Зөлфәт Хәким автор яңалыклары
-
31 мая 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Кызык кеше син. Ниндидер төймәләрнең тылсымына ышанасың... Генетика дигән нәрсә бар, буыннан-буынга кан белән күчә торган сыйфатлар бар... Әллә нинди борынгы оберегларың булырга мөмкин... Әмма кешедән кешегә яхшысы да, начары да кан белән күчә, язмыш дигән нәрсә бар, күрәчәк дигән нәрсә бар. -
30 мая 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Әйтерсең лә өстенә кайнап торган су сиптеләр – Равил бер мәлгә өнсез калды. Ялгыш ишетмәдеме ул – Лаура аңа «идиот» диде түгелме?! Аның бит мондый Лаураны күргәне юк иде. Ул инде Лаурага охшамаган да, аның каршысында нәфрәт чәчрәтүче усал хатын утыра иде. Равилнең үзәге куырылды, нишләргә, ни әйтергә белмәде, чарасызлыктан тораташ булып катып калды. -
28 мая 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Тегеләрнең машинасы һаман шул урында тора иде. Закир, тагын эндәшмәсәләр ярар иде дип, ул якка карамыйча, тиз генә капкадан кереп китте. Ниһаять, көтүләр кайтып, караңгы төшә башлагач, берничә сәгать буе Закир белән Нуриянең котларын алып торган машина китеп барды. Аларның китүе Закир белән Нурияне тынычландырмады, нәрсә булды икән, ахыры ничек булыр икән дип хафаланып, икесе дә төнлә йоклый алмадылар. -
24 мая 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Җибәрегез безне! – дип елап җибәрде Лаура. – Җибәрер идек, абыең Харман бик начар кеше булып чыкты. Начар кешеләр миңа гел очрап тора, әмма Харман шикелле кабахәтне беренче тапкыр очраттым. Син, Харман, болай эшләргә тиеш түгел идең, минем кем икәнемне, Казанның нинди шәһәр икәнен яхшы беләсең бит. -
20 мая 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Дуслык нәрсә соң ул? Туганлык элемтәләре булмаса, кешеләр арасында чын дуслык була алмый. – Ничек инде?! Дөньяда дуслык бар бит инде ул. – Бу дөньяда бик күп юк нәрсәне бар дип саный кеше. Дуслык туганнар арасында гына булырга мөмкин, дошманлык та туганнар арасында көчлерәк була. -
17 мая 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Яшәве җиңел түгел инде ул. Кеше бит үзенә генә буйсынмый, аның эчке күңеле нинди генә булмасын, ул барыбер кемнәргәдер, нәрсәгәдер яраклашырга тиеш. Кызганыч, адәм актыклары белән дә гармониядә яшәргә туры килә. Белсәң иде театрдагы хәлләрне! Ярый әле, халык театрны сәхнәдән генә, тамаша формасында гына күрә, театрның үзендә, эчендә нинди кешеләр, нинди пычраклыклар булганны белсә, бәлки тамашачы театрга йөрмәс тә иде. -
2 мая 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Капка ачылды, әмма аннан Лаура түгел, тагын теге ир кеше чыкты да шактый вакыт урыныннан кузгалмыйча, Равилне күзәтеп торды. Ниһаять, Лаура пәйда булды. Өстенә фуфайка гына салган, аягында резин итек, яулык урынына башына кулдан бәйләнгән башлык кигән. Аның бөтен вөҗүденнән шөбһәләнү аңкып тора иде. Лаура нәрсәдер әйткәч, теге ир, Равил ягына ачу катыш сынаулы караш ташлады да капкадан теләр-теләмәс кенә кереп китте. -
27 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
«Очраштылар. Әмма очрашу мондый булырга тиеш идеме? – дип уйлады Равил. – Ә ничек булырга тиеш иде соң тагын? Әйе, мин, хыялый уй-хисләр белән йөреп, очрашу зур тантана булыр дип өметләнгән идем. Ярар, иң мөһиме – без очраштык. Хәзер инде элемтә бар». Әмма элемтә бер яклы, дөресрәге, бер яктан гына бар шикелле тоелды аңа. -
26 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Таныш тавыш аны шып туктатты. Равил түгел, Рауль дип эндәштеләр! Болай дип аңа бер генә кешенең эндәшкәне бар. Борылып карады. Равил аны башта танымый торды, бу вакытта зифа буйлы кыз әкрен генә аңа таба атлады: – Бу мин – Лаура. -
25 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил әле шактый вакыт уйга чумып торды. Очрашып булыр микән дип дулкынланды ул. Чегән хатыны акча алыр өчен генә юри әйтмәде микән... Бу авыр көннәрдә очратырга иде Лаураны, ичмаса аның кай тарафларда икәнен белергә иде. Кайда икәнен белгәч, очрашуны оештырып була бит аны, дөнья кичеп чыккысыз ук зур түгел бит ул. Бер Җирдә яшибез ләбаса, бер илдә. -
18 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Менә моны күрсәтсәң, сиңа беркем тимәячәк, кыерсытмаячак, – ди Влад Дракула, Гозелога төрле тамгалар төшерелгән тәңкә биреп. – Бу гади акча түгел, аның бер ягында тәре янына ярым ай сугылган. Мондый билгене мин махсус эшләтеп, илнең абруйлы кешеләренә генә бирәм. Син – хәзер минем якын кешем. -
17 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Йоклар алдыннан да әле галимнең кайбер сүзләре колакта яңгырап торды: «Син бүген генә, менә хәзер генә яшисең. Бүгенге көн тиз агып китә, ул тынгылыкны яратмый, ул сәгать саен, мизгел саен киләчәккә сусап тора. Син бүгенге көнең узган гомереңнән качмаслык итеп, бүгенге көнең кылган гамәлләрең өчен рәхмәтле булып калырлык итеп яшәргә тиеш. -
15 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Гашыйк булып йөргәндә, сөйгәнеңнең җитешсезлекләре, кимчелекләре күренми, яраткан кешеңнең кимчелеге дә хәтта сөйкемле булып тоелырга мөмкин. «Аңлаган нәрсәне генә яратып була» дигән сүз бар – кайдадыр укыдымы Равил, берәрсеннән ишеттеме... Әмма ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә алай түгелдер инде ул, кешене алдан ук аңласаң, мәхәббәт шундук сүнәр иде, йә бөтенләй кабынмас иде... -
12 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Клара янына бүтән бармады ул. Унынчы гыйнварда очрашырга сүз куешканнар иде, әмма Равилнең күңеле тартмады, соңрак барырмын янына, дип уйлады, вәләкин бүтән кыз тарафына аяк басмады. Клара да үзен горур тотты, Равилгә бүтән хәбәр бирмәде, шулай итеп, кинәт кабынган мәхәббәт тиз арада сүнде дә юкка чыкты. -
11 апреля 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Гәүһәршад җан тынычлыгын җуйды – Габдел-Латыйф Миреланы юк итәргә мөмкин. Ил-көндә тынычлык юк, тирә-якта дошманнар өере мыж килә, шуңа күрә соңгы вакытта Казанда шикле кешеләрдән тиз арыналар иде. Күрәзәчене харап иттерергә Гәүһәршадның хакы юк, Мирела шулхәтле якын кеше, аны тизрәк Казаннан җибәрү мәслихәт дигән карарга килде ул.