Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Каһәр суккан сумкадан котылганнан соң өч көн узгач, бөтенләй көтмәгәндә, театрга Харман шалтыратты.

(Башыннан укыгыз)

30


Каһәр суккан сумкадан котылганнан соң өч көн узгач, бөтенләй көтмәгәндә,
театрга Харман шалтыратты. Лаураның абыйсы очрашырга кирәк дигәч,
Равил каушады, әмма шундук тынычланды, хәтта сөенде – димәк, алар
инде хәзер тоткынлыкта түгел. Харман «Совет» кунакханәсе янына килергә
кушты. Равил, театрда беркемгә әйтеп тормыйча, шунда йөгерде.
Харман Равилнең исәнләшүен җавапсыз калдырды һәм беренче сүз итеп:
– Секач миннән товар таләп итә, – диде.
– Тагынмы? – дип аңышмый торды Равил.
Харман яман усал тавыш белән:
– Тагынмы түгел, шуны ук! – диде. – Товар кайда?
– Мин аны Секачка илтеп бирдем, – диде Равил, аптырашта калып.
– Алар миңа син сумканы алып килмәдең диделәр.
– Илтеп тапшырдым. Ышанмасаң, әйдә, Секач янына барабыз, күзгә-
күз сөйләшәбез.
– Товар кайда? – дип тешләре арасыннан сытып чыгарды Харман.
– Син миңа ышанмыйсыңмыни, мин бит КПЗдан котылырга сиңа ярдәм
иткән кеше... – диде Равил, аптырагач.
– Ярдәм ит дип мин синнән сорамадым бит. Ярдәмче! Лицедей, клоун! –
дип, аты-юлы белән сүгенеп куйды Харман.
– Хәзер Секач кайда икән, белмисеңме?
– «Татарстан» кунакханәсенең ресторанында утыра, – диде Харман,
юлның теге ягындагы бинага ишарәләп.
– Әйдә, аның янына кереп, күзгә-күз сөйләшик, – диде Равил.
Төшке аш вакыты булганга, «Татарстан» ресторанының залында кеше
шактый күп иде. Түрдәге өстәлләрнең берсен Секач белән Абрек алганнар,
алар инде ашаганнар, китәргә җыеналар иде, ахрысы.
Харман белән Равил килгәнгә Секач һич кенә дә гаҗәпләнмәде,
утыргычында арткарак каерылып, салкын гына:
– Ни йомыш? Тыңлыйм, – диде.
Бүген ул инде теге көнне Равил белән сөйләшеп утырган Секач түгел,
ихлас әңгәмә корып булмаячагы күренеп тора иде.
– Секач, мин бит сиңа сумканы китереп бирдем, – диде Равил.
– Әйе, алып килдең, – диде Секач, теш арасын шырпы белән каезлап. –
Без аны карадык, тикшердек. Ә ул чын товар түгел, туфта булып чыкты.
Харман, ачудан бер урында таптанып:
– Миндә чын товар иде, – дип җикерде. – Димәк, бу фраер алмаштырган, –
диде ул, Равилгә ымлап.
Абрек, сагаеп, як-ягына карап куйды:
– Кычкырып сөйләшмә. Юри кычкырасыңмы әллә?! – дип пышылдады ул.
– Мин сумкадагы әйбергә бөтенләй кагылмадым, – диде Равил. – Мин
бу эшләрдән ерак кеше. Минем андый әйберне алыштырып, бутап, яшереп
йөрергә теләгем дә, мөмкинлегем дә юк.
Секач әле Равилгә, әле Харманга карап торды:
– Мин бу артистка ышанам, – диде ул. – Ә сиңа, Харман, ышанмыйм.
– Анда туфта булса, мин синнән качып йөрер идемме? – диде Харман,
үзен кая куярга белмичә.
Секач теш каезлаган шырпысын өстәлгә ташлады.
– Син миңа тагын шуның кадәр товар алып килергә тиеш, – диде ул
тыныч тавыш белән. – Әмма бу юлысы чынны.
– Секач! Мин җүләр түгел, – дип кыза башлады Харман. – Комсызлыкның
да чиге булырга тиеш. Ни өчен тагын шуның кадәр тиеш мин сиңа?
– Алдап йөргәнең өчен.
– Артыгын кыланасың, Секач, – диде Харман, башын чайкап.
– Юк, мин артыгын кыланмыйм. Артыгын менә бу актёрлар, тамашачыга
ярыйм дип, сәхнәдә тырыша-тырыша кыланалар.
Равил бу кешеләрдән җаны бизгәнне тойды, аның тизрәк чыгып йөгерәсе
килде, моннан ераккарак, боларны бүтән күрмәслек тарафларга олагырга
теләде.
– Мине тынычлыкта калдырыгыз! – диде ул, ялгыш сүз ычкындырудан
үзен көчкә тыеп. – Мин бу эшләрдә катнаша алмыйм. Мин мәҗбүр булдым...
Лаура хакына. Мин аңа ярдәм итәм дип уйладым...
– Нинди әкият сөйлисең син?! – диде аңа Харман, авызын кыйшайтып.
– Без аның белән 1977 елда ук очрашкан идек. Менә ул бүләк иткән
тәңкә... Без...
Равил калтыранган куллары белән куртка астындагы күлмәгенең өске
төймәләрен чишеп, муеныннан Лаура бүләк иткән тәңкәне салып күрсәтте.
Харман, көтмәгәндә, аның кулыннан тәңкәне йолкып алды да:
– Синдә булырга тиеш түгел ул. Бу – Мирела тәңкәсе! – дип, аны үзенең
кесәсенә тыгып куйды.
Секач белән Абрек, боларны күзәтеп, кинәт көлеп җибәрделәр.
Равил:
– Мин берегез алдында да гаепле түгел, мин Лаурага ярдәм итәргә
теләдем, – диде дә рестораннан чыгып китте.
Равилнең башында уйлар өере бөтерелде, Пушкин урамы буйлап, кая
барганын да аңламыйча атлады.
Ирек мәйданына җитәрәк аны Харман куып җитте.
– Син болай гына котыла алмассың! – диде Харман, аны туктатып. –
Секач барыбер миннән чын товар таптыра.
– Чын товар аңарда бит инде, – диде Равил битараф тавыш белән. – Туфта
дип, юри әйтә ул, моңарчы качып йөргәнеңне гафу итә алмый.
Харман, ачудан калтыранып, Равилне түшеннән йомарлап тотты:
– Син миңа шул товар бәясен бирергә тиеш!
– Миңа башта Лаура белән сөйләшергә кирәк, – диде Равил.
Харман як-ягына каранып алды да кесәсеннән төймәле пычак чыгарды.
– Тагын бер тапкыр Лаура белән күрешсәң, мин сине үтерәм! – диде ул
ярсып һәм җил-җил атлап китеп барды.
Равил алга таба нәрсә булыр дип хафаланды, уйларның рәте-чираты
калмады. Лаураны күреп сөйләшергә мөмкин булыр микән? Нишләп болай
килеп чыкты соң? Хәзер инде серле тәңкәдән дә колак какты... Серле...
Әйе, кеше борынгы әйберләргә, гомумән, тарихка үткәннәрне матур
күрсәтә торган күзлектән карарга ярата. Ул тәңкә Дракула чорындагы
вакыйгаларга, бөек вә фаҗигале үзгәрешләргә, Казандагы кискен
борылышларга шаһит булгандыр. Ә бүгенге көн, хәзерге чынбарлык,
кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, багланышлары – һич кенә дә
сокланырлык түгел, киресенчә, гади, примитив булып күренә. Үзенә хыянәт
итмәгән, дөрес яшәгән кешегә нәрсәгәдер, кемгәдер табыну кирәк микән?..
Мәхәббәткә кеше табынмый кала алмыйдыр шул. «Коткарасың калмаган
иде мине», – диде аңа Лаура күптән түгел. Чыннан да, әллә коткарасы
калмаганмы? Күреп кенә калган булсам, болай яратмас идем бәлки, Лаура
аңа серле тәңкә бүләк итмәгән булыр иде. Тәңкә Равилгә уңыш китердеме
әллә? Киресенчә, хәзер аның хәле мөшкел. Борынгы әйбер, тылсымлы,
истәлек, имеш, данлы вакыйгаларга шаһит тәңкә, тарихи шәхесләр күргән,
аларның кулларында булган, имеш... Әгәр гасырлар узганнан соң пычракта
казынып яшәргә, караклар белән сөйләшеп утырырга, түбәнсенергә туры
килә икән, тарихи әйберләргә сокланып караудан ни мәгънә?!
Ул тәңкә кемгә ярдәм иткән? Аның кыйммәте нәрсәдә? Борынгы
булуындамы? Ул заман инде безнеке түгел, без инде аны югалттык. Ул
заманнан килгән ташлар, тәңкәләр безгә ни бирә? Алар безгә дөресен
җиткермиләр. Без ышанырга телибез, ышанасыбыз килә, без алданырга
телибез, алданасы килә.
Алданырга омтылып, нәрсә өмет итә кеше, нәрсә эсти? Чынбарлыктан
канәгать түгелме? Бүгенге көн элеккеләренә караганда начаррак, киләчәк
көннәр бүгенгедән яктырак булырга тиеш дип саныймы? Син хәзер менә монда,
бүген яшисең, менә син! Үткән заманнар синнән башка булган, ә киләчәк нәрсә
алып килер – белмисең. Яшә бүген, яшә хәзер! Бүгенге әйбернең кадерен бел!
Бүгенге көннең нәрсәсе кадерле? Илдә кан коеп, җитмеш елдан соң дөрес
юлдан бармаганбыз дип, мәчетләрне, чиркәүләрне җимергәннән соң, аларны
яңадан төзеп, тарихны ничек телисең, шулай язып, тираннарга һәйкәл куеп,
аннары аларны аударып... Кемнең, нәрсәнең кадерен белергә тиеш мин?
...Ике ел элек Мәскәүдә узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашкан
иде ул – зур сәхнәдән татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. Икенче
көнне театрда уйнарга тиеш булганга, Равил Казанга алданрак кайтып китте.
Мәскәү белән Казан арасында йөри торган «Татарстан» поездында ул өлкән
яшьтәге бер абзый белән бер купеда кайтты. Владимир Алексеевич исемле
бу кеше гомерен медицинага багышлаган, сугышта да госпитальләрдә
хирург булып хезмәт иткән, акыллы, күпне күргән зат иде.
Аның белән булган әңгәмәне Равил бүгенгедәй төгәл хәтерли.
Үзенең иртәгә уйнаячак роле турында әйткәч, Владимир Алексеевич
кызыксынып сорады. Равил үзенең персонажы хакында кыскача сөйләп
бирде. Равил акылдан язарга җитәр дәрәҗәдә гашыйк булып, мәхәббәтен
гомер буе саклаган, яраткан кешесе хакына авыр сынаулар үткән, хәтта
үлем белән очрашкан бер сәер кешене уйный иде.
– Спектакльдәге вакыйгаларга чын күңелдән ышанып утыручы
тамашачыга гаҗәпләнәм мин, – диде пенсиядәге хирург, елмаеп.
– Сез мин уйнаган персонаж тормышта булмый дип уйлыйсызмыни?
– Кемдер әйткән: «Мәхәббәт – ике кешенең бергә кушылган эгоизмнары».
Мин бу фикер белән килешәм. Беркемне дә үзеңнән ныграк ярату мөмкин
түгел. Акылга зәгыйфь булсаң гына, мәхәббәт хакына, яраткан кешең
хакына үзеңне корбан итәргә мөмкиндер.
– Гомумән, мәхәббәт юк дип саныйсызмы әллә?
– Мәхәббәт бардыр, әмма ул халәтнең үзенең билгеле бер мөмкинлекләре
бар, мәхәббәтнең чыдамлык чиге бар.
– Мәхәббәт хакына җанын фида кылучылар бар бит...
– Кайда? Кинодамы? Сәхнәдәме? Китаплардамы? Легендалардамы?
Бәлки. Ә чын тормыштан андый мисал китерә аласыңмы?
– Сезнең беренче мәхәббәт кайчан, ничек булды?
– Студент чагымда, сугышка кадәр.
– Иң яктысы – беренче мәхәббәт, килешәсезме?
– Әйе. Иң матуры – беренче мәхәббәт, аның үзбәясе югары, эчке
тәэссораты озак саклана. Әмма син аны аерылганнан соң тормыш юлында
бүтән беркайчан очратмаган сурәттә генә. Беренче мәхәббәт өчен хистән,
дәрттән тыш, вакыт белән пространство зур роль уйный. Ерак ара, очраша
алмау – болар беренче мәхәббәтнең яктылыгын, аны сагынуны көчәйтә.
Еллар узганнан соң очрашкач, аның үзгәргәнен күрәсең, җаның бизмәсә
дә, аңлатып булмаслык үкенеч туа, бергә булган якты көннәрнең еракта
калганын анык аңлыйсың, татлы мизгелләрне кабатлый алмаганыңнан һәм
үткәннәргә кире кайта алмавыңнан тын гына сулкылдаган газап тоясың.
– Шулай да, мин килешмим, – диде Равил. – Беренче мәхәббәттән соң да
гашыйк булгансыздыр, башкаларны яраткансыздыр? – дип кызыксынды ул.
– Бик нык гашыйк булып, бик каты яратканым булды.
– Гомер юлыннан бергә атладыгызмы аның белән?
– 1947 елда дус-ишләрем, коллегаларым белән минем туган көнемне
бәйрәм иттек. Кунаклар таралышкач, без өчебез – мин, минем сөйгән кызым
Валя һәм бер коллегам – калып, таң атканчы бергә утырдык. Мин исерек
баштан артык күп сөйләп ташладым: немецлар безгә караганда яхшырак
сугыштылар дип, үз-үзенә атып, минем аша үткән «самострел»лар турында,
безнең солдатларны хайван урынында күрделәр дип... Кыскасы, ярамаган
сүзләрне күп сөйләп ташлаганмын. Коллегам минем өстән шикаять язган.
Тикшерү барганда Валяны да чакырып сорау алдылар. Без аның белән
тиздән өйләнешергә тиеш идек, бик ярата идек бер-беребезне. Аңардан
сораганнар: «Владимир шундый-шундый сүзләр, шундый-шундый
фикерләр әйттеме?» «Әйе, әйтте», – дигән Валя һәм шундук кул куйган.
Миңа 10 ел бирделәр. Мин 1953 елны, 6 ел утырып, азат ителдем.
Владимир Алексеевич тынып калды, бүтән бер сүз дәшмәде. Поезд
Казанга килеп җиткәндә Равил йокыдан уянды, Владимир Алексеевич
купеда инде юк иде.

(Дәвамы бар)

"КУ" 05, 2024

Фото: Unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев