Нәсер

01.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Каенкаем – дускаем


kaen

Нәсер

Шифаханә. Тәрәзәләре төньякка, каен урманына карап торган бүлмәләрнең берсе – җиденчесендә авырып ятам. Гомер булмаганны, инде ай буе тәнем температурасы 37 дән төшми… Хәлем җиңел түгел… Ятагымнан каеннарга карап уйланам. Инде ничә көннәр буе уңайсыз итеп, каерылып ятам икән. Шәфкать туташы кереп, туры һәм уңайлы итеп ятыгыз әле, дип кисәтеп чыгып китте. Минем каерылып, көйсез итеп ятуыма каеннар сәбәпче икәнен соңыннан гына төшендем. Каеннарның күземә ниндие туры караганын түгел, ә күңелемә ошаганын эзләп тапканмын да каерылып аңа карап ятам икән.
Күңелемә якын каен – нәкъ үземә охшаган: артык озын да түгел, кыска да түгел – уртача буйлы. Буй-сыны да өзелеп төшкән зифа димәс идем, бераз тулырак. Ә бар икән арада бик зифалары да. Ябалдашлары да күп – ягъни, минем кебек түгәрәк. Ә яфраклары! Яфраклары вак та түгел – уртача, шундый күп – нәкъ минем куе, калын, бөдрә чәчем төсле.
Төс-кыяфәте генә түгел, хәтта холкы белән дә үземә охшаган каеным. Кичә булган көзге яңгырда, җил искән саен, ничек итеп бәргәләнгәнен, өзгәләнгәнен күрсәгез сез аның, түзә алмадым, аның хәлен аңлап елап ук җибәрдем. Әйтерсең, каеным ни беләндер көрәшә, ябалдашлары белән нәрсәнедер читкә этәрә, икенче яктан якынайган, янәшә торган каен ботакларына ипләп кенә, зинһар, якын килмәгез, сезгә дә авыр булыр, – дигән кебек итеп кисәтә төсле. Ә инде каяндыр өстән янаган афәтне ул үзенең баш очы белән селтәп-селтәп читкә чөя дә аннан, түбәндә ничек икән хәлләр дигән күк, аска карап-карап ала. Ул хәвеф-хәтәрләрдән башкаларны шулай итеп саклый сыман.
Ә бүген ул шундый тыныч, югарыдан барысын да барлап, күреп, яшәүнең матурлыгына сокланып, тормыш-көнкүрешне үзенчә матур итеп, үз агымына алып барасы килү теләге белән яна.
Күрәсезме? Берән-сәрән генә чайкалып алган ботаклары, әйтерсең, үтеп киткән берәүгә сәлам биреп кала, ә көдрә яфраклары, җилбер-җилбер килеп, җил малае белән әнчекләшеп ала да, әни ачуланыр, дигән кебек тынып кала. Акка тимгел төшкән жилет кигән тулы гәүдәсе, әкрен генә бала йоклаткан сыман, үз җаена көйләп тибрәлә. Ул әнә шулай итеп үзенең дә, тирә-яктагыларның да тынычлыгын саклый шикелле.
Каеным – дускаема эчемдәге моң-зарымны елап сөйлим, имеш, хәлем юк, ә ул дәшми-тынмый гына бераз тыңлап торгач, кинәт кенә дулап-ярсып, бөтен яфракларын дерелдәтеп, ябалдашларын уңга-сулга болгап, кәүсә – гәүдәсе белән миңа таба килә башлаган күк: «Әнә, күрше бүлектә кисәләр, тегәләр, яман чир белән көрәшәләр, җан саклап калырга тырышалар, ә син зарланасың! Тары бөртегедәй зарыңны тыңлап та торасым килми! Түз, сабыр бул!» – дип тураеп басты да тынып та калды.
Дускаемның шулай дәшүе яңагымдагы яшьләрне шундук киптерде, ничә көннәр буе хәлсезләнеп ятагымнан тора алмаган кеше – үзем торып тәрәз төбенә килеп басканмын икән…