Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

– Кызык кеше син. Ниндидер төймәләрнең тылсымына ышанасың... Генетика дигән нәрсә бар, буыннан-буынга кан белән күчә торган сыйфатлар бар... Әллә нинди борынгы оберегларың булырга мөмкин... Әмма кешедән кешегә яхшысы да, начары да кан белән күчә, язмыш дигән нәрсә бар, күрәчәк дигән нәрсә бар.

(Башыннан укыгыз)

29

Өстенә ике капчык бәрәңге салган «Москвич-412» машинасы шофёры – 40-45 яшьләрдәге Әхәт исемле кешенең өстендә иске куртка, тезләре чыккан чалбар, аягында үкчәләре ашалган ботинка иде.

Тыгыз гәүдәле бу агайның бер эштән дә курыкмый торган гади кеше икәне күренеп тора иде. Бер сүз дәшми барган шофёр янында Равил үзен ничектер уңайсыз хис итте. Әхәт белмидер сумка турында дип уйлады Равил. Әллә белә микән?.. Бу кеше дә Секач төркеменнән түгел микән?.. Охшамаган... Равилнең киеренкелеге хәттин ашты – тизрәк сумканы Секачка илтеп бирергә кирәк, киртәләр генә очрый күрмәсен инде берүк. Хәтта Әхәттән бернәрсә турында сорарга базмады, шүрләде, теге үзе дә сумка хакында бер сүз катмыйча, руленә ябышып утырды.

Ярты юлга җиткәч кенә, Әхәт:

– Пес итәсең килмиме? – дип сорады, һәм алар бер-ике минутлык тукталыш ясап алдылар.

Равил N каласына болай тиз барып җитәрләр дип уйламаган иде. Әхәт машинаны бик оста йөртә булып чыкты. Җизнәсе Кәрим өйдә булырга тиеш, Равил аңа телефоннан шалтыраткан иде. Барып җиткәч, Равил Әхәткә:

– Әйдә, чәй эчеп, капкалап чыгарсың, – диде.

– Юк, рәхмәт, тизрәк Казанга кайтырга кирәк, – диде Әхәт.

Сумканы алып, кире Казанга юл тоттылар.

Равил ГАИ посты яныннан үтәсе бар дип куркып барган иде, куанычына күрә, туктатучы булмады, хәвеф-хәтәрсез Казанга кайтып җиттеләр.

Инде караңгы төшеп килә иде, Равил үз уйларына чумган, шуңа күрә кай тарафка барганнарына игътибар бирмәде. Казан аша үтеп, башкаланың икенче ягындагы «сад-огород»лар бистәсенә килеп җиткәннәрен сизми дә калды ул. Көз кочагында калтыранып, кышны көткән бакчалар арасындагы тар гына урамнан «Москвич» шактый вакыт әкрен генә барды.

Ниһаять, яңа төзелгән җыйнак кына йорт янына килеп туктадылар. Җил-капка янында бер шәүлә күренде – мөгаен, сакчыдыр, ул Әхәтне таныды, кул болгап сәламләде дә тиз генә йортка кереп чыкты.

Йорттан изүләре ачык халат кигән Секач чыкты, алар, Әхәт белән читкә китеп, беркавым сөйләшеп тордылар. Әхәт белән хушлашкач, Секач кул ишарәсе белән Равилне чакырды. Равил машинадан чыкты, Әхәт багажникны ачып, сумканы алып бирде.

Секач Равилне коймага таянып каршы алды:

– Исән-сау килеп җиттеңме?

Йортка кергәч, Равил шаккатты – тыштан гади генә йортның эче болай ук купшы вә пөхтә булыр дип уйламаган иде ул. Керү белән, кухня сыман албүлмә – монда плитә, савыт-саба, суыткыч күзгә чалынды, тәрәзәгә матур кашагалар эленгән иде. Эчке бүлмәдән икенче катка менә торган баскыч күренде.

Равилне албүлмәдән ары уздырмадылар. Өстәлдә төрле ризык урын алган, башланган коньяк, сыра, минераль су шешәләре тора, сыр, тавык ите, яшелчә – барысы да зәвыклы итеп туралган иде.

– Менә, Лаура ничек бирде, шулай тапшырам сумканы, – диде Равил һәм җиңел сулап куйды.

Секач затлы халатының путасын бәйли-бәйли текәлеп карап торганнан соң:

– Аның эчендәге әйберләр барысы да урынындамы? – диде.

– Бернәрсәгә дә кагылмадым, – диде Равил. – Анда нәрсә икәнен мин аңламыйм да әле. 

– Башыңны җүләргә салма инде, – дип елмайды Секач. Аннары өске катта ишетелерлек итеп кычкырды: – Абрек!

Икенче каттан төшеп, эчке бүлмә аша Абрек пәйда булды.

– Клиент прибыл, – диде Секач. – Тикшер товарны.

Абрек сумканы эчке бүлмәгә алып кереп киткәч, Равил стенадагы затлы сәгатькә күз салды:

– Мин шәһәргә ничек кайтам хәзер? – диде ул.

– Ашыгасыңмыни? – диде Секач, өстәл янына урнашып. – Утыр. Эч, капкалап ал.

– Ашыгам дип... Барыбер кайтырга кирәк бит, – диде Равил, мул ризыклы өстәл янына утырып.

– Җитешерсең. Абрек товарны карасын әле башта.

Равил шүрли башлады – товар болар көткәнчә булмаса?.. Ул кагылмаганны исбатлый алмаячак бит. Ниһаять, ишек авызында Абрек күренде:

– Тәртип, – диде ул канәгать тавыш белән.

Секач салкын елмайды:

– Маладис. Миндә түгел дип, безне алдап йөрүең генә ачуны китергән иде. Мин аңлыйм сине... Гафу итәм. – Беравык пауза тотканнан соң ул сорап куйды: – Лаура белән сезнең арада бик тирән мәхәббәт булдымыни соң?

– Мин яратам аны, – диде Равил.

Хәзер инде Равилнең күңеле бераз тынычланды, әмма Лаураны җибәрерләрме-юкмы – шул җанны тырнап тора иде. Абрек товарны тикшерде, боларның аңа бернинди дәгъвалары юк, Равил Лаура хакында тагын сүз катарга җай эзләп утырды.

Секач рюмкаларга коньяк салды.

– Ашыкмыйсыңдыр бит?

– Алай бик ашыгыр җирем юк инде хәзер, – диде Равил.

– Эч. – Секач артка каерылып кычкырды: – Рита!

Икенче каттан кемнеңдер төшкәне ишетелде һәм кухняда мөлаем йөзле 30-35 ләрдәге яшь хатын пәйда булды. Өстенә затлы халат кигән, яланаяк, чәчен артка койрык итеп җыйнап куйган. Рита Равилгә ямьле итеп карап куйды.

Секач ягымлы тавыш белән:

– Рита, итне җылытып, кыздырып бир әле, – диде.

Бер рюмка коньяк эчкәч, Равилнең эченә җылы йөгерде. Сүз иярә сүз чыгып, Равил үзе турында ресторанда сөйләп бетермәгән нәрсәләрне сөйләде, тагын берничә рюмка коньяктан соң Лаурага мәхәббәте хакында, серле тәңкә турында да бәян итте. Актёр буларак, Равил матур, тәмле итеп сөйли белә иде. Секач, ни гаҗәп, аны зур кызыксыну белән тыңлап утырды.

– Син сөйләгән вакыйгаларның романтикасы көчле, әлбәттә, – диде ул, тирән сулыш алып. – Ул бүләк иткән тәңкә үзең беләнме?

– Әйе.

– Кая, күрсәт әле.

Равил, муеныннан салып, тәңкәне Секачка бирде.

– Бу сиңа бик кадерле әйбер инде... – диде Секач, тәңкәне кулында әйләндергәләп, җентекләп караганнан соң.

 – Лаураларның нәселен элек-электән михнәтләрдән саклап килгән ул. Тылсымлы, бик борынгы әйбергә охшаган бит.

Секач, көлеп, тәңкәне Равилгә бирде дә рюмкаларга тагын коньяк салды.

– Син үзең акыллы күренәсең, – диде ул. – Шул нәрсәләргә ышанасыңмы?

– Ул бит Лаураның бүләге, кадерле бүләк.

– Шулай бик яратасыңмыни аны? Син бернәрсәгә, беркемгә ышанма. Нәселләрен саклап килгән, имеш. Беләсеңме, ничек яшиләр алар?.. Алар кайгы-хәсрәт күрмәгәнме?

– Күргәннәр, әлбәттә. Лаураның үзенең генә дә ире суда батып үлгән, кызын машина таптаган.

– Алар һәлак булганда тәңкә Лаурада идеме? – диде Секач, рюмканы кулына алып.

– Әйе.

– Нишләп сакламаган соң бу төймә аларны? Әйдә, тотып куйыйк. Алар чәкештереп эчеп куйдылар, шуннан соң Секач дәвам итте:

– Менә хәзер ул тылсымлы әйбер синдә... Ә минем егетләрем чак кына синең башыңны сугып ярмадылар. Ярый, сумканы китереп өлгердең. Әле хәзер дә син минем каршымда утырасың, берничә минуттан язмышың кай тарафка борылыр, белмисең. Бернәрсәнең тылсымы юк, бернәрсәнең бәясе, кыйммәте юк.

Равил тәңкәне муенына тагып куйды да:

– Ә кешеләрнең кыйммәте бармы? – диде.

– Һәрбер кеше үзе куя үзенә бәяне.

Кухняга кызган иттән хуш ис таралды.

– Рита, көйдермә, – диде Секач, түрдәге плитә янында мәш килгән хатынга борылып.

– Булды, әзер инде, – дип, Рита табаны өстәлгә куйды.

– Тагын берәр нәрсә кирәкме?

– Юк, кояшым, бар, ял ит, – диде Секач хатынга, ягымлы итеп.

Бу минутларда Секач бөтенләй бандитка охшамаган иде. Ресторандагы кызга, мондагы Ритага мөгамәләсеннән күренә – хатын-кызны ярата ул. Равил дә тәмам тынычланды, коньяк белән затлы ризык үзенекен итте. Аның үзенең дә Секач белән күбрәк сөйләшәсе килә башлады.

– Хатыныңмы әллә? – диде ул, Рита киткән якка ымлап.

– Хатыннарым күп минем, – диде Секач. – Мондый байлык дөнья тутырук. Алар белән рәхәт бит, тормышымнан аларны алып атсам, минем нинди юанычым кала? Әмма артык якын итәргә, артык тирәннән яратырга шулай ук ярамый. Син аша, аша. Равил Секач салган тагын бер рюмка коньякны эчте дә тәмләп ит ашарга тотынды.

– Күренеп тора, син ачык, дөрес кеше, – диде Секач. – Ихлас кешенең бер бәласе бар – ул башкалар да ихластыр дип ышана. Андый кеше гадел була, ул башкалар да гаделдер дип ялгыша. Синең кебек кеше ул ярата да белә, чын-чынлап гашыйк була ала һәм хатын-кыз да аны шулай яратырга тиештер дип уйлый башлый. Беркемгә дә ышанма, яраткан кешеңә дә, туганыңа да, үзеңә генә ышан. Аннары... әйберләргә килгәндә... Әйбер сиңа кадерле икән, үзеңнән дә кадерлерәк булмасын. Син, вакыты җиткәч, үләсең, черисең, ә бу мидәлең әллә ничә мең ел сакланачак әле. Озак еллар буе кулдан-кулга күчеп, сакланып килгәне өчен кадерлеме ул?

– Кеше үлә, чери дисең... Кешенең җаны үлемсез, – ди торган иде минем әбием.

– Ну, әбиең әйткәч, шулайдыр инде, – дип көлемсерәп куйды Секач. – Әгәр җан үлемсез икән, бигрәк тә син бу борынгы калай кисәгенә табынырга тиеш түгелсең.

– Истәлек бит ул.

– Ярар, шул истәлекне муеныңа асып, һаман чегән кызы аркасында, буталып, абынып йөр инде алайса.

Равилгә әңгәмә ошый башлады, Секачка зур кызыксыну белән шактый вакыт карап торганнан соң, ул:

– Бик кадерле булган әйберләрең синең дә бардыр? – диде.

– Бар, әмма мин ул әйберләрдән тылсым да, ярдәм дә өмет иткәнем юк, хорафатчан булу яшәргә комачаулый. Сине N га алып барып кайткан «Москвич» водителе Әхәтнең әнисе рак белән чирләп үлде, бик нык интекте бичара. Югыйсә әбисенең әбисеннән калып, бәла-казалардан саклый торган чулпысы бар иде. Мин аны Мәскәүдәге зур врачларга алып барып дәвалаттым, монда аңа тагын бер ел гына яшәргә калды дигәннәр иде. Акчаны кызганмадым, Мәскәү врачларына күп итеп түләдем, шулай итеп аннары әле тагын алты ел яшәде. Врачларны да әйтерием... Бер нәрсәгә, бер кешегә ышанырлык түгел.

– Син шундый абруйлы кеше... Ышанычлы кешеләрең бер дә юкмыни?

– Юк! Дөньяда һәрбер кеше актёр. Син генә актёр дип уйлаган идеңме әллә?

– Бөтен дөнья – театр, әйе. Моны инде күптән әйткәннәр.

– Әмма, сезнең театрдан аермалы буларак, тормыш театры – коточкыч тамаша, чөнки театрдагы спектакльнең башы һәм азагы бар, аны карарга мөмкин, карамаска мөмкин, ә тормыш театрының ни башы, ни азагы юк, режиссёры да күренми, рольдән дә баш тарта алмыйсың.

– Син бик акыллы кеше, дөньяны күргәнсең, кешеләрне аңлыйсың, – дип, соклануын яшермәде Равил. – Син теләсә кайда зур җитәкче булып эшли алыр идең.

Секач көлеп җибәрде:

– Ник, ә мин хәзерге вакытта зур җитәкче түгелмени? – диде ул. – Дөресен әйткәндә, арыдым мин. Минем беркайчан беркем белән болай ачыктан-ачык сөйләшеп утырганым юк иде. Тикмәгә түгелдер бу, күңелем сизә – нәрсәдер якыная.

– Әхәт синең берәр туганыңмы әллә?

Секачның кургаштай кырыс чырае кинәт бераз яктырып китте:

– И-и-и, Әхәт... Ул миңа туганым кебек. Үземнең туганнарым миңа якын түгел, Әхәт, мөгаен, бүгенге көндә минем иң якын кешемдер. Без бала чактан ук дуслар, әмма Әхәт минем дөнья кешесе түгел. Криминалга аның бер катнашы юк, мин аны төрле йомышларга чакырам, кемне кая алып барганын ул үзе белми, кызыксынмый да – мин сорыйм, ул үти. – Секачның йөзендә елмаю сыман якты чалым беленде. – Миңа алты яшь иде. Җәй көне күрше подъездга Казан янындагы авылдан бер гаилә күченеп килде. Йөк машинасы җиһазларын йорт каршына бушаткан, болар мәш килеп, фатирга әйбер ташыйлар. Минем яшьтәге бер малайны күреп, мин алар янына килдем. Берәр нәрсә чәлдерергә өметләндем бугай мин – өйдә ашарга берни юк, әти гел исерек, ул вакытта әни, авырып, бүлнистә ята иде. Әйбер ташыганнарын күзәтеп, шул тирәдә йөрим. Малайның әтисе улына каяндыр шундый күп итеп итле пәрәмәчләр сатып алып килде, теге малай тумбочка өстенә утырып, пәрәмәч ашый. Минем карап торганымны күреп, малай мине үзе янына чакырып, пәрәмәч бирде. Ул – авылда үскән Әхәт исемле татар малае, русча начар сөйләшә иде, ә мин ишегалдында беркемгә сер бирми торган, курку белмәс булып үстем, әти уголовник та булгач, миннән куркалар иде. Әхәтнең әти-әнисе, олы җанлы кешеләр, мине бик якын иттеләр, безнең гаилә хәлләрен белгәч, кызганып, үзләренә чакыралар, ашаталар, акча бирәләр иде. Без дуслашып киттек, ишегалдында Әхәтне кыерсытырга маташып карадылар, әмма мин аны җәберләтмәдем, минем дустым икәнне белгәч, аңа беркем дә тимәде. Мәктәптә без Әхәт белән бер класста укыдык, мин аңа терәк булдым, миннән – Секачов Сергейдан бөтен класс куркып тора иде.

Мин үзем 1945 елны тудым. Сугыш башланганда, әтине төрмәгә утырткан булганнар – караклык өчен, нәрсә урлагандыр, белмим. Төрмәдән сугышка алганнар. Сугышка кадәр апам туган булган, ул үпкәсенә салкын тиеп үлгән. Әти яраланып кайткан... Ул аксап йөри иде. Ун айлык чагымда әтине тагын төрмәгә утырталар, йорт каршында исерек баштан берәүне пычак белән чәнчегән, ә тегенең абыйсы кайдадыр зур җитәкче булган. Әти 1950 елны кайтты, миңа биш яшь иде, миңа бөтенләй чит-ят кеше иде ул. Истәлекле, тарихлы әйбер дигәннән... Кеше чәнчегән пычак белән без күп еллар буе өйдә ипи кискәнбез икән – менә шундый мисалларны искә алгач, үзем дә кайвакыт хорафатчан булып куям. Әти бик каты, вәхши кеше иде. Өстәлдәге итне ашаганы өчен песине ишегалдында кыйнап үтерде. Бик ярата идем песиебезне. Әти аны бетон тротуарга ала да ора, ала да ора, мин песине кызганып бии-бии еладым, астыма сидем. Әнине бик каты кыйный иде, ул исерек чакта өйдә чыдарлык түгел иде инде. Ярлы яшәдек, мин гел ач булдым. Үсә төшкәч, мин икесен дә күралмый башладым – әтине вәхши булганы өчен, әнине, түзеп, аның белән яшәгәне өчен. Авыр чакларда мин гел Әхәтләргә керә идем, әти-әнисе мине кызганалар, кайвакыт үзләрендә кунарга калдыралар иде. Аларның өендәге җылылыкны минем бүтән беркайда татыганым юк. Әхәтнең әбисе бар иде – Галимә әби – ап-ак яулыклы, аның кулында гел дисбе иде. Ул мине шулкадәр ярата иде, гаиләбезнең хәлен белгәнгә кызганып кына түгел, нык ярата иде ул мине. Иң якты хатирәләрем аларның гаиләсе белән бәйле. Мин, рус малае, тиз арада татарча сөйләшергә өйрәндем – шул игелекле кешеләр белән алар телендә сөйләшәсем килде. Алар минем иң якын кешеләремә әйләнделәр, әтисе – мировой кеше, ул әле исән. Әнисе тәмле әйберләр пешереп ашата иде, урамдагы шуклыкларымны, тәртип бозуымны ишетеп, миңа бераз нотык та укыйлар иде. Әмма минем күңелем һәрвакыт кискен вакыйгалар таләп итте. Минем бандитларча кылануымны Әхәт беркайчан кабул итә алмады, әмма барыбер дус булдык. Аңлата алмыйм... Җаным тыныч вакытта бу рәхәтлеккә нәрсәдер яный кебек тоела иде, рәхәт халәтемә зыян килмәсен өчен мин ниндидер яман эш кылырга, көчемне, әшәкелегемне күрсәтергә тиеш дип уйлый идем. Үскәч, без төрле тарафларга киттек, Әхәт үз юлыннан атлады, мин үз юнәлешемне сайладым, әмма төрле юллардан йөрсәк тә, без барыбер дуслар булып калдык. Беренче тапкыр мине төрмәгә «по малолетке», өлкәннәргә ияреп, кибет баскан өчен утырттылар, аннары, сугышып, дүрт елга эләктем, шуннан соң – урлау, урлау, урлау... Биш ел утырдым... Аннары тагын җиде ел... – Секач беравык тынып торды, аннары: – Ник сөйлим мин сиңа боларны?.. – дип куйды.

– Бәлки, гомерең шулай узганга уфтанасыңдыр...

– Белмим, белмим. Кеше бит ул үзен һич аңлый алмый, яман эш кылганын белми ул, аннары үкенәме-юкмы – анысына да төшенә алмыйдыр. Бер тапкыр, суд алдыннан КПЗда ятканда, минем белән бер камерада баҗасын кыйнап үтергән кеше утырды. Ул миңа баҗасы белән ничек сугышканнарын, ничек үтергәнен кат-кат тәфсилләп сөйләде, туйдырып бетерде. Мин еллар узгач аңладым: бу, күрәсең, аның җан газабы, үкенүе, тәүбә итәргә теләве иде, әмма көчсез, слабак булудан курку сер бирмәскә өнди иде аны. Шуңа күрә, эчтән янса да, тыштан бравада белән сөйләде баҗасын үтергәнне. Бу дөньяда ниндидер рольгә алынгансың икән, син аны гел уйнарга омтыласың, криминал мохиттә яман эш, гөнаһ дип тормыйсың, иң каты сыйфатларыңны кулланасың, башкача булмый, юкса сине таптыйлар, бетерәләр.

– Әхәтләр гаиләсеннән башка тагын нинди дә булса якты хатирәләрең бардыр?

– Бардыр, бәлки...

– Мәсәлән, беренче мәхәббәт...

– Мәхәббәткә ышанмыйм мин. Беренче тапкыр гашыйк булганымны хәтерлим. Ул кызны минем белән әти-әнисе йөртмәде – бандит ул, аның башы төрмәдән чыкмаячак диделәр.

– Лаура белән Харманны җибәрәсеңме?

– Әлбәттә. Аларның миңа кирәкләре юк, әмма Харманны болай гына калдырмыйм. Мине алдамакчы булды... – дип, Секач каты итеп сүгенеп куйды.

– Бәлки гафу итәргә кирәктер...

– Андый кешеләрне гафу итәргә ярамый. Бер уйлаганда, Харманны гаепләү дә дөрес түгел, әмма мине алдарга маташуын кичерә алмыйм.

– Гафу итә белсәң, дошманнар азая түгелме?

– Дошман итәсе кеше сине, яхшылык кылсаң да, дошман итәчәк. Гафу ителмәслек нәрсәләр күп, хыянәтчене, сатлыкҗанны, кеше үтерүчене гафу итеп булмый. Үземнең дә үтерүчеләрдән яхшырак җирем юк, минем кушуым буенча күп кешенең башына җиттеләр, минем үземне дә гафу итмәүчеләр – муеннан. Бер попның сөйләгәне бар: берәү төнгә таба чиркәүгә килеп, аңа мин кеше үтердем, ярлыка мине, дигән. Батюшка баш тарткан, тәүбәсен кабул итмәгән, бар, кит моннан, дигән. Теге чиркәү янындагы агач ботагына асылынып үлгән.

– Төрмәдә, зонада асылынучылар бармы?

– Булгалый. Бер тапкыр зонада яныма разбой өчен эләккән бер яшь егет, килеп яшисем килми, тагын алты ел түзә алмыйм, асылынам, диде. Мин аңа әгәр сине бу дөньяда беркем, бернәрсә тотып тормый икән, асылын, дидем. Әниемне кызганам, ди. Алайса, асылынма, дидем.

– Асылындымы?

– Юк, асылынмады. Асылынырга җыенучы әйтеп тормый ул, тота да асылына.

– Үзеңә андый уйлар килгәне булдымы?

– Дөньядан туйган чаклар күп була, минем үземне дә бернәрсә, беркем тотып тормый бу дөньяда, үлемнән дә курыкмыйм, әмма мин беркайчан үземә кул салмаячакмын – дошманнардан оят.

– Үзең үткән юлны берәр кешегә теләр идеңме?

– Кешесенә карап, аңа нинди генетика салынганына карап. Миңа шунысы көлке тоела – бик күп үсмерләр, яшьләр хәзер дә уголовниклар мохитенә романтик күзлектән карый. Анда бернинди романтика юк, ул кануннар буенча һәркем яши алмый. Хәзерге заманда бигрәк тә – тәртипләр үзгәрә бара, иң абруйлы карак та хәзер элекке кануннар буенча яшәми. Син хәзер ниндидер кануннар буенча гына, кагыйдәләр бозмыйча яшәсәң, сине таптап китүләре ихтимал. Тагын шунысы бар: бер авторитет та криминал дөньяда яшәвен каты кануннар буенча башламый. Мин башта әниемнең әйберсен урлап саттым, аннары күрше карчыкның пенсиясен урладым, ун яшемдә классташымның сәпитен чәлдердем. Иң зур авторитет та үзенең криминал юлын дәүләткә каршы көрәшүдән башламый, кешеләрне рәнҗетеп, гади кешеләрнең акчасын урлап башлый. Менә шулай, Равил... Синдә мин чын кеше күзләрен күрәм. Йодрык төйнәп сугарга ашыкма, куркак булып калсаң кал, әмма мөмкин булса, сукма, үзеңне тый. Төрмә – синең урын түгел, анда эләгүе бик җиңел, әмма анда кеше булып калу авыр. Ә мин һәрвакыт сугарга тиеш, миңа башкача ярамый, гел сугыш халәтендә тормасам, мине бетерәләр. Миңа хәзер 41 яшь, мин башкача яши белмим. Бәлки яши дә алыр идем, әмма бу криминал дөньядан ычкыну мөмкин түгел, мин инде тамыр җәйгәнмен бу дөньяга.

– Син бернәрсәдән дә, беркемнән дә курыкмыйсыңмы?

– Мин бер нәрсәдән генә куркам – куркак булудан.

– Алладан курыкмыйсыңмы?

– Юк. Алладан куркудан хәзер инде мәгънә юк, ул миңа инде күптән кул селтәде. Бәләкәй чакта Әхәтнең әбисе Галимә әбинең намаз укыганын күреп, аның дисбесенә кызыгып торганымны хәтерлим. Намазын тәмамлагач, ул миңа: «Аллаһ барыбызны да ярата, сине дә рәхмәтеннән ташламас, балакаем», – дигән иде. Ул көнне Галимә әби миңа хөрмә төшләреннән үзе җыйган дисбесен бүләк итте, андыйлар аның берничә иде.

Секач түрдәге утыргычта яткан барсеткасыннан дисбе алып килде.

– Менә ул. Мин аны гел үзем белән йөрттем.

– Бәлки бу дисбе сине саклап килгәндер? – диде Равил.

– Нәрсәдән, кемнән? Мин бит күрәсемне барыбер күрдем. Әйбергә ышанмыйм мин. Колымада утырганда, китапханәче бар иде, ул инфаркт белән кинәт үлеп китте. Ниндидер фабриканың партком секретаре вазифасында эшләгән, иң кадерле әйберсе – күкрәк турында йөрткән партбилеты булган. Хатынын сөяркәсе белән тоткан, икесен дә кыйнап ташлаган, хатыны исән калган, сөяркә бүлнистә үлгән. Сигез ел биргән булганнар. Ул хәтта зонада, үзен партиядән чыгарсалар да, коммунистлар партиясенә табына иде. Партбилетыннан мәхрүм калу – аның өчен иң зур фаҗига иде... Партбилеты сакламады ул кешене.

– Син берәр тапкыр өйләндеңме соң?

– Әйе. Әмма аеры-чөйре яшәдек. Соңгы тапкыр утырганда, хатын үзе развод ясады.

– Балаларың да бармы әллә?

– Ике кызым бар, үсеп җиткәннәрдер инде. Хатын күптән инде башка кешегә чыкты, барысы да миннән баш тарттылар. Ярый әле, хатын малай тапмады, минем юлдан киткән булыр иде.

– Димәк, улың булса, аның син узган юлдан баруын теләмәс идең?..

– Мондый юлны сынмыйча, бөгелмичә узу һәркемнең дә хәленнән килми.

– Дөньядан ямь табарга беркайчан да соң түгелдер, минемчә. Криминал мохиттән башка да әллә нинди киңлекләр бар лабаса – төрле илләр, төрле халыклар, табигать...

Равилнең бу сүзләреннән Секач көләргә тотынды, аның көлүе истерика дәрәҗәсендә иде.

– Бала чакта яз көне суга батып кайтканым өчен әти мине элгечкә аягымнан баштүбән асып куйган иде – язгы гөрләвекләрне күргәч, шул искә төшә, – диде Секач, көлүдән туктап. – Бер тапкыр җәй көне, рөхсәт сорамыйча, Иделгә кармак белән балык тотарга бардым, шуның өчен әти мине кыйнап, авызыма чи балык тыккан иде – җәй көне шундый хатирәләр калка. Бер тапкыр, көз көне дуслар белән Казансу буенда учак ягып, курткамны көйдердем, шуның өчен исерек әтием янып торган папиросын беләгемә сытып сүндерде. Кыш көне урамга сорамыйча чыгып киткәнем өчен балконда мине шәрәтән тотканын хәтерлим. Һәр ел фасылы белән бәйле тетрәндергеч вакыйгаларым күп минем. Ә син табигать дисең... Ха-ха-ха...

Секачның болай да төссез чырае кинәт ап-ак булды, эчке нәфрәте бөтен кыяфәтеннән аңкыды. –

Сине Галимә әбинең дисбесе ташламас, – диде Равил тынычландырырга теләгән сыман.

– Кызык кеше син. Ниндидер төймәләрнең тылсымына ышанасың... Генетика дигән нәрсә бар, буыннан-буынга кан белән күчә торган сыйфатлар бар... Әллә нинди борынгы оберегларың булырга мөмкин... Әмма кешедән кешегә яхшысы да, начары да кан белән күчә, язмыш дигән нәрсә бар, күрәчәк дигән нәрсә бар. – Секач елмаерга тырышты, ләкин күзләре нәфрәтле килеш калды. – Мирела тәңкәсе... Дракула акчасы... Галимә әби дисбесе... Ха-ха-ха...

Инде таң ата башлады. Сәгать дүртләр тирәсендә Секач янына машина белән берәү килде, алар ярты сәгать чамасы аулакта сөйләштеләр.

Равил шул машина белән Казанга кайтып китте. Равил берничә көн рәттән Секач белән булган әңгәмә тәэсирендә йөрде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев