Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Шуңа, ахры, сөям тормышны

Янып-көеп йөргән көннәрем бар, Йокламыйча чыккан төннәрем бар; Һәрнәрсәне күрер күзләрем бар, Кешеләргә әйтер сүзләрем бар, – Шуңа, ахры, сөям тормышны.

Янып-көеп йөргән көннәрем бар,

Йокламыйча чыккан төннәрем бар;

Һәрнәрсәне күрер күзләрем бар,

Кешеләргә әйтер сүзләрем бар, –

Шуңа, ахры, сөям тормышны.

Алга ашкындырган юлларым бар,

Бер-берсеннән матур уйларым бар;

Күпме шатлык, күпме моңнарым бар,

Җырланачак күпме җырларым бар, –

Шуңа, ахры, сөям тормышны.

Бу дөньяда күпме дусларым бар,

Бәхет теләп әйтер тостларым бар;

Җир җылысын җыйган йөрәгем бар,

Кешеләргә минем кирәгем бар, –

Шуңа, ахры, сөям тормышны.

Зөләйха минем балачак дустым. Ул бер яшьлек вакытыннан бишенче класска кадәрге аралыкта Зөбәер авылындагы Сафыя әбисендә үсте. Озын, калын толымлы, туп кебек йомры гәүдәле, елмайганда күзләреннән нур бөркелә торган, мәктәп тормышының башлангычларга ярый торган һәр эшенә чытырдап ябышучы, тырыш, яхшы билгеләренә генә укучы, бик хисчән кыз бала иде. Алга таба аны язмыш башка төбәкләргә,башка авылларга алып китте. Югары белем алды. Әнисе – Татарстанның атказанган укытучысы Мәшүдә Фазлыева кебек, һәрвакыт «көчле укытучы»лар исемлегендә йөрүче мөгаллимә булды. Кырык елдан артык хезмәт стажының утыз биш елында татар теле һәм әдәбиятын укытты. Үзе белем биргән мәктәпне, үзе яшәгән авылның һәркайсын Актаныштагы Зөбәерне яраткан кебек яратып, шигырьләр язды. Шигърият сөючеләр аның исемен, анда-санда булса да район газеталары битләрендә, «Аргамак» («Мәйдан»), «Мәдәни җомга» газета-журнал сәхифәләрендә укып, күңелләренә теркәп куйганнардыр, мөгаен.

 Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев