Кардәш халыклар әдәбиятларыннан, Хикәя

27.01.2018

Ак күбәләкләр


Бу кырмыска сезгә ничек комачаулый?
Аның бит бүләк ителгән үз юлы бар…
Фирдәүси

Ак күбәләкләр артыннан янә хәле беткәнче куып йөреп, тамагы кибеп уянды…

***

Әле югалып, әле килеп чыгып, ашыга-ашыга бер-берсен узып китәргә тырышучы халык төркеменең тыгыз этеш-төртешендә чумып-калкып, такта кебек тигез юлның уң ягыннан озак барды. Базарга таба. Һәркөн шулай. Шушы сусау, түзә алмаслык сусау тынгы бирми…

Үзенең ашыкмый гына атлаган адымнары белән инде кызып өлгергән һәм максатына ашкынган халык төркеме артыннан ул өлгерә алмый. Иртәнге һаваның сафлыгы, җиләслеге сиздерми генә таралды һәм кайнар кояш баш түбәсен кыздыра башлады. Ак кепкасын кыңгыр салып һәм чеметтереп изалаган чигәсен аның белән каплап, ул зәңгәр күккә төбәлде. Кыркылмаган, тузгыган укмаш йонлы ятим дөя баласы сыман бер мәгънәсезгә ялгыз болыт йөзеп йөри.

Томшыкларын августның иртәнге чыклары белән рәхәтләндергән шәһәр чыпчыклары, халык ыгы-зыгысына кушылып тынычлана алмыйча, өстән-өстән генә пырылдап очып йөри. Мөгаен, бу кошчыклар да базарда үзләренең өлешен эзлидер.

— Әй, вакыт, вакыт! — янәшәдә генә яңгыраган бу тавышка ул борылып карады. Әмма үзенә мөрәҗәгать итүче беркемне дә күрмәде. Яныннан, мөгаен, ревматизм белән интеккәнгәдер, уң аягына җайсыз баса-баса, бер әби үтеп бара. Үзе белән бергә атлаучы яшь җилкенчәккә киңәш һәм үгет-нәсихәт биргәнгә охшый:

— Мин дә синең кебек идем.

Аның юлдашы, җилбәзәкләрчә елмаеп, күзләрен уйнаклатып карый. Нәрсәдер күзәткән кебек, урамның каршы ягына әледән-әле күз төшереп ала. Итәк путасы белән блузкасы арасында өченче күз шикелле кендеге елмаеп тора, әйтерсең лә ул, ниндидер серле уй салып, каршыга килүчеләргә төбәлгән.

— Син дә минем кебек булырсың….

Карчык белән әлеге кыз күздән югалгач кына газаплы уйларына чумды. Чиксез хәсрәт авырлыгын иңнән төшермичә, үзенең әрнүле уйларына ул гына кереп баткан мәллә?.. Әнә бит, бар да шундый…

Моңарчы телгә алынган Даурен зур шәһәрнең олы базарында чалбарлар сату белән шөгыльләнә. Олы базар булса да кечкенә генә мәйданчыкта. Анда помидор сатучының кечкенә ләгәне дә көчкә-көчкә сыяр иде. Ул ак, зәңгәр, кара чалбарларны һәрвакыт күзләрне камаштырырлык итеп өеп куя. Шуңа күрә яныннан кеше өзелми.

— Жаке, сиңа шулкадәр килешә…

— Апа, сиңа үлчәп тегелгән кебек, әйбәт утыра. Ал, үкенмәссең!

Үз тауарын һәрвакыт шулай мактый-мактый тәкъдим итә. Сатып алучылар да төрле бит! Бөтерчек кебек тиктормас яшь егетләр, урак кебек бөкрәйгән карт-коры, кәкре аяклы кәрләләр, ыгы-зыгылы тиз йөрүчеләр, билләре дә күпергән симез бәндәләр, күккә терәлгән әзмәверләр… Акча санап тормаучы җилкуарлар һәм һәр тиене өчен калтырап торучы кыржыннар, каруннар… Кем генә юк. Шулай да бер көн эчендә кесәсенә җыелган акча бөдрә чәчле, сөйкемле бу егеткә фатир арендалауга, әйбәт кенә ашауга, кайчакта әле зуррак табынга, Жарбай авылында яшәүче ялгыз әнисенә дә җитә.

Ничек кенә булмасын, вафат булган иренең гаилә учагын сүндермичә саклап торуны максат итеп куйган әнисе, аның ай саен күпләп алып кайткан бүләкләренә караганда да ныграк шатлана иде. Бичаракай, итәгендә кояшның алтын нурлары бөтерелеп, җилдә җилфердәп торучы киң күлмәген киеп, авылара юлга кадәр аны озатырга чыккач: «Колыным минем!» — дия торган иде. Саубуллашканда, шулай ук итәгеннән алып биргән кебек, җан тынычлыгы, хәтта Байлык, Муллык калдыра иде.

Шәһәргә кайту белән, ул үзенең гадәттән тыш ашкынулы, ыгы-зыгылы, өзек-өзек ритмлы шәһәр тормышына чума. Монда хәтта җаныңны да саталар, ә ул үз иреге белән андый баткаклыкка беркайчан да кермәс иде… Биредә Алимә исемле кыз да бар бит әле. Базарга керү юлында су сатып торучы кыз. Кашлары арасында, нәкъ уртада, тары ярмасы хәтле миң яшеренеп ята. Әйе, әйе, шул кыз инде! Чалбар саткан саен шул кыздан алып су эчә иде ул.

— Сез Доссор тозлагыннан килдегезме? — дип сорады кыз бервакыт, оялып кына елмаеп.

— Юк, туп-туры гауга, талаш балагыннан…

Шаркылдап көлү яңгырады. Көлү генә түгел, бәллүр савытның бөтен тирә-юньне күмеп киткән көчле чыңлавы таралды. Шул мизгелдән ул су түгел, менә шушы чыңны — бөтен күңелен шатландыручы чыңны эзли башлады. Менә хәзер дә күзгә күренми торган бу аваз һавада яңгырап тора.

Ул — ятим, абыйсы белән җиңгәсе кулында үсте. Аның балаларга хас мөлаем, саф йөзеннән, курку биләгән табигате аша һәрвакыт ниндидер бер оялчан өмет карап тора иде. Мөгаен, нәкъ менә шул өмет сихәт бирә торган көлүен саклап калгандыр да.

Туйны көзгә уздырабыз дип килештеләр. Жарбайдан әнисен дә алып килеп, бергә яшәргә булдылар. Тик менә жәл…

Борынгы зиратны җир белән тигезләп, «Никахлашу сарае» төзеп куйдылар. «Йа Ходам, боларның көннәре өзеләчәк», — дигән таныш тавышка янә борылып карады ул. Бу тавышның иясе теге, ревматизм зарарлаган уң аягына сак кына басып йөрүче карчык булып чыкты, әмма бу юлы тирләп пешкән иде. Ябык, тырпаеп торган калак сөякләрен өзлексез хәрәкәтләндерә-хәрәкәтләндерә, авырлык белән атлый.

— Бүген туйлар коточкыч күп, — диде бөтен кешегә үзенең кендек күзен күрсәтеп йөрүче кыз, «кот-оч-кыч»ны сагыз кебек сузып, шуннан үзенә ниндидер бер канәгатьләнү алды.

— Һе-е, мал-туар симерде, яшелчә-җимеш өлгерде. Ничек инде муллык булмасын, — диде карчык. Ә янәшәсендә атлаган кыз никтер тынып, боегып калды. — Кызганыч: бүгенге яшьләрдә татулык юк, — дип сүзен дәвам итте. — Кичен биргән вәгъдәсе иртән онытыла… Кайда соң бу шайтан базары, аты коргыры… Ерак та түгел кебек югыйсә — килеп җитеп кенә булмый! Билгеле инде ни өчен шулай икәне: юлда очраган беренче кибеткә керәсең, әле алдан, әле арттан, беркемгә юл бирмичә буталып йөрисең…

Тик менә бернәрсә жәл…

Сәүдәнең иң кызган чагында кинәт аңа берәү кычкырып әйтеп куйды:

— Базар хуҗасы чакыра! Бар тизрәк!

Егет гаҗәпләнеп катып калды. Нәрсәгә икән? Яшел күзле, кызыл йөзле хуҗаны ул бер генә мәртәбә күргән иде. Базар хатыннары, селәгәйләрен агызып, аның кеше ышанмаслык байлыгы турындагы имеш-мимешләрнең төбенә төшә алмый интекте:

— Нәрсә сөйләп торырга — көненә ике мәртәбә костюмын алыштыра бит ул!

— Җүләр син, чүпрәк-чапрак турында сөйләп торасың, ул бит атна саен машинасын алыштыра. Хатынына Парижда вилла сатып алган. Ә тегесе инде «Шанель»дә генә коена, диләр.

— Бердәнбер кызы бар. «Джип»тан төшкәне юк. Утыра да утыра. Кияүгә чыгасы килә бугай, — диде берсе, чәнчеп алып.

— Менә сиңа мә! Ирен утырып эзлимени? Мәгънәсез. Синең йә минем кебек бөтерелә белә мени ул?

— Ни сөйлисең? Негрга кияүгә чыгып, кабилә башлыгы белән талашканнан соң Африка иленнән ничек куып җибәргәннәрен күрсәң иде син. Шундый хәлдән соң ничек утырмыйсың, ди. Утырачак та!

Сөйләнмәгән сүз, чәчрәмәгән төкерек калмады. Умарта кортлары кебек гөжләделәр.

Майда йөзгән базар хуҗасына мин нигә кирәк булдым икән, нәрсә көтә икән миннән? Чын-чынлап борчылып куйды егет. Килүчеләр күп, сату урынын югалта күрмәсен тагын. Әнисе кайткан саен: «Колыным минем, югарыга күтәрелгәнеңә ышанып бетмә», — дия торган иде. Әйтерсең, аның улы, чалбарлар сата торган улы, күпләр биләргә ашкынып торган мәртәбәле урында утыра.

Калтыранган тез буыннарын тынычландыра алмыйча, ул иркен кабинетка килеп керде. Анда аны яшел күзле, алсу йөзле урта яшьләрдәге бер ир урыныннан торып, елмаеп каршы алды.

— Әйдә кер, якташ, кер! Сиңа күптән игътибар иттем инде мин, үземә якынайтасым килде.

Егет, каушап калып, аның йөзенә карады. Хуҗа кеше тегүчеләрдәй үткен карашы белән аның ябыклыгына, кигән киеменә күз төшереп алды.

— Әссәла-мәгаләйкум! — дип сәлам бирде хуҗасына егет, тагын да ныграк югалып калып.

— Вәгаләйкум. Утыр. Тынычлан. Ыштаннарыңнан арын. Бүгенге көннән минем ярдәмчем булырсың. Кызым белән икәү…

— Минем бит әле сатылмаган тауарым күп…

Хуҗа кычкырып көлеп җибәрде.

— И, туганым, беркем дә ыштансыз калмас, курыкма, башкалар сатып бетерер.

Даурен шактый озак акылына килә алмыйча торды…

***

… Әле югалып, әле күренеп … әле күренеп, әле югалып… Озак барды. Базарга таба. Һәркөн шулай. Шушы сусау, түзә алмаслык сусау тынгы бирми иде…

Урам казакъларының мәгънәсез сүзләренә колак салды. Кечкенә буйлы карт тыңкыш, сызгырып чыга торган тавышы белән, өстәвенә саңгырау авазларны да әйтә алмыйча, үзенең бетчәле, озын сыйраклы улын ачуланып ята.

— Узган ел песелгән кызыл үгеземне саттым, сине укырга керттем. Укытусылар синнән һаман зарлана: бүгенге көнгә кадәр хәреф танымый, диләр. Әниең сиңа, минем алтыным судья буласак, дип ысанып йөри. Без синең кебек вакытта китапларны йотлыгып укый идек. Исемемне пысраттың, корсаңгы эт!

— Фу инде, әти, җитте инде…

Базар хуҗасының ике ярдәмче-киңәшчесе дә якынча бер үк яшьтә икән. Сыргалысы — хуҗаның кызы, базар хатыннары әйткәнчә, «кабилә башлыгы белән талашып» куылган кыз — алсу йөзле, үзен иркен тотучы, иранай бер әшәке җан булып чыкты. Күзләре әтисенеке кебек яшел түгел, ә бәлки күк төсендәге зәңгәрсу иде. Егетнең каршысына басканда, тыгыз тулы күкрәкләре, авызына сикереп керердәй булып, бугазына терәлеп тора.

«Билгеләнү» көнендә Алимә эчкерсез елмаю белән Дауренга төрттереп әйтеп куйды:

— Ярый ла киңәшчебез хәзер безнең суны эчүдән туктамаса.

— Һәрвакыт син су эчерә торган урында егылып ятармын! — дип әйтеп салды егет, гадәтенчә кырлы стаканны бушатып. — Сүз уңаенда шуны да әйтим әле: әйдә иртәгә театрга барабыз. Бик әйбәт спектакль бара икән, дип ишеттем.

— Бик әйбәт, барырбыз. Үзеңнең «Мерседес»ыңа утыртырсыңмы соң? — дип, сак кына сорап куйды кыз.

— Сүз дә юк.

Җиңелчә чың тирә-юньгә очып таралды да бөтен һаваны тутырды.

Шундук хуҗа кабинетына килеп керде. Ул башын түбән иеп дәшми утыра иде. Янында бүртенеп, төссез күзләре белән кызы бер хәрәкәтсез терәлеп каткан. Йөзенә печелгән кәҗә тәкәсенеке кебек куркыныч усал төс чыккан…

— Син нәрсә? — килеп керүгә ул Дауренга ташланды. — Син ычкындың мәллә? Син бит хәзер зур җитәкче. Әтидән кала икенче. Ишек катында торган килеш сыер сидеге кебек сары су эчеп ятасың. Бу хәлдән соң нинди сатучы сине ихтирам итәр? Ә?

Башын җилкәсенә тартып, буе кечерәеп калгандай булды.

— Суыткычың шыплап тутырылган, менә-менә шартлыйм, дип тора. Ә?

— Ярый-ярый, — тынычландырырга теләп, башын күтәреп әйтеп куйды әтисе. — Җитте инде. Даурен, кадерлем, кешеләр белән аралашу кирәк, билгеле. Әмма ләкин андый халыкны үзеңә якын җибәрергә тырышма. Балагыңнан эләктереп алсалар — беттең. Шундук башыңа сикереп менәчәкләр, дип исәплә. Юк булсыннар. Сыргалы синең абруең өчен борчыла. Яшьләрне бит бер генә нәрсә кызыксындыра. Кызым белән бер-берегезгә терәк булыгыз. Мин читтән генә күреп сезнең белән горурланырмын, сезгә сокланырмын.

— Гафу итегез… Очраклы гына…

— Нәрсә-ә?

— Җитте инде, Сыргалы! Даурен, тыңла әле, минем менә мондый планнарым бар. Үз казаныбызда гына кайнамаячакбыз, базар белән генә канәгатьләнеп калмабыз. Күрше өлкәләрдә, Алматы белән Астанада заманча яңа сәүдә үзәкләре гаять күп. Аларның уңышларын өйрәнергә кирәк, тәҗрибә туплап, без аннан файдаланырга тиеш. Кыргый базар бүген бар — иртәгә юк ул. Безнең бурыч — халыкка яхшы хезмәт күрсәтү. Бу эшне сезнең икегезгә тапшырасым килә.

— Яхшы, абый, — дип ризалашты егет.

— Менә бик әйбәт! Алай булгач, бүген үк очыгыз. Менә билетлар.

— Ә күпме вакытка? Озаккамы? — кызының йөзенә кабат алсу төс кайтты һәм күзләренә ачылып киткән күк йөзе зәңгәрлеге иңде.

— Ашыкмаска мөмкинме, әти?

— Ай, ике ай… өч… Үзегезгә карагыз…

Казакъ теленнән Флёра ТАРХАНОВА тәрҗемәсе


Хикәя «КУ» журналының 12нче (декабрь, 2014) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.

фото: steemit.com

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *