Логотип Казан Утлары
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП

Тирә-якта үлән чәчәк аткан...

Тирә-якта үлән чәчәк аткан, Каен яфрак ярган урында Кара күзем алга төбәп ятам Тирән окоп һәм киң болында.

Нур Баян
(1905 – 1945)
Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда Актаныш районы
Әнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1945 елның 23 апрелендә Австрияне
азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә подполковник, шагыйрь
Нур Баян дошман пулясыннан һәлак була.

Тирә-якта үлән чәчәк аткан,
Каен яфрак ярган урында
Кара күзем алга төбәп ятам
Тирән окоп һәм киң болында.
Кулымдагы җитез автоматның
Алга төбәп куйдым көпшәсен,
Мин хат яздым, тизрәк җитсен хатым,
Зәңгәр күзем яшен түкмәсен.
Хатым китте йомшак таңгы җил күк,
Гомер дустым, сөйгән ярыма,
Ә мин калдым сугыш яланында,
Караңгы төн. Бомба ярыла.
Яңгыр сыман өскә пуля ява,
Бала елый кебек еракта,
Гүя үкси анда хәлсез ана,
Иркәм тавышы килә колакка.
Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,
Ватан өчен, туган ил өчен,
Балам өчен, атам-анам өчен,
Назлап сөйгән нечкәбил өчен.
1942.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев