Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

– Исәнмесез, – диде. – Сез кем буласыз? – Лаура. – Ә-ә-ә, әйе, әйе. Мин бик шат, – диде капитан, Лаураның кышкы аяк киеме затлы икәненә игътибар итеп. – Шат? – дип көлемсерәде Лаура, башындагы мамык яулыгын маңгай турында ике куллап калкытып. – Мине күрүегез шулай бик куандырамыни?

(Башыннан укыгыз)

32


Ишекне шакымыйча гына килеп кергән зифа буйлы яшь хатынга
капитан Кирсанов беравык аптырап карап торды. Бер сүз дәшмичә, хәтта
исәнләшмичә дә, пәлтәсенең сәдәпләрен чишеп, каршысындагы урындыкка
аякны аякка атландырып утырган бу чибәр затка Кирсанов үзе:
– Исәнмесез, – диде. – Сез кем буласыз?
– Лаура.
– Ә-ә-ә, әйе, әйе. Мин бик шат, – диде капитан, Лаураның кышкы аяк
киеме затлы икәненә игътибар итеп.
– Шат? – дип көлемсерәде Лаура, башындагы мамык яулыгын маңгай
турында ике куллап калкытып. – Мине күрүегез шулай бик куандырамыни?
– Казаннан китәрсез дә, сезне эзләп аһ итәрбез дип борчылган идем.
– Кирәк кешене сез әллә кайлардан табасыз. Мине уголовный розыск
кешесе тиз тапты, следователь Кирсановка барырга кушты. Менә, килдем,
ник кирәк булдым мин сезгә?
– Лаура, берничә сорауга җавап бирегезче.
– Тыңлыйм.
– Абыегыз Харманның соңгы вакытта нинди эшләр белән шөгыльләнгәнен
беләсездер инде?
– Белмим. Абыем Харман бу дөньядан инде китте, борчымагыз аның
рухын.
– Гафу итегез, Лаура, аңлыйм... Ләкин сез дә мине аңлагыз, коточкыч
конфликтта кешеләр һәлак булды, уголовный эш башланды, мин шул
вакыйгага кагылышлы сораулар бирергә мәҗбүр. Ике төркем арасындагы
конфликтның сәбәпләре байтак, ул сугыш инде күптәннән бара, әмма шушы
арада килеп чыккан бәрелешкә абыегыз Харман Казанга алып килгән товар
этәргеч ясады. Безгә мәгълүм: Харман товарны алып килгән, Секач моны
белеп эзәрлекли башлаган. Әйтегез әле, ахыр чиктә Харман Секачка үзе
теләп биргәнме товарны?
Лаура иңнәрен сикертеп:
– Мин хәбәрдар түгел, – диде. – Нинди товар? Миңа абыемның
беркайчан андый серләрен ачканы булмады.
– Сез актёр Равил Шәмсиевне беләсезме?
– Беләм, – диде Лаура, сагаеп.
– Күптәннәнме?
– Моннан тугыз-ун ел чамасы элек танышкан идек.
– Сез шул вакыттан бирле элемтәдә булдыгызмы аның белән?
– Юк.
– Соңгы тапкыр кайчан очраштыгыз?
– Шушы көзне, монда, Казанда.
– Харман белән алар бер-берсен күптән беләләрме?
– Алар бер-берсен белмиләр, алар бөтенләй таныш түгел иде. Дөрес,
абый күптән түгел аның турында белде һәм миңа аның белән аралашмаска
кушкан иде.
– Ник?
– Ник икәне аңлашыла бит инде, сез безнең яшәү рәвешен,
законнарыбызны яхшы беләсез.
– Димәк, Харман белән Равил Шәмсиевнең мөнәсәбәтләре яхшы түгел
иде?
– Әйтеп торам бит: аларның беркайчан аралашканнары булмады.
– Лаура, әйдәгез, ихластан сөйләшик әле. Абыегыз инде исән түгел,
аңа берни янамый... Бөтен илне тетрәндергән атыш-үтереш эше Мәскәү
контролендә тора. Бу эштә бер сумка тыелган товар «эленеп» тора. Ул
товар, әлбәттә, бу кадәр кеше үтерерлек үк кыйммәт түгел, әмма, күрәсең,
каһәр суккан сумка ике группировканың низагына соңгы тамчы булып
тамгандыр. Бу эшкә катнашы булган һәрбер кешене ачыклау безгә бурыч
итеп куелган. Харман товарны Равил Шәмсиевкә ник бирде икән? Алар
бит аралашмаганнар...
– Белмим, – диде Лаура, уйга калып. – Раульгә бирде микәнни?
– Равил аны Секачка илтеп тапшырган, Равил моны үзе әйтте.
– Рауль үзе әйтте?! – дип гаҗәпләнде Лаура.
– Ник гаҗәпләнәсез? Харман кушты микән аңа илтеп бирергә, әллә
башка кешеме?..
– Белмим.
– Бу җинаятьтә мине Шәмсиевнең роле кызыксындыра. Ростовлылар
кешесеме ул, әллә Харманның ярдәмчесе булды микән?..
– Су бирегез, зинһар, – диде Лаура, яулыгын салып.
Кирсанов тәрәзә төбендәге графинны алып килеп, стаканга су салды.
– Товар Равилдә икәнне сиңа кем әйтте соң? – диде капитан,«син»гә
күчеп.
Лаура йотлыгып су эчте, йөткереп алды.
– Мин белмәдем, – диде ул, стаканны өстәлгә куеп.
– Секач кешеләреннән инде сорау алдык. Аларга син сумка Равилдә
дип әйткәнсең. Димәк, син белгәнсең. Сиңа Харман куштымы Равилгә
сумканы илтеп бирергә?
– Юк.
– Үзең?..
Лаура капитанның йөзенә туры карап:
– Үзем, – диде.
– Абыең куштымы?
– Юк. Өйне тенти башладылар... Мин абыйның сумканы яшергәнен
күргән идем. Мин бит белмәдем – тентүчеләр милициядәнме, әллә
бандитлармы, шуңа күрә сумканы алып качтым.
– Сумкада тыелган әйберләр икәнне белдеңме?
– Юк, белмәдем. Полиэтилен төргәкләр икәнне күрдем, ни икәнен
аңламадым.
– Равилгә нәрсә дип бирдең соң син аны?
– Абыйның әйберсе, яшереп тор дидем. Дөресе шул.
Лаура кинәт хәлсезләнде, әмма Кирсанов сорау алуны дәвам итте.
– Равил Шәмсиев белән сезнең мөнәсәбәтләр тирәнме?
– Ул ышанычлы кеше, – диде Лаура. – Ул чын кеше.
Кирсанов, паузадан соң, сорап куйды:
– Син аны яратасыңмы?
– Ничек инде рома кызы «гаджо»ны яратсын! Бу сорауны ник бирәсез?
– Сумканы тапшырганнан соң Равил белән ничә тапкыр очраштыгыз?
– Шуннан соң аны күргәнем юк.
Лаураның йөзеннән газап саркыды, ул алдына салынган яулыгын ике
куллап бөгәрләде һәм елап җибәрде:
– Арыдым мин, туйдым... – диде ул, сулкылдап. – Миңа Казаннан
китәргә кирәк.
Аның елавы Кирсановның күңелен аз гына да җебетмәде, ул коры гына:
– Сез әлегә Казанда булырга тиеш, – диде.

33


Равил икенче тапкыр килгәч, Кирсанов калын папкасын актара-актара,
хәл-әхвәлләрне сораштырган булды. Равил аның сорауларына, пауза
тотып, уйланып, саклык белән җавап бирергә тырышты. Капитан папканы
тумбочкасының тартмасына тыгып куйгач, шактый вакыт текәлеп карап
торды.
– Димәк, сез сумканы Харманнан алдыгыз? – дип чак кына елмайды ул.
– Әйе, – диде Равил.
– Тыелган әйбер икәнне белдегезме?
– Юк.
– Ничек инде, ни икәнен белми торып, сумканы алырга, аннары аны
яшерергә батырчылык иттегез?
– Мин Харманның үтенечен кире кага алмадым, чөнки ул – Лаураның
абыйсы. Миңа Харман белән мөнәсәбәтләрне җайга салу мөһим, юкса ул
миңа Лаура белән очрашырга рөхсәт бирмәс иде.
– Ә Лаура сезнең белән очрашырга атлыгып торамы? – диде Кирсанов.
– Ни дигән сүз инде бу?
– Сез аны нык яратасыз, ахрысы?
– Яратам.
– Сезнең типтагы кешеләрне очратканым бар минем. Хатын-кызга каты
гашыйк булып, аны пьедесталга менгереп куялар да аннан да гүзәлрәк кеше
юктыр дип саный башлыйлар. Сез аңа кирәк микән соң?
– Мин яратам аны. Сезнең ни эшегез бар безнең мөнәсәбәтләрдә?
Кирсанов шактый вакыт Равилнең күзләренә карап торды.
– Син миңа дөресен әйтмәдең, – диде ул ачулы тавыш белән. – Сумканы
сиңа Лаура китереп биргән.
Равил эчке сискәнү тойды, әмма үзенекен сукалады:
– Юк, сумканы миңа Харман китереп бирде.
Капитан, торып, тәрәзә янына барды, шактый вакыт уйланып торгач,
тышка караган килеш:
– Син Лаураның бу эштә гаепле булуын теләмисең, аңлыйм, – дип куйды.
– Ул чынлап та гаепле түгел, – диде Равил, торып.
Кирсанов, кабинет буйлап берничә тапкыр әрле-бирле йөреп алгач:
– Утыр, утыр, – диде. Аннары, Равил янына килеп, чак кына иелде дә:
– Сумканы сиңа Лаура биргән, – диде. – Лаура миңа үзе әйтте. Закон
буенча сез икегез дә бу җинаятьтә катнашкансыз булып чыга.
– Лаура берни белми! – диде Равил, борсаланып. – Миңа сумканы
Харман китерде.
Кирсанов урынына барып утырды, телефон номерын җыеп, трубкага
өч кенә сүз әйтте:
– Егор, алып кер!
Күп тә үтмәде, кабинетка Лаура белән озын буйлы лейтенант керделәр.
Лаураның йөзе сулыгып калган, күзләре төссезләнгән, ул зәңгәрсу свитер
кигән, пәлтәсе белән яулыгын беләгенә аскан иде.
Равил торып басты, Лаура стена буенда янәшә торган өч урындыкның
берсенә әкрен генә барып утырды. Лейтенант, Кирсановка карап, күрсәтмә
көтте. Кирсанов:
– Бар, мин сине чакырырмын, – дигәч, ул чыгып китте.
Равил, Лаурадан күзләрен алмыйча, бер урында тик басып торды.
– Утыр, утыр, – диде аңа капитан.
Равил өстәл каршындагы урындыкны Лаурага якынрак күчереп утырды.
– Лаура, хәлләрең ничек? – диде ул.
Лаура дәшмәде, ул, башын аска иеп, уйга чумды. Тикшерүче,
утыргычында чак кына артка каерылып, башта Равилгә карап торды, аннары
Лаурага эндәште:
– Лаура, сумканы сез Равилгә илтеп бирдегезме?
– Әйе.
Равил сикереп торды:
– Юк! Лаура! Алдыйсың! Абыең Харман алып килде миңа сумканы.
Лаура, башын калкытып, Равилгә карады, елмаерга тырышты, әмма
елмая алмады, йөзеннән сагыш саркыды:
– Рауль, мин алып килдем сиңа сумканы, – диде ул сыктанулы тавыш
белән. – Яшереп куй дип үтендем, син ризалык бирдең. Мин аңлыйм,
син мине акламакчы буласың, мине катнаштырырга теләмисең. Рәхмәт,
кирәкми. Ничек бар, шулай әйт.
– Лаура... – дип нидер әйтмәкче булды Равил, әмма сүзләр тапмады.
– Рауль, гафу ит мине, – диде Лаура, чак кына ишетелерлек итеп. – Минем
аркада син дә пычракка кереп баттың.
Кирсанов уйга чумды, шуннан файдаланып, Равил Лаура янына барып
утырды.
Кирсанов телефон номерын җыйды:
– Егор, кер!
Әлеге дә баягы лейтенант кергәч, Кирсанов аңа:
– Протоколларны мин кушканча тутыр, – диде. – Кул куйдырганчы миңа
күрсәтеп алырсың.
– Есть! – дип җавап бирде лейтенант һәм Лаурага: – Гражданка, әйдәгез,
минем белән, – диде.
Равилнең дә аларга ияреп барасы килде, ул кинәт сикереп торды, Лаура
әкрен генә ишеккә таба юнәлгәч, ул да кузгалды.
Кирсанов коры гына:
– Шәмсиев, сезнең белән әңгәмәне мин дәвам итәм әле, – диде.
– Аны кая алып киттеләр? – дип сорады Равил, капитан каршысына
килеп утыргач.
– Әлегә беркая да түгел. Аның белән башка кеше сөйләшә. Эшнең ничек
җитди икәнен чамалыйсыңдыр инде?
– Әйе, чамалыйм.
– Синең бу матавыкка ничек килеп эләккәнеңне мин бик яхшы аңлыйм.
Син – башка дөнья кешесе. Биографияңне һич кенә дә бозасым килми,
әмма сумкада нинди товар икәнне белмәвең җаваплылыктан сине коткара
алмый, чөнки, ничек карасаң да, синең аша үткән ул.
– Тыелган товар очраклы рәвештә генә минем кулга эләкте. Иптәш
капитан, Лаурага берни дә булмыйдыр бит?
Кирсанов көлемсерәп куйды:
– Иң элек үзең өчен кайгырасы урынга син һаман Лаура дип утырасың.
Үзе әйтеп тора бит: сумканы мин Равилгә бирдем, ди. Бәлки хәзер инде
баш тартыр, абыем биргән, дияр. Карарбыз.
Равилгә һава җитми башлады, өстендә җиңел куртка булса да, эссе иде
аңа. Капитан шактый вакыт дәшми утыргач, Равил, куркып:
– Миңа нәрсә була? – диде.
– Суд хәл итәчәк, – диде Кирсанов.
Кабинетта авыр тынлык урнашты. Равилнең күз алдына бер-бер артлы
әти-әнисе, апасы, театрдагы иптәшләре килеп басты. Мин аларга ни
әйтермен? Харап булдым микәнни? Профессиямнән дә колак кагачакмын
бит. Гомер буена үзем белән йөри торган оят, хурлык булачак...
Кирсанов, аны уйларыннан арындырып:
– Мин сиңа ярдәм итәргә телим, – диде. – Синең бу матавыкка ялгыш
килеп эләүең инде ачыкланды. Сумканы Секачка Харман илткән дип
язачакмын.
– Абрек белән Рита мин алып килгәнне күрделәр бит, – диде Равил, ә
үзенең эченә барыбер бераз җылы йөгерде.
– Секачка товарны кем тапшырганы Абрекка да, Ритага да – барыбер.
Мин аларны тиешле күрсәтмәләр бирергә күндерермен. Алар да: сумканы
Харман алып килде дисәләр, сине бу эштән бөтенләй читләштереп булачак.
Лаурага да аңлатырга кирәк булыр – сумканы Секачка Харман илткән дип
күрсәтмә бирсен.
Равил әле ышанмыйча утырды, ул бары тик:
– Рәхмәт сезгә, – дип берничә тапкыр кабатлады. – Сез чын әйтәсезме?
Кирсановның йөзе яктырып китте, кырыслыгы да каядыр югалды:
– Милициядә аяусызлар, канечкечләр генә эшли дип уйлаган идеңме
әллә? – дип елмайды ул.

(Дәвамы бар)

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев