Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖӘННӘТКӘ КАДӘР ЯРАТУ (хикәя)

Ул җәннәт һәм анда эләгү шартлары турында өйрәнә башлады! Хатыны аны шунда көтә, ул моны тәгаен белә. Һәм шулай ук ул кан тамырларыннан мәхәббәт акканын белә, тоя иде. Хатыны белән буласы килү теләге аны мәңгегә басып алды. Бу аның яшәвенең максатына әверелде.

Мәрхүмә хатыны мәете өстендә хәзрәт ясин чыга башлагач, аның күңеленә мәхәббәт ишелеп төште. Ул чит кеше сыман бер кырыйдарак тора иде, соңгы юлга озату йолаларын белми, хәзрәтнең нәрсә укыганын аңламый. Комачауламады. Барын да хатынның туганнары башлап йөрде. Халык күп түгел иде.
Хатынының каберенә шундый оста итеп, җайлап кына туфрак ташлавыннан аның алтын куллы кеше икәне күренеп тора иде. Читтән карап торучы кеше хәтта: «Бу хатынын карт тупыл астына ике метрлы дымлы чокырга күмеп куярга гына хыялланып яшәгән икән», дигән фикерләр дә туарга мөмкин иде.

Буш өйдә аны мәхәббәт көтеп тора иде. Аш бүлмәсендә аның авырлыгыннан артсыз урындык сыкранып куеп, карашы чынаяктагы әле кичә генә хатыны пешергән чәйгә төшкәч, аны кинәт кайгы басты. Ул бик тыныч иде сыман, әмма күз яшьләре туктаусыз ага бирде. Һәм ул, әлегә кадәр мондый хисләр тойганы булмаса да, шундук таныды – бу мәхәббәт иде. Ул моңа аз гына да шикләнмәде. Күкрәгендә бердәнбер теләк кабынды: хатыны белән булу теләге.

Ул хисләрен хәзрәткә сөйләде.

– Китап болай ди: бакый дөньяда барлык туганнар бергә җыелыр, – дип, хәзрәт аны юатырга тырышты.

Күпчелек кешеләр кебек үк ул да дин турында сирәк-саяк ишеткәннәрдән генә белә иде. Әти-әниләре дә берни өйрәтмәделәр, чөнки үзләре дә Аллага ышанудан һәм ашаганнан соң укылырга тиешле догадан артыгын белмиләр иде. Ләкин ул җәннәт белән җәһәннәм бар икәнен аңлый иде. Аның чамалавы буенча хатыны һичшиксез җәннәткә эләгергә тиеш иде, чөнки ул фани дөньяда да фәрештәгә тиң яшәде. Әле җитмәсә, күп кайгы-хәсрәт күргән фәрештә сыман. Ә иң мөһиме, ире тарафыннан күп кайгы хәсрәт күргән фәрештә сыман. Үз-үзенә хөкемне ул шикләнми чыгарды: аның бүгенгәчә булган биографиясе белән җәннәт ишекләрен ачып керү һич мөмкин түгел. Аның үз гомерендә берәүгә дә яхшылык эшләгәне булмады. Беркайчан. Беркемгә. Бу аның кагыйдәләренә сыймый иде. Начарлыкны, күп кылмаса да, кылгалады һәм бер дә тәүбәгә килмәде. Аның бер дусты да юк иде, алай гына да түгел, кем белән булса да дуслашырга дигән уй аның башына да килмәде.

Күз яшьләре һаман туктаусыз ага бирде. Өендә ялгызы калуга аны мәхәббәт буа иде. Аңа бер генә теләк тынгылык бирмәде – хатыны белән буласы килү теләге.

Ул җәннәт һәм анда эләгү шартлары турында өйрәнә башлады! Хатыны аны шунда көтә, ул моны тәгаен белә. Һәм шулай ук ул кан тамырларыннан мәхәббәт акканын белә, тоя иде. Хатыны белән буласы килү теләге аны мәңгегә басып алды. Бу аның яшәвенең максатына әверелде. 

***

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае иде. Карт тәравих намазыннан кайтып килә. Кинәт тигез җирдә абынып, узып барган автомобиль астына егылды.

Карт әкренләп, җаны чыкканны сизеп ята иде. Тирәсендә чабышып йөргән кешеләрне ул күрми. Бер мизгелгә генә күңелендә шик туды: машина астына үзем ятмадыммы мин? Ләкин аннары абынганын ап-ачык итеп исенә төшерде. Шуннан күңеленә тагын шом керде, үлемгә юри бирешеп ятмыймы соң ул? Бу да гөнаһ булыр иде. Ул тормакчы булып карады, яшәмәкче булып тырышты, әмма үлем юрганы акрынлап, өстенә ябылганын тәгаен тойды. Күзләреннән мәхәббәт тама иде. Йөзе елмаюда катып калды. Хәзер инде ул тәненнән аерылган аң гына иде. Хатыны белән буласы килү теләге гомер булмаганча көчәйде.
Карт изге Рамазан аенда үлгәненә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып ята иде. Мөселманнар өчен бу айда үлү – җәннәткә керү дигәнне аңлатканны ул белә иде.

Аны олы хөрмәт белән җирләделәр. Бөтен ишегалды бер-берсен күрмәгән-белмәгән, таныш булмаган кешеләр белән тулды. Әмма һәркайсының йөзеннән картны шәхсән белүе һәм үлемен зур югалту итеп кабул итүен аңларга мөмкин иде.

Аны хатынының сул ягына куйдылар. Кырык ел эчендә кабер ташы тоныкланган, ә биек тупылдан черек төп кенә калган иде. 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сәер әсәр,