылары үзгәртеп кору елларыннан соң элеккеге СССР Язучылар берлеге социаль оешма буларак яшәүдән туктады һәм рус язучылары тормышында бернинди роль уйнамый торган “иҗтимагый берлек” кенә калды дип саный. Ә менә татар язучылары өчен Татарстан Язучылар берлеге нинди роль уйный дип уйлыйсыз? Күптән түгел язучылар корылтае булды (2012 елның май аенда булган XVII корылтай хакында әйтелә – авт.), Язучылар берлегенә яңа җитәкче сайланды. Кагыйдә буларак, яңа җитәкче килгәч яңачарак гамәлләр көтелә. Шәхсән Сезнең берлек эшчәнлегенә кагылышлы нинди теләк-уйларыгыз бар?

- Мәскәү язучыларының хәле ничектер, кызыксынганым юк. Анда мине бер тәрҗемәчем бар иде, Зверковская Наталья Петровна, очраклы рәвештә таныштык, МГУ да укыган, искиткеч шигъри җанлы, зыялы кеше иде. Безнекеләр тәрҗемәче эзләп тегендә-монда чапканда, ул минем шигырьләрне сорап аптыратты. Тәрҗемәләргә минем исем китми иде, үзем дә урысча язгалыйм, җитмәсә, ул тәрҗемәләрне тәнкыйтьләп кысылгалый идем, ә ул барысына да түзә иде. Аннан соң, Наталья Петровна кинәт кенә үлеп китте... Әнисе миңа: “не пережила перестройку...” дип язды соңыннын... Исән булса, инде ничә китап чыгарган булыр идек. Ул бит тәрҗемә иткән минем шигырьләрне Мәскәү редакцияләренә үзе урнаштырып йөри иде. Мәскәү дигәч, шулар искә төште әле.

Язучылар берлеге Татарстанга кирәк дип уйлыйм. Инде анысы да бетсә, бөтенләй таркалабыз бит! Хэзерге җитәкчебез Рафис Корбанны әйбәт беләм, берничә тапкыр күрешеп, әңгәмә корып утырганыбыз бар. Иманлы, оста, алтын куллы, ышанычлы, төпле акыллы язучы. Вахит Имамов та шәп кандидат иде, аның йолдызы әле кабыныр дип уйлыйм, вакыты җиткәч. Илфак Ибраһимов белән дә мөнәсәбәтләребез бик әйбәт иде. Якташым да, туганым да түгел дигәндәй, тик, берлек җитәкчесе булып сайланган көннән үк ул минем иҗатны хөрмәт итеп, мине һәрвакыт игътибар үзәгендә тотты. Уй-фикерләргә килгәндә, халык укырлык югары сыйфатлы, зәвыклы әсәрләр язып, китап тарату, китап сату эшен торгызасы иде үлем хәленнән.

- Китап чынбарлыкны үзгәртү көченә ия дигән гыйбарә бар, бу сүзләр хәзерге вакытка туры киләме? Татар китабының, татар язучысының иҗаты сәяси, икътисадый, иҗтимагый, җәмгыяви көчкә ия дип әйтә алабызмы?

- Китап бик куәтле корал ул, Кешеләрне үзгәртеп, Шәхесләр тәрбияләп, аң-белем, мәгълүмәт биреп, дөньяны ул һичшиксез үзгәртә... Татар китабы башкалардан ким түгел. Аның бөек тарихы бар.

- Сезнеңчә ничек, язучы җитәкче артыннан йөрергә тиешме, әллә киресенчәме?

- Кызык сорау куйгансын. Алар бер-берсенә таяныч булырга тиешләр, туганнар кебек. Ләкин, шундый заманга килеп җиттек, көн саен телевизордан күреп торабыз, юк кына мал өчен туган туганын үтерергә дә күп сорамый хэзер.

- Бүгенге заман язучылардан кемнең иҗаты белән аерым кызыксынасыз? Яныгызда гына нинди китапны тотасыз? Соңгы вакытта кайсы китап зур тәэсир калдырды?

- “Зур тәэсир калдыра торган китаплар” балачакта, яшьлектә калды инде ул... Бүгенге көндә Туфан Миңнуллинның шигырьләре (драматургия белән кызыксынмыйм), Фәүзия Бәйрәмованың әдәби-тарихи әсәрләре, Айдар Хәлим, Зәки Зәйнуллин, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла кебек язучыларыбызның иҗаты беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Башкалар үпкәләмәсен, кемнедер истән чыгарганмындыр. Шул ук вакытта, сәхнәләрдә җырлар, үз хисабына чыгарылган чүп эчтәлекле китаплар, телесериаллар, интернеттагы аралашу аша татарның әдәби-мәдәни-нәфис зәвыгына коточкыч һөҗүм бара. Көчләр монда тигез түгел. Күп санлы FM радиоларындагы җырларны тыңлап карагыз әле бер! Нинди сүзләр, нинди җырлар анда! Ярый инде, мин алтмыштан узган, күбрәк мырлыймдыр. Ләкин, бу процесс сәгать саен, минут саен бара! Берәр тәнкыйть сүзе әйтеп кара син интернетка чыгарылган берәр мәгънәсез сүзләр тезмәсенә, чүп-чар такмакларга... Өерелеп ябырылалар шапшак сүз белән, бер-берсен үтереп мактыйлар!

- Янә бер өзек:

Көмеш сүзгә төреп сөйлә

Хак, ачы, шомлы хәлне.

Чүп сүз күмә, яба, каплый

Хакыйкать дигән мәлне.

Мондый бернинди тарих, вакыт эчендә дә үз кыйммәтен югалтмый торган шигъри киңәшләрегезне яшь буын аңлар дип уйлыйсызмы?

- Шигъри киңәшләргә килгәндә, һич югында, тапталган юллар буйлап таушалган сүзләр-рифмалар-темалар күтәреп йөрмәскә иде. Яратам-каратам-таратам, башладым-ташладым, көйдем-сөйдем, Казан-азан... Күпме кабатларга була инде! Шигырь ул һәрвакыт яңалык, ачыш, табыш... Бар яктан да! Шуңа омтылырга кирәк! “Барып җитмәслек биеклекләргә омтылганда гына шедеврлар туа...” диләр. Башкача, дөнья тулы шедеврлар барында, укучының вакытын алу җинаятьтер ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев