Табигать һәм мин

23.05.2017 №6 (июнь), 2016

Типсәң – тимер өзелә


Рафис Корбанов белән дус яшәгән чагында «Оптимист» ширкәтендә дүртәр сутыйлы бакчабыз бар иде. Хәлдән килгәнчә түбә корып, шунда егерме елдан артык көн күрдек.
Язларның берсендә Рафис, гадәттәгечә, фамилиям белән генә аваз салды:
– Кәримов, кил әле, күрмәгәнеңне күрсәтәм! – ди.
Килсәм… тәртә буйлык торба эченә бер җан иясе кереп качкан да, ни үгетләп, ни куркытып чыгарып булмый үзен. Күсәк тыгып төртеп тә карадык, торбаны бастырып җирне дә төябез, төшми дә, кымшанмый да. Калдырып китәр идек тә, җан иясен күрәсебез килә.
Шуннан торбаны сузып салдык та, эченә бер чиләк су агыздык. Һәм, икенче башыннан йомран чыгып урманга таба теркелди башлады. Бу тирәдә бүтән йөрмәсен дигәндәй, Рафис, йөгереп барып аның койрык астына типте. Йомран очып барган хутка шап итеп килеп төште, көтмәгәндә кисәк борылып, кискеч тешләрен ыржайтты, үзе эт кебек ырылдый. Качсак – куып китә, куркытсак – өскә сикерә инде бу, дип тораташтай катып калдык.
Безне берара гипнозлап тоткач, борылды да «солидно» гына китеп барды йомранкай. Ә без исә, исән-имин котылуыбызга сөенгән булдык.
– Йомранга типкәнче, дусларга тип икән, – дип көлеп калды оптимист Корбанов.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *