СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Яшәве җиңел түгел инде ул. Кеше бит үзенә генә буйсынмый, аның эчке күңеле нинди генә булмасын, ул барыбер кемнәргәдер, нәрсәгәдер яраклашырга тиеш. Кызганыч, адәм актыклары белән дә гармониядә яшәргә туры килә. Белсәң иде театрдагы хәлләрне! Ярый әле, халык театрны сәхнәдән генә, тамаша формасында гына күрә, театрның үзендә, эчендә нинди кешеләр, нинди пычраклыклар булганны белсә, бәлки тамашачы театрга йөрмәс тә иде.
21
Икенче көнне Равил театрга теләр-теләмәс кенә барды. Бүгенге тамашадагы ролен ул бик ярата, башка көннәрдә уйнарга атлыгып тора, бүген исә кәефсез, күңелдә шатлыкның әсәре дә юк иде. Спектакль башланырга әле сәгать ярым вакыт бар иде. Администратор кыз эчке элемтә телефоныннан шалтыратып:
– Сине телефонга чакыралар, – дигәч, Равил әле кем икәнен белмәсә дә, гримёркадан атылып чыгып, баскычтан астагы администратор бүлмәсенә йөгерде.
Шалтыратучы Лаура булып чыкты:
– Синең спектакльме бүген? – диде ул.
– Әйе. Әллә киләсеңме? – диде Равил, канатланып.
– Тамашаны карарга килә алмыйм. Ничәдә тәмамлана?\
– Унынчы яртыда.
– Хатының кайттымы?
– Юк әле.
– Мине сәгать унда Чуйков урамында көт.
– Юк, унга мин кайтып җитешә алмам. Әйдә, унберенче яртыга.
– Ярар. Тулай торак янында мине көтәрсең.
– Көтәм, көтәм, – диде Равил, чиксез куанып. – Көтәм, Лаура!
Күңел тагын җилкенә башлады, илһам уты кабынды – аһ, бүген шәп уйнаячак ул үзенең ролен! Залны тутырып утырган халыкка спектакль бик ошады, актёрларны көчле алкышларга күмделәр. Равил бүген башка көннәргә караганда да яхшырак уйнады, роль хәтта аз гына да алҗытмады. Лаура белән булачак ул бүген!
Равил, ашыга-ашыга киемнәрен алыштырды, битеннән гримны сөртте. Хәтта бүген хатынының кайтып керү ихтималы да куркытмады аны, театрдан атылып чыгып китте.
Унберенче унбиш минутта ул инде тулай торак янында, юлдан узган һәрбер машинаны күзәтеп, монысы белән Лаура килгәндер дигән өмет белән әрле-бирле йөреп тора иде.
Ниһаять, юл кырында тукталган караңгы төстәге җиңел машинадан Лаура чыкты – соңгы вакытта кия торган соры плащтан, шәлен бүген башкачарак бәйләгән, кулына җыйнак кына куе зәңгәр төстәге юл сумкасы тоткан.
Равил аның каршысына ашыкты.
– Исәнме, Лаура!
– Исәнме.
– Бир сумкаңны.
– Юк, юк, үзем тотам, – дип, Лаура, никтер сумканы бирергә теләмәде.
Тулай торак ишегеннән кергәч, вахтёр апа зур кызыксыну белән боларны каршы алып, Лаураны җентекләп күзәтте.
Равил аның яныннан үтеп барышлый:
– Хәерле кич, апа, – дигәч, вахтёр:
– Хәерле, хәерле... – дип, серле итеп җавап бирде.
Вахтадагы хатын артык сораулар биреп тормады, алар дүртенче катка менеп киттеләр.
Гөлнара кайтмаган булса ярар иде дип уйлады Равил баскычтан менгәндә, вахтёр ападан сорыйсы калган. Әллә Лаура монда Равил янына бөтенләйгә килгәнме?.. Әнә бит, сумка күтәргән... Бу турыда ул сорарга базмады. Әгәр Лаура аның янына бөтенләйгә килгән булса, Гөлнара кайтып кергәч, коточкыч низаг кубачак... Ни булса, шул... Иң мөһиме – Лаура аның белән янәшә.
Баскычтан каршыга төшеп килүче ике кыз, стенага елышып, исәнләштеләр, Лаурага дикъкать белән карап калдылар. Дүртенче катка менгәч тә, кулына таба тотып, уртак кухнядан чыгып килүче юан гәүдәле яшь кыз, исәнләшеп, бер мәлгә Лаурага текәлеп торды. Гөлнара әле кайтмаган иде. Бүлмәдә тәртипсезлеккә читенсенеп, Равил теләсә ничек аунап яткан әйберләрне тиз-тиз җыештырган булды.
– Чишен, – диде Равил, курткасын салып.
– Чишенеп тормыйм, – диде Лаура.
Равил аптырап китте:
– Ничек инде?..
Лаура нәрсәдер әйтергә җыена, әмма кыенсына кебек тоелды.
– Син, Равил, ышанычлы кеше... – диде Лаура. – Менә бу сумканы яшерергә урын таба алмассыңмы икән? Кичектермичә яшерергә кирәк аны.
– Нәрсә соң анда?
– Монда ниндидер запрещённый әйберләр. Мин сиңа аннары аңлатырмын. Бездә обыск булды. Мин бу сумканы алып качтым, юкса, абыйның гына түгел, бөтен нәселебезнең эшләре харап була иде. Абыйның сумканы мунча өйалдына яшергәнен күргән идем мин. Тентү вакытында, сумканы алып, бакча артына йөгердем, беркем сизми калды, аннары, кача-поса барып, стройматериаллар склады сакчысының телефоныннан сиңа шалтыраттым.
Равил сумканың замогын ачып, эченә күз салды, анда төрле төстәге полиэтиленга чорналган төргәкләр иде.
– Актарма, яме, – диде Лаура.
– Ярар.
– Минем бу товарга катнашым юк. Абыем кереп батты бу матавыкка, хәзер үзе дә үкенә инде. Ул моның белән шөгыльләнергә мәҗбүр булды, чөнки бурычлары күп. Зинһар, яшереп сакла моны. Бу – бик кыйммәтле товар, аның белән абыем барлык бурычларыннан котыла алыр иде.
– Кая яшерергә соң аны?.. – диде Равил, уйга калып. – Гөлнара менәменә кайтырга тиеш.
– Уйла, Рауль, уйла. Яшер, зинһар! Берүк хатының күрмәсен, – диде Лаура, өзгәләнеп.
Әле кая яшерергә икәнне белмәгән килеш, Равил сумканы алып калырга ризалашты. Лаураның һәр үтенечен үтәргә әзер иде ул, тәрәзәдән сикер дисә дә, мөгаен, аны-моны уйламыйча сикерер иде. Равил Лаураны кочагына алды.
– Равил, хәзер кирәкми, – диде Лаура, аның кочагыннан чыгып. – Йә хатының кайтып керер.
Равил түрдәге урындыкка барып утырды, Лаура ишек катында торып калды.
– Өйләнергә ашыкмаска иде миңа, – дип куйды Равил, никтер түшәмгә карап.
Лаура аның янына килде, якты елмаеп, Равилне битеннән үпте:
– «Өйләнсәң, бәхетсезлекнең ни икәнен белерсең, өйләнмәсәң, гомер буе бәхетсез булырсың» дигән әйтемне ишеткәнең бармы?
Равил җанланып китте.
– Минем затлы шәраб бар, – диде ул. – Махсус алдым, синең белән эчәргә.
– Мин спиртлы эчемлек эчмим, рәхмәт, – дип, кулын Равилнең иңенә куйды Лаура.
Равил аның кулын тотып, кат-кат үпте.
– Син миндә кунасыңдыр бит?
– Юк. Мин өйгә кайтырга тиеш. Озатып та торма. Безгә хәзер синең белән бергә күренергә ярамый. Харманның сеңлесе булгач, мине күзәтәләрдер, мөгаен.
– Лаура, туктале, ашыкма, бераз янымда бул инде, – дип, Равил урыныннан кузгалды.
– Бераз булам, – диде Лаура, икенче урындыкка утырып.
– Мин сине яратам, Лаура! – диде Равил, бүлмә буйлап әрле-бирле йөреп.
– Чын әйтәсеңме? – дип сагышлы елмайды Лаура.
Равил, килеп, аның каршында чүгәләде:
– Әйе, чын әйтәм. Һич уйларымнан чыкмыйсың. Син бит минем беренче мәхәббәтем.
– Миңа кадәр гашыйк булганың юк идемени? – диде Лаура, аның башыннан сыпырып.
– Гыйшык-мыйшыклар булгалады, әмма алары мәхәббәт түгел иде әле.
– Сәер, келәткә бикләп куелган чегән кызына ничек гашыйк булырга мөмкин иде? – дип көлемсерәде Лаура.
– Келәтнең, синең анда бикләп куелуның ни катнашы бар?! Мин сине күрдем... Әллә нишләп киттем мин сине күргәч... Ничек шундый гүзәлне салкын келәткә ябып куярга мөмкин иде, аңламыйм. – Бер күрүдә туган мәхәббәтне дәвалавы бик авыр дигәннәрен ишеткәнем бар иде шул.
Равил Лаурадан җылы сүзләр көтте, аның да яратам дип әйтүен ишетәсе килде, әмма Лаура моңсу күзләре белән Равилгә карый да елмая гына. Равил тезләнгән килеш башын Лаураның алдына салды:
– Минем сине югалтасым килми, Лаура. Нык ярату газап тудыра, мин моны беләм... Әмма миңа син бик кирәк, тагын юкка чыгарсың дип куркам.
Лаура бармаклары белән Равилнең колагын капшады.
– Теге вакытта коткармаска идең мине, – диде ул моңсу тавыш белән. – Без танышмаган булыр идек, арабызда берни булмас иде.
– Коткармасам, сине милициягә тапшырырлар иде.
– Тапшырсалар ни. Мине авылга килгән өчен гаепли алмыйлар иде бит алар. Авылга чегән кызының марля алырга килүе җинаятьмени?
– Нишләп син «коткармаска идең» дисең? Синең миңа карата тирән хисләрең юкмыни?
– Син бик әйбәт кеше, мондый егетне бүтән очратканым юк минем. Син артык ихлас, артык гадел, дөньяга сокланып карыйсың, ә дөнья төкерә ул синең якты елмаюыңа.
Равил торып басты, Лаураның сүзләре белән аның һич кенә дә килешәсе килмәде.
– Минем өчен син – илаһи зат. Шуңа күрә синнән мондый сүзләр ишетүе авыр миңа, – дип, Равил тагын бүлмә буйлап йөрергә тотынды.
– Сиңа алга таба яшәве җиңел булмаячак. Яшәеш кануннары отыры вәхшиләнәчәк, ә синең күңелең моны кабул итәргә теләмәячәк. Син чынбарлыктагы кануннарга протест белдерәчәксең, ә ул кануннардан тыш башкалары юк.
– Син минем киләчәгемне дә әйтеп бирә аласыңмы әллә?
– Бир әле кулыңны. Равил Лаурага кулын сузды. – Кулыңнан ук күренеп тора, олы җанлы икәнлегең, – диде Лаура, Равилнең уч төбендә нәфис имән бармагын йөртеп. Әмма монда синең юлың сикәлтәле, авыр булачагы язылган.
– Мин бәхетсез булачакмынмыни? Син бит тугыз ел элек миңа бәхет юраган идең бугай...
– Сабый бала кебек син... Мин бит хәзер сиңа бәхетсез булачаксың димәдем, тормышың авыр, сикәлтәле булачак дидем.
– Яшәве җиңел түгел инде ул. Кеше бит үзенә генә буйсынмый, аның эчке күңеле нинди генә булмасын, ул барыбер кемнәргәдер, нәрсәгәдер яраклашырга тиеш. Кызганыч, адәм актыклары белән дә гармониядә яшәргә туры килә. Белсәң иде театрдагы хәлләрне! Ярый әле, халык театрны сәхнәдән генә, тамаша формасында гына күрә, театрның үзендә, эчендә нинди кешеләр, нинди пычраклыклар булганны белсә, бәлки тамашачы театрга йөрмәс тә иде.
Равил урындык алып килеп, Лаура каршына утырды. Хисләрен, теләкләрен, ниятләрен җиткерергә сүзләр табалмады ул, ничек аңлатырга Лаурага эчендә ниләр кайнаганын?!
– Мин сине яратам, Лаура, – диде ул һәм моны шулкадәр күңел тирәнлегеннән әйтте ки, хәтта күзләре бераз дымланды.
– Мин дә сине яратам, – диде Лаура.
– Чын әйтәсеңме?
– Мондый кешене ничек яратмыйсың инде. Сине бик күпләр яратадыр...
– Минем яратуым башка төрле. Мин сине мәңге яратачакмын!
– Бу мөмкин түгел.
– Нишләп? Минем белән бергә булсаң, бергә яшәсәк, ямансу, читен булыр дип уйлыйсыңмы? Мин синең тормышыңны төксе итмәс идем, сиңа рәхәт, кызык булсын өчен бар көчемне куяр идем.
– Инде күпме әйтергә була: без бит синең белән төрле дөнья кешеләре, шуны аңла.
– Ни дигән сүз инде бу?!
– Бергә яшәвебезне ничек күз алдыңа китерәсең?
– Аңламадым?..
– Туганнарым миңа беркайчан гаджо белән яшәргә рөхсәт бирмәячәкләр, ә мин яши торган шартларда син бер генә көн дә тора алмаячаксың. Син безнең чегәннәр гаиләсендә яши алыр идеңме?
– Юктыр, мөгаен, – диде Равил.
– Менә шул шул.
– Син минем белән якты дөньяга чыга аласың дип уйлыйм...
Лаура көлеп җибәрде:
– Сезнең дөнья яктымыни ул?!
– Мин сине яратам, сине сагынып бимазаланам. Бу мине ирексез итә, әмма үземне бернишләтә алмыйм.
– Димәк, башка кайгың юк, – диде Лаура битараф тавыш белән.
Равилнең кинәт йөзе караңгыланды:
– Миңа карата мөнәсәбәтеңне беләсем килә, – диде ул, башын салындырып.
– Син миңа бик якын кеше, Рауль, мин сиңа ышанам, шуңа күрә дә инде, бу сумканы күтәреп, сиңа килдем. Син моны яшер, беркемгә дә әйтмә. Алга таба уйларбыз, синең белән очрашырга җай табармын, үземнең дә синең белән буласым килә. Бу арада көннәр тынгысыз, безне тентиләр, абыйга куркыныч яный... Гел болай булмас дип өметләнәм... – Лаура күз яшьләре аша елмайды:
– Рауль, аңламыйм – нәрсә күрдең, нәрсә таптың син миндә?
– Лаура!
Равил аның плащын салдырмакчы булды, әмма Лаура, торып, Равилне этте:
– Миңа кайтырга кирәк.
– Кайчан тагын очрашабыз?
– Белмим. Мин сине үзем табармын. Зинһар, сумканы яшер, яме.
– Яшерәм, яшерәм, борчылма, – диде Равил.
Юл буенда озак тормадылар, аксыл төстәге Жигули машинасы болар янында туктады.
– Син минем белән барма, – диде Лаура, машина ишеген ачканчы. – Үзем генә кайтам. Сау бул! Машина борылышта күздән югалгач та әле, Равил шактый вакыт юл читендә басып торды. Равил сумкада нәрсә икәнен аңлады. Юк, миңа моны калдырма дип әйтә алмады ул, киресенчә, сумканың аңарда саклануы алга таба да Лаура белән очрашырга сәбәп булыр дигән өметле уй өстенлек алды. Кызганыч, Лаура ашыгып китеп барды, югыйсә иртәгә театрда ял көне, аның белән көн буе бергә булырга мөмкинлек бар иде.
Равилгә мондый кыска вакытлы очрашуларның ләззәте юк, киресенчә, бу аны киеренкелектә тота, авызга ризык керми, сәхнәдә уйнавы авыр, театрда исә нәрсә булды, нишләп болай кәефсез дип, бөтенесе төпченә башлады, инде хатыны белән аерылышалар бугай дигән имеш-мимешле гайбәтләр дә ишетелгәләде.
Тумбочканың астын бушатып, сумканы шунда урнаштырырга туры килде, чөнки бу кечкенә бүлмәдә аны башка яшерер урын юк иде. Гөлнара килгәч, күрәчәк, һичшиксез актарачак. Кая яшерергә? Әнәсләргә илтеп булмый бит инде – ул угрозыск кешесе. Бәлки берәр җирдә күмеп куяргадыр... Һич югы авылга алып кайтырга, өйдәгеләргә күрсәтмичә берәр җиргә яшерергә кирәктер...
Соңгы вакытта йокының рәте юк, куркыныч төшләр керә, бүген тагын йокы начар булыр инде. Равил кайчандыр Гөлнара алып кайткан йоклаткыч даруны эчеп ятарга булды. Даруның тәэсире көчле булып чыкты – шактый вакыт караңгы уйлар белән бимазаланып ятканнан соң, ул каты йокыга талды.
Соң гына уянып, сәгатькә караса – унберенче ярты иде инде. Иренеп кенә торды, юынды, чәй куйды һәм шул вакытта Гөлнара кайтып керде.
– Сәлам, – диде Гөлнара, бүлмә эченә күз йөгерткәннән соң, иренә текәлеп.
– Сәлам, – дип елмаерга тырышты Равил.
– Әллә яңа тордыңмы син? – диде Гөлнара, кулындагы сумка белән пакетны идәнгә куеп.
– Әйе. Йоклата торган дару эчеп яткан идем.
Гөлнара усал итеп елмайды:
– Ай-яй рәхәт артист тормышы, көн уртасына кадәр йокларга мөмкин, – диде ул, җиңел пәлтәсен салып. Равил Лаура алып килгән сумканы хатыны күрер дип коелып иңде.
– Әти-әниең нихәлләрдә? – дигән булды ул.
– Бер көе. Сиңа сәлам әйттеләр. «Нишләп син бездә чакта бер тапкыр да килеп китмәде?» – дип аптырадылар.
– Театрда эшләре тыгыз дидеңме?
– Әйтмәдем. Миннән башка рәхәт булдымы соң?
– Көн-төн театрда, рәхәтме-юкмы аңларлык түгел, – диде Равил.
– Бер тапкыр да шалтыратмадың – ни театрга, ни вахтага, югыйсә өегездә телефон да бар...
– Ә ник үзең шалтыратмадың? Сөйрәлчек хатыннар белән гулять иттеңме? Равилнең кәефе тәмам кырылды.
– Беркем белән дә гулять итмәдем, – диде ул, авыр сулап.
Гөлнара Равилгә шактый вакыт текәлеп карап торды – ире сагындым дип кочаклый башлар дип көткән иде ул, әмма Равил коры гына:
– Мин күрәм, монда кайтырга теләгең булмаган, ахрысы, – дип әйтеп ташлады. Бер-берсен һич кенә дә сагынмаганнар икәне инде тәгаен аңлашылды.
– Мин берничә көн Гөлияләрдә кунам, – диде Гөлнара кинәт катгый тавыш белән.
– Нинди Гөлия ул?..
– Училищеда бергән укыган кыз, хәтерләмисеңмени? Туебызда да булды ул.
– Теге, инде ике тапкыр кияүгә чыгып аерылышкан подружкаңмы? – диде Равил, мыскыллы елмаеп. – Анда синең эшең булмасын! – дип кинәт җикерде Гөлнара. – Үз тормышыңны рәтлә! Артист, имеш. Шушы сүзләр белән ул сумкасын иңенә асты да чыгып китте.
(Дәвамы бар)
"КУ" 05, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев