Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Хатын-кыз монологы

Бары ихлас елмаюың Яктысына бирешәм мин.

Мин – ут.
Мин төнлә йолдыздай балкыйм.
Мин – җилдә янган учак һәм
Мичтәге тыңлаучан ялкын.


Мин – ут.
Кешеләргә җылы бирәм.
Аларны яныма дәшеп,
Бер табында күрештерәм.


Мин – ут.
Син күңелемне күрергә
Бик ашыкма. Үтә авыр
Җан үзәгемә керергә.


Мине
Көчсез итү, түбәнсетү
Хокуклары берәүгә дә
Бирелмәгән... җанны сүтү...


Мин – ут.
Чын күңелдән килешәм мин:
Бары ихлас елмаюың
Яктысына бирешәм мин.

Якутчадан Ленар Шәех тәрҗемәсе

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев