Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Әйтерсең лә өстенә кайнап торган су сиптеләр – Равил бер мәлгә өнсез калды. Ялгыш ишетмәдеме ул – Лаура аңа «идиот» диде түгелме?! Аның бит мондый Лаураны күргәне юк иде. Ул инде Лаурага охшамаган да, аның каршысында нәфрәт чәчрәтүче усал хатын утыра иде. Равилнең үзәге куырылды, нишләргә, ни әйтергә белмәде, чарасызлыктан тораташ булып катып калды.

(Башыннан укыгыз)

26

Равил апасына барысын да, ничек бар шулай, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Илүсә апаларча озын-озак итеп нотык укыды, теге вакытта чегән кызы белән бәйләнгәне өчен ачуланганын да искә төшерде. Алты яшьлек Алсу белән өч яшьлек Айдар Равилне бик яраталар иде. Аларның сөйләшәселәре, Равил абыйсы белән шаярып, төрттереп уйныйсылары килә, әмма Равилнең кәефе начар иде, моны күреп, Алсу балакай да пошаманга калды. Хәтта бу юлы гадәттәгечә мин дә артистка булам, синең белән театрда бергә уйнарбыз дип әйтмәде. Айдар әллә ничә тапкыр: «Лавил абый, мин сине телевизолдан күлдем», – дигәч тә, Равил бары тик моңсу итеп елмаеп кына куйды.

Равил сумканы аларда калдырырга булды. Әлбәттә, Кәримгә дә, Илүсәгә дә бу ошамады, әмма алар Равилне бик яраталар, хөрмәт итәләр, аның өчен борчылалар, шуңа күрә каршы килмәделәр.

Икенче көнне Кәрим Равилне Казанга ук илтеп куя алмады, эштә бик мөһим киңәшмә буласы иде, трассага кадәр генә алып барды.

Трасса буенда егерме минут чамасы торгач, Мамадыштан Казанга баручы «УАЗ» машинасы юл уңаеннан аны утыртып алып китте

. ...Казан аңа бүген шомлы булып күренде, монда ниндидер куркыныч яныйдыр кебек тоелды. Чуйков урамының да шыксыз, пычрак икәненә игътибар итте. Тулай торакка җитәрәк арттан кемдер: – Син алай-болай актёр түгелме? – дип эндәшкәч, Равил сискәнеп куйды.

Ул туктады, беравык баскан урыныннан кымшанмыйча торганнан соң, борылып:

– Әйе, актёр, – диде.

Ике шәүлә ун-унбиш адым читтәрәк басып торалар иде.

– Исемең Равилме әллә?

– Әйе.

– Хәерле кич, – диде берсе, һәм алар Равилгә таба атладылар.

– Исәнмесез.

Долган, аның каршысына килеп, туп-туры сорау бирде:

– Сиңа товар тапшырганнар, кайда ул?

– Нинди товар? – дип белмәмешкә сабышты Равил. – Сез кем?

– Актёр булсаң да, хәзер син ышандырырлык итеп уйнамыйсың, – диде Гиза. – Лобачевский әйткәнме әле: «не верю» дип?

Равил боларның кемнәр икәнен аңлады.

– «Не верю» дип Станиславский әйткән, – диде ул.

– Кем әйтсә дә, барыбер түгелмени! – дип тавышын күтәрде Гиза. – Товар кайда?

– Мин аңламыйм, сезгә ни кирәк? – диде Равил.

– Безгә товар кирәк, – диде Долган. – Һәм татар халкы өчен синең исән булуың да кирәк. Чөнки син яшәргә тиеш, алайса, театрыгыз ятим кала бит. Ә инде товарны бирмәсәң, халык талантлы кешесеннән мәхрүм калачак.

Равил, Лаураның кисәткәнен истә тотып, ахыргача белмәмешкә сабышырга булды.

– Миндә бернинди товар юк, – диде ул, катгый итеп.

– Лаура сиңа биргән бит, – дип күзләрен челәйтте Долган.

– Лаура?..

– Лаура! Син беләсеңдер бит аны?

Белмим дип әйтергә никтер Равилнең теле әйләнмәде.

– Беләм, – диде ул.

– Ул сиңа сәлам әйтте, – диде Долган, елмаеп.

– Кайда ул? – диде Равил.

– Ышанычлы җирдә, – диде Гиза һәм лачт итеп җиргә төкерде. – Ни йөгереп кача алмый, ни очып китә алмый торган урында.

– Миңа Лаураны күрергә кирәк, – диде Равил.

– Товарны бир башта, аннары күрерсең, – диде Долган.

Равил, Лаураны күрми торып, товар барлыгын әйтмәскә булды.

– Миндә бернинди товар юк, – дип кабатлады ул.

Гиза иптәшенә карады:

– Нишләтәбез моны?

– Секач нәрсә әйтер. Аның белән киңәшләшергә кирәк, – диде Долган.

– Ну, артист, бүген яшә әле, – диде Гиза, тагын төкереп. – Товарны хәзер үк бирмәгәнеңә үкенергә туры килмәгәе.

27

Бандитлар киткәч, Равил уйга батты. Нишләргә? Әнәскә шалтыратырга инде, башкача булмый. Ул үз бүлмәсенә менеп тә тормады, вахтадагы телефоннан Әнәскә шалтыратты.

– Әнәс, сәлам. Йокыңнан уяттыммы әллә?

– Уятмадың. Ятарга җыена идем.

– Әнәс, туган, очрашырга кирәк.

– Иртәгә.

– Юк, бүген кирәк.

– Нәрсә инде тагын?

– Телефоннан әйтә алмыйм.

– Ярар, көтәм, – диде Әнәс сүренке тавыш белән.

Бу юлысы Әнәс аны караңгы чырай белән каршы алды. Равил аңа яман товар турында әйтмәскә булды.

– Әнәс, мине ниндидер бандитлар эзәрлеклиләр, – диде ул, ишектән керүгә үк. Алар Лаура белән абыйсы турында кызыксыналар, минем Харманга ярдәм иткәнне белгәннәр, ахрысы. Алар ниндидер товар белән кызыксыналар. Мин каян белим инде аларның товарларын...

– Оныт ул чегән кызын дип әйттем мин сиңа! Кая тыгыласың син?! Куркыныч хәзер. Перестройка башланганга ел ярым вакыт узды, инде кешеләр бер-берсен үтерә башладылар.

– Миңа нишләргә соң?

– Товар синдә булмагач, ник куркасың?

– Алар ниндидер Секачны телгә алдылар, синең андый кеше турында ишеткәнең бармы? – дип сорады Равил.

Әнәснең хәтта чырае бераз тартылыбрак китте:

– О, ишетү түгел, күргәнем дә бар, – диде ул. – Криминал дөньяда абруйлы кеше. Алайса, шул Секач кешеләре килгәндер дә инде синең яныңа.

– Милиция беләмени ул банданы?

– Милиция әллә кемнәрне, әллә нәрсәләрне белә.

Милиция кайвакыт булмаган нәрсәләрне дә белә ул. Харман белән Секачның конфликты турында да беләбез, Харманны якларга Ростовтан банда килә дигән хәбәр дә бар...

– Чегәннәрме?

– Юктыр. Харман – көньякта авторитет тоткан кеше. Аның боевиклары чегәннәр түгел, интернационал, җинаятьчеләрнең милләте юк.

– Аларны куркытып, конфликтларын туктатып булмыймы соң?

– Ә нигә аларның конфликтына тыгылырга? Үзара сугышсыннар.

– Димәк, милиция бөтенесен дә белеп тора?

– Алар турында белеп тору, хәбәрдар булу – безнең эшебез бит ул. Син курыкма, Лаура белән безнең арада берни дә юк диген, Харманга ярдәм итүдә катнашмадым диген. Алай-болай бик нык яный башласалар, миңа хәбәр итәрсең.

– Алар инде янадылар.

– Янадылар дип кенә, әле аларны хөкемгә тартып булмый. Син – үзеңә үзең геморрой ясаган кеше. – Әнәснең сүзне тизрәк башка нәрсәгә юнәлтәсе килде.

– Гөлнара отпускадан кайттымы?

– Кайтты, – диде Равил, чыраен сытып.

– Сәлам әйт аңа.

– Ул кайту белән дус кызы янына китте, шуннан соң күргәнем юк әле.

– Чегән кызлары артыннан йөргән кеше белән нинди хатын торсын, – диде Әнәс, көлеп.

– Аерылырбыз, ахрысы, – дип куйды Равил, авыр сулап.

– Ихтыярың. Әмма чегән кызына өйләнә күрмә, – дип көлемсерәде Әнәс.

Равил тулай торак янында шактый вакыт уйга батып торды – бүлмәгә керәсе килмәде, күңел тартмады. Тулай торакның ишеген ачу белән үк, иңенә җылы яулык салган вахтёр хатын аңа нидер әйтергә телидер шикелле тоелды. Дөрес сиземләгән Равил – вахтёр хатын шомлы тавыш белән пышылдап диярлек:

– Уголовный розысктан килделәр, сине сорадылар, – диде.

Равил эчке сискәнү тоеп:

– Нәрсә дип сорадылар? – дип пышылдады.

– Өйдәме? – диделәр. Юк, дидем... Бәлки хатыны өйдәдер, дидем. Алар бүтән сүз әйтмәделәр, өскә менеп киттеләр.

– Кайчан?

– Бер сәгать элек?

– Алар шундамыни хәзер?

– Юк, чыгып киттеләр инде. – Вахтёр хатын як-ягына карап куйды. – Равил, нәрсә булды? – дип пышылдады ул.

– Бернәрсә дә булмады. – Гөлнараны бу арада күргәнем юк, аның белән бер-бер хәл булмагандыр бит?

– Юк, исән-сау.

Вахтёрның сораулары күп иде, әмма Равил аны тыңлап тормады, дүртенче катка йөгереп менеп китте. Бүлмәнең асты өскә килгән иде. Димәк, Әнәсләргә барып кайткан арада кереп тентегәннәр. Бандитлар эше, угрозысктан дип, вахтёрга юри әйткәннәр, ялган удостоверение күрсәткәннәрдер. Әллә сумка турында әйтергә идеме Әнәскә?.. Юк, ярамый! Беренчедән, Лаурага сүз бирде, икенчедән, Әнәс, ни дисәң дә, барыбер угрозыск кешесе.

... Шул ук төнне Долган белән Гиза Абрек янына барып киңәшләштеләр дә, юл уңаеннан Басмачны өеннән кереп алып, Лаура белән Харман тоткынлыкта яткан фатирга бардылар.

– Товар кайда? – диде Басмач.

– Мин әйттем инде, – диде Лаура.

Гиза, кыҗрап, алга чыкты:

– Ул бит миңа: «Лаура бернәрсә бирмәде», – диде.

– Алдый, – диде Лаура, читкә карап.

– Мине чыгарыгыз, мин үзем ул актёрдан товарны алам, – диде Харман.

– Юк, Харман, син монда гына ятачаксың, – диде Басмач. – Товар белән качуың ихтимал. Син болай да алдап йөрдең инде безне.

– Мине чыгарыгыз, – диде Лаура. – Ул минем белән гел очрашырга атлыгып тора. Мин аңа шалтыратам – театрга яки тулай торакка. Алып кил дисәм, алып киләчәк, кая кушам – шунда алып киләчәк.

– Юк, сине дә чыгармыйбыз, – диде Долган.

– Әллә Лаура шалтыратсынмы? Без янында торырбыз, – дигән тәкъдим ясады Гиза.

– Телефоннан берәр сигнал биреп, теге качса? – дигән шиген белдерде Долган.

Басмач беравык уйланып торганнан соң:

– Юк, юк, болар монда булырга тиеш, – дигән катгый карарга килде. –Ул шамакайны хәзер катырак куркытырга кирәк. Секач тагын бер тапкыр әйбәтләп сөйләшеп карарга кушты. Аннары инде, үзегез беләсез – башта аны монда алып киләбез... Кем әйтмешли, очная ставка... Аннары күз күрер.

28

Равил бүлмә уртасында тораташ булып катып торды.

Шкафны, шифоньерны актарганнар, карават астында иске чемодан бар иде, аның эчендәге әйберләрне идәнгә койганнар, матрасны ертканнар. Почмактагы бәләкәй өстәл астында кәчтрүлләр, савыт-саба иде – алар да идәндә аунап ята, кайберләре ватылган. Равил, чишенеп тә тормыйча, идәндә аунап яткан мендәрне баш астына салып, ертык матраска чалкан ятты. Түшәмгә карап яткан килеш кенә шушы пыран-зыран килгән бүлмә белән бергә җир астына убылып төшәргә иде. Утны да сүндермәде, уйга батып ятканнан соң, таң беленгәндә генә бераз йокымсырап алды ул.

Театрга барырга кирәк. Барасы килми. Әти белән әни кайгыга батканнардыр инде. Чәй кайнатып, теләр-теләмәс кенә чәй эчеп утырганда, вахтадагы апа менеп, аны аска төшәргә чакырды. Вахтёрларның бүгенгесе – олы яшьтәге апа – Равилгә бик шикләнеп карый, тегесе сөйләгәндер, күрәсең.

– Сине дусларың чакыра, – диде вахтёр апа, Равилнең аксыл чыраеннан сәерсенеп.

– Нинди дуслар?

– Каян белим мин синең дусларыңны? Сәгать дүртләрдә авылдан әтиең дә шалтыратты. Уятмыйм, йоклый ул, дидем. Өйдәме, чирләмиме дип, кат-кат сорады. Йокласын инде, уятмыйм, торгач, үзе сезгә шалтыратыр дидем, бер көе, сау-сәламәт, бүлмәсендә, йоклый дидем. Гөлнара кайттымы, дип тә сорадылар. Кайткан бугай дидем... – Вахтёр апа Равилне иңеннән сыпырып куйды. – Равил, балакаем, хатын белән ызгыштым дип, болай ук бетерешмиләр инде. Татулашырсыз әле, гаилә булгач, арада әллә ниләр була инде ул.

Шушы сүзләр белән вахтёр апа беренче катка төшеп китте. Әйе шул, танылган актёр булгач, синең турында бөтен нәрсәне белеп торалар – өйдәме икәнеңне дә, хатының белән ызгышканны да. Тышта аны Секач кешеләре – Басмач, Долган, Гиза көтәләр иде. Гиза машина рулендә, Басмач белән Долган тулай торак баскычы янында тәмәке тартып сөйләшеп торалар иде.

– Лаураның сине күрәсе килә, – диде Басмач.

– Кайда соң ул? – диде Равил.

– Әйдә, күрерсең, сине хәзер шунда алып барабыз, – дип, Басмач тәмәкесен читкә томырды да машинага таба китте.

Долган тәмәке төпчеген ботинкасы белән сытып, Равилгә елмайды:

– Карета подана, сударь. Әйдә, читенсенмә. Күрәсеңме, хәзер машинада гына йөртәбез үзеңне. Долган арткы утыргычка утырды, Равилнең башка чарасы юк иде, ул машинаның икенче ягыннан аның белән янәшә урнашты. Гиза машинаны кабызды, аның белән янәшә утырган Басмач, борылып, Равилгә текәлде:

– Ничек хәлләр?

– Ярыйсы, – диде Равил, башын читкә борып.

– Ник бездән качып йөрисең?

– Мин беркемнән дә качып йөрмим.

«Жигули» зур тизлек белән Казан буйлап чапты. Лаура янына барабыз дигәч, Равил хәтта сөенгән кебек иде, әмма машинага кереп утыргач, шикләнә башлады, бераздан инде курку биләп алды – Лаура янына алып баралар микән соң аны? Машина әле шәһәр эченнән бара... Нинди уй икән боларның башларында... Үзара сөйләшмиләр, Равилгә дә бер сүз дәшмиләр...

Менә машина иске хрущёвкалар тезелеп киткән микрорайондагы йортның ишегалдына кереп туктады, нинди район, нинди урам икәнне Равил аңламый да калды. Аны биш катлы йортның урта подъездына алып кереп киттеләр, өченче катка менгәч, фатир ишеген үз ачкычлары белән ачып керделәр.

Равил, Лаураны күреп, беравык өнсез калып торды. Лаура ябыгып, сулыгып калган, көзен оча алмый калган кошны хәтерләтә иде ул. Абыйсының янәшә булуы гына Равилне бераз тынычландырды.

– Ну, кайсыгыз алдый? – дип, озакка сузмыйча сүз башлады Басмач.

Лаура төссезләнгән күзләре белән Равилгә карап:

– Бир боларга сумканы, – диде.

– Ярар, – диде Равил, Лаурадан күзләрен алмыйча. – Сине җәберләмәделәрме?

Басмач көлеп җибәрде, аңа кушылып, Долган белән Гиза да көләргә тотындылар.

– Ха-ха, ә җәберләсәләр, нишләрсең? – диде Долган, ыржаеп. – Син хәзер инде үзең турында кайгыр. Әле без уйлашырбыз – синең үзеңне җәберләргәме, юкмы...

– Лаура! Харман! Сез тоткынлыктамы? – диде Равил, әле Лаурага, әле аның абыйсына карап. Басмач яман кыяфәт белән Равилнең каршына басты:

– Булды. Свидание окончено.

– Җибәрегез Лаураны! – дип, кинәт җикерде Равил.

– Кычкырма, күршеләрдән ару түгел, – диде Гиза, авызын чалшайтып.

– Рауль, алып кил сумканы, – диде Лаура тыныч кына.

– Сине җибәрерләрме соң? – диде Равил, Лаурага таба атларга тырышып.

Басмач аны ике куллап этеп җибәрде:

– Анда синең ни эшең бар?! Ишетмисеңмени?!

Лаура, көтмәгәндә, җан өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Алып кил сумканы, идиот!

Әйтерсең лә өстенә кайнап торган су сиптеләр – Равил бер мәлгә өнсез калды. Ялгыш ишетмәдеме ул – Лаура аңа «идиот» диде түгелме?! Аның бит мондый Лаураны күргәне юк иде. Ул инде Лаурага охшамаган да, аның каршысында нәфрәт чәчрәтүче усал хатын утыра иде. Равилнең үзәге куырылды, нишләргә, ни әйтергә белмәде, чарасызлыктан тораташ булып катып калды.

– Без аның белән барабыз, бергә алып киләбез, – диде Долган.

Равил, беркавым урыныннан кымшанмыйча торгач, ниһаять, үзен кулга алып:

– Миңа Секачны күрергә кирәк, – диде.

– Секачны? – дип гаҗәпләнде Басмач.

Долган, якынрак килеп:

– Син аны беләсеңме соң? – диде.

– Беләм, – дип алдады Равил. – Сумка ышанычлы урында саклана. Аның миңа кирәге юк, киресенчә, аннан миңа тизрәк котылырга кирәк. Башта Секач белән очрашырга телим.

– Товар кайда? – диде Басмач, тешләрен шыгырдатып.

– Казанда түгел. Миңа башта Секачны күрергә кирәк.

Басмач башын аска иеп уйланып торды да Долганга карады:

– Секач кайда икән хәзер?

Долган, сәгатенә карап:

– «Алтынай»да булырга тиеш, төшке ашта, – диде.

– Ярый, Гиза, запрягай лошадей, киттек, – диде Басмач.

Машина «Алтынай» рестораны янында туктагач, Долган ресторанга йөгереп кереп китте һәм, күп тә үтмәде, ул кире чыкты.

– Ресторанда, – диде Долган, машина ишеген ачып. – Керергә кушты.

Гардеробта чишенгәннән соң, Равилне ресторанның банкетлар залына алып керделәр. Купшы җиһазлы залның зур өстәле башында Секач белән бер яшь, чибәр, әмма инде шактый таушалган 25-30 яшьләрдәге кыз ашап утыралар иде.

Секач Равилгә усал итеп карап торды, ә кыз исә зур кызыксыну белән актёр егетне күзәтеп утырды. Секач, авыз кырыен салфетка белән сөртеп, тонык тавыш белән:

– Син кем? – диде.

– Равил. Актёр. Театрдан.

– Синмени инде ул? Әйе, әйткәннәр иде. Актёр буларак, коточкыч трагедиядә катнашырга теләдеңмени? Бездә бит тамашалар театрдагы кебек матур тәмамланмый.

– Миңа сезнең белән күзгә-күз карап сөйләшергә кирәк, – диде Равил.

Секач янәшәсендәге чибәркәйгә борылды:

– Җаным, бар, һава сулап кер.

Кыз, бернинди үпкәсез, джинсы курткасының түш кесәсеннән «Мальборо» сигареты чыгарып, икенчесеннән зажигалка алып, матур адымнар белән әкрен генә чыгып китте.

Секач утыргычында киерелеп утырды:

– Нәрсә әйтмәкче буласың, карачкы? – диде ул ыңгырашкан сыман тавыш белән. – Тыңлыйм.

Ни гаҗәп, бу бандитка, төс-бите, кыяфәте куркыныч булуга карамастан, затлы кәчтүм, ак күлмәк шундый килешеп тора иде.

– Милиция тентергә килгәч, Харманның сеңлесе Лаура бер сумканы алып качкан, – дип башлады сүзен Равил. – Аны ул миңа алып килеп бирде, яшерергә кушты.

– Син дә алар беләнмени?

– Кемнәр белән?

– Син Харман кешесеме?

– Юк, мин беркемнеке дә түгел.

Секач бер сүз дәшми Равилгә текәлеп, тик карап утырды. Равил аның күз карашыннан нык каушады, хәтта ни әйтергә белми торды, ә Секач аңардан аңлату көтте. Равил кабаланып, ничек булган шулай барысын да тәфсилләп, бернинди уйдырмасыз, ялгансыз сөйләде. Секач, аны бер тапкыр да бүлдермичә, игътибар белән тыңлап утырды. Секачның чыраеннан усаллык каядыр юкка чыкты кебек.

– Аракы эчәсеңме, коньякмы? – диде ул.

– Аракы, – диде Равил шундук, һаман да әле каушаудан арына алмыйча.

Секач рюмкага түгел, фужерга мул итеп аракы салды. Равил аракыны эчеп куйды.

– Мин шәхсән үзегезгә алып килеп бирәм сумканы, – диде.

Равил, аракы эчкәч, хәтта чыраен да сытмыйча:

– Зинһар, шуннан соң Лаураны да, Харманны да азат итегез. Монда Лаураның бөтенләй гаебе юк, абыйсы өчен борчылу гына бар аңарда. Мине дә гаепләмәгез. Лаура беркемгә күрсәтмәскә, беркемгә бирмәскә кушкач, мин сезнең егетләргә товар юк миндә дип ялганладым. Мине аңлыйсыздыр...

– Син шул чегән кызы хакына башыңны утка салуга да бара аласыңмыни? – дип, чак кына елмайды Секач.

– Мин аның белән очрашуны тугыз ел көттем.

– Син җүләрдер, мөгаен. Тугыз ел хатын-кыз да ир кешене көтми. Угрозыскта эшләүче Әнәс сиңа кем?

– Без армиядә бергә хезмәт иттек.

– Товарны аңа илтеп бирә күрмә.

– Юк, мин аны сезгә китереп бирәм.

– Нишләп син минем белән «сез» дип сөйләшәсең? Мин бит партком секретаре да, яшелчә базасының директоры да түгел. Товарны бүген үк алып кил.

Равил сәгатенә карап алды:

– Соңгы рейска соңга калдым инде мин. Соңгы автобус китте инде. Иртәгә...

Секач кырт кисте:

– Бүген! Төн урталарына алып килерсең.

– Попутка белән андый товар күтәреп йөрү...

Секач аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде, сүзен бүлеп:

– Сине машина алып барачак, машина алып киләчәк, – диде.

– Сезне... Сине кайда табармын, кая алып килергә?

– Машина йөртүче белә, анысы өчен борчылма.

– Теге көнне... N га кайтканда ГАИ туктаткан иде... – дип, шөбһәсен белдерде Равил.

– Бу машинаны туктатмыйлар, – дип кул селтәде Секач.

– Иске «Москвич», шофёрның кыяфәте гади. Машинасы өстендәге багажникка бер-ике капчык бәрәңге куярсыз. Шулай да ГАИ постын яктыдарак узарга тырышыгыз.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев