Сак булыгыз! (хикәя)

(Буйдак рәссам монологы)

Әгәр дә мин сезгә:

– Кырык яшемә җиттем инде, әмма хатын–кызның кулын да тотып

караганым юк әле, – дисәм, ышанырсыз микән, минем кебек үк шушы

журналны укып яшәүчеләр. Валлаһи, дип тә, билләһи, дип тә сөйлим бит

инде югыйсә бу хакта танышларыма, дус-ишләремә – ышанмыйлар! Хәтта

бер матур кызга да әйткән идем әлеге сүзләремне. Ул да ышанмады. Киң

итеп елмайды да, очкынлы күзләрен төрле якларга бора-бора уйнатып

алгач, йөземә дә текәлеп карый-карый басып торгач:

– Абый, – ди, – син, – ди, – һәрвакыт хатын-кызларның башка җирләрен

генә тотып яшәгәнсеңдер, кулларын тотарга кулларың бушамагандыр, – ди.

Аннары, аптыраулы йөземә кабат карап алгач, көлә-көлә һәм дә серле

генә бармак яный-яный, өстәп тә куйды:

– Әйе-әйе, абый! Үзең чибәр, ыспай булсаң да, кешеләрнең анатомиясен

белмисең бугай! Хатын-кызлар куллардан гына тормыйлар бит! Аларның,

мәсәлән, муеннары, билләре, җилкәләре, сыйпарлык-сөярлек аркалары һәм

башка әгъзалары да була, бик беләсең килсә!.. Аяклары да була!

Дөрес әйтә болай... Аяклары да булмаса, теркелдәп йөрмәсләр иде бит.

Шулай менә... Хак сүзләремә ышанмады... Мин наданга тулы фәнне

аңлатты да, килешле гәүдәсен уйната-уйната, китеп тә барды...

Их, ярый әле якын дусларым күп! Шулар көн саен берәмләп-берәмләп тә,

икешәрләп-өчәрләп тә килеп тормасалар, ялгызлыктан саргаеплар үлгән булыр

идем, яисә, берүзем генә ашап утырсам, тамагымнан ризык үтмәс иде... Әйе,

бәхетсез үк түгелмен. Кунакка килеп керүгә үк аш өстәлемә күкрәк кесәсенә

сыярдай матур кап эченә салынган вафлилар яки аллы-гөлле зефирлар

чыгарып куялар. Хәтта, мондый тәмнишкәләрне үзе генә ашап куансын

диптер, күчтәнәчләрен авыз итеп тә карамыйча, мин, ягъни мескен буйдак

әзерләгән гап-гади ризыкларны мактый-мактый яратып ашыйлар. Берсе

– Казакъстан ягыннан кайтып торучы уклаудай ат казылыкларын, икенчесе

– базардан алып кайтып пешергән кырык дүртенче размерлы туфлидәй

сыер телен яки ананасларны, өченчесе таза кызлар балтыры юанлыгы,

тишекләренә әчтерхан чикләвекләре сыярлык «Масдам» дигән сырымны

турый... Өстенә бал агызып куйган чәкчәкләремне дә, шоколадларымны да,

җәй айларында торпедога охшаган кавыннарымны да яратып ашагандай

кыланалар. Күңеле төшмәсен, кимсенеп гомер итмәсен, диләрдер инде

җандай күргән газиз дусларым. Кызганалардыр инде бу бәхетсез бәндәгезне...

Авызлары ризыктан бушабрак торган чакларда мәзәкләр сөйләп тә, үзебезнең

уртак эшләребез, уңышларыбыз турында мактанышып та алабыз. Әйе, бер

әртил кешеләре без, ягъни барыбыз да мәдәнияткә хезмәт итәбез. Араларында

минем кебек хыдужниклар да, язучылар да, җырчы һәм музыкантлар да,

театр артистлары да бар... Аракылар, коньяклар, баллы шәраблар баш

түбәсенә менеп җиткәч, кайсысыдыр өстәл яки табуретка төеп көй чыгара,

башкалары кушылып җырлый яки сәхнәдәге кебек биеп тә җибәрәләр...

Һаман да шул инде – буйдаклыгымның, ямансулап яшәвемнең ачылыгын аз

булса да киметергә тырышып, миңа хезмәт итәләр бәгырькәйләрем! Ә инде

аерылышыр минутлар якынлашкач:

– Ярый әле син бар!

– Кунакчыл булуың, сыйлавың мәңге онытылмас!

– Ризыкларың тәмле булды! – диешә-диешә, минем исәнлеккә багышлап

бокаллар күтәрәләр...

Соңгы айларда үзем дә сүз кыстыра башладым тегеләрнең гөрләшүе

арасына.

– Их, егетләр, сез бит бәхетлеләр! – димен, саркып чыккан яшьләремне

сөртә-сөртә. – Әйе, сез бәхетлеләр, сезнең хатыннарыгыз бар! Алар бит

сезләрнең алдына өйдә пешкән кайнар кыстыбыйлар, өчпочмаклар, сусыл

пирәшкиләр өяләр, табасы белән мичтән чыгарып, кайнар бәлешләр китереп

куялар! Менә шуларга кызыгып яшим бит мин, е-гет-л-ә-әр!...

Аннары, ятимлек үксүемне сиздермәскә тырышып:

– Ничауа, сезгә дә барып чыккан чаклар булыр әле, Алла боерса, сез дә

сыйларсыз... – дип куям ахыр чиктә.

Ә тегеләрнең, ягъни дистә еллар буе йөзгә якын җыйган, миндә көн саен,

атна саен сыйланып утырган газиз дусларымның башларына кайгы ишелеп

төшкәндәй, муеннары бөгелә, йөзләре каралып китә. Тын да алмыйлар

беравык... Шуннан соң гына берсе телгә килә башлый.

– И, Котлыхан, белсәң иде син хатынлы кешеләрнең хәлләрен! – дип

сыкрана ул, ачынып. – Минем, мәсәлән, хатыным котырган аждаһа кебек

бит... Берүзем кайтып кергән чакларда да өстемә ут кебек кызарган кисәү

агачы белән өстемә ташлана...

– Минем карчыга да бик явыз. Кеше дә ияртеп кайтсам, күзләребезне

чукып чыгармаса да, өстебезгә кайнап утырган кәчтрүлне дә каплавы

мөмкин, – дип куәтли икенчесе.

Шуннан соң инде тыңлап утырырга гына кала:

– Беркөн, Газизулла белән кайткач, минем кара елан, чажлап куйды да,

кәбестә чаба торган беләк буе пычак белән өстебезгә ыргылды. Ярый әле

чыгып качарга өлгердек. Алай да, Газизулла, подъезд баскычыннан йөгереп

төшкәндә, абынып егылды. Авыз-борыны кара кан булды мескеннең. Ике

атна буе бүлнистә, реанимациядә ятты.

– Менә карагыз минем муенга, җәмәгать... Җөй күрәсезме анда? Өч ел

элек, төн уртасында торып, хатыным судай үткен бритва белән суя башлаган

мине. Ярый әле уянып өлгердем...

– Синеке пүчтәк... Минем юка баш агу эчертеп үтермәкче булды бер

елны. Ул сузган стаканны эчәм генә дигәндә, күзендә үз мәетемне күрдем

һәм агуны унитазга илтеп түктем.

...Тупсамны атлап чыкканда тукталып башын борды да берәүсе

саубуллашыр алдыннан болай диде:

– Горурланып яшә, Котлыхан! Өйләнгән ир бәйле дурак ул, ә син ирекле

буйдак! Кадереңне бел, кабереңне табарга теләмәсәң!

Тегеләр киткән саен «әстәгъфирулла!» дип, кайгыга калам. Әнә нинди

икән бит мин кызыккан, сокланып үткән чәчбикәләр! Күрәм бит, еш күрәм

аларны ирләре белән йә базарда, йә театр буфетында! Урамда да, үземнең

картиналарымны тезгән күргәзмә залларында да күрәм! Ялгыз гына да

очрыйлар миңа, буй-сыннары ук өйләнү дәртен кузгата ул фәрештә йөзле

шайтаннарның. Ләкин, сәлам бирүгә үк, өскә ыргылмагайлары, ул-бу каза

китермәгәйләре дип өркеп, шыпан-шыпан гына качып китәм. Шулай да

эләктереп алды берсе, ләгыйнь! Сәлам бирүгә үк изүемнән эләктереп алды

да, барыр юлыма аркылы басты:

– Туктап тор әле бераз, Котлыхан абый! Нишләп син дусларыңнын

хатыннарына нәфрәтле!?

Үзе сорый тора, үзе, чаяланып-наянланып, наз тулы рәхимле күзләрен йөземә

текәп, елмаеп, язгы кояш сыман балкып тора. Куркуымнан кипкән авызымны,

аңкауга ябышкан телемне көч-хәл белән кузгатып, әйткән булам үзенә:

– Хөрмәт итәм... Шуңа күрә исәнләшми үткәнем юк лабаса...

– Ә бер-ике минутка булса да тукталып, хәл белешеп торырга

ярамыймыни?! Укам коелыр дисеңмени?! Безнең ирләрне сыйлап ятасың

үз өеңдә, ә үзең бер мәртәбә дә безнең фатирларга аяк басмыйсың. Әнә,

синең хакта Сәлимәләр, Хәлимәләр, Сәкинәләр, төрле-төрле Ләйсәннәр,

Лилияләр, Розалар, Данияләр аптырап та, гаҗәпләнеп тә сөйлиләр, нинди

сәер кеше микән ул, диешеп... – Аннары, имән бармагын пистолеттай

түшемә терәп, кем әйтмешли, көтмәгәндә шап итеп, катгый сорау бирде:

– Әйт, ник кунакка килмисең?!

– Ярар, – мәйтәм, – ирләрегез чакырса, барырмын, – димен.

Теге чибәркәй бот чабып көлгәнен үзе дә сизми калды кебек:

– Көт син алардан! Гастрольләргә, төрле очрашуларга йөреп,

хатыннарыннан башка гына кеше өстеннән ашап, сәйран кылып яшәргә

күнеккән затлар бит алар.

– Соң, шулай булгач, алардан башка бару ярамый бит инде...

– Ярый, бара алмасаң, үзебез барырбыз! – диде дә шушы япь-яшь

назлыбикә, каядыр ашыккандай, китеп тә барды.

Вәйт шаяртты бу дип артыннан карап калдым моның.

Ләкин бик нык ялгышканмын икән. Сүзне озакка сузып тормыйча гына

әйтсәм-әйтим инде, җәмәгать: хәзер минем кунакларым бары тик чәчбикәләр.

Берәмләп тә киләләр, өчәрләп тә киләләр. Өчәрләп килүләрен аеруча яратам.

Шулай килүләренең файдасы да зур миңа. Чөнки хыдужник икәнемне әйткән

идем бит инде. Хәзер нинди хыдужник икәнемне генә әйтәсем калды. Шишкин

дигән атаклы рәссамне беләсезме? Ул урманнар гына ясап яшәгән, ләкин кеше

ясый белмәгән. Айвазовский дигәненең бөтен картиналары фәкать диңгез

күренешләре белән тулы. Берәүләре хайваннар, өченче-дүртенчеләре – хан

заманы күренешләрен ясап дан алса яки кешеләр миллионлап үлә, кырыла

торган баталияләрне сурәтләсә, минем иҗат аларныкына капма-каршы:

кешеләр ясау остасы мин! Иң яратып ясаганым — борынгы Рим яки грек

рәссамнары ясаган ялангач хатын-кыз. Әлеге дусларымның хатыннары өчәүләп

килгән көннәрдә иҗатымның колачы күзгә күренеп киңәя. Илһамланып,

җиң сызганып эшлим. Әйтик, килгән чәчбикәләрнең кайсысындыр матур

чәчәкле ефәк җәймәгә чишендереп... әй, ялгыша яздым... чишендертеп салам

да, ашкына-ашкына шуның биниһая гүзәл тәнен карават җәймәседәй киң

полотнога күчереп ясыйм. Теге икесе дә ярдәм итәргә ясап куйган кебек: уң

яктагысы палитрамны тотып, сул яктагысы файдаланган пумалаларымны әлиф

яки бензин белән юып тора. Күрсен әле килер буыннар татар Касыймханының

да атаклы Рафаэльдән ким түгеллеген! Веласкесның «Көзгеле Венера»сы да бер

читтә торсын! Белсеннәр алар мин ясаган хатыннарның чибәррәк тә, затлырак

та икәнен! Әйе, күреп туймалы түгел бу гүзәлләрне, ягъни якын дусларымның

җефетләрен!.. Һы, хатыннары кызган кисәү агачы яки Чапай кылычыдай

пычак күтәреп ташлана, имеш... Ачуын китерсәң, койрыгын авыртырлык

итеп кыссаң, куян да шырпы сызарга өйрәнә. Чыраеңа ташланырга да күп

сорамас озын колак!

Шунысын да боргаланмый-сыргаланмый гына әйтми булмастыр...

Нәрсәне, дисезме? Шул картиналарны ясаганда Сәлимәнең башын Хәлимә

гәүдәсенә, Хәтимәнекен Хәкимә бәдәненә ялгап ясыйм. Әгәр дә минем

дусларым күргәзмәмә килсәләр, өздереп әйтә алмасыннар, Котлыхан тач

минем хатынны ясаган икән, шәрә гәүдәсен дә күргән икән дип. Чөнки,

алай ясаганда, үз хатынының тәнен таныса да, башының яки йөзенең

башка хатынныкы икәнен күргәч, берсе дә миңа дәгъва белдерә алмаячак.

Башына карап кына да «минем җефет бит бу!» дия алмаячак сакаллы

бәрәңге. Чөнки шуны белегез, чәчбикәләр, һәр ир үз хатынының тәнен

кап-караңгыда да таный!

Юк икән, мыекташларым сөйләгәнчә, аҗдаһа да, кара елан да, ир

суярга кыҗрап торучы затлар да түгел икән хатыннары. Сокланып,

кызыгып кына карап торырлык болар. Җайларына төшеп, җылы сүзләр

сибеп макташтырсаң, салпы якларына салам да кыстыргалап торсаң, яшәп

буладыр болар белән, ә!

Ләкин, сак бул, укучым, миңа шигең төшеп, гөнаһлы була күрмә! Юк-

юк, хәйләкәр елмаеп, бармак та янама. Булмады безнең арада син уйлаган

хәлләр. Кайнар кыстыбыйларына, өчпочмакларына ике куллап тотынсам да,

бая әйткәнемчә, кулларын да тотып карамадым. Ул гөнаһсыз, изге затларга

нәфесемне сузсам, баягы дусларымның, ягъни боларның ирләре күзенә ни күз

белән карамак кирәк?! Әйтеп торам бит мин сезгә, алар китергән яки пешергән

кайнар кыстыбыйларын, өчпочмакларын ике куллап тотып, комсызланып

ашасам-ашадым, ләкин үзләренә бармак белән дә ягылмадым. Инде алай да

ышанмыйсыз икән, хәтта Ленинның ...тфү-тфү... хәтта Путинның рәсемен

тотып ант итәргә дә әзермен. Вәйт, шул! Әле бит алар миңа ике чатлы шырпы

уйлап тапкан атаклы татар академигының дөньяда тиңе булмаган кызын

да димләргә ниятләп йөриләр... Әгәренки дә үзләре белән шаярган булсам,

җаннарына да, тәннәренә дә хуш килсәм, бирерләр иде микән мине башка

затларга? Тоттырырлар! Хатын-кыз ул андый ирне суйса-суяр, кайнап торган

су белән коендырса-коендырыр, әмма дә ләкин көндәшләренә бирмәячәк!

Мәхәббәткә бик тә тугры бит ул асылзатлар! Кадерләрен белеп яшәгез,

сакалбайлар, хатыннарыгызны хурламагыз! Хурлаганыгызны ишетсәм, валлаһи

дип әйтәм, чәчбикәләрегезне өемә алып кайтам да, чәчкәле җәймәгә салып,

сурәтләрен ясыйм. Йөрерсез аннары минем күргәзмәләрдә хатыннарыгызның

буй-сыннарына, матур йөзләренә сокланып. Сак булыгыз!

 

"КУ" 2, 2014

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: