Кеше күңеле – кара урман... (хикәя)

Кырлар өстеннән пар күтәрелә, җир исе аңкый. Ишегалдында казлар кыйгылдаша, тавыклар кытаклый, сыерларның тук мөгрәве ишетелә. Авыл, кышкы караңгылыктан исән-имин арынып, ямьле, ак чәчкәле майларга кереп бара.

Тузганак чәчкәседәй сап-сары эшләпәсен киеп, Сабираттинең ике генә тәрәзәле караңгы өеннән, иске гармун күрекләрен каера-каера, Пәттери чыга.

Аның өстендә – солдат шинеле, билендә – киң каеш, аягында – солдат итекләре.

Менә берзаман күрекләр шыгырдап тартыла, авыл өстендә гармун тавышы иңрәп куя. Юк-юк, гүя ул күк гөмбәзендә яңгырап ала. Бөтен халык урам ягына карый, аннан Пәттери янына җыела...

Ул, эре-эре атлап, гармунын тарта-тарта, күрше авылларга төшеп китә. Анда да Пәттерине яз саен көтеп торалар. Чөнки ул бөтен тирә-якка яз алып килә. Шатлык алып килә.

Кешеләрнең йомырка йә клиндер салынган кесәләре бүлтәеп кабарганын күреп, ул елмая, үзе берни дә сорамый. Ни бирсәләр, шуны гына ала. Барысын да эшләпәсенә сала. Чөнки белә: авыл кешесе, кем булуына карамастан, һәркемне хөрмәт итә...

Пәттери гармунда уйный-уйный да тукталып бер сүз әйтә:

– Карале, миңа күз кыса, – ди.

Кайчакта аның бу сүзе яшь кызларга төбәлә. Тегеләр оялышып читкә борылалар.

Аннан тагын гармунын шыңгырдата башлый ул. Әлбәттә, моң да, көй дә чыкмый, кыңгырт-кыңгырт килеп газапланган аһәң генә иңри-иңри бөтен җиһанга тарала.

Бераз уйнагач, Пәттери янә туктап кала һәм ак яулыгын җәеп бәйләгән, бәрхет камзуллы карчыкка – авылның остабикәсенә карап тора. Бармагы белән төртеп күрсәтеп:

– Кара-кара, күз кыса, – дип ыржая.

– Әстәгъфирулла тәүбә, гармунын ишеткәч тә чыкмам дигән идем аны, – ди тегесе, еламсырап, чыелдык тавыш белән.

Гармун иңрәвен шаян көлешүләр басып китә. Кешеләрнең кәефе үзгәрә, күңелләре күтәрелә.

Ул шулай авылга рух өсти.

Минем әбием белән әни, Пәттери күренүгә, еш кына бәхәсләшеп алалар.

– Җир өстендә дивана булып яшәгән кешеләрнең фани дөнья өчен яхшылыклары юк, бакый дөнья өчен гамәлләре юк, – ди әбием. – Кыямәт көнендә алар ике галәм арасында асылынып торырлар, ди...

– Менә бит, бөтен авылның күңелен күтәрде, бу изге гамәл түгелмени? – ди әни.

– Түгел шул... Бу гына гамәлгә кермидер шул әле...

– Җүләрләр дә җәннәтле булмагач, кемгә эләксен инде ул җәннәт?! Кеше хакына үрелмиләр, беркемгә зыян салмыйлар...

Әби үз уйларына бирелеп бераз сүзсез утырганнан соң әйтеп куя:

– Бакыйлыкка күченгәнче өч-дүрт көн генә акылын җуйганнар җәннәтле булыр, ди китап...

– Син, әни, бигрәк инде, һаман китап та китап дисең... Яратып уйлыйсың да инде бөтенесен... Никтер яз җитте исә Пәттеринең гармун тавышын ишетәсебез килеп китә бит, менәтерәк... Үзеңнең дә бер дә өйдә утырып калганың юк әле...

– Юк шул, – дип куя әби йомшак кына.

Әби Пәттеригә биш тиенлек эре бакыр акчалар алып чыга. Ул аларны бигрәк тә ярата. Бөтен кешегә күрсәтеп, мактанып йөри.

– Әйдә җырлап та җибәр, Пәттери, – диләр ир-егетләр кайчакта.

– Пәттери... җырламый, – дип куя ул еш кына битараф кыяфәттә.

Язлар җиткәнгә Пәттеридән дә күбрәк сөенгән кеше күрше-тирә авылларда да юктыр, мөгаен. Үзең сөенер өчен башкаларны да сөендерергә

кирәк шул. Шатлык бит ул – сине хуплаучылар бар дигән сүз. Ул бит терәгең булу билгесе. Исәрләр өчен дә әлеге төшенчә бер дә үзгәрми икән...

* * *

Безнең авыл егетләренең бер астыртын гадәтләре бар: алар үзләре белән сөйләшмәгән, баш бирмәс, горур кызларны эре сөякле, дәү Пәттеридән озаттыралар. Һәм бөтен «бригада»лары белән артларыннан тыңлап, көлеп кайталар.

Бер тапкыр клуб ишегалдында Камил абый Пәттери янына килеп басты да тәмәке төтенен һавага өрде.

– Син алдалагансың. Яңагыма сукты менә... – диде Пәттери, бармагы белән төртә-төртә…

– Авырттымы?

– Авыртты шул.

– Кочакладыңмы соң?

– Кочаклатмады... Сукты...

Пәттери елап җибәрде.

– Елама, бүген сукмас ул, – дип юатты аны Камил абый. – Үзебез карап кайтырбыз... Кочакла да үп син аны...

Мин, әлбәттә, кем турында сүз барганны шунда ук чамаладым.

Безне ул көнне, дәресләрдән азат итеп, классыбыз белән колхоз кырына бәрәңге чүпләргә алып бардылар. Класс җитәкчебез Гүзәлия апа да безнең белән иде. Ул авылыбызга шушы уку елында гына килде. Аны безнең күрше Хәмидә әбигә фатирга урнаштырдылар.

Укытучы апаның кап-кара калын озын толымнарын тибрәлдереп өй каршыннан үтеп китүләрен егетләр генә түгел, без дә әбием белән сокланып карап калабыз.

– Бирсә бирер икән Ходай матурлыкны, и-и, бу яшьлек! – дип куя әбием, аны күргәндә. – Тфү, тфү, яман күзләр генә тимәсен бу балага...

Тип-тигез асфальт юлдан килгәндәй, вак-вак адымнар белән, башын югары тотып, керт-керт кенә басып атлый ул. Хәтта бәрәңге басуында да үзгәрми икән атлап йөрешләре!

Чибәр һәм яшь укытучыны балалар да ярата. Аның һәр сүзен тыңлыйлар. Без дә, яныбызда Гүзәлия апа булганы өчен, бер-ике сәгать эчендә бер машина бәрәңге чүпләп, төяп тә җибәрдек. Инде үзебезгә үзебез ял оештырып, табышмаклар әйтешеп, җавапларын чишеп, көлешә-көлешә басып торабыз.

Берзаман басу читеннән мотоцикл тавышы ишетелде. Һәммәбез, күтәрелеп, тавыш килгән якка карадык. Тыкырдык тавыш якынайды-якынайды да, Камил абый булып, алдыбызга ук килеп басты; мотоциклын бер яккарак авыштыра төшеп, уң аягын җиргә терәде һәм вәкарь белән генә Гүзәлия апага эндәште:

– Утыр әйдә!

Гүзәлия апа аптырап калды.

– Утырмыйм, – диде ул, гаҗәпләнү катыш елмаеп.

– Утыр, дим!

Камил абый боерулы тавыш белән әйтте.

– Мин балаларны калдыра алмыйм, – диде Гүзәлия апа. – Нишләп сез минем белән болай сөйләшәсез әле?

Камил абый, канәгатьсезлеген йөзенә чыгарып, мотоциклын пырылдатып китеп барды.

...Ә кичен клубтан кайтканда, Гүзәлия апаны Пәттери озатты. Дөресрәге, ул көнне Казаннан театр килгән иде. Укытучы апаның да карыйсы килгәндер инде, мөгаен. Ул болай клубка йөрергә бер дә яратмый. Бәлки әле, аның безнең клубны да беренче генә күрүе булгандыр. Шуңадырмы, үзенә иптәшкә мине дә ияртте.

Кайтырга чыккач, безне, балтырлы галушларын изә-изә, аюдай лап-лоп атлап, Пәттери куып җитте. Гүзәлия апаның каршысына чыгып, беравык текәлеп торды да, ул бер генә җөмлә әйтте:

– Ай-яй матур кыз син! – диде.

Гүзәлия апа дәшмәде. Ул җилкә башларын сикертеп куйды. Шул мәлдә, айлы төнгә толым очларыннан микән, хуш ис таралды. (Нинди генә чәчкәләрдән җыйганнардыр инде мондый ислемайны?!) Аның бераз гына курыкканлыгы сизелеп тора иде. Шулай алар шактый озак сүзсез кайттылар.

– Ай-яй матур кыз син. Исемең ничек соң синең? – дип сорады Пәттери.

– Гүзәлия.

– Ник килдең соң син безнең авылга?

– Укытырга җибәрделәр мине, – дип җаваплады Гүзәлия апа, тавышын калтыратып. Үзе аюдай дәү, үзе аюдай йомшак карт егеткә ул шомланып карап алды.

– Ә-ә, укытырга! Кемне укытасың соң син? – дип сузды Пәттери, фуфайка җиңенә борынын сөртә-сөртә.

Ул төн чалт аяз иде. Күктә, ап-ак болытларга чалкан ятып, көмеш ай йөзә. Йомшак кына чәчләребездән сыйпап, айлы җил исә. Һәммә нәрсә аермачык якты булып күренә. Юлыбызга шыбыр-шыбыр яфрак коела. Пәттери балтырлы галушларын яфрак диңгезендә коендыра-коендыра һаман сорау бирде:

– Мәптектә укытасыңмы соң син?

– Әйе, мәктәптә, – диде кыяр-кыймас кына Гүзәлия апа.

Без инде өйгә якынлашып барабыз. Арттан бер төркем егетләр килгәне, аларның шук шаулашканы, дәртле аяк тавышлары ишетелә.

– Ай-яй матур кыз син, – дип кабатлый Пәттери.

Ул көнне гаҗәп хәл булды. Пәттери Гүзәлия апаны кочакларга җөрьәт итмәде. Укытучы апа ашыкмый гына капкаларына табан атлап китте дә куе караңгылыкка кереп эреде.

–  Ай-яй матур кыз, – дип, Пәттери алар капкасы төбендә сабыр гына басып калды.

Мин өебезгә йөгердем...

Ә көннәрдән беркөнне безнең урамда бер яңалык булды: Гөлсинур апаларга ерак Себер тарафларыннан энесенең улы кайтып төште.

Шәмдәй төз гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле бу егет хәрби киемнән иде. Озын шинеле дә, башына кигән фуражкасы да төс-буена шулкадәрле килешә ки, аның янәшәсенә безнең авылның бер генә егетен дә якын да бастырырлык түгел иде. Хәрбиләр генә кия торган, аякларына сыланып торган итекләре көзгедәй ялтырый, төбәлеп карасаң, мөгаен, үзеңне дә күреп буладыр әле...

Егет кайтуга, авыл өстенә сүз китте: өйләнергә кайткан икән, диделәр. Бик еракларга, чит илләргә җибәрәселәр икән аны. Тик ялгызына гына андый ерак якларга бару рөхсәт ителми икән. Гөлсинур апача әйтсәк, «бик перспективалы егет» ди бу хәрби кеше.

Әлбәттә, моңа туры килерлек кандидатура безнең авылда берәү генә, ул – Гүзәлия апа иде. Саф күңеле аның күзләреннән үк күренеп тора! Сөйләшүеннән үк сизелә. Якты күңелле кешеләрне эзләп килүчеләр дә була икән, аларны кайдан да бер эзләп табалар икән шул...

Икесе дә тиң икәнлекләрен сизенеп микән, алар үзләре дә бер-берсен бик тиз күреп алганнар. «Күңел ят булмаса, кеше ят түгел», – ди минем әби. Дөрес әйтәдер ул. Бер дә ят дип тормаган Гүзәлия апа, кияүгә чыгарга да ризалык биргән.

Аларның ап-ак туй күлмәкләре киеп, язылышып кайтуларын да бөтен авыл хәтерлидер кебек әле. Ак болытка тиң иде Гүзәлия апаның күлмәге. Җиңнәре дә тавис кошы канатларыдай кабартып тегелгән, җитмәсә, муен тирәләре энҗе-мәрҗәннәр белән каелган. Туфлиләре исә кытай чынаягы кебек ап-аклар иде...

Әйе, хәтерлиләрдер, чөнки бу кадәр дә матур парны авылның моңарчы күргәне дә булмагандыр сыман.

Тик... матурлык ул бәхет түгел икән әле...

Икенче көнне «Гүзәлия киткән» дигән хәбәр бөтен авылны сискәндереп җибәрде.

Туй күлмәкләрен карават башына элеп калдырган да таң алдыннан Гүзәлия апа кай тарафларгадыр китеп тә барган...

Әле дә аларның туй балдаклары Гөлсинур апаларның сервантында, чынаяк тәлинкәсендә тора... Тузан утырган саен, ничектер тоныклана баралар сыман тоела алар миңа...

Авыл өстеннән башкалардан биектәрәк оча торган кош сыман иде ул Гүзәлия апа, шуңа аның бәхетсез язмышына тел белән түгел, күңел белән дә кагылучы булмады кебек...

Бу хәлдән соң Хәмидә әбиләргә башка укытучылар фатир төште. Яшьлекләре гүзәл, үзләре горур иделәр. Аларны да Пәттери озаткалады. Тик Пәттери дә элеккеге Пәттери түгел иде инде. Ул, клубтан кайтканда, кызлар белән һаман бертөрле сөйләште. Сөйләшүе сулышыдай җиңел иде.

–Гүзәлия миңа елап-елап хатлар яза, – дип башлый иде ул сүзен.

– Елаганын каян беләсең соң? – дип сорап куйды бер тапкыр укытучы Дания апа.

– Дәфтәр битендәге карасы агы-ы-ып-агы-ы-ып төшкән, – диде Пәттери.

Дания апа да хәйләкәр. Монысын уйлый белә микән дип бирә инде ул шундый катлаулы сорауны. Гүзәлия апа дигәндә, белмәс сиңа!

Әңгәмә тынып калган арада, борынга кычыткан исе бәрелә. Юл буендагы куаклар уйчан гына шаулашалар. Койма буйларындагы үлән арасында чикерткәләр сайрый. Күңелле булып китә...

– Алайса, нишләп барып алмыйсың соң аны? – Монысын Дания апа ихласлык аша сорап куя.

– Сине озатырга куштылар бит әле менә, – ди Пәттери, бик зур эш башкарган кыяфәт чыгарып.

Исәрләрдә дә мәхәббәт була икән ул. Гүзәлия апа авылдан чыгып киткән атнада ук, Пәттери өстенә солдат шинеле табып киде. Итекләрен дә кемнәрдәндер эзләп алган бит. Фуражка юллап бирүче генә булмагандыр, ахрысы. Ул, төп-төз басып, Гүзәлия апа яраткан теге хәрби кешегә охшатып йөрергә дә өйрәнгән иде...

Вакытлар үтте. Инде кызлар, кайсыдыр егетнең озатуын теләмәсәләр, үзләре үк Пәттерине култыклап алалар да: «Әйдә, бүген мине озатып куй әле», – диләр. Әлбәттә, ризалаша Пәттери. Ул Гүзәлия апа турында шулай өзгәләнеп тагын кемгә, кайда сөйли алсын соң?!

 

Инде буыннар алмашынды. Пәттери элек бездән күпкә олылар белән клубка йөрсә, хәзер инде ул безнең арада да үз кеше. Уртада һаман Пәттери биеде.

– Пәттери, сальто! – дип кычкырдылар аңа армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр. Армия хезмәтендә булмаса да, сәнгать мәсьәләсендә ул теләсә нинди сүзне аңлый, шинелен тиз-тиз салып бер читкәрәк ташлый да һавада мәтәлчек ата башлый иде.

Җырла дисәләр дә ялындырып тормый:

Ай югары, ай югары,

Айга менәсем килә.

Айга менеп, түбән карап,

Сине күрәсем килә, –

дип, кысаларга һич буйсындырмыйча, җыр суза. Гармунын алып килгәндә, кычкыртып уйнап та җибәрә. Җыр һәм моң әллә ни чалымланмаса да, Пәттери уйнап җырлаганда, күтәренке рух өскәрәк калкып чыга иде...

Җанында мәхәббәт бар иде шул аның...

* * *

Язмышларыбыз читтә язылган булып чыкты, без барыбыз да авылдан аерылдык. Чит якларга китеп тормыш кордык.

Авылда хәзер кеше дә юк дисәң, дөрес була микән инде? Бәлки, дөрестер дә. Чөнки авылны урам саен берничә карчык, шул исәптән минем әни һәм Пәттери тотып тора. Хәер, әз-мәз картлар да бар әле барын.

Пәттери булганда, авылда күңелле. Ул, без кайтканны күрсә, каршыга йөгереп чыга:

– Сәлам, күрше, – ди. – Кайттыгызмы? – ди.

Күрше үк булмасак та, авылда кеше калмагач, бар да күрше инде аңа.

Ир-егетләрне күрсә, ихлас сөенә:

– Кая үсәсеңдер, кайткан саен үсәсең син, әй, – дип, аларның башларыннан сыйпый.

Бер тапкыр мин аның шулай дия-дия түбә чәчләре коелган Гамир абыйның башыннан сыйпаганын да күрдем...

Без бу юлы кайткач та Пәттери өйгә килеп җитте. Телевизоры ватылган икән.

– Миннән качтылар кешеләре. Сөйләшмиләр дә, мине ишетмиләр дә, – диде.

– Алып кайтып бирегез шуңа бер телевизор, – диде әни. – Бөтен йомышыбызны тыңлый бит ул, бичара. Телевизор бик кирәк аңа. Теге Хәмидә әбидә торган иде бит әле Гүзәлия исемле кыз. Шул күренмәсме дип карый инде ул аны...

Кичтән без шкафларны күчердек. Шулай аш үткәрергә урын әзерләдек. Күтәрешергә Пәттери йөгереп килеп җитте. Җен урынына эшли ул.

Әни шул тикмәгә генә:

–  Ярый әле Пәттери бар, бөтен эшебезне кырып сала,  –  димидер.

Авылда яшьләр булса, Пәттери һаман җырлап-биеп күңел дә ачар иде әле, һаман кызлар озатыр иде. Нишләтәсең авылның язмышы башка яккарак юнәлеш алгач?..  Язмышны үзебез язабыз дисәләр дә, үзебез генә язмыйбыз бугай шул аны...

Ярый әле Пәттери бар... Югыйсә, көннәр көзгә авышу белән, ялгыз карчыкларны да, кыш чыгарга дип, балалары бәрәңге, кәбестәләре, ярты хуҗалыклары белән бергә шәһәргә төяп китәләр... Ә Пәттери кала. Аның кебек тотрыклы һәм туган җиргә тугрылыклы бер генә җан иясе дә юк бугай безнең авылда...

 

* * *

Ашка ике-өч сәгатькә алданрак, иртүк килеп керде ул.

– Иртә бит әле, көтә-көтә арырсың инде, Фәтхерахман, кешеләрне сәгать тугызга гына чакырган идек, – диде әни аңа.

– Миндә сәгать юк бит, – дип җавап бирде ул, беләзегенә бармагы белән төртеп.

Аның сәгатьне белмәве бөтенләй истән дә чыккан.

– Ашка соңга каласым килми минем... – диде һәм, шинелен салып, алгы бүлмәгә табын артына ук кереп утырды.

Миңа аның чын исемен ишетү бераз сәеррәк тә тоелып китте. Чөнки ул биш яшьлекләр өчен дә, унбиш яшьлекләр өчен дә, туксан биш яшьлекләр өчен дә бары тик Пәттери иде. Аның башкача беркем дә буласы килмәде кебек.

Хәер, минем яшьтәшләрнең дә инде күбесе әби-бабай, итәкләренә оныклары кунаклады. Кайсының чәченә тузганак мамыгыдай чал төште, кемнеңдер авыз-күз тирәләрен җыерчыклар ергалады. Ярты авыл зиратка күченеп бетте. Һәммәсенә мәңгелек йортны Пәттери әзерләште. Кабер казу аның өчен берни дә түгел: көче ташып тора чөнки, ә калганын ул уйлый белми иде... Пәттери генә картаймады. Минем әби: «Җүләр картаймый ул», – ди торган иде. Әбием хаклы булгандыр инде, мәрхүмә.

 

Хәер, Пәттери картаймавы белән дә авылның хәтерен саклый, үзе дә белмичә, бай тарихын, рухын тотып тора кебек тоела...

Ә аштан соң без, районга барып, аңа зур телевизор алып кайттык. Моңа язга чыккандагы кебек куанды, бичара. Гармуны тузмаса, бәлки, күрекләрен кубара-кубара тартып, сөенечен уртаклашырга урамга ук чыгар иде. Бәлки, күрше авылларга ук төшеп китәр иде... Хәер, теге ерак еллар ышыгында калган язларда да күрше авыллардан Гүзәлия апаны эзләп йөрмәде микән әле ул?! Кеше күңеле – кара урман, диләр бит, кемнәр генә белеп бетерсен соң аны?!

...Пәттеринең телевизорлы булуына үзебез дә сөендек. Чөнки безнең авылда әле мәхәббәт яши... Кем белгән, бәлки, яңа экраннан Гүзәлия апага охшаган гүзәл бер кыз сыны да чалымланып китәр әле...

Тәмам.

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: