Дөрес яшә (хикәя)

 

Без, кешеләр, җәмгыятьнең канун-тәртип кысаларында, күренмәгән, әмма барлыгын һәр минутта сиздереп торган читлек эчендә яшибез.

Марсель ГАЛИЕВ («Мәдәни җомга», 2014, №21)

Дөньядагы иң үҗәт әйбер нәрсә? Моңа төрле кеше төрлечә җавап бирер. Илдарның сораштырып караганы булды. Чиновник булып, бушка бер генә кәгазьгә дә кул куймаучы берәү, пафослы итеп: «Намус», – диде. Бәлки ул хаклыдыр, бәлки ул чыннан да борчыладыр, ләкин яшәргә кирәк бит, менә аңла инде. «Сез», диде кафедраның ассистенткасы булган яшь кыз Гөлнара аңа карап, берәр эш кушсагыз, өзмисез дә, куймыйсыз да. Ул да хаклы. Кафедра мөдире буларак, Илдар кушылган эшнең башкарылышын контрольдә тотарга тырыша, бар андый гөнаһ. Ләкин Гөлнара мөдирдән дә таптырганнарын, аның да борчылганын белми.

«Әллә тагын», дип көлемсерәде дворник Камил, кесәсеннән сигарет алып капты да, сорау турында шундук онытты.

Әмма Илдар тәгаен белә, дөньяның үҗәте – ул будильник. Ул шулай ясалган, алай гына да түгел, кеше үзе үк аның үҗәт булуын таләп итә. Аны башта 6:20, аннан 6:30, аннан ... куялар. Чөнки кеше табигый халәтеннән, үзе белән үзе калып, үзе булып яшәвеннән ясалма тормышка атларга теләми. Моны әнә шул уч төбе хәтле генә булган кесә телефоныннан ишетелгән тавыш эшли. Ул тавыш һәрвакыт колакны яра, нинди генә көй куйсаң да, иртән уятканда анда тимер чыңы була. Торырга кирәк икәнлеген дә аңлыйсың, торачаксың да. Ләкин кеше шундый инде, ул һәрвакыт, һәркайда, кемне дә булса гаепли. Иртән исә һәрвакыт будильник гаепле.

Әлегә син өйдә, эленке-салынкы йөрергә дә, футболканы күтәреп кашынып алырга да була. Киенә башлауга инде син үзеңне тәртипкә кертә башлыйсың. Кофе эчеп, балконга чыгып сигарет тарту – бүгенге көндә синең соңгы тапкыр үзеңне-үзең көйләп, үзеңчә кылган гамәлеңнең соңгысы. Аннан, чалбар һәм ак күлмәк киюгә, җәмгыять, кайчандыр, кемдер урнаштырган тәртипләрне үти башлыйсың. Әгәр мөмкин булса, Илдар эшкә шушы футболкасын, джинсы чалбарын киеп барыр иде. Уңайлы алай. Ярамый. Берәү дә ярамый дип әйтмәячәк, ләкин ул «ярамый» һавада эленеп тора. Ул канга, аңга сеңгән, ник ярамаганын да аңлатып булмый, ләкин шулай кабул ителгән: син укытучы һәм костюм-чалбардан булырга тиеш.

Кызык, Илдар сигаретын сүндереп көллеккә кадады да аска карады. Дворник Камил дә төпчеген ташларга чүп савытына бара иде, – кызык, костюм белән чалбар кайсы халыкның киеме икән? Мондый уңайсыз киемне кем уйлап чыгарды икән? Кайдандыр укыганы бар иде: астыртын, уйларны башкаларга белдерергә яратмаучылар күлмәкләрен соңгы төймәсенә хәтле эләктерәләр икән. Мәсәлән, Сталин. Аның һәр рәсемендә киеме һәрчак муеныннан ук төймәләнгән.

Иртәнге якта шәһәр урамнары машиналар белән тулып, ашыгып аккан елганы хәтерләтә. Яки ат көтүен. Дөрес, ат көтүенең чабышы күпкә матуррак: ялларның җилфердәве, вожакның гырылдап кешнәве, йөзәрләгән тоякның дөпелдәве кыргый табигатьнең куркыныч куәтен, дәһшәтен гәүдәләндерә. Гаҗәп, ләкин атларның күзләрен агартып өскә килүе ни өчендер Илдарны куркытмый, киресенчә, аларга каршы торырдай көч уянганын сизә, канның йокымсырап агуыннан тараеп калган тамырлар бер мизгелдә чытыр-чытыр килеп киңәеп бүртәләр, тамактан куе ырылдаган аваз килә башлый. Бәләкәй чакта әнисенең эш атын колхоз дворына илтергә атлангач та, соңрак, өйләнеп, хатынының авылында чират буенча көтүгә чыккач та, атның характерын аңлап, аны үзенә буйсындыру өчен Илдарга ике-өч минут вакыт җитә иде.

Машина да, машина агымы да андый түгел. Атлар бөтенесе бер ыргымда чапсалар, юлның урта рәтендә һәрвакыт ике куллап рульгә ябышкан, алгы тәрәзә аша чыгып китәрдәй булып юлга текәлгән бер хатын-кыз булмыйча калмый. Ул хәрәкәтнең бердәмлеген, тизлеген боза, әйләнә-тирәдәгеләрне борчылырга, як-якка карана-карана күченергә, кагыйдә бозарга мәҗбүр итә. Алда иренеп кенә тәгәрәгән «Киа Спортаже» машинасына килеп терәлгәч, узарга мөмкинлек эзләп Илдар ян көзгегә күз төшерде, әз генә бушлык күренүгә рульне сулга борып, газга басты. Ай, ярата ул капот астында 107 ат көче булган машинаның тонык ырылдап тизлек җыюын! Куәт, теләсә нинди формада – көрәшченең ыргым ясавында, арысланның корбан муенына сикерүендә, аслыөсле болытларның күкрәвендә – теләсә нинди формада матур. Узып киткәндә, «Киа»га күз ташлады, юк хатын-кыз түгел, утыргычка ярым ятып, колагына телефон терәгән тук һәм канәгать кыяфәтле ир-ат.

Кесә телефоны дөньяны үзгәртте дип саный Илдар. Җәмгыять тормышына кыяр-кыймас кына, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән генә килеп керде дә, тиз арада китапны да, хат язышуны да, телевизорны да этеп чыгарган котсыз монстрга әверелде. Хәзер дөнья кесә телефонына бәйле, аның тирәсендә әйләнә. Ул, көйсез яшь бала кебек, бөтенесен үзенә каратты, көнче хатын кебек башка рәхәтлекләрдән аерды, усал хаким кебек үзенә буйсындырды. Ләкин телефон һәм аның аша халыкның аңын яулап алган интернетның бер көчсез ягы бар: әгәр үзең аңа барып бәйләнмәсәң, ул үзе килеп ябыша алмый.

Ләкин кеше кулын суза икән, ул аны башы-аягы белән йота: интернетка чыккан яңалыкларга комментарийлар бирү ул яңалыкларны анализлап түгел, сүз осталыгында ярышуга китерә, мәгънәле сүз түгел, урынлы әйтелгән мәгънәсез сүз ярдәмендә оппонентыңны көлкегә калдырырга тырышуга әйләнә. Яңалыклар тиз алышына, баш мие аларны хәтерләп калмый, шунда ук икенчесенә күчә, шулай итеп, мөһим әйберләр күзгә ташланмый кала.

Илдар салмак кына уң полосага күчә башлады, менә, ниһаять, аның борылышы. Кечкенә, җыйнак гәүдәле Һади Әхәтович инде чыгып баскан, һәрвакыттагыча төгәл һәм пөхтә киенгән!

– Исәнмесез!

– Сәлам! Килеп җиттеңме?

Кузгалуга, Илдар, әрсезләнеп, машинаның борынын тыгыз агымга терәде. Шулай итмәсәң булмый, араларына кертәләр, беркая да баралмаслар.

– Бүген унике кеше, – дип тавышын күтәрергә мәҗбүр булды ул усалланган башка машиналарның клаксон тавышларын җиңәр өчен, – бүген күбрәк.

– Яхшы. Унике тек унике. – Һади Әхәтович ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, сугыш башланган елны туган кеше димәссең, яхшы сакланган. «Гомер буе эштә ватылмаган шул», диярләр иде Илдарның авылдаш агайлары, аның фән докторы, профессор икәненә ишарә ясап. Ләкин ул агайлар, чыннан да, эштән ватылып, чамасыз аракы эчеп, җир куенында яталар шул, авыр туфраклары җиңел булсын.

Кафедра белән дәүләт имтиханнары бара торган аудиториянең ишекләре янәшә. Бүген имтихан бирергә тиешле кызлар төркеме комиссия рәисе белән Илдарны күргәч, дулкынланып чайкалып алды. Исәнмесез, исәнмесез... Һәрбересе исәнләшеп калырга тырыша, күзләрдәге тугрылык һәм бирелгәнлектән үзеңне илаһи зат итеп сизә башларсың. Әгәр хәзер шаяртып маңгайларына чиртсәң, кызлар моны бик тә нечкә юморга санап, елмаеп җибәрәчәкләр, берәү дә үпкәләү турында уйламаячак та. Ләкин Илдарның сынаганы бар, белемнәренең түбән, юк, җитәрлек, юк, хәтта җитәрлек түгел, ә бишлелек булмавына шик кенә белдерсәң дә, аскы иреннәре калтырап алачак, аннары каяндыр – күзләренең төбеннән, кара болыт кебек ачу катыш нәфрәт болыты күтәреләчәк, нечкә кашлар сыначак... һәм яңгыр булып явачакмы бу болыт, күк күкрәп, яшен яшьнәячәкме – моны бер Алла гына белә. Шуңа иң әйбәте – кагылмаска, исәнләшергә, будильник кертеп җибәргән дөнья тәртипләренә буйсынып яшәргә.

 

Кафедра аларны ассистент Гөлнараның: «Исәнмесез, Һади ага, исәнмесез, Илдар абый», дигән яңгыравык тавыш белән каршы алды. Тал астыннан аккан инешнең тып-тыгыз чылтыравы кушылды:

– Ничек килеп җиттегез? – монысы лаборант Тамчыгөл.

Гөлнара кебекләрне борынгы бабаларыбыз тулы, матур гәүдәле булганга «Алма кебек» дип яки «Тутырган тавык кебек» дип йөрткәннәр. Яратып әйткәннәр. Мондыйларны әтиләр бик теләп килен, егетләр хатын итеп алган. Мондыйлар баланы күп һәм тиз табарга сәләтле; коры яшен кебек чатырдап тора – эшен дә эшли, сүзен дә сөйли, кирәк булса, килештереп елап та ала. Гомумән, хатын-кыз булган җирдә күз яше булмый калмый инде ул. Елыйсы килгәннән дә түгел ул, болай, дөньяны төрләндереп алыр өчен.

Әгәр комиссиядә артык гадел булып кыланырга яратучы булмаса, билгеләр куйганнан соң, барың бергә җыелып төшке ашка бару күңелле. Студентлар канәгать, аларның канәгатьлелегеннән укытучылар да канәгать. Яшьләрнең сөенечләре үзләренчә, алар үзләре өчен куаналар, шатлыклары күзгә-йөзгә чыга. Илдарның игътибар иткәне бар: кеше олыгайган саен хисләрен яшерергә тырыша. Йә кирәк урында, кирәк кешегә күрсәтергә. Өлкәннәр өчен инде берсе дә яңалык түгел, бу кызлар өчен исә барысы да беренче тапкыр табылган хисләр, шуңа күрә алар белән идарә итә белмиләр. Тырышмыйлар да.

Бүгенге составны Илдар «хәерхаһлы» дип атый. Үзен гаделлеккә хезмәт итүче дип санап, студентларның һәр җитешсезлегенә яки тулы булмаган җавабына усал эт кебек ырлап ябышучы юк. Хәлгә керүнең нәрсә икәнлеген беләләр, җавап бирүче дә моны тиз аңлый, тиз арада каушау аркасында каядыр югалган мәгълүматын тартып чыгара, укытучыларның хуплап баш селкүләрен күргәч, ышанычы арта. Комиссиягә генә түгел, башка җирдә дә кешеләр берберсенә хәерхаһлы булса, яшәве күпкә җиңелрәк булыр иде.

Бүген күңелләр күтәренке. Һади Әхәтович итагатьлелекнең үзе: ишекләрне ачып, хатын-кызларны уздырып бетергәч кенә керә. Өстәл артында да шаян сүзләр күп иде. Илдар да калышмады, кәеф шәп, әледән-әле үткен сүзләр ычкындыргалады, ләкин будильник иртән кагыйдәләрдән, кысалардан чыкмаска кирәклеген юкка гына кисәтми бит. Илдар декан ханымның басынкы утыруына игътибар итте:

– Берәр проблема юктыр бит? Күңелсез утырасыз.

– Не спрашивайте, – декан татарча яхшы белсә дә, сүзен үтемле җиткерәсе килгәндә, фикерне анык итәр өчен русчага күчә, – не спрашивайте, а то и у вас появятся.

Өстәл гөр итеп көлеп куйса да, Илдарга кинәт бик күңелсез булып китте. Мәрзия Фазлыевна акыллы ханым, моңа кадәр башка факультетка җитәкчелек итеп, инде аларга декан булып билгеләнүенә әле бер генә ел. Шул вакыт эчендә кафедра әгъзалары белән уртак тел табып, кеше белән эшләүдә алтын урталыкны күрүче, шәхси ирекне танучы һәм хуплаучы буларак танылды. Шуңа күрә аның сүзләреннән соң Илдар үзен ярамаган эш кылган укучы итеп сизде. Балачакта, бервакыт, кунакка барган чагы искә төште. Телевизор карап утырган җиреннән алгы бүлмәгә чыкса, туганнан туган абыйсы белән җиңгәсе кочаклашып үбешеп торалар. Ярамаган вакытта, ярамаган җиргә барып чыгу бик уңайсыз икән ул. Хәзер дә шул хис биләде. Чыкканда Мәрзия Фазлыевна үзе эндәште:

– Сезнең кайбер шаяруларыгыз бөтен кысалардан чыгып китә. Шуны күз уңында тотыгыз әле.

Шайтан икән, Илдар уңайсызлану хисен җиңеп, елмаеп куйды. Менә бит, кычкырмады, йөзне ертып әйтмәде, әмма үз тапкырлыгыннан үзе исергән Илдарны үз урынына кайтарды. Беркемгә дә сиздермәслек итеп Илдарга кисәтү белдерде, ничек тәэсир итәсен аңлап, каты итеп белдерде һәм үзе үк йомшартып та куйды.

Илдар сәгатькә күз ташлады. Кичкә хәтле әле озак, бүтән онытылып китәргә ярамас.

 
"КУ" 8, 2017
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: