Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

– Дуслык нәрсә соң ул? Туганлык элемтәләре булмаса, кешеләр арасында чын дуслык була алмый. – Ничек инде?! Дөньяда дуслык бар бит инде ул. – Бу дөньяда бик күп юк нәрсәне бар дип саный кеше. Дуслык туганнар арасында гына булырга мөмкин, дошманлык та туганнар арасында көчлерәк була.

(Башыннан укыгыз)

22

Бу арада Равил бөтенләй үзен кая куярга белмәде. Берничә көн рәттән эшкә йә хәмер эчеп, йә махмырдан килгәч, театрда турыдан-туры кызыксына башладылар:

– Нәрсә булды?

– Хатын белән ызгыштык, – дип кенә җавап бирде Равил.

Бу сәбәпкә үз мөнәсәбәтен төрле кеше төрлечә белдерде. Кемдер: «Татулашырсыз әле», – диде. Кемдер: «Гаилә булгач, әллә ниләр була инде», – дип тынычландырырга маташты. Кайсылары: «Гаиләңне сакла инде», – дигән булды. «Хатын-кыз бетмәгән дөньяда», – диючеләр дә табылды. Әйе, хатын-кыз бетмәгән дөньяда, әмма Лаура – берәү генә!

Беркөнне ул үзенә: «Болай булмый! – диде. – Менә хәзер бер стакан шәраб эчәм дә иртәгәдән бер грамм да капмыйм!»

Шул көнне ул кичкырын чегәннәр йортына китте. Таксины читтәрәк туктатып төште дә шактый вакыт уйланып торды. Лаура яши торган йорт капкасы янындагы эскәмиядә кемдер утыра иде, ул әкрен генә шунда атлады.

Эре сөякле, яше сиксән тирәсендәге чал чәчле, ак сакаллы карт, күпне күргән, күпне абайлый торган күзләрен бер ноктага төбәп, трубкасын тартып утыра, бармаклары, трубканы эләктереп тотыр өчен махсус кәкрәйгән шикелле иде. Аның иске телогрейкасыннан да тәмәке исе килә иде, ахрысы. Күп йөргән ботинкасы кайчандыр бик затлы булгандыр – безнең кибетләрдә мондый аяк киеменең булганы да юктыр.

– Исәнмесез, – дип сәламләде картны Равил. – Сез бу йортта яшисезме?

– Сиңа нигә минем кайда яшәвем? – диде карт тыныч кына, үзенең «нокта»сына текәлгән килеш.

– Миңа Лаура исемле кызны күрергә иде.

Карт дымлы күзләре белән Равилгә карады:

– Утыр, нишләп басып торасың, – диде ул тонык тавыш белән.

Равил, янәшә утырып, соравын кабатларга кыймый торды.

Картның трубкасы инде сүнгән, әмма ул аны барыбер торымнан-торымга авызына кабып суыра иде.

– Погода әйбәт бүген, – дип куйды Равил.

– Җаның тыныч булса, погода һәр көнне әйбәт, – диде карт, корык-корык ютәлләп.

Равил игътибар итте – бүген йорттан тавышлар ишетелми, тирә-якта бала-чага авазы да юк иде.

– Сез Лаураны беләсезме? – дип сорады Равил.

– Беләм.

– Өйдәме ул?

– Өйдә беркем дә юк.

– Кайда соң алар? – дип сораганын Равил үзе дә сизми калды.

– Белмим.

– Сез монда хәзер берүзегез калдыгызмыни?

– Кемдер йортка күз-колак булырга тиеш бит инде. – Карт, башын борып, Равилгә карап торды. – Син кем?

– Минем исемем Равил.

– Милициядәнме?

– Юк. Нишләп алай сорадыгыз?

– Соңгы вакытта милиция теңкәгә тия.

– Минем Лаураны күрәсем килгән иде.

– Ни йомышың бар аңа?

– Без – күптәнге танышлар.

– Ябык ишекне күрсәң, эчтә нәрсә барлыгын белми торып, анда керергә ашыкма, белсәң дә, ул ишекне шундук ачарга омтылма. Бәлки, ачмавың яхшырактыр, чөнки, анда кергәч, нәрсәләр буласы билгесез бит. Син кем Лаурага, ул сиңа кем?

– Лаура белән без – дуслар...

– Дуслык нәрсә соң ул? Туганлык элемтәләре булмаса, кешеләр арасында чын дуслык була алмый. – Ничек инде?! Дөньяда дуслык бар бит инде ул.

– Бу дөньяда бик күп юк нәрсәне бар дип саный кеше. Дуслык туганнар арасында гына булырга мөмкин, дошманлык та туганнар арасында көчлерәк була.

Равил, үзе дә сизмәстән, бу әңгәмә белән мавыгып китте:

– Ә мәхәббәт? – диде ул.

– Нәрсә мәхәббәт?

– Туганлык булмаса, мәхәббәт тә юкмы?

– Әгәр егет белән кыз, ир белән хатын арасында мәхәббәт бар икән, димәк, алар арасында дуслык та булырга мөмкин. Мәхәббәт җимеше – бала, ә бу инде – туганлашу дигән сүз. Ике кеше нәселне дәвам итә, мәхәббәт – мәхәббәт ул, нәселне дәвам итүгә хезмәт итә торган хис.

– Ике кешенең, бер үк кавемнән булмасалар да, җаннар якынлыгы булырга мөмкин бит.

– Җаннар тәгаен якыная алмыйлар, җаннан җанга юлның чиге юк, аны ахыргача үтү мөмкин түгел. Галәмгә барып җитеп буламы? Аның ахыргы стансысы кайда? Галәм буйлап сәяхәт кылучы метеоритлар да мәңге очып кына йөри ала, беркая барып җитә алмый. Кеше күңеле дә шундый аерым бер космос.

– Сез Лаураның кеме буласыз?

– Без – бер нәселдән.

– Аны кайда, ничек күреп була икән?

– Кем соң син?

– Без инде моннан тугыз ел элек танышкан идек. Монда, Казанда соңгы вакытта берничә тапкыр очраштык. Минем аны бик күрәсем килә, мин яратам аны, – дип өстәп куйды Равил, әйтерсең лә шушы ак чәчле чегән карты аның хәлен аңларга тиеш иде.

– Мин аның кайда икәнен белмим. Күрәм, син ачык кеше, кирәгеннән артык ихлас егет.

– Лаура да миңа шулай дигән иде, – дип елмайды Равил.

– Начар сыйфат.

– Нишләп?

– Ихлас кешеләр үзләренчә куркыныч – турысын әйтеп салып, якыннарына зыян китерә алалар.

– Якыннарың начар гамәлләр кыла торган кешеләр булмаса, синең ихласлыгыңнан нинди зыян булырга мөмкин?

– Нәрсә соң ул – начар гамәл? Бер кешегә яхшылык кылсаң, икенче берәү өчен зыян булырга мөмкин. Бездәге игелек сезнең өчен яманлык булып күренергә мөмкин. Кешеләр әллә нинди касталарда булырга мөмкин: уголовниклар, җитәкчеләр, иректә йөрүчеләр, милиционерлар, чиновниклар, партия членнары – боларның һәрберсе өчен игелек үзгә.

– Миңа сәер тоелды теге сүзегез... Мәхәббәттән башка дуслык була алмый дип саныйсызмыни?

– Дуслыкка, гомумән, ышанмыйм мин. Нәрсә соң ул дус? Кем ул – дус? Дуслык бармы соң ул? Дустың белән сине ерткыч җанвар куа башласа, һәркайсыгыз ныграк йөгерергә тырышачак. Якын дустың харап булмасын дип, син, артта калып, ерткыч авызына керергә тырышмаячаксың...

– Шәп мисал, – дип көлеп җибәрде Равил.

«Нива» машинасы үтеп китте дә, урам башында борылып кире килгәч, йорт каршында туктады. Машинада дүрт кеше утыралар иде. Берсе – шофер кырыенда утырганы – чыгып киерелеп куйды, икенчесе, арткы ян тәрәзә пыяласын төшереп, тәмәке кабызды.

– Тагын килделәр, – дип сыктанып куйды карт.

Күп тә үтмәде, киерелгәне болар янына килеп басты. Күренеп тора, махсус кием кигән тыгыз гәүдәле 25-30 яшьләрдәге бу егет спорт белән шөгыльләнә, аның хәрәкәтләре җиңел вә җитез иде. – Нихәл, Михэй дәдәй, – диде ул, кыска чәчен никтер ике куллап артка таба сыпырып.

– Сәлам, – диде чегән карты, теләр-теләмәс кенә.

– Мине хәтерлисеңме?

– Мин сине күреп беләм. Исемеңне генә хәтерләмим, – диде Михэй карт.

– Абрек минем исемем. Харман кайтмадымы?

– Юк.

– Ә бу кем? – дип ишарәләде Абрек Равилгә. – Минем сине инде кайдадыр күргәнем бар шикелле. – Казан бик зур түгел бит ул, – дип җавап бирде Равил.

– Михэй дәдәй, кем бу?

– Ул әле яңа гына килде. Бу тирәдә йорт сатучы юк микән дип кызыксына, – диде Михэй.

Абрек мыскыллы елмаеп:

– Акчаң күпмени? – диде.

– Миңа белешергә куштылар, үземә түгел, – диде Равил.

Абрекның дөрес юлда йөрүче кеше түгел икәне әллә кайдан күренеп тора иде, ул, чак кына Михэйга таба иелеп, яман усал тавыш белән:

– Михэй дәдәй, Харманга әйт, бу – соңгы кисәтү! – диде. – Секач янына килсен, ул аны көтә.

– Сез Харманга үзегез әйтегез, – диде Михэй, читкә карап. – Мин олы яшьтә, бүген бар мин, иртәгә юк. Бер-берегездән хәбәр ташып йөрергә минем вакытым да, хәлем дә калмады инде.

– Кайда соң ул? – диде Абрек.

– Белмим.

– Беләсең син, алдыйсың, картлач. Нишләп шушы кадәр алдакчы соң сез барыгыз да?!

– Миңа ышанмаган кешене мин алдыйм, – диде Михэй тыныч кына. – Миңа ышанган кешегә актык ризыгымны бүлеп бирә алам.

Абрек читкә төкереп куйды, аннары ямьсез елмаеп:

– Беләбез инде синең философ икәнеңне, – диде. – Гомер буе кырынмырын гамәлләр кылып, хәйләләп яшиләр дә, картайгач, дөрес, матур сүзләр сөйләргә тотыналар.

– Нишлисең бит, кеше Алла кушкан юлдан гына йөрми, шайтан коткысына да бирелеп яши. Алла кешегә акыл биргән, шайтан – хәйләкәрлек. Дөньяда исән калыр өчен кайвакыт башкалардан хәйләкәррәк булырга кирәк.

– Аны мин философ булмасам да беләм, – диде Абрек. – Харманны Секач көтә, зарыгып көтә. Абрек бүтән бер сүз дә әйтмәде, машина янына китте һәм, ул кереп утыргач, «Нива» тузан куптарып китеп барды.

– Болар кемнәр? – дип сорады Равил.

– Бандитлар, – диде карт, машина киткән якка карап. Ул авыр сулап куйды. – Хәзер үк китәр идем моннан. Йортта булырга куштылар шул. Хәзер үк теләсә кайсы тарафка бу тирәдән ераккарак юл тотар идем, менә хәзер үк юлга чыгар идем. Нинди зур бәхет бит ул – үз иркеңдә юлдан бару!

– Төнлә дәмени?

– Юлда чакта күктәге Ай – чегән өчен Кояш.

Шактый вакыт дәшмичә тып-тын утырганнан соң, Равил кузгалды:

– Мин машина юлы белән түгел, турыга барсам, олы юлга чыга аламмы? – дип сорады ул үз уйларына чумып утырган карттан.

– Туры барып кына әле беркемнең дә олы юлны тапканы юк, – дип җавап бирде Михэй.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05,2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев