Акылның канлы яу кыры (бәян)

«Яшәү яки үлем» дигән кисәтүле сорауның

Асылы ни:

Лаек язмышыңа күндәм буйсынумы,

Әллә күтәрелеп каршы чыгумы?

Үрә басып, бу орышта җиңәргәме,

Әллә гомерлеккә күзне йомаргамы?

Шулай итеп,

Йөрәкне чорнаган зынҗырларны өзеп,

Җан һәм тәнне баскан мең бәладән котылыргамы?

Һәркемгә хас максатмы бу –

Үлү, сүнү, сүнү?

Һәм төш күрү?..

Уильям Шекспир (Гамлет монологы)

«Яхшылыкны син яманлыктан йолып алып эшлә,

бүтәнчә аны эшләп булмый».

Роберт Пенн Уортенн

 

Бу көндәлекне миңа таныш табибым бирде. Иң гаҗәбе шул: көндәлек иясе дә

минем күптәнге танышым булып чыкты. Ходай рәхмәте белән яратылган бу чиксез

дөньяда язмыш юллары бер кисешә икән шул.

Яшьлек үзе шаулы базар кебек. Дус та күп, юлдаш та күп. Дустыңның дусты

сиңа да иптәш була, аннан соң каядыр китеп югала — шулай итеп, яшь кан типкән

гомереңдә онытылганнар урынына яңалары пәйда була.

Мин ул кеше белән ваемсыз-күңелле көннәр кичергән чорда бераз аралашып алган

идем. Күз алдыма килә: чыгынкы яңаклы аксыл чырай, озын буй, арык гәүдә... Килеш-

килбәтендә нәзберек зыялылык бар иде аның. Холык-фигыле дә шундыйрак: йомшак

кына әйтелгән төртмә сүздән яисә шаяртудан да кызарып чыга. Шаулы табыннарда

ул бер читтә, сүзгә катышмыйча йомылып утыра, аңа бүтәннәрнең мөнәсәбәте дә

сак мөгамәләле иде.

Шәхес буларак ул мине бөтенләй кызыксындырмады, тәрбияле, белемле икәне

сизелеп торган бу басынкы адәм белән очраклы гына сүз алышудан кала, бүтән берни

дә истә калмаган. Гүя икебез бер корабта сәяхәткә чыкканбыз да, үзара якынаерга

омтылыш ясамыйча, исәнләшкәләп, саран гына сүзләр белән хәл белешеп, вакытны

уздырганбыз. Сәяхәт тәмам булгач, безгә кабат очрашырга туры килмәгән.

Менә хәзер, берничә дәфтәрдән торган көндәлекне укырга алынгач, моны язган

авторны ул үзе дип, һич кенә дә күз алдыма китерә алмыйм.

Аның шәхси тормышы хакында язмалары аша берни дә күзаллап булмый,

көндәлекләрдә — фәкать уй-фикер сөреше, күңел тирәнлегендәге тойгылар гына

бирелә. Тик соңгы дәфтәрдә генә аның язмышыннан кайбер сәхифәләр ачылып китә.

Монда инде тормышындагы мөһим вакыйгалар хат алышу рәвешендә, җентекләп

бәян ителеп, көндәлеккә күчерелгән.

Күрәсең, ул көндәлегенең кемнең дә булса кулына керәсен алдан уйлагандыр шикелле.

Бу — бик табигый. Җирдәге адәми зат нигә дип бөек ялгызлыгының шаһиты итеп,

кәгазьгә ышана — чөнки ул язмаларын кемнең дә булса табасына, күңел кичерешләренә

теләктәш булып, аваз саласына өмет итә.

Менә мин хәзер укучыма бу көндәлек-дәфтәрләрнең иң соңгы төп бүлеген тәкъдим

итәм. Яшәүнең асыл мәгънәсен аңларга тырышкан, өмет белән икеләнү, чынлык белән

ялган арасында бәргәләнгән җаннар өчен бәлкем файдасы тияр.

Көндәлек иясенең исем-атын ачып салу итагатьсезлек булыр, килешеп бетмәс,

дип уйлыйм. Күп замандашларыбыз арасыннан берсе дип кабул итегез.

 

1

13 март

Минем гомеремдә олы бер үзгәреш булды шикелле. Нинди үзгәреш икәнен

үзем дә анык кына белмим. Бәлки ул күптәннән булып та, мин аны тик хәзер

генә тоеп, искәреп алганмын. Бик мөмкин. Нервылар какшаган ахрысы,

әле генә ни уйлаганымны да онытамын. Көндәлегемне дә бит әнә 3 марттан

башлаганмын да аннары рәттән өч көн бушлык, 7 марттан соң гына тагын

ялганып китә. Ә теге язылмый калган көннәрдә ни эшләгәнмен — үлсәм дә

хәтерләмим. Хәтернең вакыт-вакыт югалып алуы, «упкынга төшүе» хакында

ишеткәнем бар иде, ни белән бәйле бу — ул ягын белә алмыйм.

Гомер узган саен онытыла барган затларның саны күбәя генә. Әһәмиятле

дип санаган вакыйганың онытылып, юк кына мизгелнең хәтерне бимазалап

торуы да мөмкин. Хәтта бергә укыган, үсмер чакта бергә йөргәннәрнең исем-

атын искә төшерә алмыйсың, очратсаң, танымый үтеп китәсең. Шулай итеп,

гомерең комга сеңгән су кебек ага бирә.

Әмма хәтер тирәнлегеннән үз вакытында бернинди әһәмият бирмәгән

шундый мизгелләр калкып чыга ки, аптырап каласың. Әллә соң адәми затның

хәтере үз кануннары белән яшиме, дип уйлап та куясың.

Табибтан сорасаң, хәтернең вакыт-вакыт бетеп алуы — арыганлыктан,

ди. Табиб бәлки хаклыдыр да... Болгавыр тормыштан аруың да бик мөмкин.

Бу якты дөньяда ни генә күрмисең дә, нинди генә сынаулар кичермисең.

Кирәкме ул сиңа, кирәк түгелме, куаныч бирәме ул сиңа, чирканумы, бик

гадиме ул, әллә бөтенләй аңлашылмыймы... Уйдан уй бүленеп чыга, юллар

чатында торган мосафир хәлендә аптырап каласың. Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?

Бу дөньяның гаделсезлегеннән кемгә зарланырга? Кемгә рәнҗергә? Аллаһкамы?

Адәм затынамы?

Бер карасаң, Ходайныкы дөрес бит: безне адәми зат итеп яралткан, рәхимле

булыгыз, изгелек кылыгыз, дигән. Шуннан артык ни кирәк? Раббының әмерен

гамәлгә ашырып яши дә кеше, бар кылганы өчен җавапны үзе генә тота.

Яхшылыкның һәм яманлыкның аклану дәлилләре күп. Һәр якның үз

карашы. Кемдер үзен дөньяның күрке итеп саный, шул күрке ихтыярында

гомер сөреп, үз теләген үзе канәгатьләндерү ләззәтеннән башканы белми. Ике

як та үз-үзен аклау әмәлен таба; Күк астында һәммә зат үз шалашын корып,

аны оҗмахка санап, җайлап урнаша.

Әмма кысан шалашка чак сыеп кергән кешегә ничек тураеп басарга? Гел

генә иелеп, рух төшенкелегеннән изелгән хәлдә яшәвемнең сәбәбен дә, аны

ничек атарга икәнен дә белмим мин. Кысан, кимсетелгән шалаш түбәнлеге!

Яхшылык һәм Яманлык тудырган акыллы бәхәсчеләр минем иңгә баса, Ходай

бар иткән дөньяга күземне каплый: кояш нурларының биешүен, табигатьнең

искиткеч матурлыгын, язгы үләннәрнең хушлыгын тоймый башлыйм. Баш

авыртуы йөрәкнең дулкынлануын баса. Болар нигә соң миңа?

«Уй-фикер йөртүчегә тормыш — төрмә...»

 

2

15 март

Өч көннән адәм баласы тәмугка да ияләшә, диләр. Бәлки шулайдыр да.

Тормыш авырлыкларына ярашу котылгысыз, шунсыз ничек инде бу якты

дөньяда җан асрамак кирәк?! Әмма ялганга, гөнаһка, вөҗдансызлыкка,

әдәпсезлеккә күнегү — иң хәтәре.

Миңа калса, кешелек сыйфатын җуйган бәндәләрнең коточкыч жинаять

кылулары хакында көнаралаш матбугатта басылган язмаларга күнегеп, без ис

китмичә генә карыйбыз, игътибар итмибез шикелле.

Тере килеш кемнәрнең җаны киселә?

Янәшәдә генә бу хәлләргә бернинди чирканусыз карап, битараф яшәүчеләр

мине куркыта. Гадәтләнүдәнме бу?

Газета укудан калдым. Кайсын алма, акка кара белән уелган: үз әнкәсен

көчләп, үтергән... Икенче берәү үз кызын көчләп, җанын кыйган... Яшь килеш

яңа туган сабыен чүплеккә ташлаган... Миллионер хатын үз улына кияүгә

чыккан... Үтереп, адәм итен ашаган маньяклар... Ир-атка өйләнгән ир-ат...

Мәет белән якынлык кылучы... Тагын шундый чиркангыч хәбәрләр төрле

тарафтан агыла гына. Болар мине укшыта, гүя исләнгән ит ашаганмын. Бу

болгавыр дөньядан котылыр әмәл юк. Әйтерсең лә шакшы тәрәтханә базына

төшкәнмен. Җирәнгеч нәҗестән чистарыныр чарам да юк.

Ни хикмәт, янәшәмдә күпме кешеләр берни искәрмичә битараф кына яшәп

ята. Гүя, фәлсәфә ташын учына кысып, ниндидер олы белем асылын ачканнар

да, шуны көндәлек ризыкка әйләндереп, көн итәләр. Серле акыл казанын

ачып, дөньяны баскан хәшәплекне канунлаштырырга ирешергә телиләр сыман.

Борынгы әкиятләрдә кешеләрдән корбан таләп иткән аҗдаһа бар бит әле. Менә

шул аждаһага карусыз буйсынучылар, аяусыз ерткычның тамагы канәгатьләнсен

дип, аңа иң гүзәл кызны сайлап бирә торалар. Шулай итеп, күпмедер вакыт

хәвеф-хәтәрсез яшәп алалар.

Хәзерге чорда да гүя халыклар иңенә галәми гыйфрит баскан да, канлы сугышлар,

гарасатлы тайфуннар, җир тетрәүләр, моңарчы күрелмәгән авырулар, ачлык-

ялангачлык таратып, кешелек кавеменнән корбаннарны аяусыз суырып ала тора.

Бальзак: «Җир йөзендә тулысынча тормышка ашырылган кеше

бәхетсезлегеннән гайре гамәл юк», дигән.

Әйе, матбугатта, эфирда атом-төш, экологик һәм галәми катаклизмнар, дөньяны

су басачагы турында шау куптарулар бара. Бу инде көтелмәгән яңалык әйтеп

шаккатыру, акылны иләсләндерү генә түгел, бу — әлеге афәтләрнең чынга ашачагына

шик калдырмаслык фәнни гоманлау. Коточкыч дәһшәт кубасы вакыт, гадәттә, төгәл

әйтелми. Борчуга сала торган мондый фаразларның безгә нигә кирәге бар?

Әлбәттә, кайчан да булса кояш сүнәр, җирдә тормыш бетәр; әмма кешелек

ирешкән бөек акыл, яшәешне мәгънәле иткән куанычлар, җәфа чигүләр, өмет

һәм өметсезлек — Галәм әйләнешенә мәгънә биргән, зиһенле әхлаклылык

— болар бар да җиһан упкынына төшеп югалырмы?

Ничек килешергә мөмкин: мең еллар буена тамчылап-тамчылап тупланган

шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү, ярату, изгелек һәм үз-үзеңне аямау кебек

әхлакый казанышлар бер мизгелдә җиһан караңгылыгына чумып юк булсын

әле. Боларның барысын да галәмнең салкын бушлыгы йотачакмы?

Ләкин башыңны күпме генә ташка орсаң да, берни дә үзгәртә алмыйсың.

Радио-телевидение-газеталар һаман бер нәрсә — дөнья бетәчәге хакында юкка

шау кузгаталар...

Кешелеккә әҗәл кайчан, ни сәбәптән киләсен бер Ходай белә. Бөтен

дөньяны су басып, Нух көймәсе тарихы яңадан кабатланмасмы? Ә бәлки

кабатлану булмас. Афәт көтелмәгәндә убылып төшәр дә... яшәеш күзгә

күренмәгән бактерияләрдән яңабаштан башланыр. Югары зиһенгә ирешкән

адәми зат туар өчен кабат миллиард еллар кирәк булачак.

Әгәр дә бу дөньябыз бетәргә хөкем ителгән икән һәм бу фаҗигагә күп

калмаган икән, шундый итеп китәсе иде бит: гарасатлы галәми ут эчендә яисә

тау кебек актарылган су дулкыны өстендә, җаныңда югары зат — кеше дигән

исемгә лаеклыгыңны саклаган биеклектә, үз-үзеңне хөрмәт иткән хәлдә... Үз

гөнаһларыңнан исләнгән, беркемгә кирәгең калмаган, җебек, буш җан булып

Җир йөзеннән галәм чүплегенә ыргытылмаска иде бит...

 

3

25 март

Тәннең хасталыгы, авыруы — ризыктан. Җанның хасталыгы — күңелсез

уйлардан, диләр. Бәлки шуның нәтиҗәседер, мин менә җиденче көн инде биек

бетон дивар белән каймалап алынган хастаханәдә ятам. Бер кешелек кысан гына

палата, өстемдә кемнәрдәндер калган иске кием. Тәрәзә каршында дөньяны каплап

торган күпкатлы йортлар. Шул йорт почмагы турыннан икенче бина диварына

кадәрге арада бер кыерчык күк йөзе күренә. Еракта тау түбәсе шәйләнә.

Кайтмаска дип киткән көннәр-елларны уятып, күңелне кузгатмас өчен,

көндәлекне онытып торырга, кулга каләм алмаска дип үз-үземә сүз биргән

идем. Әмма бүген түзмәдем, моның үз сәбәбе бар. Берничек тә аңлатып булмый

торган сәер халәттә калдым да кабат кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым....

Иртән таблеткалар кабып, тумбочка өстендә торган сулы стаканга үрелгәндә,

кулым дүрткә бөкләнгән кәгазьгә тиеп китте.

Бу мизгелне мин беркайчан да онытмам... Арзанлы, саргайган кәгазь.

Шактый авыр таныла торган язу. Язу рәвеше таныш, гүя мин ул кешене электән

беләм шикелле. Кем икәнен анык кына исемә төшерә алмыйм... Шартлагыч

матдәгә тотынгандай, кәгазьне сак кына алып укый башладым:

«Таныш түгел дустым! Көндәлегегезгә рөхсәтсез кагылган өчен гафу үтенәм.

Күңелегез чагылышын укыдым да уйга калдым. Сез мине тирән фикерләргә

этәреп, эчке бәхәс кузгатырга мәҗбүр иттегез.

Сез, гайрәтләнеп, бернигә дә ышанмаучылар телендә «яшәү мәгънәсен эзләү»

дип аталган шактый четерекле эшкә тотынгансыз икән. Әйе, мин сезнең кәефегезне

төшерергә теләмим, киресенчә, күп сынаулар кичәсе чиксез рух дөньясына

сәяхәтегез хәвеф-хәтәрсез булсын дим. Уңышлар сезгә, тәвәккәл дустым!

Минем уемча, кеше гомеренең асылы — Яхшылык һәм Яманлыкның мәңге

үзара көрәшеннән тора, дигән калыплашкан фикер бәхәссез. Чөнки яшәешнең

әүвәленнән үк килгән бу ике мәгънәне бер-берсеннән аерып, ике якка куеп

булмый. Урамнан агылган кешеләр арасыннан берәвен тотып алып, аңарда күпме

«яхшылык» һәм «яманлык» ятканын ачыклап карый аласыңмы? Кеше хакында

болай беркатлы фикер йөртү табигый булмас иде. Чөнки ул дошманнары өчен

— кабахәт, ә яраткан хатынына — иң кадерле, бәһасез, ә дуслары тарафыннан

ул юмарт күңелле, бик күркәм холыклы, дип бәяләнергә мөмкин. Бәс, шулай

булгач, ул чынбарлыкта нинди кеше булып чыга? Хәтта мәхәббәт һәм нәфрәт

тә кешегә карата, аның яхшылыкка яисә яманлыкка якын тору сыйфатыннан

чыгып, сайланмый. Димәк, адәми затның без гел яхшы ягын гына кабул итмибез,

начарлыгын да инкарь итмибез. Тормышта күпме мисаллар бар: «әйбәт» кеше

«начар» кеше белән, миһербанлы кеше явыз белән дус була, һәм киресенчә

— бик тә тәрбияле, итагатьле ике кеше бер-берен коточкыч дәрәҗәдә күралмас

булалар. Димәк, яшәү асылы — Яхшылык һәм Яманлык каршылыгы гына түгел,

ә яхшылык белән яхшылык, яманлык белән яманлык бәрелеше дә. Шулай итеп,

без Яхшылык һәм Яманлыкның шартлы төшенчә икәнен танырга мәҗбүрбез.

Ләкин бу мин күтәргән фикернең «баласы» гына.

Иң мөһиме, иң хикмәтлесе шунда: инде күпме чәйнәлгән Яхшылык һәм

Яманлык, сиам игезәкләре кебек, бер-берсенең тәненә береккән, болар аерым-

аерым яши алмыйлар.

Белгәнегезчә, кытай философиясендә Ян һәм Инь төшенчәсе бар. Яктылык

һәм Караңгылык, Күк һәм Җир, өс һәм ас.

Ян — кодрәт иясе буларак, үзеннән «юашрак» «Инь белән көч алмашып,

үзара тыгыз бәйләнештә тора. Аныграк итеп әйтсәк, билгеле бер вакытта Инь

бер талпынышта «Ян»га әверелсә, мизгел эчендә «Ян», шартлау чигенә җитеп,

«Инь» куәтенә кушыла.

Җир йөзендәге тереклек хәяте менә шушы ике кодрәтнең тиңдәш

тугрылыгына бәйләнгән. Бу фикергә көнкүрешебездә гомер-гомергә кабатланып

торган мисаллар аша карыйк.

Белгәнебезчә, Су — тереклек чыганагы. Бакчаларны, кырларны сугару,

көтүлекләр өчен кешеләр плотиналар төзеп, сусаклагычлар ясап, суны үз

файдаларына тоталар. Әлеге очракта бу — Янның игелекле бәрәкәте.

Әмма шул ук су язгы ташулар вакытында, котырып, плотиналарны җимерә,

йортларны агызып китә, үз юлындагы бөтен нәрсәне ботарлап, юкка чыгара;

шул ук бакча, кырларны, киек-җәнлекләрне, йорт хайваннарын, кешеләрне

харап итә. Шулай итеп, игелекле башланган су стихиясе Инь мисалында

җимергеч кодрәткә әверелә.

Аннары ташу тынычлана башлый, елга үз ярларына кайтып төшә, терек су

кабаттан кешеләр өчен яшәү чыганагына әйләнә. Ләкин икенче язны көтеп аласың

да... Ян тагын шулай, афәтле көч — Иньга әверелеп, чыгырыннан чыга. Вакытның

мәңгелек әйләнешендә елдан-елга шулай. Гел үзгәреп торучы, йә игелек, йә бәла

китерүче табигать стихиясе — шул ук су. Нигезендә бер үк нәрсә — су!

Моннан нинди нәтиҗә чыгарабыз? Тәүге карашка капма-каршы сыйфатка

бүленгән Яхшылык һәм Яманлык бер үк матдәдән яралтылган түгелме? Боларны

төрле тустаганга аерып салу мөмкинме? Һәм бу кирәкме? Бу хакта уйланып

карагыз әле.

Таныш түгел дустым! Без әле сезнең белән күп нәрсә турында сөхбәтләшә

алырбыз шикелле. Минем бу язмам — әңгәмәбезнең башы гына. Уртага салып

сөйләшер фикерләребез аз булмас шикелле. Каршы килмәсәгез, якыннанрак

танышыйк. Бу тынгысыз дөньяда икебез генә белгән нәни сер йомгагы үрелсен.

Сердәш булыйк. Хат язсагыз, коридордагы өстәлнең аскы киштәсенә куеп

калдырыгыз.

Битаныш кордашыгыз».

Аң-таң калып, хатны башыннан алып азаккача кабат укып чыктым. Нигәдер

йөрәгем кысылды. Каян килгән хат бу? Палатада ялгызмын. Кем керүе

мөмкин? Ни өчен мин юкта кергән? Минем арттан күзәтәләрме? Нигә минем

көндәлегемне рөхсәтсез укыйлар? Ә бу хат ничек соң әле минем палатама

эләккән? Шәфкать туташыннан кала кем дә кермәде бит югыйсә. Димәк, мин

югында кемдер берәү сугылып чыга. Кемнедер кызыксындырам икән, нигә соң

әле яшерен күзәтү? Ачыктан-ачык килергә, танышырга иде. Бу бит яшерен,

серле хат...

Хәвефләнеп палата буйлап йөренәм, аяк табаннары берни тоймый. Гүя мин

төшемдә, бушлыкта йөзәм. Тынычлан. Сабыр бул. Ныклап уйла, бизмәнгә

куй. Шулай да булсын. Азмыни сәер бәндәләр. Син үзеңнең психик авырулар

яткан хастаханәдә икәнеңне онытма. Мондый җирдә әкәмәт кешеләр җитеп

ашкан...

Үземне шулай юатып, бу хәлгә әллә ни зур әһәмият бирмәскә дигән карарга

килдем. Дулкынланмаска кирәк. Сәгать унбердә аутотренинг сеансына бардым.

Күнегүләрне моңа кадәр күзгә чалынмаган ак йөзле кыз алып барды. Күңелгә

хуш килә торган. Сөйләгәндә өске ирене ягымлы бөгелеп килә. Үзе җитди, үзе

елмая да кебек. Тешләре — энҗе. Күзләре — шундый нурлы, төбәлеп караса,

син шул якты нурларда кинәнеп коенасың шикелле.

— Үзегезне иркен тотыгыз... Менә бөтен тән-күзәнәкләрегезгә ләззәтле

дулкын тарала... Сез гүя рәхәт йокыга таласыз... Йокыга таласыз... йокыга

таласыз... — дип кабатлый җитди дә, елмаюлы да иреннәр. Тын гына музыка

саркый башлый, ерактан, гүя күк катларыннан иңә-иңә көчәя, тирбәтеп, моң

агышы сине бүтән дөньяларга алып китә, анда инде кеше дигән затның хәвефле

хисләренә урын юк. Фәкать шунда — тормыш ыгы-зыгыларыннан арынган

биеклектә син чиксезлекне, ирекле җан ләззәтен тоясың.

Менә син зәңгәр күл ярында утырасың, баш очыңда, аллы-гөлле төсләр

белән балкып, салават күпере дугаланган. Артта яшь үлән хозурлыгы белән

хушланган яшел үзән, чәчәкле җәйләү, җылы үлән исе борынны кытыклый.

Ерактан кемдер сиңа таба килә. Сәлам биргән кебек кулын болгый. Сиңа

көтелмәгән бәхет алып килүче зат отыры якыная, менә ул янәшәдә генә,

кулыңны сузып кагылырга була...

Кинәт!

— Хәзер инде уяныгыз... — дип эндәшкәнне ачык ишетәм. — Күңелегез

күтәренке, тәнегез җиңеләйде, буегызга көч, җаныгызга җегәр иңде. Сез хәзер

очарга әзер. Уяныгыз!

Теләр-теләмәс кенә күзне ачам, киерелеп куям. Каршымда психотерапевт

кыз тора, сабыйга төбәлгән кебек күзләре самими елмая. Гүя ул башымнан

сыйпарга әзер.

— Бик яхшы, — дип ул әллә сеанс вакытында йокыга киткән безләрнеме,

әллә үткәргән дәресеннән канәгать калып, үзен мактап алдымы — мин аңышмый

калдым.

Күңелнең үземә генә билгеле яшерен почмаклары чит-ятларга ачылып

киткән кебек, мин башта уңайсызлану кичердем. Сагаеп кына як-ягыма күз

төшереп алгач, тынычландым. Транстан чыкканда, бөтенесе дә минем кебек

киерелеп, авыз ачып иснәп, уңайсыз халәттә калган кыяфәткә керделәр бит.

Димәк, мин генә түгел. Күңелем урынына төшеп утырды, кәнәфидән тордым

да палатама киттем.

 

4

26 март

Төнлә болгавыр төш күрдем. Караңгы коридордан киләм имеш. Юлымда

аркылы-торкылы яткан тимер-томырларга, эреле-ваклы әрҗәләргә бәрелмәс

өчен капшанып киләм. Каядыр ашыгам, тиз-тиз атларга тырышам. Көтмәгәндә

муенымны кинәт үткен нәрсә сызып үтте. Күз кырые белән искәреп калдым:

сабына кадәр стенага батып кергән хәнҗәр имеш. Бернинди авырту да сизмим

үзем, баш кына як-якка чайкала башлады. Ике куллап башыма тотындым.

Муеным тулысынча диярлек киселеп чыккан да, башым исә тирегә генә эләгеп

тора икән. Чиркангыч халәт. Ал табан мин сыңар кулым белән баш түбәсендәге

чәч умасыннан тотып, икенче кулымны сузып, сукыр кеше сыман капшанып

бара башладым. Бик сак атларга кирәк, берәр нәрсәгә абынып егылсам, башым

муенымнан ычкынып, караңгылыкка тәгәрәп китәчәк. Аннан соң эзләп табып

кара. Ә коридорның азагы булмас кебек. Шушы хәлемдә мәңге барырга хөкем

ителгәнменме әллә? Бәла бу. Ниһаять, стеналар аерылып китә, зур бүлмәгә

килеп керәм. Кунакханә холлына охшаган. Якты, түшәме биек. Бик күп кешеләр

җыелган. Якындагы кәнәфигә шыпырт кына килеп утырам да, тәвәккәлләп,

башымны өзеп алып ташлыйм. Янымнан үтүчеләр минем тарафка сәерсенеп

карап китәләр. Мине кыргый бер тартыну биләп ала, иелеп, ниндидер газета

кисәге табып алам да, баш турысын каплыйм. Оятын кая куясың, ничек

котылырга моннан? Кая яшерергә башсыз башымны?

Мин каядыр ашыга идем бит. Хәзер инде нишләргә? Башсыз килеш... Чак

кына күтәреп, газета читеннән күз салсам, күрәм, күрәм! — баш шул ук урында

ята. Тизрәк котыласы иде бит аннан... Үз-үземне бимазалап утырам да утырам,

уянганчы шулай...

Күпмедер вакыт күзне ачарга куркып ятам. Йөрәк котырып кага. Бераздан

зиһенем ачыла төшә, аптырыйм: муенымнан өзелеп, бер читтә яткан башымны

ничек күрдем икән соң мин? Шул мәлдә ниләрдер уйладым да бит әле. Ничек

күрдем, нинди баш белән уйладым? Менә әкәмәт. Барысы да шулкадәр ачык,

өндәгечә күренде ки, һәр тойгы истә калган.

Аннары мин йокыга китә алмыйча озак яттым. Ярым караңгы палатага урам

яктан төшкән сүрән яктылык кушылуы, үзле бер эретмә хасил итеп, кисәтүле

саташу төсе булып тоелды. Шушы үле төс аша, нык бикләнгән хастаханә-

зинданымның күзгә күренмәгән ярыгын табып, өшеткеч чәнчеп, чын үтәли

искән җил тәнне өтеп алды...

Саташу, әрсез чебен кебек, ябышкак булып чыкты. Күзне йомарга

өлгермисең, муенның өзелгән урынында кызыл ит кисәкләре, тырпайган баш пәйда була.

 

5

27 март

Иң яманы — адәм затының үз-үзеннән куркуы. Кара урманда адашкан

кебек, эчке дөнья аңлаешсыз, кыргый халәттә кала. Бер адашкач инде чыгар

юлны таба алмассың шикелле. Куркуың көчәйгән саен үзең-үзеңә ят тоела

башлыйсың.

Ә бервакыт, тычкан кебек, күңел өнеңнән йөгереп чыгасың да тышкы дөньяга

кызыксыну аша гаҗәпләнеп күз саласың. Беренче карашка коточкыч тоелган

хәятебездә бар бит, бар юаныч алырлык нәрсәләр! Карагыз әнә — кояш! Әнә

— кешеләр урманы. Кабаланабыз, каядыр ашыгабыз. Кабатланмас бердәнбер

дөньялыкта безнең теләк-дәртебез, өмет-хыялларыбыз сыйган күпавазлы яшәеш

моңы безне озата бара. Әкренләп сиңа тормышны табигый тою халәте кайта,

максатың барлыгы, һәр вакыйганың акылга буйсынган сәбәбе ачыклана.

Хәзер исә минем кичектергесез бурычым — сәер хат язган шәхесне эзләп

табу. Уйдырма серлелеккә корылган бу уенга нокта куярга кирәк. Мондый күз

бууның кемгә хаҗәте бар? Дошман тылындагы разведчик кебек, мин хастаханә

ишегалдында очраган һәр кешедән шикләнеп, шушы түгелме дип икеләнеп, күз

уңыннан үткәрәм. Күзенә туры карау белән мин ул бәндәне танып алачакмын,

дигән ышаныч та бар үземдә.

Серле кордашымны эзләгән арада мин үзем өчен бер ачыш ясадым.

Тормыштагы күп нәрсәгә без өстән-өстән генә карарга күнеккәнбез, кешеләрнең

асылын чамалыйбыз гына. Хастаханә ишегалдында йөргәндә мин шуңа игътибар

иттем: җүләрләр арасында да әллә нинди типлар бар икән бит! Элек алар барысы

да бертөсле тоела иде миңа.

Менә бу сирәк чәчле җирән адәм элек миңа йомыкый бер төмсә булып

тоела иде, чынлыкта ул үзенең нәсел-нәсәбе хакында рәхәтләнеп, җәелеп

китеп сөйләргә ярата икән. Танышканда үзенең кемлеген, исемен әйтмәс

борын, җиңемнән тотып алды да әллә нинди батырлыклар кылган бабаларын,

туган-тумачаларын санарга кереште. Бакый заманнарда кайсысы хәтта рус

патшасының үзенә барып кергән, кайсысы атаклы галим булганлыгы хакында

җәелеп сөйли дә сөйли бу. Туктатам димә. Чыгырымнан чыгара язды.

Әнә теге пеләш башлы юанай, һәрчак чигә турында сыек чәч учмасын ялтыр

баш түбәсенә таба учы белән сыпырып йөрер, сукмагыбыз кисешсә, куркытырга

теләгән кебек, маңгай астыннан сөзеп карар: «Әй, туган, син беләсеңме соң

минем кем икәнне? Белмисең? Бу илдә мине белмәгән казакъ юк. Каян килеп

чыктың син мондый бәндә, ә?»

Тагын бер әкәмәт кеше бар. Анысының язмышы катлаулырак. Заманында

ул үзен Иисус Христос дип, күк катларыннан җиргә тәртип урнаштырырга

төштем, дип аңлатып йөргән.

Бу хәлдән куркып, яман кешеләр аны хастаханәгә илтеп тыгалар. Әлеге

җинаятьнең башында дөньяга көчле йогынтысын җуюдан курыккан ООН тора.

Шулай да безнең хәсрәтле йортыбыз өстендә күк йөзе, язга авышып, яктыра

бара. Салкын һава әле чигенергә теләми. Кайчакта, авыру сулышы кебек, дымлы

җил кискен генә исеп куя, салкыны сөякләргә кадәр үтеп керә.

Беркөнне, төшке аш алдыннан, ишегалдында тәпәләшеп алдылар. Биниһая

таза гәүдәле, сакал-мыеклы адәм озын чәчле егеткә кинәт ташланды да бер

потлы гер чаклы йодрыклары белән дөмбәсли дә башлады. Көч-хәл белән

аердылар үзләрен. Бу кыйнашуның сәбәбен төрлечә аңлаттылар. Шәфкать

туташының әйтүенә караганда, болайрак: ишегалдыннан үтеп барганда, баш

табиб, туктап, озын чәчле егет белән кул биреп күрешкән, имеш. Моны күреп,

сакал ачуыннан шартлый язган. Баш табибның киткәнен генә көткән дә, яман

кычкырып, озын чәчле егеткә ташланган: «Нишләп синең белән күреште, ә

миңа кул бирмәде?!»

Мондый хәлләрне көнаралаш күреп гарык булганнан соң, уйлап куясың:

бетон дивар артындагы дөнья безнең психушкадан ни белән аерылып тора соң

әле? Ихтимал, берни белән дә. Ике якта да шул ук — шөһрәт ярату, тәкәбберлек,

көнчелек, юл куймау сыйфатлары.

Төштән соң дәвалаучы табибка каралырга кердем. Кечкенә буйлы, күзлекле

адәм урындыкка кагылган кадак кебек шундый төз утыра. Башын артка

ташлаган, күзлек пыяласы аша кысыбрак төбәлгән күзләрендә сызланган

кешенеке шикелле газап чаткылары. Сорауларын төгәл бирә, үз эшен яхшы

белүе сизелеп тора. Кан басымын үлчәде, йөрәкне, үпкәне тыңлап карады.

Аннан соң «тормыш хәлләренә» күчтек. Хастаханәгә кадәр ничек яшәвемне

белеште. Бертөрлелек аны туйдырган, гүя ул үзен җәлеп итәрлек кызыклы

әңгәмәдәш эзли иде. Мондагы яшәү шартларына күчеп, кичә төнлә кайнар

су бирүне туктатулары, һава хәлләренең гел үзгәреп торуы кебек көнкүреш

ваклыкларына тукталып сөйләштек.

Аннары сүзен медицина темасына борды. «Психопатология» буенча тулы

бер нотык укыды. Шәхеснең ике «Мин»гә аерылуы хакында аерым тукталып,

мисал китерде. Әйтик, яши шундый ир, гаиләсендә менә дигән, эшендә яраталар

үзен. Бу көндезен шулай. Ә кояш баткач, төн уртасы авышкач, ул коточкыч

маньякка әверелә. Хатын-кызларны көчләү, җан кыю аңа берни тормый. Менә

тагын бер мисал: шундый хөрмәт казанган бер очучы бар иде, ә ул ничә ел буена

кечкенә кызчыкларны хәйләләп алып китеп, көчләгән дә буып үтерә барган.

Ниһаять, чираттагы җинаятен кылганда эләктергәннәр үзен. Кем уйлаган, затлы

эш кешесе, экипаж командиры шундый мәкерле, кабахәт тормыш алып барыр,

коточкыч җинаятьләр кылыр дип. Мондый мисалларны күпләп китерергә була.

Димәк, шәхеснең икенче «мин»е барлыкка килүе, аның беренчесеннән тормыш

итү рәвеше буенча кискен аерымлыгы — акыл галәмендә тирән патологик

үзгәрешләр башланганлыгы турында искәртә.

Әмма мин болайрак уйлыйм: нормаль кагыйдәләр бозылып, аерып булмас

дәрәҗәдә буталган бер заманда сәламәт акылның бозылуга күчү чиген ачыклау да

һич мөмкин түгел. Әйтик, алты бармаклы бала туды, ди. Бу — патология. Ә инде

мәхәббәтенә, кан кардәшенә, дустына хыянәт итүне патология дип санамыйлар.

Димәк, без мондый мәгънәсезлеккә күнеккәнбез. Югыйсә бит әхлакый

кыйммәтләреңне сату, аңа хыянәт итүдән дә яманрак патология була алмый.

Бүгенге җәмгыятьтә әхлак торышы: чиктән ашып үз-үзеңне ярату, хайвани

явызлык, шайтани көнчелек, каты бәгырьлелек, үзен өстен көчкә ия санаганнарның

шапырынуы, тәкәббер мактанчыклыгы — болар патология түгелмени?!

Үзенең җитешсезлекләреннән арынырга теләгән берәр кешене бүгенге көндә

очрата аласыңмы? Урамда туктатып йөз бәндәне сөйләштереп кара, һәрберсе үзен

фәрештәгә тиң итеп күрсәтәчәк. Һәммәсен дә, имеш, кыерсыталар, алдыйлар

яисә рәхимсез эзәрлеклиләр. Ә эзәрлекләүчеләр кем соң, кайда алар?

 

6

31 март

Бүген тагын хат алдым. Коридордагы өстәл тартмасын ачып карамаска ант

иткән идем югыйсә, кулымны тыгып караудан тыелып кала алмадым. Ихтимал,

мин үз-үзенә һәлакәт эзләп йөрүчеләрдәндер. Иртәдән бирле ниндидер кыргый

бер көч, үҗәтләнеп, мине гел шул якка тартты. Башта карышсам да... төш

җитәрәк, кинәт, коридор буйлап шул өстәлгә таба омтылдым. Менә хәзер,

тозакка эләккән җәнлек сыман, изелеп басып тор инде. Кулымда — хат.

Дөресен әйткәндә, бу хатлардан куркам мин. Азагы — үлем белән төкәнәсе

бәйгегә чакыру хәбәре кебек алар. Бернинди бәйге дә кирәкми миңа. Күзгә

күренмәгән караңгы көч белән даими алышка чыгу, аңа бирешмәскә тырышу

миңа авыр бирелә, әгәр бу хат булмаса, мин әле азга гына булса да тын аласы

идем. Хәл җыю кирәк иде миңа. Каршы тору өчен рухи көч туплар идем.

Ләкин күзгә күренмәгән дошманым тагын мәкерле һөҗүмен башкарды. Менә

ул — икенче хат...

«Битаныш замандашым!

Сездән җавап алалмаганнан соң икенче рәт хат язамын. Көндәлегегезне

рөхсәтсез укыганым өчен кичерү сорыймын.

Укыгач, шуны ачыкладым: Сез берьяклы, фәкать изгелеккә генә ышанасыз,

ә золым барлыгын танымыйсыз икән. Минемчә, икесенә дә ышану кирәк.

Гаделлек асылында, минемчә, икесенә дә тигез ышану ята. Дөньябызның шушы

ике мәһабәт кит балыгы сыртында торуын күрмисезмени? Тормыш арбасының

ике тәртәсе бар икән, һичшиксез, аның берсе — золым. Әмма аның асылы, сез

уйлаганча, кешеләргә яманлык кына иңдерүгә корылмаган. Мисалга үлемне алыйк.

Һич икеләнмичә, үлемне соң дәрәҗәдәге афәткә тиңлиләр. Әмма Сез, дустым,

уйлап карагыз әле. Әгәр әҗәл килмәсә, безнең тормышыбыз ни хәлгә тарыр иде?

Картайган, хаста кешеләр, явызлык кылучылар, җинаятьчеләр, бөтен кешелеккә

бәхетсезлек китерү белән янаган кансыз тираннар үлмәсә?.. Җирдә коточкыч тәмуг

барлыкка килер иде. Үлем аркасында гына җирдәге тормыш агышы туктаусыз

яңарып тора түгелме? Икенчедән, әгәр кешеләрдә үтерүгә ихтыяр көче булмаса,

ике аяклы канэчкеч затлардан ничек саклана алырлар иде икән? Без менә елан

агуыннан куркабыз — әмма безне сихәтләндерү өчен кулланыла торган дару да

шул ук агудан ясала ич! Шулай булгач, әйтеп бирегез миңа: елан агуы «яхшы»мы,

«яман»мы? Һәммә нәрсәгә, дустым, шушы ике ярлыкның берсен тагу гына ярамый.

Бу халәт миңа файдагамы, әллә зыянгамы дип кенә яхшылык һәм яманлык

сыйфатын бәяләргә күнеккәнбез. Чиста гына, безнең нәфес-хирыслыктан тыш,

боларның икесе дә гамәлдә була алмый, дустым.

Хәзер инде ялган һәм алдануга килик. Тәрбияле адәмзатларга ялган

— чиркангыч. Ялган әгәр дә телгә килсә, без мондыйрак сүз ишетер идек:

«Әй, агай-энеләр! Минем аркада гына сез исән-саулар, минем аркада гына

үзегезне ышанычлы хис итәсез түгелме? Әгәр дә сез һәрчак дөресен, фәкать

дөресен генә әйтсәгез — күптән инде бер-берегезнең бугазын чәйнәшер идегез.

Күпме тапкырлар минем аркада котылып калдыгыз, миңа таянып тагын күпме

котылачаксыз әле! Миннән башка сез бер көн дә яши алмаячаксыз!» Менә

шулай, минем битанышым. Галиҗәнап Ялган әйтсен шулай дип, сез каршы килә

алмаячаксыз. Чөнки Ялган әйтәсе килгән гыйбарә асылында — чын дөреслек.

Көндәлегегезгә сез күңел тазалыгы турында күп язасыз. Бер танышым

сөйләгән кечкенә генә вакыйгага сезнең өчен махсус тукталасым килә.

Зыялы кавемнән чыккан бер ханым иренә «мөгез» куйган. Кирәк бит, мескенем,

венерик авыру эләктергән. Бу хәлнең ваклыкларына кереп тормыйк, ир белән

хатын арасындагы хыянәт күренешләре безнең заманда гадәти хәлгә әверелеп бара.

Шунысы гыйбрәтле: хыянәтчел ханым бу хәлне бик гади генә яшереп калдырса,

яшерен генә дәвалану курсы алса, авыруның эзе дә калмас, вакыйга шуның белән

онытылыр иде. Бүгенге көндә бу хәтәр авырудан котылу җиңел хәл ителә.

Ләкин шундый хәлгә таруын ханым бик авыр кичерә, иремне оятка

калдырдым, мин аңа лаек түгел дип, кайгысына түзә алмыйча, асылынып

үлә. Нәтиҗәдә, ир — хатынсыз, бала — анасыз кала. Менә шулай, дустым...

Алданган ир дә нык кайгыра. Ни үкенеч! Ирен дөньяда иң намуслы затка

тиңләп, аның каршында гаебемне берничек тә юа алмаячакмын дип уйлап,

үз-үзенә кул салырга мәҗбүр булган хатынының коточкыч ялгышуын ире бик

авыр кичерә! Югыйсә бит ул хатынын чын күңеленнән яраткан, барын да гафу

итәргә сәләтле була. Үз артында да гөнаһлары булганлыктан, үзен ул һич кенә дә

чисталык өлгесе итеп саный алмый. Моның белән ни әйтергә телимме? Кылган

гөнаһларыңны йомып, бәхетеңә күләгә төшермичә, намус һәм вөҗдан кебек

мәгънәләрнең югары кимәленә омтылмыйча гына яшәргә була иде бит югыйсә.

Хәзер инде яңадан кайтарып кара челпәрәмә килгән бәхетеңне. Каян килә бу

ышаныч, алданып, юкка-барга омтылу?! Шушы нәрсә җирдәге тормышны

харап итәчәк тә. Табигатьтә булуы мөмкин булмаган илаһи чисталык турында

хыялланып, аңыбызны агулап, ни-нәрсәгә ирешәбез соң әле?!

Менә шундый вакыйга, битаныш дустым. Сезгә ошыймы бу?

Бәхеткә ирешү өчен адәмзатка иң элек үзе өчен үзенең кем, нәрсә икәнен

аныклау фарыз. Ничек кенә уңайсыз булмасын, ул үзенең әүлия түгеллеген,

туганда ук хасиятенә бозыклык орлыклары салынган гадәти кеше икәнен

танырга тиеш. Моңа күндәм ирешми торып, беркем дә җан газабыннан мәңге

котыла алмый.

Шул хакта уйланган мәлемдә бәхет кошы кул сузымы арада гына тора кебек.

Аны күрер өчен рухи чисталык, гөнаһсыз сафлыкка омтылу хорафатларыннан

азат булу кирәк.

Минем фикерләремә колак салырсыз дип ышанам. Бәхет кошы учыгызга

килеп кунсын.

Сезгә теләктәш булып, хат көтеп калам.

Битаныш кордашыгыз.»

Хатның соңгы юлларын укыганда кулым дерелди башлады. «Сабыр,

сабыр», дип, үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Әмма ризасыз-ачулы

уйлар өермәсе калкып, тынычланырга ирек бирми иде. Җир тетрәгән вакытта

куркынган җәнлекләрнең тирә-якка ташлануы кебек, уй-фикерләрем дә тәртипсез

тармаклана, зиһенне туплый алмый торам. Әкренләп башымда уйлар зилзиләсе

тына башлады. Хатта язылганга аек фикергә килеп, сөземтә ясадым.

Әмма күңелне һаман яшенле болыт кебек шомлы күләгә кысып тора.

Кемдер минем җаныма үтеп керергә ниятлиме? Ни тели ул? Мине мәзәк

хәлгә калдырып, мыскылларга телиме? Әллә башка бер-бер сере бармы?

Күпмедер вакыттан соң мин тәмам тынычландым һәм чираттагы хатларга

игътибарлырак була башладым. Әмма һәр фикернең төбенә төшәсе килү мине

тәшвишкә салды. Чөнки хатта китерелгән мисалларның күбесе дөреслектән ерак

түгел иде. Куркыныч ягы да шунда: минем күңелгә икеләнү «маймылы» керде.

Ул гүяки хакыйкать асылын хәбәр итәргә алынган, ә кыяфәт-рәвеше шундый

күндәм-юаш — менә бит мәкере кайда аның. Ләкин бу хакыйкать түгел, ә хаклык

битлеге кигән чеп-чи ялган. Иң хәтәр куркыныч шунда. Үзен дөреслек яклы,

үтә гадел итеп күрсәтүчедән дә азау ярган кабахәт кеше юк. Андыйны җиңә

алмыйсың.

Аның төп юнәлешен дөрес сайламаган икәнлеге миңа ачык. Әгәр төбәлгән җире

кояш чыгышында булып, адәмзат кояш баешына карап юлга чыкса, нинди генә

тапкырлык, үҗәтлек күрсәтмәсен, ул барыбер кирәкле җиренә җитә алмас.

Әлбәттә, һәммә кешенең дә хасиятендә яхшылык та, яманлык та ятуын мин

беләм. Ләкин бу бит әле Яхшылык һәм Яманлыкның аерылгысыз бөтенлеген

исбатлый дигән сүз түгел.

Бу ике башлангычны без аерып карый белергә тиешбез. Искиткеч гүзәл һәм

ярсу дөньябызда алар һәрдаим каршылыкта.

Әйтик, аклы-каралы атны без «ала төстәге ат» дип атыйбыз икән, «ала»

төшенчәсе аерым, «ак» яисә «кара» мәгънәләрен юкка чыгара аламы? Әлбәттә

юк. Гап-гади: бер үк атның гәүдә-буена ике төс таратылган. Яхшылык белән

яманлык та шулай, ничек кенә болгатма — нинди генә комбинациядән соң да

алар бүленмәс, бербөтен булып кушыла алмыйлар.

Хатта кадап ала торган фикерләр тагын да бар, аларның кызыклыгы

ниндидер тирән, асыл мәгънәне ачуда түгел, ә көтелмәгән, сәер фикерләрнең

эчке мәкерендә.

Канлы акыл сугышында хакыйкатькә ирешү өчен сәнгатьле күркәмлек кирәкми.

Кырыс һәм аяусыз бу сугыш. Монда фәкать ялангач, бизәлешсез хакыйкать тантана

итә! Матурлык — хакыйкатьнең дошманы. Чөнки ул акылны читкә юнәлтә.

Матур — әмма ахмак адәм. Матур — әмма җилбәзәк хатын. Матур — әмма

ялган сүз... Күпме тапкырлар җиңеп чыкты безне матурлык пәрәнҗәсе бөркәнгән

ялган. Затлы сүз белән үрелгән ялган фикер, җиңел акыллы юлбашчы кебек,

күпме инсаннарны адаштырып йөри.

P.S.

Готфрид Бенн: «Гегель, Дарвин, Ницше — мең, миллион инсаннарның һәлакәтенә

сәбәпче менә кемнәр. Сүз кодрәте кеше үтерүче җинаятеннән дә хәтәррәк, әйтелгән

уеңның зарары каһарманнарга һәм гади халык язмышына суга!»

 

7

1 апрель

Күңелдәге шик-шөһбә көн туган саен көчәя генә бара. Чарасызлыктан ни

кылырга да белмим.

Минем бу «битаныш кордашым» үтә мәкерле адәм булып чыкты. Кармакка

эләктерде дә ычкындырмый гына. Минем хат укып ятканымны да ниндидер

ярыктан карап торадыр шикелле. Әллә инде мин кәгазьгә төшерергә өлгермәгән

уйларымны да алдан ук белеп тора.

Аны эзләп табам, фаш итәм дигән уйдан кайта да башладым бугай. Үзеңнән

күпкә елдам-тапкыр адәмне хәйләләп булмасы көн кебек ачык. Бәлки ул шушы

мизгелдә дә янәшәмдә генәдер. Шәфкать туташы, санитарка, хәтта дәвалаучы

табиб белән сүз беркетеп куюы да ихтимал. Аның белмәгәне — җир астында.

Мин бу хакта көне-төне уйланам. Үткән төндә аны төшемдә күрдем. Өстендә

минеке кебек үк хастаханә халаты, чүәкләре дә охшаш.

Миңа аркасын куйган:

— Менә, очраштык, гой, — ди.

— Әйе, очраштык, — дим аны үртәгәндәй.

Чыраен һич күрә алмыйм, стенага карап тора. Бер дә гаҗәпләнмәгән сыман

көтәм, борылып карарга тиештер бит инде ул. Түземе төкәнер дә, борылып,

миңа таба килер. Әмма ул селкенми дә, балбал шикелле катып тора.

— Җитте, күпме качыш уйнарга була! — дип, сабырлыгымны җиңеп, иңеннән

тотып борырга дип кулымны сузсам... Йә Хода! Кулым тораташ. Бар көчемне

куеп кыймшатмак булам. Күпме талпынсам да булдыра алмыйм. Кулым гүя

үземнеке түгел. Әллә нинди авырлык күкрәгемне кыса, тыным бетә башлады.

Ыңгырашып, уянып киттем. Бастырылып ятам икән. Бөтен тәнем манма тир.

Теге төшне кайтарырга, «битанышым»ның йөз чалымын истә калдырырга

теләп, күземне йомып ятам. Әмма юкка. Төш бүтән кабатланмады. Ә кабатланса?

Иртәгә, ишегалдында берәүнең халат изүеннән умырып тотып: «Ә-һә-ә, мин

сине төшемдә күрдем, син идең бит ул?! Син идең, инкарь итмә», — дип әйтә

алыр идем микән?..

 

8

2 апрель

Мин шундый хәлдә: юлсыз далада кыргый җәнлек артыннан эзәрлекләп барып,

үзе адашып калган аучы кебекмен. Ни кылырга? Уйлар бәргәләнә. Төннәрен

йоклый алмый мазаланам. Иртән ватылып торам, баш шаулый. Юк, болай дәвам

итә алмый. Чыдамым төкәнеп, мин бирелергә әзермен. Тик кемгә? Ничек?

Соң чиккәчә тартылган нервлар сугышы минем өчен түгел. Ахырда, түземем

бетеп, мин аңа хат язарга булдым.

«Битаныш кордашым, — дип үзе кебек башладым мин хатымны. — Тиз генә

җавап кайтармаганыма кичерүегезне сорыйм. Сез кузгаткан кайбер мәсьәләләр

миңа күптән билгеле, һәм аларга җавапны да үзем өчен күптән инде тапкан

идем. Шулай булгач, сезнең белән бәхәскә керүнең минем өчен мәгънәсе юк дип

санадым. Мин үзем өчен анык мәсьәләләр хакында кайнарланып бәхәсләшергә

яратмыйм. Җитмәсә, сезнең уй сөрешегез минеке белән чагыша кебек. Әмма

тора-бара мин алай түгеллеген аңлый башладым. Сез чын мәгънәсендә башка

юнәлешне алга сөргән кеше булып чыктыгыз. Әлбәттә, җир йөзендәге бөтен

адәми затларның бертөрле уй-фикер йөртүе, бертөрле үк эш кылуы чынбарлыкта

була алмый. Ләкин синең инанган карашыңа тәкәллефсез кагылу, аны бозарга

омтылучыларга битараф калып, кул кушырып утыру да мөмкин түгел. Менә

шуңа күрә мин сезгә җавап язарга булдым.

Тормыш — көрәштән тора. Бу — аксиома. Әүвәле бу көрәштә кешелек

тән-мускул көчен генә кулланды. Аннары хәтәр кораллар уйлап табып, аны

камилләштерә барып, халыкларны рәхимсез кыру гамәлгә керде... Хәзерге

чорда исә акыл сугышы мәйданга чыкты. Ул җир йөзендә кабынып, бөтен

кешелеккә таралды. Бу — иң куркыныч яу. Моның ахыр нәтиҗәсе нинди

булачак — кешелек изге башлангычын җуеп, явызлык рухыннан җиңеләчәкме?!

Әгәр җиңелә икән, җиргә рухи һәлакәт-афәт дәвере киләчәк. Моннан котылу

чарасы булмаячак.

Менә Сез икебез арасында бергә-бер акыл сугышын игълан иттегез. Мин

кабул итәргә мәҗбүр булдым...

Хәзер инде төп мәсьәләгә күчик. Сез мине Яхшылыкка ышануым кебек үк,

Золымлыкка да ышанырга чакырасыз. Эш шунда ки, хөрмәтлем, мин чынлап

та кешедәге яманлыкны таныйм, әмма мин яхшылыкка и н а н а м.

Ышаныч ул — сайланып алынган кадер, җанның югары кимәлдәге рухи

кыйммәткә кушылуы. Достоевский әйткән бит: «Ышаныч булмаган җирдә

— миһербанлык та булмый», дип.

Бу ышанычның мәгънәсе нидә? Тормышта изгелекнең бар икәнен генә

искәртүме? Юк, бу — изгелекнең җиңәсенә ышаныч. Изгелеккә ышанмаган

кеше һичкайчан яхшылык кыла алмый.

Сез дөньябыздагы күп нәрсәне «яхшы» яисә «яман» дип бәяләүгә каршы

киләсез. Адәм баласы бу ике төшенчәне аерып карарга өйрәнмәсә, акылы белән

ул хайванат галәменнән өстен тора алыр идеме?! Яхшылыкны Яманлыктан

аера белүдә түгелмени гуманлык, инсанның асыл сыйфаты? Кешелеклелек

кануннары шуннан барлыкка килмәгәнме?

Кешелеклелек — адәми затлар, халыклар арасындагы мөнәсәбәттә бөтен

заманда да төп кодекс булган, шулай бит, әңгәмәдәш? Әлеге төп кануннан

тыш аерым адәм заты да, халыклар да гомер сөрә алмый. Дөрес, бу канунны

ачыктан-ачык, аяусыз рәвештә бозучылар да бар, әле ярый дөньябыз андый

бәндәләр иңенә таянмый, дип без Аллаһка рәхмәтле булырга тиеш.

Үлем турында фикер йөртүегезне зур яңалык дип әйтә алмас идем. Әгәр инде

сүз, Ходай ихтыяры белән гомер соңына җитеп, үзеңнән соң киләсе буынга

урын биреп, табигый үлү хакында барса — бер хәл, чөнки без мондый әҗәлне

хак дип кабул итәргә күнеккәнбез.

Бүтәнчә үлем дә була бит. Ул бердәнбер якын кешеңнең яшьлегендә үк

гомерен аяусыз өзәргә мөмкин. Бер гөнаһсызны ниндидер явыз маньяктан

мәсхәрә иттереп, җәзалап җанын кыйдырта. Канэчкеч тиранның хакими көчен

тантана иттерү өчен тарихның туганнар каберлегенә һәлак ителгән меңнәрне

ыргыттыра. Һәм шушы күптөрле гаделсез үлемнәр Сезнең үлем турындагы

тәгълиматыгызга туры килеп бетми. Чөнки сезнең юнәлешегез — Яхшылык

төшенчәсенә карата шик уятуда. Хәтта, әйтер идем, ераккарак төбәлгән

максатыгыз — бу төшенчәне үтерү.

Ялган турындагы фикерегез дә каршылыклы. Әйе, халыкларның ялган эчендә

яшәве, шуның аркасында исән калуы кешелек тарихында булмады түгел, булды.

Хәзерге көндә дә ялган тарафдарлары юк түгел. Моның сәбәбе — җәмгыятьнең

ялганга нигезләнүендә, ә ялганның лаек биеклеккә ирешүендә түгел. Дөреслеккә

таянган гадел җәмгыть төзелсә, галиҗәнап Ялган шунда ук фаш ителер иде һәм

ул, сез язганча, үзен тәкәббер, һавалы тота алмас иде.

Хатыгыз соңында турылыклы иренә хыянәтен кичерә алмаган хатынның

асылынып үлү вакыйгасын мисалга китерәсез. Ир дә фәрештә түгел, бичара

хатын үзен корбан итә: ул әхлакый сафлыкка ышанган була. Ләкин мин бу

мисалыгызны суфилык мутлыгы итеп кабул итәм. Акылның хәйләкәр уены. Ә

бит тормышта киресенчә, яраткан хатыны хыянәт иткәннән соң, гадәттә, ирләр

асылынып үлә. Моңа әллә күпме мисаллар китерергә була. Шуңа күрә, сезнең

бөтен бәлаләрнең сәбәбе чынбарлыкта мөмкин булмаган әхлакый чисталыктан

дигән сөземтәгез — нигезсез.

Изгелек һәм золымлык — бердәй кодрәткә ия дигән гоманлау да икеләнү

тудыра. Имеш, шушы бизмәннең тигезлеген саклый алсаң, бар да әйбәт

була. Ай-һай! Яхшылык һәм яманлык беркайчан да тиң була алмый. Сәбәбе

— изгелекнең юлы җиңүле. «Явызлык кылуның мең төре бар, ә явызлык

кылмауның төре фәкать бер генә, ул — явызлык кылмау», дигән бер акыллысы.

Кулыңнан килгәнчә яхшылык кыл, ә яманлык кылуга тырышлык кирәкми.

Хатым соңында шуны әйтәсем килә: сезгә ни дә булса исбат итү яисә

вәгазь уку, туры юлга өндәү уе юк миндә. Әйткәннәрем — сезнең мәҗбүриләп

диярлек мине кертеп җибәргән бәхәскә җавап рәвешендә генә. Сезнең дөньяга карашыгыз чагылышында минем якты хисләремне, җанны рәнҗетү сизелә.

Сезнең белән фикер алышу авыр миңа, шуңа күрә якынаю яисә дусларча

аралашу теләге дә юк. Мине тынычлыкта калдырып, үзегезгә тиң бүтән бер

зыялы әңгәмәдәш тапсагыз әйбәт булыр иде.

Битанышыгыз.»

9

3 апрель

«Битаныш кордаш»ның күңелгә болай ук тирән кадаласын башыма

китермәгән идем. Гашыйк булгандай, төнен дә, көнен дә уйдан чыкмый.

Тәүлекләр буе аның барлыгын бөтен тән күзәнәкләре белән сизәм, кайчакларда

янәшәдә генә йөрәк тибешен ишетәм, сулыш алуын тоям кебек.

Ишегалдында һава алыштырырга чыкканнарны күзәтәм, әмма вакытымны

юкка сарыф итәм бугай. Шулай итеп, һәр төнне мин йокысызлыктан интегеп,

борсаланып чыгам да, таңда, кыйналып, аякка басам.

Үткән төндә коридорда аяк тавышлары ишетелде. Нигәдер үтеп китмәде,

минем палата ишеге турына җиткәч, тукталды да шактый озак таптанып торды.

Мин ятагымнан торып, ишекне сагаеп кына ачтым. Кем дә юк. Шул мәлдә

аяк тавышлары урам як тәрәзә артыннан килә башлады. Тәрәзәгә килдем,

тышкы якта да беркем юк. Борылып китүем була, аяк тавышлары яңадан

кабатлана. Урамнан үткән машина гөрелтесе күмеп китә дә, ераклашкач,

табанын ышкып, сагаеп кына басып килүе тагын йөрәккә тымызык шом

сала. Ярымкараңгы коридорда берьялгызым чарасыз калып басып торам.

Ишетәмме аяк тавышын, ишетмимме? Тереме мин, әллә — үлеме? Кайнар

күкрәгем эчендә, яшәвемне раслап, басынкы йөрәгем тибә. Шушы ук секундта

ишегалдына чыгып, йолдызлы күк астында, киерелеп, саф һава сулыйсым

килде... Ләкин һәр катның ишеге төнгә ныклы йозакка бикләнә шул, ачкычы

кизү табибта гына була.

Палатама кайтып, йончыган гәүдәмне ятакка салам. Калгып кына китәм,

теге аяк тавышы тагын шым гына якыная башлый да дерт итеп уянам.

 

10

7 апрель

Иртән, поездгамы, самолеткамы соңга калып, бик мөһим нәрсәнедер кулдан

ычкындырган шикелле, тынычсыз уяндым да... мендәрдән башны күтәрүгә,

тумбочка өстендәге хатны күреп алдым. Йөрәк чәнчеп куйды. Курку хисе

тәнемне сызып узды. Куркудан тыш, «ни язган икән» дигән кызыксыну белән

ашыга-ашыга хатны ачтым. Таныш язу рәвеше:

«Кадерле битанышым!

Җавап язганыгыз өчен рәхмәт. Барсы да мин көткәнчә булды. Сез күптән

инде калыплашкан, тотрыклы карашта икәнсез. Безнең яшәешебез очсыз-

кырыйсыз базар шикелле. Һәркем шул базардан үзенә кирәген генә ала.

Кешенең ихтыяҗы шул кирәклек белән билгеләнә. Сез үзегезгә бер файда

китермәс әйберне сатып алганыгыз бармы? Менә шунда инде төп хикмәт.

Килешәсез дип уйлыйм: мәңгеләшкән кануннар, дәлилләрне үзгәртү сезнең

өчен кирәк түгел икән, яңалыкка омтылуның да хаҗәте юк.

Әмма сез һәр үсеш-прогрессның яңалыкка омтылудан туганын инкарь

итмисездер ич?

Безнең цивилизациянең үсеш тарихын акыл белән колачлап карасаң,

кешелек берәр кайчан бәхеткә ирешә алды микән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Бу

тарихның төп күрсәткечләре нәрсәдән тора: туктаусыз кан коюлы сугышлар,

ачлык, афәт, үләт чире, изү-изелү. Боларга тагын бүгенге заманда техника

үсешеннән килгән фаҗигаләр: җир-су, һаваның агулана баруы өстәлде.

Гомумиләштерүдән читкә китеп, аерым кеше язмышына тукталыйк әле.

Үзебезне алыйк. Бәхетлеме без? Шәхсән үзем хакында кистереп әйтә алмыйм.

Тирә-юньдә золым-җәбер, күпме гаделсезлекләр эшләнә, шуларга каршы тора

алмавым белән бәхетле була аламмы? Уйлап карыйк әле: ничә гасыр буена

инде яхшылык һәм гаделлеккә ышанабыз. Һәм һәрчак безнең ышаныч гамәли

тормыш халәте белән чәкәшә дә, уенчык чүлмәк кебек, челпәрәмә килә. Без

һаман, сантыйланып, иске карашларга тотынабыз. Сукыр кулына ни эләгә,

шуңа ябыша ди бит. Бәлки без дә сукырлар хәлендәдер, рухи сукырлар...

Безгә инану кирәк. Утка да табындык, суга да табындык. Табынмаган

затыбыз калмады. Кешелек нинди генә аллаларга, пәйгамбәрләргә табынмады.

Барысына да ышандык. Шуннан бичара тормышыбыз үзгәрдеме? Изгелек җиңеп

чыгачак, ышаныгыз! — дип чакыра безне гуманистлар. Ничә гасыр буена алар

безне алдап киләләр. Әмма ул җиңү һаман күренми. Кайчан, кайсы гасырда

Яхшылык җиңеп чыгуын тантана итәчәк? Моңа инану бармы? Юк! Димәк,

беркайчан да! Менә шулай, дустым, никадәр генә өметләнсәк тә, безнең күп

кенә теләкләребез чынга ашмый. Ник алай, дигән хаклы сорау туа. Чөнки үз

акылы яссылыгында кешелек күптән инде адашып калды. Бәлки, Яхшылык

һәм Яманлык храмын салганда төзелеш кануннарында хата киткәндер. Хәзер

инде бер генә юл кала: бөтен искене җир йөзеннән кагып төшерергә дә, өр-

яңадан кешелеклелек, намус, гаделлек хакындагы яңа карашларны ак биттән

төзергә кирәк.

«Безнең бөтен яманлыгыбызны яхшылыкка әйләндерергә ихтыяр көчебез

кайчан җитә, шунда гына бөек дәвер киләчәк», — дигән Ницше.

Күнегелгән, иске кагыйдәләр, тузган уй-фикерләвебез аша без чын хакыйкать

йөзенә карый алмыйбыз.

Заманында күпме тарихи исемнәр каһәрләнде, утта яндырылды, дарга

асылды, хурлыкка калдырылды, иленнән куылды — соңыннан инде кайсыларын

бөек дип таныдылар, кайберләре хәтта пәйгамбәр дип игълан ителде.

Югары цивилизациягә ирешкән илләрдә күпме рәссам һәм әдипләрнең

әсәрләренә үз вакытында җәмгыятьнең нигезен җимерә торган әхлаксызлык

ярлыгы тагылды. Ә инде яңа буыннар килгәч, шул ук сәнгать әсәрләре

кешелек мәдәниятенең иң шәп иҗат үрнәкләре дип танылды. Болар бар да

иске карашлар әсирлегеннән вакытында чыга алмаудан. Моннан котылу белән

безнең зиһенебезне югары кимәлдәге акыл алкышы биләп ала, безнең каршыда

яңа яшәешнең ачык-җете киңлекләре ачыла.

Шулай итеп, безнең аңыбыз кысанлыктан котылуга мохтаҗ. Рухи ирек

кирәк. Аны туктатыр чара булырга тиеш түгел. Фәкать чиксез рухи азатлык

кына кешегә бәхет китерергә сәләтле.

Хөрмәт белән битаныш кордашың.»

Яманлыкның да, яхшылыкның да җирдә орлыгы иң әүвәл СҮЗ булып шыта.

Аннары, хасиятенә ышаныч кодрәте салынып, гамәлдәге эшләр булып үсеп чыга.

Ә инде битанышымның һәр хатында чагылган идеягә килсәк, аны,

бәлки... безнең рухи дөньябызга ташланган атом бомбасы белән чагыштырып

буладыр. Шартлавыннан, радиация нурланышыннан нинди зарар киләчәк,

моны бер Аллаһ белә.

Бу хакта мин тыныч кына уйлый алмыйм. Нервлар, тартылган кыл кебек,

менә-менә шартлап өзелер кебек. Үз-үземне белештермичә, кычкырып,

коридорга ташландым:

— Күпме түзәргә була?! Кем кертте аны палатага?! Кемнең хакы бар?!

Йөгереп шәфкать туташы килеп җитте.

— Ни карыйсыз? Ни өчен куйганнар сезне монда?! — дип тупас рәвештә кычкыра

башладым. — Кем ул, нигә дип чит кешене палатама кертәсез?! Ничек кирәк алай

шәфкать туташы мине тынычландырырга кереште. «Ни булды?» — дип сорады.

Ачудан калтырый-калтырый, мин аңа нәрсәдән канәгать түгеллегемне анык

кына аңлата алмадым.

— Менә сезгә... Менә! Тагын сезгә нинди дәлил кирәк?! — дип аның борын

төбендә хатны туктаусыз җилпим.

Ахырда шәфкать туташы төшенде бугай:

— Мин барда беркем дә бүлмәгезгә кермәде, — диде.

— Ә бу каян килгән?! — дип тагын хатны селкедем.

— Яхшы, — диде шәфкать туташы, минем белән килешкән сыман. — Сезгә

тынычланырга кирәк. Бераз ятып торыгыз. Соңыннан ачыкларбыз, — дип ул

мине палатага озатышты, таблетка бирде.

— Бүген һава суларга чыкмасагыз да була, — диде ул. — Кичкырын, борчу

сизсәгез, кизү табибны чакыртып, укол кадатыгыз. Килештекме?

— Сез мине гафу итегез инде, — дидем, тынычланып, шәфкать туташының

кулын учыма алдым. — Ачуым чыкты да кычкырып ташладым сезгә. Ышаныгыз,

барысы да — өнемдә. Саташмыйм. Мин куып китереп кысрыкланган

җәнлек хәлендәмен. Соңгы арада билгесез берәүдән хат алам да хат алам. Ул

минем белән качышлы уйный. Хатны ташлап китә, үзе күренми. Менә бусы

— чираттагы хаты. Мин аны күптәннән эләктерергә телим дә, булмый. Шул

мине чыгырымнан чыгара.

Тыныч кына әйткән сүзләрем шәфкать туташына тәэсир итте бугай, ул миңа

сынап карады да, бераз уйланганнан соң:

— Хатны кайчанрак таптыгыз? — дип сорады.

— Менә хәзер генә.

— Хәзер генә? — дип сискәнеп китте шәфкать туташы. — Мин монда күптән

түгел генә эшкә урнаштым... Бар нәрсәне дә белеп бетермим әле... Мин сезнең

зарыгызны истә тотармын. Ә хәзер ятып, ял итеп алыгыз.

Шулай дип ул ишекне сак кына ябып чыгып китте. Мин бик озак тынычлана

алмадым. Сәгать унберләрдә аутотренингка киттем. Андагы сирпелеп агылган

музыка тибрәнеше дә, яшь табибәнең энҗе тешләрен күрсәтеп, сусыл иреннәрен

бөреп, җанны илаһи халәткә кертергә теләп әфсенле сүзләр кабатлавы да

күңелне биләп алган шомны таратып, төшенке халәтемнән чыгара алмады.

Кичкырын мин хатка җавап язарга утырдым.

«Хөрмәтле битанышым! Сезнең белән качыш уйнап, бер-беребезне күрмичә

генә әйтешә башлаганга хәтсез вакыт үтте.

Әле бер, әле икенче темага күчәбез. Бөтенесен бер күчкә өюебезнең максаты

— һәркем үз дөреслеген исбатларга теләүдәндер. Әгәр без уй-фикерләребезнең

юнәлешен ачыклап, алшартлар куеп килешмәсәк, безнең бу бәхәс гомер азагына

кадәр сузылачак.

Шулай итеп, сез раслаганча, кешелек узган юл фаҗигале алданудан гына

тора, чөнки аның изгелеккә дәшкән рухи йолдызы — ялган, адәми затның

баштан ук табынган Тимерказыгы — кешелек максаты дөрес сайланмаган.

Шуннан чыгып, изгелек, мәхәббәт, нәфрәт, бозыклык, сафлык кебек

төшенчәләр ялгыш калыплашкан. Моннан ни килеп чыга? Рухи омтылышыбыздан,

югары идеалларыбыздан ваз кичәргәме? Әлбәттә, сез «баш тартырга» дип

ачыктан-ачык әйтмисез, әмма сүз сөрешегез шуңа ишарәли бит.

Ә бит кешеләрнең үз хәятендә бәхетсезлеккә дучар булуы әхлакый

кануннарны саклаудан түгел, киресенчә, шул кануннарны бозудан килә.

Бәхетсезлекнең сәбәбе — гыйбадәтханәләрне дөрес төземәүдә түгел, без аларны

мәсхәрә иттек, кадерләп, чисталык үрнәгендә тота алмадык.

Һәр җан иясе, шул исәптән адәми зат та, җирдә үз иреген яуларга омтыла.

Бу — бәхәссез. Сезнеңчә, азатлык ул — бөтен чикләүләрдән арыну. Ни кылсаң

да — ирек. Ә бүтәннәр каршында үзеңнең бурычыңны тою, шәфкатьлелек,

вөҗданлылык, намуслылык тойгылары әхлакый кануннар кысасында безнең

гамәлләребезне чикләргә тиеш түгелмени? Ирекле булу — хәтта вөҗдан, гаделлек

сүрүен дә санламыйча, бөтен киртәләрне дә инкарь итү, һәм сез мине шуңа

ышандырырга тырышасызмы? Димәк, чик-чама белмәгән кешеләр кыланышыннан

туган имансызлык, хыянәт, бозыклык, караклык — кыскасы, уйга ни килсә, шуны

эшләү — ирек булып чыгамы? Бу мантыйкка иярсәң, борынгы Рим цезарьлары

— коточкыч кабахәтлекләр кылучы Нерон, Калигула һәм башкалар, кешелек

тарихында иң ирекле бәндәләр булып чыга. Нәкъ менә алар әхлакый кагыйдәләрне

бөтенләй инкарь итәләр: хәтта үз әниләре белән җенси якынлык кылалар, Сенат

утырышына ат җитәкләп керәләр һәм тагын әллә күпме чиркангыч бозыклыкларын

мисалга китерергә була. Шундый әйтем бар бит: этнең иясе булса, бүренең

— Тәңресе була. Һәммәсенә дә буйсындыру чарасы табыла. Ходай ихтыярындагы

чиктән чыкканнарга иртәме-соңмы Тарих хөкеме биреләчәк.

Бәлкем, кешелекне бозыклыкка бирелеп, рухи таркалудан нәкъ менә дин

саклап калгандыр әле. Иблисне бөтенләй авызлыклый алмаса да, һәрхәлдә, фаш

итеп, хөкемгә тартты. Аллаһтан курку инсанны хайваннан аерды, сез моның

белән килешәсезме? Үз кызың белән җенси якынлык кылуны шәригать законы

тыя, ә шәхесне чамасыз, йөгәнсез үз иреклегенә куйган закон түгел.

Әгәр, сезнеңчә, иреклелекне гамәли тормыштан аерып карасаң, аңа потка

табынган кебек табынсаң, ул чакта инде без яңадан шул котырган вакханалиягә

әйләнеп кайтачакбыз. Инсан инсани зат булуга ирешкәннән бирле аңыбыз

төпкелендәге зинданга әхлакый кануннарга таянып хөкем ителгәннәр ябылган

— түбән җанлылык, хайвани теләклеләр, оятсызлык, инсафсызлык, каты

бәгырьлек, рәхимсезлек кебек шушы явыз рух чирүе иреккә бәреп чыгарга

ыргылып, безнең көчсезләнүне, ышанычны, уяулыкны җуюыбызны, тынын

кысып, көтеп ята. Чарасыз калсак, нинди куркыныч монстрлар, туктаусыз

җан кыючы башкисәрләр безнең эчке хәятебез зинданыннан тышка ургылып

чыгар иде.

Урамнан барган чибәр ханымга кызыгып күз саласың. Табигый, адәми зат

фәрештә түгел. Әмма сабырлык сакла! Ул, бәлки, синең кебек үк инсафлы

ирнең сөекле ярыдыр. Синең балаң кебек үк бер сабыйның кадерле әнкәседер...

Хатын-кызны шундый итеп күзаллаганда, азгын теләк уянырга мөмкинме...

Менә шул мизгелдә син, ихтыяр күрсәтеп, үз-үзеңә «Тукта!» дип әмер бирергә

тиешсең. Чөнки ирек ул бүтән кеше өчен зыян салудан кала, күп нәрсә эшләргә

мөмкинлек бирә. Әгәр кырын адымыңнан вакытында тыелып кала алмыйсың

икән, син хайвани теләгең колына әвереләсең.

«Синең патшалардан аермаң нидә?»— дип сорагач, бөек Сократ: «Алар

үз теләк-хисләренең колы, ә мин — үз теләк-хисләремнең хакиме», ди. Әйе,

Сократ бу кол-патшаларга караганда йөз тапкыр иреклерәк.

Тормыш мәгънәсе, эчтәлеге гади хакыйкатьтән тора. Тик икебезнең бәлабез

шунда: әнә шул гадилекне кабул итә белмибез. Үз ихтыярыбыз белән иң кыен, иң

чуалчык юлны сайлыйбыз да, үзебез тудырган кыенлыклар белән җан аямыйча

көрәшеп, башка килмәслек әллә нинди батырлыклар кылабыз. Әйтик, тәмәке

тартуның сәламәтлеккә зыяны хакында кем генә белми. Мин инде олы яшькә

җиткән кешегә килгән табигый үлем хакында әйтмим, ә үзебезнең ахмаклык,

кимчелекле гадәтләребез аркасында вакытсыз килгән үлемгә караганда тәмәке

тартучыларның үпкә рагыннан һәлак ителүләре күбрәк санда. Шуңа күрә бу

хәтәр авыруны җиңәр өчен күпме илләргә миллион сумлык чыгымнар тотыла,

онкология өлкәсендә дөньяви индустрия эшли, ә бер уйласаң, мәсьәлә бик

гади бит! Тарту зарарлы, куркыныч нәрсә булгач — тартма! Ташла тәмәкене!

Юк бит. Ихтыяр көче белән җиңә торган гади генә мәсьәлә кебек югыйсә,

кешелек өчен моның мөһим проблемага әйләнә баруы, аяк астыннан калыккан

кеп-кечкенә җәнлекнең күз алдында куркыныч аждаһага әверелеп коткы

салуы кебек («Кешеләрнең күп газапларга үз-үзен дучар итүе — хакыйкатьне

санламаудан килә», — дигән сезнең яраткан Ф.Ницше). Бу бәладан котылу

өчен сез бәлки тәмәке тартуны бөтен гавамга закон белән, мәҗбүри кертергә

кирәк диярсездер. Кешенең сайлап алу хокукы турындагы сезнең фикерләү

мантыйгыннан чыгып әйтәм мин моны. Ул үзенең алама гадәтен бетерер өчен

көрәшүне инкарь итәргә тиеш, чөнки бу — тәмәке яратучыларның иреген кысу

булып күренәчәк. Шулай итеп сез кешенең үз теләген тыя алмаган басынкы

кол булып калуына астыртын гына ирешмәкче буласыз.

Ирек ул — инсанның кальбендә, зиһенендә. Тышкы яктан кешегә нинди

генә төскә манылган ирек тәкъдим итмә, әгәр ул, адәм актыгы икән, ирек

аның өчен файдасыз, чөнки ул әүвәленнән үк колагы киселгән, маңгаена

келәймә сугылган кол һәм алдагы дәверләрдә дә ул кол булып барачак. «Нәрсә

ул — Ирек? Вөҗданның сафлыгы», — дигән яңа эрага кадәр җиде гасыр элек,

җир йөзендәге җиде акыл иясенең бере — Периандр Коринфский.

Килешәсездер, шәп әйткән бит! Димәк ки, рухи камиллек аша гына ирекле

булуга ирешү мөмкин. Мондый ирек хозурына баш киемеңне салып, башны

җиргә кадәр исәң дә ярый.

Изгелек кайсы гасырда җиңүгә иреште? Моңа дәлил бармы? — дип хәйләле

сорау куйган буласыз. Изгелекнең җирдәге золымны бөтенләй тамырыннан

кубарып атуына ышану сабыйлык булыр иде. Кешеләр һәрдаим яхшылык кылуның

зарурлыгын аңлауга ирешкәндә генә, Яхшылыкның тантана итүе мөмкин.

Бу — мәсьәләнең бер ягы. Даими барган туктаусыз көрәштә без җиңү

һәм җиңелүнең асылын ачыклаганыбыз юк. Бу хакта без әлегә кадәр сүз

дә кузгатмадык. Тар карашлылар аңында җиңү — ул, әйтик, боксерның

рингта, көч белән сугып, көндәшен йөзтүбән аударуы, яисә атышка корылган

кинофильмда дошманның коралын өлгерлек белән тартып алган гангстерның

пуля яудырып, аны юк итүе... Ягъни, һәлак ителгәннәр җиңелгән санала. Әмма

Гайсә пәйгамбәрнең дошманнары тарафыннан рәхимсез үтерелүе актыкта

кешелек өчен бөек җиңү булып чыкты түгелме? Тормышта шушылай җиңүгә

биргесез җиңелүләр булуы билгеле.

Оясындагы балаларын коткарырга тырышып, тургайның зәһәр елан авызына

үзе атылып керүеннән дә бөек каһарманлык бар микән? Кошчыкның үлеме

— олы җиңү түгелмени?! Сокланырга лаек җиңү.

«Батырлык»ның асылы нидә? Кан коюдан чирканмаган иң каты бәгырьлеләр

безгә кыюлык үрнәге булып тоела, ә инде күпләп җан кыючылар батыр исеменә

иң лаек булып чыга. Үз заманында Абай да: «Нишләп соң әле яманлык кылучы

бар явызлар да батыр санала?» дип гаҗиз сорау биргән. Чынбарлыкта гел шулай

булса, ул чакта рухи батырлык кылырга сәләтлеләр өлешенә ни кала? Мәсәлән,

үз җитешсезлегеңне, үз хаталарыңны танып фаш итә алу, үзеңә карата катгый

таләпчәнлек күрсәтү, иң мөһиме, үзеңне үзең җиңә белү — батырлык түгелме?! Хәтта

ни кодрәтле арыслан да әнә үзеннән күпкә көчле, аяусыз дошманына курыкмыйча

ташланган тәвәккәл тургай батырлыгына тиңне кабатлый алмаска мөмкин.

Шушы гоманлаулардан чыгып, бәлкем кайбер төшенчәләргә яңа бер караш

ташларга кирәктер.

Сезнең төп идеягез менә нәрсәгә нигезләнгән: изгелекнең максаты

камиллеккә ирешмәгән инсаннарга да, җир йөзендәге чынбарлыкка да туры

килми, чөнки абсолют, җитлеккән камиллек беркайда да юк. Монысы белән

килешәм, нәкъ менә дөньяның камилләшеп бетмәве үсешкә стимул бирә. Ә

инде Җир йөзендәге тереклекнең өзлексез яшәү агымы даими үсеш кануннарына

буйсына. Әйе, бу шулай. Әгәр дөньяда ни дә булса тулы бер камиллеккә

ирешсә, ул инде чиксез үсеш чылбырыннан өзелеп калып, яшәүдән туктар иде.

Сәнгатькярләрне алыйк, тулы камиллеккә ирешүнең Ходайдан бирелмәгәнен

беләләр югыйсә — әмма иҗатта шуңа омтылыш аларны көчле итә, гүзәл сәнгать

җәүһәрләре тудырырга дәрт бирә.

Яшәү — бөек омтылышка корылган. Куркыныч авыруларны дәвалау

ысулларын табу аша, мәһабәт диварлы кирмәннәрне камап, җиңүгә биргесез

җиңелүләр аша, рухи камиллеккә омтылуда ирешә алмастай максат куюлар аша

кешелек үз мөмкинлегенең офыкларын киңәйтергә сәләтле.

Димәк, югары идеалларның җирдәге чынбарлыкка туры килмәве — кимчелеге

түгел, ә өстенлеге.

Күк иясе җирдә менә дигән шартлар булдырган, бу дөньяны тагын да

матурлар өчен безгә хис, теләк, төрле вазифалар биргән. Әмма Ходайдан

бүләк ителгән изге ниятләрне без әтрафлы файдалана алмадык. Хаталарыбыз

сәбәпләрен ачыклыйсы урында, чарасыз гөнаһка батып, тотрыксызлык,

җегәрсезлек күрсәтеп, без инде хәзер кешелек тудырган рухи кыйммәтләрне

юк итәргә тотындык.

Кешеләрнең яшәү канунын кешеләр үзе төзи. Аны үтәү дә үзләреннән тора.

Дөрес, табигать кануннары инсаннарныкыннан күпкә кырысрак, катгыйрак;

шуңа күрә безнең илаһи тойгыларыбызга, әхлак кагыйдәләренә басым ясала.

Әмма, без табигатьнең бер күзәнәге булсак та, тулаем ул кануннарны яшәү

шарты итеп алалмыйбыз — без хайван затыннан түгел гой.

Табигать канунында (дөресрәге, җәнлек-хайваннарның җан асрау канунында)

— тормыш рәхәтлекләреннән баш тарту, рухи чистарыну, идеал мәхәббәт хакына,

Тәңре хакына үз-үзеңне корбан итү кебек әхлак нормалары гамәлгә кергәнме?

Юк, әлбәттә. Бөтен җан ияләреннән кала бердәнбер адәми затта гына әүлиялеккә

омтылыш бар. Әгәр без, табигатьнең язылмаган кануннары кешеләрнекеннән

өстенрәк тә, чынрак та дип расласак, Ходай иңдергән рухият нуры — гамәлләребезне

ачыклау, фаш итү, безнең өметсез гөнаһлы икәнебезне искәртү өчен бирелгән

юнәлеш кенә булып чыга. Димәк, без әхлак кагыйдәләрен инкарь итеп, хайван

дәрәҗәсенә төшеп, бөтен кылган әшәкелекләрне акларга тырышачакбыз. Шулай

итеп, яңа тәртип урнаштырабыз: начарлык әйбәтлеккә әверелә...

Ягъни, кеше үтерү дә хөкем ителми: «табигатьтә шулай булган, шулай була,

шулай булачак» дигән гадәти хәлгә әвереләчәк.

Ә алда — чикләнмәгән ирек! Ни кылсаң да үз ихтыярыңда. Телисең

— азгынлык кыл, намусыңны сат, изге төшенчәләрне мәсхәрә ит, карак бул.

Табигать кануны шундый. Нинди рәхәтлек! Зинданнан котылган тоткын кебек

— дүрт ягың кыйбла. «Бәхет кошың» кул сузымы гына арада.

Юк, битаныш замандаш! Яшәү дигән бөек уен кагыйдәсе борынгыдан килә.

Һәм аны көчлеләр түгел, көчсезләр боза.

Шунысын да әйтик: тарихка күз салсаң, эзәрлекләнеп, күпме каһарманнарның

утта яндырылуы, еретик дип асып үтерелүе, күпме тәкъвалар, пәйгамбәрләрнең

үлемгә хөкем ителүе халык тарафыннан түгел, ә хакимнәр тарафыннан эшләнә.

Халык исә газап чигүчеләрнең исемнәрен генә тарих әҗәленнән йолып алып,

мәңге хәтерендә саклый.

Хуш булыгыз! Битаныш.»

Мин хатны коридордагы шартлы урыныбызга куеп, палатага кайттым да,

язганнарым тәэсиреннән әсәрләнеп шактый озак яттым.

Кытай философиясенең төп төшенчәләре «Ян» һәм «Инь» хакында битанышым

тәүге хатында язган иде бит, шуны искә төшердем. Иньның Янга, яисә Янның

Иньгә күчеше — ике капма-каршылыкның берлеге — миңа аңлашыла кебек.

Ләкин нишләп соң әле бу ике башлангыч кушылырга һәм ниндидер берлек

хасил итәргә тиеш? Җитмәсә, ике көч кушылганда һәрберсе үз мөстәкыйль йөзен

югалта. Нигә соң әле ак, һичшиксез, кара белән, файда-зыян, яхшы-яман белән

кушып каралырга тиеш? Анык акыл белән уйласак, аш пешерү өчен казан астына

ягылган учак уты да — ут, адәм затының гомер буена җыйган мал-мөлкәтен

көлгә әйләндергән афәтле янгын уты да — ут. Ике очракта да яну хасиятләре

бертөрле түгелме? Юк, бу «учак»ларны тиңләштереп карап булмый. Ләкин бу

ике аерымлыкны бер «табакка бушату» кемгәдер файдалы ахрысы?

Файдалы икән шул, шайтан алгыры, гарип җанлыларга, отыры күбәя

барган рухи гермофродитларга, шома бәндәләргә ялган һәм дөреслек дигән

ике галиҗәнапкә берьюлы хезмәт итү кулай икән.

Миңа хат юллаган битаныш кордашымның уй сөрешеннән шуны тоям:

гүя ул кешелекнең гасыр буе төзегән рухи храмын шартлатырга план корган

фанатик террорчы. Ул меңьеллар буена кешелек ирешкән рухи хәзинәне бер

мизгелдә юк итәргә тели. Аннары инде без, телисеңме-теләмисеңме, хайванат

галәменә кайтып төшәчәкбез.

Рухи террорчылыкка каршы көрәш кирәк.

 

11

8 апрель

Ялгызлык хакында уйланам. Һәртөрле кыенлыкка, хыянәт, золым-җәза кебек

мең бәлагә түзеп буладыр шикелле. Әмма иң кыены — ялгызлыкка түзү.

Ярлы, яшәү шартлары түбән илләрдәгегә караганда, алга киткән бай илләрдә

үз-үзенә кул салучылар саны күбрәк, диләр. Моның сәбәпләре төрле булырга

мөмкин. Яман чиргә юлыгу, алданган мәхәббәт, өзелгән өмет-хыял... Әмма

төп сәбәп — ялгызлыктан килә. Әлбәттә, сәламәтләнүгә ышанычы калмаган

һәр авыру да үз ихтыяры белән гомерен өзүгә бара алмый. Яраткан, хөрмәт

иткән якыннары янәшәсендә булганда мондый уй аның башына да килмәскә

мөмкин. Инде килеп, кайгы-хәсрәтеңне, җан газабыңны бүлешер кешең юк

икән, сине Ялгызлык иярләп ала. Бөтен вөҗүдеңне биләп алган гыйшкың кебек,

ул тормышыңның иң аулак чатларына кадәр озата бара. Ялгызлык — синең

игезәк туганың. Ялгызлык — синең аерылгысыз язмышыңа әверелә. Син аңа

ихтыярсыз буйсынып, итәгенә ябышасың да, гомер соңына кадәр күндәм ияреп

барасың да барасың — аннары теге дөньяның томанлы хәятенә күчәсең.

Галимнәр ерак галактикалар тирәнлегендә үзенә таба якынайган бөтен

нәрсәне, хәтта яктылык нурын да үзенә суырып ала торган кара төннекләр1

барын ачтылар. Аннан берни дә кире чыга алмый. Ялгызлык та шундый

комсыз кара төннек шикелле. Җаныңдагы бар яктылыкны, яшәү җегәреңне,

өмет-куанычыңны кайтарусыз суырып ала. Ялгызлык аяусыз йота барган җан

кодрәтең югыйсә нинди олуг каһарманлыклар кылырга җитәр иде.

Ялгызлыкның шомлы сулышы миңа да якынлашып килә, мин аны тарыккан

җаным, сагайган йөрәгем белән тоям.

Куркудан, берәр әңгәмәдәшкә тап булмаммы дип, каядыр ашыгам. Коридорда

шәфкать туташын яисә берәр санитарканы туктатам да тегесен-монысын

сораштырырга тотынам. Гүя аларның һәр әйткән сүзе миңа бик тә кызык, шулай

озак итеп, иркенләп сөйләшеп торсыннар иде дип эчемнән ялварам. Күбесе,

күзләрен зур ачып, аңы тайпылган моның дигән кебек, сәерсенеп карыйлар,

кайсылары бер сүз дә дәшмичә, мыскыллы елмаеп, ары китеп баралар.

Ниһаять, мин аутотренинг сәгате җиткәнне көтеп алам. Ашыгып шунда

йөгерәм, тынычландыра торган сүзләр кабатлаучы, сабыйларча ярым ачык

иренле, чибәр табибәне тизрәк күрергә кирәк миңа...

Кәнәфигә утырдым да оедым. Бөтен сеанс буена йокыга салышып утырдым,

инде бетте дигәч тә күземне ачмадым. Бераздан йокыдан уянган рәвеш чыгарып,

күземне ачсам, ни гаҗәп! Нәкъ каршымда, сынап, туп-туры миңа карап табибә

кыз басып тора, йөзендә искиткеч ягымлы елмаю балкышы! Күз карашы

шундый мөлаем, җанны рәхәт җылыта торган. Кешегә күп кирәкмени! Менә

шушындый миһербанлы бер караш — бәхетле мизгелгә якынайта да куя.

Әмма ул мине аптырауга салып, кинәт кенә:

— Сез бит йокламадыгыз гой, — дип әйтеп куйды. Ә мин тирән йокыга

талуыма бөтенесе дә ышанды дип уйлаган идем. Табибә кыз шундый дустанә

шаянлык белән мине уңайсыз хәлгә калуымнан коткарды. Их, бүтән берни дә

кирәкми, менә шушылай мөлаем елмаеп карап торсын гына иде.

Капылт ул минем кулымнан тотып:

— Сез үзегезне бимазалаган уйларны миңа бирә аласызмы? — диде. Мин

аптырап калдым.

— Сезгә бирергә? Ничек итеп?

Дулкынланудан уч төбем тирләп чыкты. Мин сак кына кулымны алдым.

Табибә кыз: «Йәле, тынычланыгыз, мин бит сезне үпкәләтерлек сүз әйтмәдем

шикелле», дигәндәй, элеккечә күз сирпеп тора.

Аның күзләре диңгез кебек тирән, таңгы дала кебек җемелди, туңган

йөрәгемә илаһи җылылык агылдыра. Бу күзләр мине тынычландыра, хозурлык

бишегендә юата, назлы тирбәтә.

«Күңелегезгә тиярдәй сүз әйткән булсам, гафу үтенәм, — дия иде аның

шәфкатьле күзләре. — Мин сезнең рәнҗүегезне теләмим. Эчтән сызланган

уйларыгызга дәва булмасмы дип кенә. Җанга җаннан башка шифа юк. Карагыз,

күзләремә туры карагыз әле. Җанның асыл чагылышы — күзләрдә».

«Сезнең яктан җанны сыйпап нәзберек җылы җил агымы килә, — дидем

мин күз карашым белән. — Беренче күргәндә үк сизгән идем аны. Әмма мин ул

чакта бу ягымлы җылылыкның кемгә юнәлтелгәнен аңламаган идем. Барыбызга

да, шул ук вакытта беркемгә дә түгел, дип уйладым. Хәзер сез фәкать миңа

эндәшәсез. Әйе, мине тынгысыз уйлар борчый. Шулкадәр күп алар, шулкадәр

күп мазалы уйлар. Мин аларны сезгә б и р е р г ә куркам. Аларның барлыгын

белмәвегез үзегез өчен әйбәт.

«Сезне газаплы уйлардан коткару — минем өчен бәхет»...

Аның бу сүзләре колагыма ап-ачык ишетелгән кебек тоелды.

— Нәрсә? — дип сорадым мин, ишеткәнемне раслар өчен.

— Сезне газаплы уйлардан коткару — минем өчен бәхет, — дип ачык итеп

кабатлады ул.

Эчтән, тойгылар аша, тавышсыз аңлашудан яңгыравык сүзләргә күчүне өнәп

бетермәдем. Күз карашы белән өнсез сөйләшүне ихласрак, аңлаешлырак дип

саныйм. Шуңа күрә мин күзләр белән генә әңгәмә коруны хуп күрдем.

«Мине талкыган уйларны сезгә бирү — язмышымны тапшыруга тиң»,

— дидем мин өнсез диалогны дәвам итеп.

«Мин барын да кабул итәргә әзер», — дип җавап бирде аның тәвәккәл

карашы. Шул мәлдә йөрәгем ишетелерлек итеп тибә башлады.

— Чынлапмы? — дидем үзем дә сизмичә.

— Чынлап, — диде ул, катгый итеп.

Буасын ерып ыргылган су куәте кебек хисләр ташкыны минем коргаксыган

күңел дөньяма бәреп керде. Сусап яткан чүл киңлекләре бер мизгелдә чәчәккә

коенган, яшеллек кайнап күтәрелгән оазиска әверелде. Әйе, кешене югары

чөеп, тормышына бөек мәгънә иңдерә торган кодрәт бар шул дөньяда. Андый

мизгелне Ходай бирсә...

Кызган учыма кысып, аның кулын сыйпадым. Ул карышмады, чарасыз

калгандай, моңсулык өртелгән күзләрен түбән төшерде. Аннары кулын сак кына

хәрәкәт белән тартып алмакчы булды, мин ычкындырмадым, чөнки йөрәгем

ышаныч белән тибә, моңа кадәр күрелмәгән гайрәттән канатланган рухым менә

хәзер булачак җиңү тантанасын сизә иде.

Әлбәттә, бу җиңел акыллылык иде. Бер минут кына элгәре, галәми

ялгызлыктан изелгән мин бичараны дәһшәтле куркудан шушы назлы кызыкай

йолып алды бит... Хәзер инде гадәттән тыш көчемне шушы ягымлы игелек

иясенә каршы юнәлтәмме...

Мин аны үземә таба якынайттым. Затлы хушбуй исе сирпелеп алды.

Аның дымланган кулы сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде. Йә Хода, ул

күндәм-карусыз була барган саен миндәге оятсызлана барган теләк, кан исен

сизгән акула кебек, аяусызлык чигенә җитте. Үз-үземне танымыйм, гүя мине

алыштырып куйдылар. Ниһаять, күңел күзем ачыла төшә: менә ул — мин,

хайвани дәрттән исергән мин, хис-тойгыларымның ерткыч иясе, уңай мизгелне

чамалап, аң-акылымның тирән зинданыннан бәреп чыктымы?!

— Юк! Юк! — дип куркынып пышылдадым. — Юк! Һичкайчан да!

Мин хайвани хисләремне көч-хәл белән зинданга куып керттем дә, җиңел

сулап, күтәрелеп карасам... аның каушавын, бит очларының алсуланып

чыкканын күрдем.

— Сезгә түгел. Үземә әйтәм. Үземә, — дип хәлсезләнгән күкрәгемә бармак

белән төртә-төртә табибә кызга аңлатам. Ул оялчан гына елмайды. Аның

яшь, чиста йөзендәге таң алсулыгы — күңел сафлыгы, назлылык билгесе

иде. Гомумән, кешеләрнең кызара белгәне эчке матурлыкка, иман нурына ия

була.

Ул янәшәмә утырып, нидер әйтергә теләде, әмма мин иреннәренә сак кына

бармак очларын тигездем. Аның күперенке йомшак ирен кайнарлыгы канны

кытыклап куйды.

— Кирәкми, — дип пышылдадым. — Җан белән җан аңлаштылар. Сүзләр

артык монда. Берни дә әйтмәгез...

Ул яңгыратып көлеп җибәрде, өнсез әңгәмәбезгә нокта куярга теләгәндәй,

нурлы күзләре белән шундый да ягымлы итеп карады ки, күңелемне тагын

сусыл-яшел таҗы ачылган тылсымлы оазис биләп алды.

Бу тормыш — үзе бер әкият.

 

12

9 апрель

Мин озак вакыт тынчу-караңгы бинада ятып, кинәт кояшка, шаулап торган

якты дөньяга чыккан шикелле, ниндидер бер куаныч кичерәм.

Яшерен хатларын калдырып китүченең кем икәнен беләсе килү уеннан да

әкренләп суына барам шикелле.

Маңгай чәче күзенә төшеп торган, үтә ябык гәүдәле яшь бер егеткә генә

шигем калган иде, чөнки ул мине күрүгә палатасына кереп шыла, баксаң, ул

беркемнең күзенә дә туры карый белми, һәркемнән читләшә икән.

Шулай да... Күпмедер вакыт үткәннән соң, «битаныш кордашым»а

кагылышлы уйлар кабаттан әйләнеп кайтты. Аны ничек табарга соң дип

күңелемнән ятьмә кора башладым.

Бәлки бүген табылыр, дигән уй белән ишегалдына һава суларга чыктым.

Мин берничә көн чыкмаган арада, ишегалды хәятендә шактый үзгәрешләр

булган икән. Сугышырга яраткан мәһабәт гәүдәле сакал да күренми, аның

каршында муенын бөгеп, чарасыз кыйната торган җиз чәчле сәләмә адәм дә

юкка чыккан, атаклы нәсел-нәсәбен бармак бөгеп саный торган Җирән дә

гаип булган. Иске танышлардан фәкать үз-үзенә вәгазь укып утыручы «Иисус»

кына күренә. Калганнар — яңа килгәннәр, басынкы кыяфәт белән, беркем

белән аралашмыйча, сукмаклар буйлап тик йөриләр. Сүз катып карасам да,

яңаларның берсе дә ачылып китмәде. Болай йөрү үземә дә уңайсыз була

башлады, әйтерсең лә мин аларның йөзенә сынап карап, нинди дә булса гаеп

эшләрен фаш итәргә җыенам.

Кичкә кадәр шулай киләп сарып йөргәннән соң, талчыгып, палатама

кайттым да, ятагыма авып, йокыга талдым.

 

13

13 апрель

Күңел иләс-миләс. Башым авыртып җәфалый. Көндәлекне язарга да кулым

бармый.

Билгесез кордашымны җир упты инде әллә. Хәбәре юк. Хөсетле уйларын минем

башыма кертеп калдырды да — югалды. Нигә борчылам соң әле? Үлсә ни дә, яшәсә

ни. Әмма аның миңа биргән усал уйлары җанымны тынгысызлый.

...Уңдырышлы җирләрне ком явы басып килә, шуның кебек үк дөньяви явызлык

чирүе дә кешелекнең отыры тарая барган әхлакый оазисына һөҗүм итә.

Сәнгать әсәрләре, китаплар, кинофильмнар никадәр тупас, әдәпсез булса,

аларның базар хакы шулкадәр югары бәяләнә. Бетховенны кем тыңлый хәзер,

коточкыч шаулы, йөрәктәге бөтен хис-тойгыны кубарып ыргыта торган кыргый

музыка тирәсенә кешеләр кырмыска кебек җыелыша. Бөек сәләткә ия режиссер үз

картинасын дөньяга чыгару өчен мөмкинлек таба алмыйча ун еллар буена интегә,

ә порнофильм төшергән шома бәндә алтын яңгырында коена, дөньяның мәдәни

элитасына керә. Бу ни хакында искәртә? Димәк, әхлаксызлык — безнең заманда иң

шәп тауар. Әгәр югары үсешкә ирешкән зур илнең атаклы мадоннасы журналларда

анадан тума рәсемен чыгарып, җенси якынлык кылганда ничә тапкыр оргазм

кичергәне хакында интервью биреп, укучылары каршында «ялангач телдә» сөйләшә

икән, шул илнең парламенты хатын-кызга үз җенесендәге, ир-атка — үз җенесендәге

кеше белән никахлашырга мөмкин дигән закон кабул итеп, моны демократия

казанышы дип кабул итәбез икән, моннан соң ничек инде Яхшылыкның Яманлыкны

җиңүе хакында сөйләргә мөмкин? Бу — изгелекнең җиңелүе түгелмени?!

Ләкин империяләр көчсезләнгән дәвердә гореф-гадәтләрнең бозылуы бөтен

кешелеккә хас яшәеш законнарының чагылышы дигән сүз түгел әле. Бу законнар

эчтәлеге катгый, математик мантыйкка корылган, ә заманыбызның тоташ

бозыклыкка баруында мантыйк юк. Моның эчке асылында — үз-үзеңне бетерергә

омтылыш һәлакәте. Гади генә чагыштыру китерик: үзе тудырган афәттән котыла

алмаган наркоман яисә өметсез эчкече ахыр чиктә үз-үзенә кул сала. Җир йөзендәге

кешелек тә шулай, рухын җуеп, түбәнлеккә төшүдән глобаль суицидка барып кына

котыла ала. Җан һәм акылны яулау сугышында Яхшылык чынлап та җиңелә икән,

ахыргы нәтиҗәләр турында бүтәнчә фаразлар булу мөмкин түгел.

Әйе, атом коралы яисә галәмнән килеп төшкән астероид кебек тышкы көчләр

генә кешелекнең һәлакәтенә сәбәп була алмыйдыр. Кешелекне үз бозыклыгы

харап итәчәк.

Гомум бу көчкә буйсынгандай рухи таркала баруның нинди дә булса төп

сәбәбе булырга тиештер бит. Әлбәттә, ул — кешенең минминлегендәге яман

авыру. Бездәге иң кодрәтле, җиңелү белмәс, йөгәнсез «Мин». Бу коточкыч

«Мин»не авызлыклау кирәк дип саныймы кеше дигәнең? Югары кимәлдәге

омтылыш, үз-үзен җиңә алу сәләте аз булса да калганмы аңарда?

Ерткыч гепардны мисалга китерик. Ул үз көчекләренең авызыннан ит

кисәкләрен тартып ала. Биологлар моны хайвани эгоизм, комсызлыктан

дип бәялиләр иде, ә ул, кинәт күп ашап ташламасыннар дип, үз балаларын

үлемнән коткарып кала икән бит. Табигать җәнлекләрне кыргый эгоизмнан,

комсызлыкка барудан коткарып калган, ә менә иң югары акыл бирелгән адәми

затны күз уңыннан ычкындырган. Нихәл итәсең, кешеләр дә бит шул гепард

көчекләре кебек, әмма аларны һәлакәткә илтүче комагайлыктан берәү дә коткара

алмый, фәкать үзләре үзләрен генә... Әйтик, бөтен аерым «Мин»нәрне «Без»

бергәлегенә туплап, «Миңа» дигән нәфестән ваз кичеп...

Тәхет миңа булырга тиеш, дип саный хаким. Юк, миңа, ди хакимлеккә дәгъва

кылучы, шулай итеп илдә капма-каршылар сугышы башланып китә.

Гаиләләр ни өчен таркала — чөнки ире үзе турында гына, хатыны — үз

мәнфәгатен генә кайгырта. «Без» түгел, ә «Мин» хакими көчкә әверелсә, анда

инде мәхәббәт тә, туганлык та, итагатьле килешеп яшәү дә була алмый. Аңа

буйсынып гомер сөрүчеләр, тыштан караганда бәхетле күренсәләр дә, асылда

беркайчан да бәхеткә ирешә алмыйлар. «Мин»нең дөньяны җиңәргә көче

җитми, ул җиңелүгә дучар була. «Тормыш ул һәрчак корабның һәлакәтенә

юлыгуы кебек», — дигән Х.Ореге-и-Гассет.

Кораб һәлакәте?... 1912 елның 14 апрелендә булган фаҗига — «Титаник» дигән

кораб батканны һәркем белә. Яңа төзелгән, мәһабәт, затлы лайнер айсбергка

бәрелеп, бик тиз арада океан төбенә китә. Дөньяның ике меңнән артык бәхетле

байлары үлем исереклеге белән палубада бәргәләнә. Ничек исән калырга «Миңа?»

— дип куркудан, алар тәкәббер үз «Мин!»ен оныткан, һәрберсендә фәкать котылу

уе. Миллионерлар коткару көймәләрендә урын алу өчен әллә никадәр суммалар

тәкъдим итәләр. Әмма капитан көймәләргә иң башта балаларны һәм хатын-

кызларны утыртырга боера. Коткарырдайларга ярдәм иткәннән соң капитан

җитәкчелегендәге команда һәм мең ярым пассажир батып баручы корабта

калалар. Музыкантлар тездән суда, оркестр соңгы мизгелгә кадәр уйный. Алар

шулай һәлак булалар. «Без»ләрнең бердәм кодрәтен тантана иткән бөек гимн

авазы мәңгелек канатында салкын дәрья упкыны өстеннән галәмгә аша.

Олы афәт килгәндә, котылгысыз үлемнең күзенә карап, чарасыз кызганыч

«Мин»нәр әнә шулай бөек, үлемсез «Без»ләргә берләшә ала.

 

14

9 апрель

Акылым аек килеш мин бу ятьмәгә эләктем дә, хәзер инде үзем дә, иләсләнеп,

шушы халәтемә күнегә барам кебек. Менә әле өстәл тартмасында чираттагы

хатны күргәч, гүя ул бик күптәнге танышымнан, хәвефсезләнми генә алдым

да укый башладым.

«Хөрмәтле кордашым!

Бу арада хат язарга җаем булмады. Авырып алдым (бу урында мин үзалдыма

мыскыллы елмаеп куйдым: кендекләребез береккәнмени, аның авырган вакыты

да минекенә туры килә). Соңгы хатыгызны укыгач, канәгать калдым. Әлбәттә,

бөтен фикерләрегез белән дә килешә алмыйм. Сез яхшылык төшенчәсен

абсолют югарылыкка җиткерәсез, югыйсә бит Абсолют бердәнбер Ходайга

карата кулланыла торган төшенчә. Икенчедән, чынбарлыкка туры килмәгән

канун үтәлә алмый. Сез әйткән Яхшылык кануннары тормышка аша алмаячак,

чөнки асылда алар үле туган кануннар. Яхшылык кануннары үтәлерлек булмагач,

җәмгыять тотрыксыз хәлгә килә, каршылыклар көчәя, халыкта өметсезлек

уяна, иртәгесе көнгә ышаныч бетә, тормыштан канәгатьсезлек туа, бер-берең

белән ярышып яшәүнең кызыгы бетә. Бу хәлдән чыгу өчен яхшылык белән

яманлык арасында компромисска бару, бу ике төшенчәнең кешелек яшәешенең

башлангычыннан ук туган зарурлыгын тану кирәк. Борынгы дәверләрдән үк

акыл ияләренең Яхшылык һәм Яманлыкны зур хәрефтән күзаллавы бүгенге

заман таләпләренә һич туры килми. Борынгы, искергән фәлсәфи реликтлар

урынына тискәре һәм уңай көч дигән яңа төшенчәләр кулланылырга тиеш

(«плюс» һәм «минус» дигән электр зарядлары кебек).

Шушы ике көчнең дә бердәй кирәклеген таныган чакта гына безнең

яшәешебез икегә аерылудан, капма-каршы лагерьларга бүленүдән туктар иде.

Безгә кадәр, кадерле дустым, бик күптән инде, Яманлыкның эчке асылын

ачып бирүче акыл ияләре булган. Француз шагыйре Бодлер бер китабын юкка

гына «Яманлык чәчәкләре» дип атамаган. Япон әдибе Акөтагава: «Кеше гомере

Бодлерның бер шигырь юлына тормый», дип язган. Әгәр без фикер йөртүебездә

шулай эчкерсез булсак, бихисап сөземтәләр чыгаруыбызда «гуманизм» дигән

дөньяви төшенчә үзгәрер, демократик эчтәлеккә якынаер иде...

Менә хәзер минем сезгә «син» дип дәшәсем килә. Каршы булмассыз бит?

Пикассоның «Аренадагы Минотавр» дигән картинасын хәтерлисеңдер? Анда үгезләр

сугыша торган аренаның уртасында авыр яралы Минотаврның, күккә карап, бүре

кебек улавы сурәтләнә. Барьер аша кемдер аңа кулын сузган да (аңыбызда яшәгән

Яманлык төшенчәсе куркытмаган яшь егеттер, бәлки), Минотаврны кызганып,

башыннан сыйпый. Шашынып котырынган тамашачыларга караганда, шушы

яшь егет иманлы идеалга бер адым якынрак торадыр сыман.

Шулай итеп, яхшы һәм яманга, ягъни ике лагерьга бүленмәү аркасында

гына җан ияләренең гомуми якынаю идеясе туарга мөмкин. Менә син

гомосексуалистларны күралмыйсың, кешегә дә санамыйсың — ләкин алар да

кешеләр ләбаса! Алар өчен демократик илләрнең парламентлары махсус законнар

кабул итә икән, бу — тормышның үз таләбеннән чыгып эшләнә (көндәлегеңдәге

яңа язган юлларыңны укыганымны сизгәнсеңдер. Элек син яшереп куя идең, ә

хәзер, карыйм, көндәлегең, хәтта ачылган килеш, өстә ята. Күз йөгертеп чыгудан

тыела алмадым. Гафу ит. Минем язган фикерләрем дә анда урын алган. Хәзер

инде бу — безнең уртак көндәлегебез дияргә дә була. Шулай бит?!)

Бер уйласаң мәзәк тә, син миңа ничектер чирканыбрак карыйсың шикелле.

Табиблар хаста кешедән, гадәттә, чирканмыйлар бит, шуның кебек изгелек

юлындагы ялкынлы вәгазьчеләргә дә әхлаксызлык нәҗесенә борын җыерып

карау килешми. Синең шикелле үгет-нәсихәтчеләр, изгелек сагында торучыларда

чиркану хисе булу — әдәпкә туры килми, дип уйламыйсыңмы?

Кешелекне данлауга зур өлеш керткән бөек шәхесләр арасында

гомосексуалистлар булганлыгын да онытмыйк.

Их, шiркiн — ай, күрешеп, сөйләшергә җай чыксын гой!...

Хат көтеп калам.

Битаныш кордашың.»

Ни көтә бу байгыш миннән — бер Ходай белә булыр. Палатама кайтып

фикерләремне тупладым да ашыгып җавап язарга керештем:

«Таныш түгел кордашым!

Үз-үзеңнән сафлык-чисталык таләп иткән тойгы-төшенчәләр бар. Мәсәлән:

мәхәббәт, вөҗдан, гаделлек, намуслылык. Тугрылык-хыянәт кушылып, ярым-

ярты була алмый, вөҗдан исә ялган корымы белән, мәхәббәт исә хыянәт

тәмсезлеге белән кушыла алмый. Чиста килеш — йә бар, йә юк! Игелеклелек

идеалы — көндәлек яшәү кагыйдәсе түгел, халәткә карап, бөтенләй капма-

каршыга үзгәрә алмый. Идеал ул — морадына җитәсе җир түгел, ә кыйблаңа

юнәлтүче. Тимер казык рәвешле рухи йолдыз. Шуңа күрә юлыңны саташтырып

морадыңа җитә алмаган өчен күгеңдәге юнәлеш бирүче йолдызны гаепләргә

ярамый. Яшәешне камилләштерү өчен идеалларны алыштырырга түгел, ә

үзеңнең мәсләгеңне хак юлга кертергә кирәк. Изгелек, золымлык кануннарын

яңадан таркатып карау гөнаһы имансызларга хас. Фәкать шушы юл гына

аларның маңгаена сугылган кара тамгадан коткара ала. «Акларга мөмкин, җәза

бирмәскә мөмкин, әмма золымлыкны золымлык дип өзеп әйтергә кирәк»,

— дигән Достоевский. Шулай әйтүе хак түгелмени?

Бәхәсләшмим, бөтен адәми затларга, аермаенча, яхшы караш чын

мәгънәсендә әйбәт идея. Әмма сез искә алган Минотавр золымлык символы

була аламы? Аны жәлләгән егет Золымлыкның башыннан сыйпамый, ә

золымлык тырнагына эләгеп, яралы хәлгә тарыган җан иясен кызганып сыйпый

түгелме? Ул картинаның мәгънәсе — нәкъ менә шушында ачыла. Ә сезнең уй-

фикерләрегез исә Яхшылык һәм Яманлык арасындагы чикне бетерүгә корылган.

Әҗәле җиткән авыру кешене кызгану — чирнең үзен түгел, ә терелә алмыйча,

сүнә барган кешене кызгану.

«Гөнаһлы белән түгел, ә гөнаһның үзе белән көрәшергә кирәк», дигән

Маһатма Ганди. Гөнаһ кылырга күнеккәннәр мондый көрәшкә чыга алмый.

Адәми затларның намусы-оятына бәйләнешле төшенчәләрнең

беркаршылыксыз шулкадәр кире сыйфат ала баруы мине аптырашта калдыра.

Бу хакта озак уйланганнан соң, бер токтамга килгәндәй булдым...

Мәсәлән, караклык барлык халыкларда да мәсхәрә, җинаять булып исәпләнелә.

Әмма урлашуга күнеккәннәр өчен бу мәсхәрә түгел. Иренә хыянәт итүдән тәм

тапкан хатын-кыз өчен бу гөнаһ, зина кылу дип саналмый. Аны гөнаһ кылу түгел,

ә бозыклыгын фаш итү куркыта. Бөтенесе дә ияләшүдән тора. Тәмәке тарту,

хәмер эчү, наркотик куллану, азгынлык — боларга күнектеңме, май кискән кебек

җиңел бара. Намус ызанын бер атлап чыккан кеше өчен һични оят түгел, Аның

баш очында үзгә күк, аяк астында — үзгә җир. Анда барысы да рөхсәт ителә.

Нишләп соң мин боларны элегрәк белмәдем икән дигән үкенү генә кала.

Намус ызанын атлап чыгу, чыкмыйча калуга караганда, йөз тапкыр җиңелрәк.

Моңа көч соралмый. Хайвани инстинктыңа ирек кенә куй. Ә тукталып калу

өчен ихтыяр көче, әхлакый тотнаклык кирәк.

Әхлак ул һәрчак рөхсәтсез-нисез керә торган ташландык йорт түгел. Аны үз

кагыйдәсе булган гыйбадатханә белән тиңләргә мөмкин. Бу храмның ишекләре

кагыйдәсен ихтыяри кабул иткән тыйнаклар өчен генә ачык. Бары тик бер генә

мәртәбә намуслылык ызанын атлап чыкканнан соң, ни куркыныч булсын инде,

дигәннәр анда керә алмый. Шул бер адымны атлаганнар — намусын гомерлеккә

җуйганын белмиләрдер дә бәлки.

Чиркану ярамый, дисең син. Чиркануыңны белдерү әдәпсезлеккә керә

дисең (күрәсеңдер, үзем дә көтмәгәндә «син»гә күчә башладым). Чиркануыңны

ятка сиздерү-сиздермәү — этика мәсьәләсе. Бу җәһәттән караганда табиб та,

вакытына карап, җирәнү тойгысы кичерергә мөмкин. Намуслары чиста, ояла

белгәннәрнең дөньядагы шакшылыктан чиркануы — табигый. Синең дә шул

фикеремә кушылуыңны теләп калам.

Битаныш кордашың».

Хатны тәмамлагач, җавабымны дөрес яздыммы дип, битаныш кордашымның

хатын алып тагын бер күз йөгертеп чыктым.

Баксам, хатның үзәген тоткан фикерне күз уңыннан төшереп калдырганмын

икән. Аның уенча, гомосексуализм — гомер-гомергә җәмгыятьтә булган

күренеш, шуңа күрә аннан чирканырга ярамый, имеш. «Их сез!...» Туктале,

тукта! Шул мизгелдә, моңа кадәр уема да килмәгән бу фикер, ток суккандай,

миемне сызып үтте. Әстәгъфирулла! Бу чукынмыш үзе гомик түгелме соң?!

Ул чакта бары да аңлашыла. Нигә дип әллә нинди хәйләле дәлилләр китерә

дисәм, үзенең бозыклыгын аклар өчен икән бит! Менә ни өчен Яхшылык белән

Яманлыкны бер казанга салып, шакшы — шакшы түгел дип үҗәтләнә!

Элекке хатларында язылган фикерләрен дә күз алдымнан үткәрдем. Уй

арты уйдан көтелмәгән хакыйкать ачыла башлады. Мин, җүләр, баш миемне

буразналап, аңа лаек дәрәҗәдә җавап язам дип күпме тырыштым. Оятын кая

куясың!... Кабахәт! Нинди итагать, игътибарлык... Укшыта. Җанның болай ук

та керләнеп калуын минем беркайчан да кичергәнем юк иде әле.

«Ярый, син минем белән очрашырга телисең. Мин каршы түгел. Бу мәсхәрәләвең

белән миндә нинди аяусыз бүре уятканыңа шаһит булырсың. Минем куркыр

нәрсәм юк. Максаты шикле, фигыле ят җаннар курыкса курыксын!»

Мин баягы хатымның соңына шушындый сүзләр өстәдем: «Иртәгә 20 сәгать

30 минутта подвалның хуҗалык ягында көтәм».

Хатны шартлы урынга алып барып куйдым. Иртәгесе көннең кичке

сәгатьләре җиткәнен ашыктырып көтү хәлендәмен. Безгә һичшиксез күрешергә

кирәк, дим, әледән-әле тәкатьсезләнеп.

Күренмәгән дошман — күренгән дошманнан яманрак.

 

15

20 апрель

Дәвалаучы табиб укол билгеләде. Шәфкать туташы шулкадәр телмәр булып

чыкты, укол кадаганда гел быжгып торды:

— Курыкмагыз, менә хәзер була... Тәнегез буйлап кайнар дулкын йөгерер...

Бер дә куркыныч түгел... тиз үтә ул.... Менә, менә...

Аның сүзләре мине тынычландыра алмады, киресенчә, бөтен тәнем

калтырый башлады, тыным кысылды. Кан басымы югары сикерде, ахрысы,

урындыгымнан капылт торыйм дигәндә артка авып киттем.

— Үл-лә-әм... — Карлыккан тавышым үземә дә ят иде.

Ул арада шәфкать туташы йөгереп китеп, тагын бер ак халатлы ханымны

чакырып килде. Икәүләп тагын укол кададылар да, урындыкларны бер рәткә

тезеп, мине шунда яткырдылар.

Ярты сәгатьләп үткәч кенә, мин ныклап аңыма килгәндәй булдым. Тәнгә

көч керә башлавын сизгәч, кәефем дә күтәрелде. Куркуым хакында, үз-үземне

мәзәк итеп сөйләп, шәфкать туташларын көлдерә башладым. Әмма алар минем

болай дәртләнеп китүемә бик үк ышанып бетмәделәр, палатама кадәр култыклап

алып килеп, урынга яткырдылар.

Төш алдыннан табиб керде. Таныш рәвеш, уклау йоткан кебек төз гәүдә, күзлек

пыялалары салкын ялтырый. Башта ул пульсымны тикшерде, аннары теләр-теләмәс

кенә маңгаема дымлы учын куеп торды. «Барын да беләм, шулай булырга тиеш иде,

алда да шулай булачак», дигән кыяфәт белән, бер сүз дә әйтмичә, чыгып китте.

Көндезге аштан соң йокыга киткәнмен. Төш күрдем. Биек түшәмле мәһабәт

бина эчендә халык ыгы-зыгы килә. Чиратка басканнар. Мин дә кушылырга телим,

әмма чиратның азагын күрмим. Аптырагач, тышка чыгам, очсыз-кырыйсыз чират

шәһәр кырыена җитеп сузылган. Биек йорт түбәсенә менеп карагач, хәйран калам:

бу чиратның кара чылбыры әллә кая, җир читенә кадәр сузылып бара да томанлы

офык артына кереп югала, имеш. Нәүмиз бер өметсезлек хисе белән аска төшеп,

берәүдән сорыйм: «Ничек чиратка басарга миңа?» Әлеге адәм: «Бу чиратның

соңына берәү дә җитә алмас. Күпләр чиратын баласына, баласының баласына

калдырып китә», — диде. Текәлебрәк карыйм, олы яшьтәге базык гәүдәле бу кеше

таныш та кебек. Кайда, кайчан күргәнмен — хәтердә юк. «Әй, бәгырь, ташла син

эзләвеңне, ияр минем арттан», — диде ул. Тавышы йомшак, ышанырга була моңа.

Кешеләр арасыннан кысыла-кысыла үтеп, ниндидер рәсмирәк бүлмәгә килеп

керәбез. Монда чират тармакланып, төрле кабинет ишекләренә килеп төртелгән.

«Минем урыным шушында, — ди танышым. — Шушында утырып көт», — дип

китеп барды. Урын җайлангач, куанычым эчемә сыймады. Шәп бит, мәңгелек

чиратта торасы идем. Шул мәлдә башыма килде: ул кабинетның миңа ни кирәге

бар? Кердем ни, аннары? Нинди сорау бирерләр? Мин ни дип әйтермен?.. Бу

чиратка нинди ният белән басуымны да белмим ич мин. Уңайсыз булып китте.

Шул мәлдә, башымны күтәреп карасам, кабинет ишегендәге табличкада үземнең

фамилиямне күреп алдым. Сәркатиб кызга: «Мин бит бу, минем исем язылган

гой!» — дим. Сәркатиб кыз: «Сез булгач, керегез үзегезгә», — дип, ирен чите

белән мыскыллы елмайды. Йөрәксенеп урынымнан тордым да тагын каушап

калдым. Артымда чираттагы халык көч биреп тора: «Кыюрак бул, егет, бар, кер,

кем булуыңа карап торма, кер!» Бүтән төрле тавышлар да ишетелеп куя: «Сак

бул, үзеңә зыян китермә». Ниһаять, мин тәвәккәллим. Ишекне ачсам... Йә Хода!

Өстәл яныннан чыгып, каршыма килүче... киеренке халәттә, ап-ак чырайлы, усал

карашлы... Бу — мин бит, мин! Куркудан артка чигенеп куйдым. Ул миңа таба

килә. Ара шундый якын. Тыны йөземә бәрелә. Күрешергә дип сузылам, каты

кулы үле салкын. Мин кычкырып, үз тавышымнан шашынып уянып китәм.

Күземне ачуга, ятагым кырыенда шәфкать туташы тора. Мине уятырга теләп,

кулы белән кагылган икән. Ә кулы боз кебек, яңа гына крандагы салкын су

белән юынган, ахрысы.

— Гафу итегез, — диде ул уңайсызланып. — Куркыттым бугай. Сезгә чәй

китергән идем... Суынганчы эчеп куегыз.

— Рәхмәт, — дим, аның салкын кулын җибәрмичә.

Болгавыр төштән уянып, чынбарлыкка кайту нинди рәхәт, бар да аңлаешлы:

менә, янәшәмдә шәфкать туташы, менә ул чәй китергән.

Кичкырын һава бозылды, яңгыр сибәли башлады. Кинәт көчле җил кубып,

хастаханә ишегалдын бер итеп, тузгытып алды. Ә мин палатада утырам,

битанышым белән күрешәсе сәгатьне дулкынланып көтәм.

Кичке аш тамактан үтмәде. Кечкенә палатамда әрле-бирле йөрендем дә

коридорга, аннары ишегалдына чыктым. Яңгыр инде үтеп киткән, әрсез җил

генә исә. Берьялгызым, үз-үземә пышылдап йөрим: «Көчеңне бер йодрыкка

төйнә, башыңны күтәр!»

Шулай күпме вакыт үткәндер, уй-хисләремне тәртипкә китереп, тотрыклы

бер халәткә кердем. Ниһаять, мин очрашуга әзер.

Сәгать тугызынчы яртыда подвалга төштем. Кирәк бит, тузган кием-салым,

матрас, мебель ватыклары өелгән, тагын шундый иске-москылар сакланган

хуҗалык ягында ут янмый иде. Сүндергәннәрме, әллә инде лампочкасы янып

чыкканмы. Куе караңгылык. Шушы тирәдә иске урындык булырга тиеш иде,

аны бу караңгыда ничек табарга — Ходай белсен. Очрашу урынын дөрес

билгеләмәгәнмен. Ә бәлки ул, алдан килеп, утны махсус сүндереп куйгандыр...

Әнә бит якында гына аяк чыштырдавы ишетелә. Мин катып калдым. Стенага

аркамны терәп, сагаеп тыңлыйм. Чыштырдау баягы төштән түгел, ә бөтенләй икенче

яктан килә. Тагын мәзәк чыгарырга уйлыймы минем белән бу таныш түгел бәндә!

Бәрелү, чыштырдау, шаку авазлары, буталып, төрле яктан ишетелә башлады.

Ахыры чыдый алмадым, сабырлыгымны сакларга тырышып, кычкырдым:

— Мин барын да белеп торам. Син монда бит! — Тавышым подвал

караңгылыгында шом салып яңгырады. — Күрешүне теләгән идең. Менә мин... —

«Килдем» дигәнне әйтергә тыным җитми торды, бөтен көчемне җыеп, ниһаять:

— Килдем, — дидем.

Тавышым, бетон стеналар арасында кайтавазлар белән буталып, бу кадәр

көчле яңгырар дип уйламаган идем. Куркып куйдым.

Аннан соң кабер тынлыгы иңде. Бу тынлык — төрле тавышлар яңгыраудан

да шомлырак иде. Кулларымны як-якка җәеп, капшанып кына караңгылыкны

ерып атлыйм. Коридор чатына җиткәнемне шәйләп борылуга, янәшәмнән

өрәк шәүләсе чагылып китте... Айгылдап кычкырып җибәрдем дә, куркудан,

йодрыгым белән шәүләгә кизәндем. Кулым каты әйбергә килеп бәрелде дә,

чатнап, чылтырап пыяла уалган тавыш чыкты.

Дөм караңгыда тезләнеп утырам менә. Мин ялгыз. Мин бәхетсез. Өрәк дип

көзгедә чагылган үз шәүләм белән сугышырга калдыммы... Күземнән яшь бәреп

чыкты. «И Ходаем, нигә мине газапка саласың? Минем ни гаебем бар?»

Кулымны җәрәхәтләгәнмен икән. Кан ага, сызлый башлады. Урынымнан

тордым, аяк астында пыяла кисәкләре шыкырт-шыкырт килә. Стеналарга

тотына-тотына килеп, подвал баскычыннан өскә күтәрелдем. Палатага керүемә,

шәфкать туташы йөгереп килде. Минем кайтуымны көтеп торган ахрысы.

— Ай-вай, ни булды? — диде куркынып.

— Ишегалдында... Анда юеш, таеп егылдым, — дидем. Тавышым үземә дә

ят тоелды.

— Чыраегыз ап-ак. Хәзер табибны чакырам.

— Кирәкми, — дидем көч-хәл белән. Бөтен тәнне хәлсезлек биләп алды.

— Табибны мәшәкатьләмәгез. — Тирән сулап, соңгы сүземне көчкә әйттем.

— Кулымдагы ярамны бәйләсәгез...

Шәфкать туташы палатадан йөгереп чыгып китте дә, бик тиз генә дежур

табибны ияртеп, килеп тә җитте. Ул ярамны юып бәйләде, табиб кан басымын

үлчәп, йөрәкне тыңлады, ниндидер сораулар биргәләде, әмма мин дәшмим, тәндә

хәлсез битарафлык, җаным бу ыгы-зыгылардан биеккә, бик еракка олаккан иде.

Табиб кушуы буенча шәфкать туташы йомшак җиремне чәбәкләп куйды да укол

энәсен батырды. Мин боларны гүя читтән битараф кына күзәтеп торам.

Алар палатадан чыгып киткән мизгелдә үк мин йокыга талганмын. Төнге сәгать

унберләрдә уяндым. Йокым алай озынга сузылмаса да, тирән булган ахрысы.

Кайда ятып, кайда торганымны онытканмын. Булган вакыйгалар бераздан берәм-

берәм искә төшә, ачыклана башлады. Беренче уй сискәндереп килде: «Ни сәбәпле

күрешергә килмәде икән?... Бәлки... Ул минем соңгы хатымны алмагандыр?»

Капылт сикереп торып, мин коридорга атылдым. Тумбочка тартмасын ачып

кулымны тыксам... Нәкъ шулай булып чыкты. Хатым аның кулына төшмәгән. Ни

сәбәпле ала алмады икән? Йөрәгем нык кага башлады, янәшәмдәге урындыкка

барып чүмәштем. Менә бит... «Алмаган гой, алмаган...», дип борын эченнән

үз-үземә дәшәм. Хәзер менә аңлашыла. Ә мин, мескен, җил тегермәннәре белән

сугышып йөргән җүләр кебек газапка баткан идем...

 

16

21 апрель

Бүген исә, кичәге вакыйгаларны хәтер җебеннән үткәреп, үз тәртибемнең

килешсез якларын ачыкладым. Беренчедән, кешенең «ярый» дигән җавабын

алмаган килеш, киләме-юкмы икәнен алдан белмичә, үзең билгеләгән очрашу

урынына ашыгалармы?

Икенчедән, мин бит аның каян килеп чыгуы белән дә кызыксынмадым,

шушы хастаханәдәнме ул? Ә бәлки бөтенләй читтән килеп кергәндер? Чит

кеше булса, аны шайтан үзе аягын сындырырлык подвалга очрашуга чакыру

— үзе бер җүләрлек түгелме?... Күрәсең, язган хатлары буенча, мин аны бөтен

нәрсәне белүче, теләсә кая керә алучы, теләсә кай вакытта пәйда була торган

елгыр бәндә дип уйлаганмын инде.

Өченчедән, бу очрашу миңа кирәк идеме соң? Ике арада кабынган акыл

көрәшенә моның нигә кирәге бар? Хәер, кем белә... Бу алышның психологик

ягы бар бит әле. Уенның тәртибе фәкать аныңча барды, мин исә күндәм

буйсынып, аның ихтыярына җайлаштым.

Хат язышу рәвешендә фикерләшүебез, коридордагы махсус яшерен урын,

минем эчке дөньяма аның басып керүче, үзе турында көне-төне уйлатып,

төшемә кереп, маза бирмәүче, җанымны яралап интектерүче — боларны

башлаучы — ул иде бит. Моның бер соңы булырга тиештер инде. Миңа да,

ниһаять, үз шартларымны куеп, аны үтәтергә мәҗбүр итәргә кирәктер.

Нәкъ көн уртасында мине табиб кабул итте. Һәрвакыттагыча, ул сүзсез генә

сынап карап утырды. Мин дә дәшмәдем.

Бераздан ул:

— Хәлләр ничек? — дип сорады. Дөресрәге, сорау да түгел иде ул, үтешли,

битараф кына, «исәнмесез» диләр бит әле, андый чакта, гадәттә, «исәнбез әле»

дигән җавап бөтенләй көтелми дә.

Урындыкка кагылган кадак кебек утырган табибка мин бер сүз дә кайтарып

әйтмәдем. Күпмедер шулай тын утырганнан соң, ул:

— Барыгыз, кайтып ял итегез, — диде.

Мин палатама кайттым да, битаныш кордашның хатларын алып, кабаттан

укып чыктым. Уйлап карасаң, тәүге хат белән соңгысы арасында гүя тоташ бер

гомер узган. Шул вакыт аралыгында күңелемдә ниндидер үзгәрешләр булганын

тоям. Юк, мин үз мәсләгемнән һич тә баш тартмадым. Әллә каян тирәннән

сызып күтәрелгән ямансу гамь борчый мине. Яхшылыкка, изгелеккә каршы

көчнең тамыры болай ук тирән киткән дип уйламый идем элек.

Кешелек дөньясының омтылышы ике юнәлештә бара: беренчесе — хайвани

теләгенә буйсынып, үз хаҗәтен генә кайгыртып, үз мәнфәгате өчен генә җан

асраучы түбән кавем юлы; икенчесе — рухи, әхлакый югарылыкка җиткән

сирәкләр юлы. Без бүгенге көндә тормыш кызыгын ачыктан-ачык, әллә нинди

ялангач алымнар белән пропагандалыйбыз, димәк, түбән кавемнәр юлы белән

килешә барабыз. Гүя тормыш мәгънәсе гел хозурлыктан, кәефләнү, рәхәт-ләззәт

алудан гына тора. Ләззәт — шәраб кебек. Кем инде затлы, хуш исле шәрабтан

баш тартсын. Ул бит кәефеңне күтәрә, тәнеңә йөземле кояш нуры йөгертә. «Бер

генә яшәлгән кыска гомердә тагын ни кирәк?» — дигән уй бу очракта табигый

да шикелле. Әмма шәраб хозуры эчендә нинди куркыныч посып ятканын

да онытмыйк. Эчүгә бирешеп, үз язмышын гына түгел, якыннарыныкын да

харап иткән күпме кешеләр гамәл дәфтәренә языла килә. Чамасыз ләззәт алуга

корылган тормыш итү рәвеше, иртәме-соңмы, бозыклыкка, әхлакның таркалуына

китерә. Туктаусыз кәеф алу тарафдарлары, комагайлар, кеше башларыннан

хакимияткә үрләүчеләр, фәхешлек кылучылар, бозыклар, «йомырка пешерү өчен

күрше йортын яндыручылар» — болар бар да тотнаксызлык үрнәген сурәтләүче

галереяны тәшкил итә. Шунысы кызганыч, кешеләрнең күпчелеге бу явызлыкның

утлы лава кебек тарала баруын күрми яисә күрмәмешкә салыша. Моңа хәтта

каршы тору нияте дә юк, фидакарьләрчә көрәш хакында әйтеп тә тормыйм.

Шуңа күрә хәтәр дошманның исеме аталмый, төсе ачыкланмый, яшәү урыны

күрсәтелми...

Намусыңны салып таптап, нәфеслектә, комагайлыкта, көнчелектә чама,

канәгатьләнү белмичә исерү, йөгәнсез, иләс тормыш бу. Әйе, иләс тормыш!

Башкача атау мөмкин түгел.

Минем битаныш кордашым да бөтен чикләрне үтеп чыккан. Яхшылык

барына ышанмау, битараф булу — золымлыкка ирек кую дигән сүз; моның

белән әле аңлашырга, уртак тел табарга мөмкин. Ләкин золымлык белән

ачыктан-ачык килешү, аңа ызандаш булу — бусы инде дошманлыкның килешеп

булмаслык авыр төре.

Минем таныш түгел кордашым Яманлыкны яклап кына калмый, ул аны

дәртләндерә, максатка әверелдерә, табына, үз инанганын кешеләргә тарата.

Моннан да куркыныч ни бар тагын?!

Явызлыкны, үтерешне, кара көчләрне шигырьгә салган Бодлерны укуы

белән мактана. «Кеше гомере Бодлерның бер юлына тормый», имеш. Бу фикер

белән нинди бөек шәхес әйтүенә карамастан, килешүе авыр. Ә Бодлер турында

мактап та, сүгеп тә язганнарны укыганым хәтердә, әмма үз китабы кулыма

кергәне булмады.

Төштән соң, ишегалдына һава суларга дип чыгышлый, китапханәгә

сугылдым. Идәннән түшәмгә кадәр китаплы киштәләр тезелгән зур гына бүлмә.

Тәрәзәләре кояш якка караган, эсселек бәреп тора, җитмәсә, буяу исе борынны

ярып керә, каядыр янәшә бүлмәдә ремонт бара ахрысы. Китапханәче кореялы

кыз эсселектән изрәгән бугай, кешеләргә борылып карамыйча гына, турсаеп,

сорауларга теләр-теләмәс кенә җавап бирә.

Мин өстәлгә таратылган газет өемнәрен актаргалап, рәсемнәренә, мәкалә

исемнәренә күз төшереп алгаладым. Шул саран гына сүзләрдән дә сизелеп

тора: дәүләт чәчәк ата... Күрелмәгән җиңүләр... Вакытлы каршылыклар... Чит

илдәге вакыйгалар... Тәкатьсез калдыра торган белдерүләргә, сискәндерә торган

хроникаларга күз дә салмадым, гөнаһлы корымы йогар да, ялган юшкынын

юып та бетерә алмассың.

Бераздан, газеталардан башымны күтәреп, китапханәче кыздан:

— Сездә Бодлерның шигырь китабы юкмы? — дип сорадым.

Төксе генә карап торды да, робот-автомат сыман җавап бирде:

— Бар. Хәзерге вакытта кулда, — дип картотека әрҗәсендә актарына

башлады. — Тапшырасы вакыты үтеп киткән. Китап унынчы палатада, — диде,

үзалдына сөйләнгәндәй итеп.

Мин сискәнеп киттем.

— Ничәнче палатада? — дип сорадым тотлыга язып.

— Унынчы, — дип китапханәче кыз, миңа гаҗәпләнеп карап куйды.

— Ничек алай? — дидем тыныма кабып. — Унынчы... ул минем палата гой.

Мин берүзем генә. Андый китапны алганым да, күргәнем дә юк.

Барып, китапханәче кызның кулыннан карточканы тартып алдым да...

карыйм, берни күрмим: «Нәрсә бу? Болай булганы юк иде. Берни күрмим,

— дип борын астыннан мыгырданам. — Нишлим? Күзләрем күрми...» Шул

мәлдә хәтәр бәла килгәнен чамалыйм, әмма аңлап бетерә алмыйм.

— Ни булды сезгә? — дигән куркынган тавыш ишетәм. — Хәлегез

авырайдымы әллә?.. Хәзер табиб чакыртам. Утырып торыгыз. Кузгалмагыз...

«Нигә кузгалмаска, — дим эчтән аптырап, — кузгалсам ни була?»

Яныма кешеләр җыелганын сизәм. Шәфкать туташының тавышын таныйм:

«Башыгыз әйләнмиме? Йөрәгегез ничек? «Юк, юк» диюдән ары берни дә әйтә

алмый утырам, чөнки үз хәлемне үзем дә тоймыйм.

Иңемнән кочып, шәфкать туташы палатага алып керде, урынга җайлап

яткырды. Шул арада табиб килеп керде. Нәрсә булганын сораштыра башлады.

Теләмичә генә, ничек кирәк алай сөйләгән сыман иттем:

— Мин ул китапны алганым юк, — дим, чарасыз калып. — Ант итеп әйтәм,

күргәнем юк ул китапны. — Гүя шуны дәлилләсәм, бар да элекке хәлгә кайтыр

кебек.

Табиб нидер төшенгән сыман булды, шәфкать туташына күрсәтмәләр

бирде дә ашыгып чыгып китте. Ниндидер таблеткалар йоттыргач, тынычлана

башладым шикелле, калтырау гына, өшеткеч дулкын булып, бөтен тәнгә тарала.

Кичке ашка да кагыла алмадым. Укол кадагач, тирән йокыга талганмын.

 

17

22 апрель

Төш җиткәндә генә уяндым. Әбәтне палатама китерделәр. Йокы

исереклегеннән тәмам айнып, каты-каты басып йөренеп, юынып алгач,

ризыктан авыз иттем. Кичәге вакыйгалар хәтерне кузгатты, тагын дулкынлана

башладым. Ул арада шәфкать туташы килеп, мине табибка алып китте. Табиб

фәкать мине генә көткән шикелле өстәл янында ялгызы утыра иде. Мин кергәч

тә әле, өстәлгә бармаклары белән барабан кагып, шактый утыргач кына телгә

килде:

— Сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәсем килә. Әгәр сез әзер булсагыз,

— диде, якын кешемнең бәлагә таруын хәбәр итәргә теләгән шикелле, чыраен

сытып.

— Әзер булу өчен мин нишләргә тиеш? — дидем, соравын аңышып

бетермичә. Табиб мондый сорауны көтмәгән иде, башын иеп, бераз уйланып

утырды да, кинәт кенә калкынып:

— Алай булгач, әңгәмәне сез башлагыз, — диде күзлек өстеннән карап.

— Миңа әйтәсе нинди сүзегез бар?

— Бар, — дидем мин, кинәт кенә, үз сүземнән үзем курыккандай, кабаланып,

әйтеп калырга ашыктым. — Хастаханәгә эләккәннән бирле мин ниндидер

таныш түгел бәндәдән хат алам.

— Каушамагыз, — диде табиб, беренче тапкыр елмаеп карап. — Тартасыгыз

килмиме? — дип алдындагы сигарет кабын миңа таба шудырды. Мин баш

селкедем:

— Юк, рәхмәт... Әйтәсе килгәнем шул: теге хат иясен, күпме тырышсам да,

һич белә алмадым. Ул миннән качып йөри. Соңгы арада бөтенләй оятсызланды,

хатларын палатама ук ташлап китә. Бусы әле бер хәл, иң аянычлысы — биленә

шартлаткыч бәйләгән террорист кебек, ул үзенең хәтәр идеяләре белән бик

куркыныч кеше. Андый идеяләр үләт кебек, бик тиз тарала. Чөнки аның

тарафдарлары рәтле яшәү җаваплылыгыннан гайре хайвани иркенлекне тормыш

шарты итеп нигезләп, шуны гавамга таратачаклар. Миллион гомерләрне харап

иткән чума-үләт чире дә бит конкрет бер кешенең авыруыннан башлана.

Шуның кебек, бер адәмзатның башында оялаган идея алдагы көндә бөтен

кешелек дөньясына фаҗига китермәс дип кем ышандыра ала?! Менә шуңа

күрә, хат язучыны кичекмәстән табарга кирәк. Аңа каршы торырга минем

дәлилләрем җитәрлек. Ләкин ул очрашудан тайчынып йөри. Иң соңгысы — бер

хатында ул золымлык җырчысы буларак танылган француз шагыйре Бодлерның

җыентыгын укып ятам, дип язган иде... Кичә китапханәгә керсәм... ул китап

унынчы палатада, диләр... «Унынчы» — минем палата... Ул китапны күргәнем

дә юк, мин алмадым... — Еш-еш сулыш алып, тагын дулкынлана башладым.

Әмма уйлаганымны ничек тә менә хәзер әйтеп калырга кирәк иде. — Нәрсә

әйтим, ул кеше, бик елдам булса да, бу нәрсәләрне берүзе генә башкармый,

аңа кемдер ярдәм итә. — Мин башымны күтәреп, табибның күзләренә туры

карадым. — Әйтегез дөресен, сезнең моңа катнашыгыз бармы?

Кабинетта үле тынлык урнашты. Табиб, башын иеп, үз эченә йомылып,

бармаклары белән өстәлне тукылдатып, күпмедер утырганнан соң, капылт:

— Бар... — диде.

Урындыгымнан сикереп тордым. Телем бәйләнде, әйтеләсе сүзләр, уй

хәлендә калып, башымда буталды. Сулыш җитмәгәндәй, авызымны бер ачам,

бер ябам.

Аның каравы, күзлекле табиб-казакъ тыныч иде, серле елмаеп, миңа

утырырга ишарә ясады. Аңардан күземне алмыйча урындыкка чүмәштем.

— Сезнең баштан үткән хәлләрнең барын да беләм мин, — дип тыныч кына

башлады ул сүзен. — Хәзер мине игътибар белән тыңлагыз. Фикеремне ерактан

алып башлыйм. Медицинада кеше психикасы иң серле, иң катлаулы өлкә. Анда

әле бик күп ачышлар ясалмаган. Шуңа күрә бу өлкәдә асыл фәнгә караганда

мистика күбрәк. Мәсәлән, шәхеснең икегә бүленүе күренешен алыйк. Мин сезгә

элегрәк бу хакта әйтеп үткән идем. Фәннең әлеге өлкәдә тулы аныкламасын

таба алганы юк. Гаҗәп бит, бер үк кешедә бөтенләй капма-каршы «ике мин»,

ягъни ике субъект барлыкка килә. — Табиб, аңлыймы бу, юкмы дигәндәй,

күзлек пыяласы аша миңа үткен карашын төбәде:

— Менә сезгә психиатрия тарихында күптән билгеле берничә мисал

китерәм. 1887 елның гыйнвар аенда урта яшьләрдәге бер ир кеше Американың

Норристаун шәһәренә килә. Үзен Браун дип таныштыра. Чиркәүгә вакытында

йөри. Сату итә. Әледән-әле Филадельфиягә тауар алырга бара. Ачык күңелле,

тыныч холыклы бу кеше тиз арада шәһәр халкының хөрмәтен казана.

Ләкин март башында, бердәнбер көнне, танышларына ул үзен,

канцелярия тауарлары сатучы мистер Браун дип түгел, ә Грин каласыннан

килгән рухани, чиркәүдә хезмәт итүче Берн дип бәян итә. Әлбәттә, моңа

күпләр шикләнеп карыйлар. Ә ул, бичара, ялынып-ялварып, ышандырырга

тырыша. Озак та үтми, шәһәргә хәбәрсез югалган иренең — мистер

Браунның ниндидер юллар белән эзенә төшкән хатыны килеп төшә. Шулай

итеп, аның чынлап та рухани Берн икәне раслана. Хатыны ирне үзе белән

алып китә. Бу тарихның дәвамы да бар, әмма анысы безнең өчен әһәмиятле

түгел. Монда иң мөһиме, — дип, сүзеннән туктап, табиб сигарет кабызды,

кәнәфигә җәелебрәк утырды, аерым якын кешесенә генә әйткән кебек,

уйланып, сүзен ялгап алып китте. — Бу мәсьәләнең социаль тамырлары

тирәнгә яшеренгән дип уйлыйм. Медицинада патология дип бәяләнсә дә,

моңа охшаш очраклар менә дигән сәламәт кеше белән дә булырга мөмкин.

Үзенең табигатенә, холык-фигыленә ят эш майтарып ташлаган кеше, үз-

үзен битәрләп яисә үкенеп: «шайтан аздырды», «җен котыртты», «пәрие

килде», дип әйтә бит әле... Бу — чынлап та эчке хакимлегеңнең вакытлыча

икенче «мин» кулына күчеп алуы. Дөресен әйткәндә, без барыбыз да икегә

аерымланган шәхесләр. Безнең «мин»нәр алышынуы һәр адымыбызда

сагалап тора. Мисалга, без «әйе» диясе урынга, күрә торып, «юк» дибез.

Күрәлмасак та, «яратам» дибез. Түрәләрнең шикле башлангычларын, эчтән

бөртек тә ышанмаган килеш, хуплап чыгабыз.

Шушы очраклы мисаллар гына да кешенең икейөзлелеген раслый түгелме?

Әйтик, шундый әдәпле, ягымлы кеше баеп китеп, хакими урынны биләп алуга

ирешә дә, бөтенләй үзгәреп китә, үзеннән түбәнрәкләргә карата ул тәкәббер,

тупас, ә инде үзеннән югарыракларга карата кушканны карусыз үтәүче

мыштымга әверелә. Моны икейөзлелек яисә икегә аерымлану дип атыйсыңмы

— барыбер, асылы үзгәрми.

Табиб бу сүзләрне чирканган кебек әйтеп, көллеккә сигаретын какты,

аннары, онытылып торып, әле генә искәргәндәй, миңа күз төшерде:

— Толстойның «Мәҗлестән соң» дигән хикәясен хәтерлисеңме? Полковник

турында әйтәм, кичен мәҗлестә нинди нәзакатьле кавалер, затлы мөгамәләсе

белән күпме ханымнарны биһуш итә, ә иртән, плацта, солдатны җәзага

тарту мәрәкәсендә ул — канга сусаган ерткыч, коточкыч башкисәр. Менә бу

— икейөзлелеккә мисал түгелмени?!

Шул мәлдә мин, түземлегем бетеп, табибны бүлдердем:

— Ярый, әйткәннәрегез белән килештем дә ди. Ә минем «хәлгә» боларның

ни катышы бар?

— Мин болай озак итеп, сезгә кызык булсын өченгә сөйләмим. Сез ай буена

хат алышкан таныш түгел кеше әллә кайда яшеренеп йөрми. Ул — кальбегездә.

Ул — сез үзегез бит!

— Ничек алай? — дип урындыгымнан сикереп торуга, иңемә кулын куеп,

табиб киредән утыртты.

— Шулай, — диде табиб тыныч кына. — Өч-дүрт көн аралыгында сез иртән

— бөтенләй икенче зат, әйтик, битаныш кордашыгыз булып уянасыз. Менә

хәзер минем каршыда утырган сездән ул күпкә эчкерсезрәк, җиңел аралаша

белә. Ул үзенең нинди хәлдә икәнен дә, диагнозын да яхшы белә. Сезнең

белән хат язышуны да үзе уйлап тапты. Шулай итеп, сез үзегезнең элгәргегезне

онытып, ул хатларны үзегезгә үзегез яздыгыз. Дәвалау барышына кире тәэсире

булыр дип, без моны сиңа әйтүдән курыктык. Комачау итмәдек, читтән генә

күзәтергә булдык. Хәзер инде менә упкын читенә килеп җиттек. Чигенергә дә

соң. Безгә дә, үзегезгә дә хәзер фәкать үзегез генә ярдәм итә аласыз. Сезнең

акыл, ихтыяр көче...

Кинәт, бөтен тәнне калтыратып, йөрәгемә көчле ташкын убыла башлады.

Бөтенесе дә ташлар астында калып сытылды, пычракка батты. Ничек тә

сынмаска, сыгылмаска дип эчемнән ялварам. Әмма теге афәтле идеяләр минем үземнән чыккан икәнлеге искә төшеп, чаң кага да, мин өметсез сыгылып төшәм.

Һуштан язганымны аңга килгәч кенә белдем.

Әчкелтем ис яндырып борынга керде — борын астына куелган нашатырь

исеннән айный башладым.

— Тәрәзәне ачыгыз! — дип әмер бирде табиб, үзе учы белән яңакларымны

чәбәкли башлады.

Инде тәмам исемә килгәч, шәфкать туташы мине палатама озатып куйды.

Булып узган вакыйгалар саташулы төш кебек хәтеремнән узды. Ул арада

табиб күренде. Минем диагнозны ачыктан-ачык әйтүе авыр булганлыгы,

хәзер инде иң хәтәр мизгел үткәч, гипноз ярдәмендә дәвалап карарга

ниятләве хакында һәм тагын ниләрдер сөйләде. Мин исә игътибарымны

җәлеп итеп тыңлый да алмыйм, гүя ул боларны бөтенләй икенче кешегә

сөйли. Инде шул мәлдә хат язучы битаныш адәмнең үзенчәлеге турында,

аның, гадәттә, миндә иртәнге якта уянуын әйткәндә, мин куркудан

сулышыма буылдым.

— Кайчан... тагын пәйда булачак? — дип тынымны куырып, чак әйтә

алдым.

— Бүген дүртенче көнгә чыктык бугай, — диде табиб, уйчан күзләрен төбәп.

— Әйе, иртәгә иртән, димәк...

Миңа шундый курку иңде... Дөньяны тетрәтеп, «А-аа-аа!» дип иңрәп

кычкырырга, бер бушанырга иде. Сулышым кысылган, өнем юк. Акылга

сыйдырырлык түгел, иртәгә, таң белән, имеш, менә шушы ятакта мин түгел, ә

ниндидер әдәпсез, минем төмсә холкымнан аермалы буларак, тиз аралашучан,

чиркангыч «битаныш кордаш» уяначак монда. Моңа ничек ышанырга

мөмкин?!

Инде йокы сәгате суккач, палатага аутотренинг алып баручы чибәр табибә

килеп керде. Ул бүген төнлә кизү торачак икән. Бүтән вакытта килсә, нинди

куанган булыр идем, хәзер исә аны күрү теләгем дә, дәрманым да юк иде. Ул да

элеккечә түгел. Ягымлы, назлы, чибәркәй урынында күпне күргән ят карашлы,

кырыс хатын-кыз басып тора.

— Сезнең белән ни булганын без барыбыз да белә идек, — дип гаепле сыман

башлады ул сүзен. — Хәлегезне тулысынча ачыклар өчен, көндәлек белән дә

танышырга туры килде...

— Ә кем ул — «без барыбыз да»? — дип сорап куйдым, сагаеп кына.

— Без — монда эшләүчеләр. Табиблардан башлап шәфкать туташларына

кадәр бар нәрсәдән дә хәбәрдар булырга тиешбез.

— Күзаллыйм, көчек белән тәҗрибәләр үткәрү — кызыктыр ул.

— Сезнең җан сызлавын аңлыйм, хәлегезгә керәм, — дип башлады табибә

моңсу карашын төбәп. — Ә шулай да... Көндәлек дәфтәрегез белән танышу

минем гомеремдә иң якты, иң мәгънәле көннәр булып калыр. Әйе, аварга

торган бик борынгы, мәһабәт сарай дивары кебек, җир йөзендә затлылык,

гүзәллекләр искергән инде. Аны аударудан сезнең шикелле азамат ирләр

саклап кала алыр иде дә... Ялгыз, ялгыз булмый шул... Сезнең кебекләр... бәлки

әле нәкъ сезнең аркада мин рухи дөньябызның җазибәле матурлыгын тоеп

калганмындыр. Мин сездә әүлия сыйфатлары бар дип саныйм. Чиста җанлы

сез. Мин сезгә ышандым. Нишлисең, дөньябызда изгелек инде аномалия

санала. Кешенең изгелеге — гариплек түгел, мутантлар тууы ишәйгән заманда

бигрәк тә табигый.

Мин табибәнең сүзләрен бик бирелеп тыңламадым. Уем — теге көндә, өнсез

генә, күңел ымы белән сөйләшүебезне хәтерләүдә иде.

— Сез миңа ошыйсыз. Бүгенге сез түгел, ә элеккеге — энҗе тешләрен

күрсәтеп елмаючы фея, — дим үпкәмне белдереп. — Иң авыр минутымда

килдегез дә, күңел ымы белән сөйләштереп, мине коткарып калдыгыз. Хәзер сез

бөтенләй бүтән. Акыллы, белемле, җитди. Ә мин сезнең өчен фәнни тәҗрибәләр

объекты. Сез мине рәнҗетәсез... Бу — сез түгел... Ул юк инде.

— Ул кеше минем җан сараемда, — диде ул кайнар пышылдап, күкрәгенә

учын куйды.

Үткәндәге сыман өнсез генә сөйләшәсе килеп, күз карашы белән аңа дәштем:

«Мин аны сагынам».

Ул «ишетмәде». Гүя безнең күңел ымын гомерлеккә оныткан.

«Мин аны мәңге сагынырмын!» — дип кычкырдым мин уемда гына.

Ул тагын «ишетмәде». Башымны иеп, тын гына утырдым. Табибәнең бераз

карлыккан, ят тавышы мине тыңларга мәҗбүр итте:

— Без барыбыз да өрәкләргә әйләнгәнбез. Сабый чактан бирелгән фәрештәгә

тиң чисталыкны, сафлыкны беркем дә саклый алмый. Фауст шикелле, шайтанга

намусын, сафлыгын саткан миллионнарның берсе без. Сирәк кенә безнең

күңел бишегендә сабый сафлыгының инәлеп елавы ишетелгәләп ала. Әмма

йөрәкне кысып булса да танырга кирәк: аңа бу бозык, шакшы дөньялыкта

урын табылмаячак.

— Йә Хода!

— Шулай, әүлиям. — Тавышы калтырап куюыннан сискәнеп, башымны

күтәреп карасам, күз яшьләре яңагыннан тамып төште.

— Йә Хода... — Гүя мин яңгырлы томан эчендә калдым.

Ул, урыныннан күтәрелеп, әйле-шәйле торды да, актык сүзен әйтергә

кыенсынгандай, ашыгып палатадан чыгып китте.

Ул киткәч, нишләргә белмәдем. Тар палатамда арлы-бирле йөренәм. Ишек

янындагы көзгедә чагылышымны күрдем дә... күптән инде көзгегә караганым

булмаган икән. Күз төпләре шешенгән, ике каш арасында тирән сызык пәйда

булган. Кинәт «дерт» итеп киттем, көзгенең теге ягыннан миңа кемдер төбәлгән

кебек. Йөрәгем кысылды. Тизрәк көзгене әйләндереп куйдым.

Утны сүндерергә курыктым. Караңгыда калсам, кемдер шушы тар дөньяма

хуҗа булып: «Инде минем чират җитте!» дип кычкырыр кебек. Табибның:

«Иртәгә сез башка кеше булып уяначаксыз», дигәне колагымда кабат яңгырап

куйгандай булды. Димәк, иртән монда мин түгел, мине изгән, мине түбәнсеткән

бәндә тән-вөҗүдемдә уяначак.

«Юк! — дип кычкырам. — Юк! Юк! Һичкайчан да...»

Тирән сулыш алып, бераздан тынычландым. Тумбочкадан чиста сөлге,

мунчала, сабын алып, коридорның аргы башындагы ванна бүлмәсенә киттем.

Менә шулай, барысы да гади генә булырга тиеш. Гади дә, аңлаешлы да. Сабын,

сөлге, мунчала. Ваннаны яхшылап чайкатырга кирәк. Ялтырап торсын. Менә

шулай...

Тәнемне ышкып, рәхәтләнеп юынганнан соң, суын җибәреп, ваннаны тагын

чистартып алдым. Кайнарлыгын чамалап, яңадан су тутыра башладым.

Палатама кереп, сакал-мыекка тимәгән өр-яңа бритваны алып чыктым.

Күңелдә беркемгә рәнҗү дә, кинә дә юк. Уйлаганымны тизрәк гамәлгә

ашырырга дигән нәүмиз теләк кенә бар. Хәзер менә, ваннага кереп утырасы

да, беләзек турыннан кан тамырын бритва белән сызып җибәрәсе дә... Сызлавы

сизелмәсен өчен су никадәр кайнар булса, шулкадәр әйбәтрәк. Аннары... талгын

йокы диңгезенә этелеп, әкрен генә ойый-ойый, сүнә барасың, сүнә барасың...

Кан төсен күрмәс өчен, күз кабакларын чытырдатып йомасың да... Бераз

гына түзсәң, бөтен дөньяны каралтырга адарынган битаныш туганым, син дә

алсу шәфәкъка манылып, бер дә уяна алмаслык мәңгелек йокыга талырсың.

Чарасыз, синең харам үлемеңне уртаклашам. Тәкъдирдән һичкем качып котыла

алмый шул...

***

Хыялым бар минем,

Шундый хыялым бар үзенчә;

Яхшылык явып,

Бөтен дөньяны сил итсә,

Явызлыкның, яманлыкның барын

Колачлап алып китәм кирәксә.

Кешелекнең бөтен гаебен

Аркалап алып,

Газабын үзем кичерер идем.

Яманлык баскан дөньямны

Яндырасы, туңдырасы, тәмугка

Барысын җыеп төкерер идем.

Бөтендөнья яманлыкларын

Салыгыз иңгә, күтәрәмен!

Бурычым итеп, үтәргә әзер мин:

Явызлык әгәр минем белән бергә үлсә,

Бүген үк үләргә әзермен.

Соңгы әманәт: каберем авызын

Тигезләп япкачтын,

Яманлык эзләп, исәннәр бакмасын.

Яманлык мәете яткан зиратның

Капкасын һичкем килеп какмасын!

***

Көндәлек шушылай акын М.Макатаевның күңелгә авыр тәэсир итә торган

шигырь юллары белән тәмамлана.

...Беркайчан да үз иманына каршы бармый торган, ялгыз-яклаучысыз бу

шәхеснең алдагы язмышы хакында берни дә белмим. Әгәр ул бүгенге көндә дә

исән икән, кыйбласын җуймасын, изгелек юлыннан тайпыла күрмәсен. Адәм

баласының сүнеп барган ятим өметен тергезә белгән әүлия җан кайда йөрсә

дә, аман йөрсен.

Әгәр инде бу дөньяда юк икән, анда... әмәле күпме, иманлы рухы сау

булсын.

Амин!...

Астана, 2002 ел

 

Казакъчадан Марсель Галиев тәрҗемәсе

 

 

"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: