Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Аны Лаура язмышы гына борчыды – кайда икән ул? Равил Әнәс янына барырга булды, мөгаен, ул барысын да беләдер.

(Башыннан укыгыз)

31


Бу матавыкның азагы кайчан булыр икән дип, Равил җан тынычлыгын
җуйды. Әмма көтмәгәндә килеп чыккан вакыйга чынбарлыкка үзенең
төзәтмәләрен кертте. Беркөнне Казан читендә ике криминал төркемнең
бәрелеше турында радиодан сөйләделәр, телевизордан күрсәттеләр,
гәҗитләрдә яздылар. Ростовлылар белән Казанныкылар сугышында, Секач
кушаматлы лидерның һәм тагын берничә кешенең үтерелүе хакында да
әйтелгән иде.
Аны Лаура язмышы гына борчыды – кайда икән ул?
Равил Әнәс янына барырга булды, мөгаен, ул барысын да беләдер.
Милиция бүлегенә җитәрәк Әнәс аңа үзе очрады, ул каядыр бик ашыга иде.
– Равил, минем срочно барып кайтасы җирем бар. Башка вакытта
килерсең, яме, – диде ул, көтеп торган машина янына тиз-тиз атлап.
Равил машинага кадәр аңа ияреп барды.
– Секачны үтергәннәр икән... – диде Равил.
– Аны кайчан да булса бер үтерергә тиешләр иде, – диде Әнәс. – Синең
дустың Харманны да үтергәннәр. Ростовлылардан өч кешене, Казаннан
икене наповал бәргәннәр, яралылар күп. Вупшем, от души атышканнар.
Исән калганнарын тоткарладылар инде. Казан бандасындагыларның
дүртесе әле качып йөри, но аларны да тиздән тотарлар инде.
– Лаура турында берни дә белмисеңме?
– Каян белим мин аны?! – дип җикерде Әнәс. – Башны катырма! Белмим.
Каян белим мин! Секач-Харман эшләренә минем бөтенләй катнашым юк.
Башка группа алып бара ул эшне. Син үзеңә үзең маҗаралар эзләүдән тукта.
Әнәс, «УАЗ» машинасына утырып, саубуллашмыйча да китеп барды.
Әйе, кеше үзгәрә инде ул. Әнәс тә армиядәге кебек дусты түгел инде.
Дөньяда беркем дә кичәге булып кала алмый. Хәтер генә элек нинди
булганыңны саклый, оныттырмый. Хәтер генә кайчандыр кичергән
хисләрне, тойгыларны сакларга мөмкин, әмма син инде аларны
яңадан татый алмыйсың, кабатлап яши алмыйсың. Хәтер күбрәк якты
вакыйгаларны саклый бугай – авыр чакларда сине тынычландырыр, гомер
гел авырлыклардан тормады дип ассызыклар өчендер.
Бүген яшәргә комачаулый торган хатирәләрдән арынырга иде, соңгы
вакытта булган күңелсез вакыйгалар онытылсын иде. Бандитлардан,
Харманнардан, милициядән читтәрәк булырга иде, алар белән ара өзелсен
иде, Лаура белән очрашуларның да якты мизгелләре генә калсын иде хәтердә.
Декабрь башы... Казан каласы кышка кереп бара.
Беркөнне тулай торак вахтасында аңа повестка бирделәр. Милиция бүлегенә
чакыру алгач, Равил ни уйларга да белмәде. Харманны коткару өчен мең сум
акчаны илтеп биргәнем өчендер дип, пошаманга калды. Әнәскә шалтыратырга
микән? Әмма соңгы очрашуны истә тотып, аңа әйтми торырга булды.
Следователь Кирсанов – киң җилкәле, кырыс йөзле, сары чәчле, сары
каш-керфекле капитан – үтә җитди кыяфәттә бер бармагы белән генә иске
машинкада нәрсәдер басып утыра иде.
Равилнең «Исәнмесез» диюенә, капитан, каршысындагы урындыкка
ымлап:
– Утырыгыз, – диде һәм машинка төймәләренә шык-шык басуын дәвам итте.
Кәгазьне машинкадан алгач кына, Кирсанов үткен зәңгәр күзләрен
Равилгә төбәде. Ул Равилнең паспортын карады, аннары исеме-фамилиясен,
кайда яшәвен, эш урынын үзеннән әйттерде. Капитан башта кулдан кәгазьгә
язды, аннары машинкада шуны бастырды. Равил шул арада инде әллә ниләр
уйлап бетерде, чөнки ник чакырганнарын чамаласа да, әле төгәл белми иде.
– Сез Секачов Сергейны беләсезме? – дип сорады тикшерүче.
– Юк, – дип әйтеп ташлады Равил.
– Аның дачасына ник барган идегез соң?
– Минем бернинди дачада булганым юк.
– Гражданин Шәмсиев, дөресен сөйләсәгез, үзегез өчен яхшырак
булыр, – диде капитан. – Нинди йомыш буенча «Секач» кушаматлы кеше
белән очраштыгыз?
Әйтерсең лә көчле куллар түштән йомарлап тотты, Равил өзек-өзек
аңлатырга тотынды:
– Мин... Лаура исемле чегән кызы белән... Без тугыз ел элек инде
танышкан идек... Секач аның абыйсы белән конфликтта... Мин Лаурага
тимәгез дигән үтенеч белән Секачка мөрәҗәгать иттем...
– Секачка берәр нәрсә алып килдегезме?
– Юк.
– Дачада тагын кемнәр бар иде? – диде Кирсанов, Равилнең үзен
тотышын җентекләп күзәтеп.
Равил үзен чолганышта калып баргандай хис итте, сорау артыннан
сорау яңгырый, ә бит аларның барысына да җавап бирергә кирәк, буталып
бетүең ихтимал.
– Кемдер бар иде бугай... Мин аларны белмим, – диде Равил.
– Секач белән кайда, ничек таныштыгыз?
Равил нык каушады. Капитанның сораулары чиксез булачак, барысына
да ничек җавап табып бетермәк кирәк. Ул, башын салындырып, капитанның
бу соравын җавапсыз калдырды.
– Абрек кушаматлы кеше бар идеме анда? – диде Кирсанов.
– Бәлки булгандыр, мин аларның барысының да исемнәрен белмим.
– Рита бар идеме?
– Нинди Рита? – диде Равил, андый исемне хәтерендә эзләп.
– Сезгә ит кыздырып биргән Рита. Ул әйтте: сез Секачка ниндидер
сумка алып килгәнсез, төн буе сөйләшеп утыргансыз. Абрек та шулай диде.
Секачка нинди сумка алып килдегез?
– Мин сумкада нәрсә икәнне белмәдем. Секачка илтеп тапшырдым гына.
– Аны кем тапшырырга кушты?
Нәрсә дип җавап бирергә? Равил үзен ярдәмсез хис итсә дә, үзе өчен
карар кылды инде – сумканы Лаура китергәнне әйтмәячәк, Лаура турында
әйтергә ярамый, Равил аны катнаштырмаячак.
– Лаураның абыйсы, – дип ялганлады ул.
– Харманмы?
– Әйе.
– Сумканы кем бирде сезгә?
– Харман.
– Харман бит шул товар белән Секачтан качып йөргән, нишләп сезгә,
сумканы биреп, бар, Секачка илт дияр икән ул? – Кирсанов «син»гә күчте. –
Равил, син татар халкы өчен зур актёр, әмма минем өчен – подозреваемый.
Харман белән кайчан таныштыгыз?
Равил башын аска иеп, уйга калды, Кирсанов, соравын кабатлады:
– Син Харман белән күптән танышмы?
– Күптән түгел, – диде Равил, башын калкытып. – Лаура белән Казанда
шушы көздә очраштык та абыйсы белән дә танышырга туры килде.
– Шул арада Харманның ышанычлы кешесенә әйләндеңме? Товарны
ул бирде дип алдыйсың син.
– Сумканы миңа Харман бирде, – диде Равил, капитанның йөзенә туры
карарга куркып.
– Димәк, син дә бу җинаять чылбырының бер буыны, бер боҗрасы, –
диде Кирсанов. – Сочидан товарны җибәргәннәр... Харман аны Казанга
алып килгән... Аны сиңа биргән... Ник син аны Люберцы кешеләренә
тапшырмадың икән? Нишләп Секачка илтеп бирдең?
– Минем ул җинаятьчеләр төркеменә бер катнашым да юк, – диде Равил. –
Харман, шалтыратып, очрашыйк, диде. Ул Лаура белән аралашуыма каршы,
башта мин шул хакта сөйләшергә телидер дип уйладым. Ә ул сумка алып
килде, яшереп куярга кушты.
– Син, Харманга ачу итеп, товарны Секачка илтеп бирдеңме? – дип,
шундук сорады капитан.
– Ачу итеп түгел. Секач кешеләре килеп, миннән товарны даулый
башладылар, мин илтеп бирдем.
– Син миңа дөресен сөйләмисең, – диде Кирсанов тыныч тавыш белән
һәм озак итеп Равилнең җавапларын машинкада басты. – Укы да имзаңны
куй, – диде ул, берничә бит кәгазьне Равил алдына салып. – Шушы көннәрдә
повестка килер... Бар, повестка алу белән монда килерсең.
Равил Кирсанов кабинеты урнашкан дүртенче каттан әкрен генә
баскычтан төшкәндә, аның каршысына папка тотып менеп килүче
лейтенант кыз матур итеп елмайды:
– Исәнмесез! Сез Равил Шәмсиев түгелме?
– Юк, – диде Равил, бу минутларда үзен күрәлмыйча.
Әнәснең бүлмәсе икенче катта иде, Равил шунда юнәлде.
Әнәс үзе генә түгел, каршысында олы яшьтәге бер апа утыра иде,
коридорда шактый вакыт көтәргә туры килде.
Килүенә Әнәснең шат түгел икәнен Равил керү белән үк сизде. Нинди
бәлагә юлыкканын әйтә алмый утырды, чөнки Әнәс эшнең күплеге,
кешеләрнең бозылуы турында үзенең аһ-зарларын озын-озак итеп сөйләргә
тотынды. Соңыннан, башын чайкап:
– Ай-яй, нәрсә булды кешеләргә! – дип куйды ул. – Әле генә монда булган
апаның малае йөргән кызына, көнләшеп, алты тапкыр пычак кадаган. Апа
үзе гомер буе укытучы булып эшләгән, улымны төрмәгә утыртмагыз дип
елый... – Әнәс Равилгә кашларын җыерып карап торды. – Нишләп чыраең
ак? Чегән кызы хыянәт иттеме әллә? Берүк аңа алты тапкыр пычак белән
кадый күрмә.
Әнәс үзенең тупас шаяруыннан үзе көлеп куйды, Равил аның сөйләгәнен
дә, көлүен дә ишетмәгәндәй, дөньядан ваз кичеп утырды.
– Нәрсә булды тагын? – диде Әнәс, ниһаять.
Равил үзенең нинди яңа бәлагә тарыганын ничек бар, шулай сөйләп
бирде, сумка турында да, Кирсановка ялган мәгълүматлар бирүен дә
бернинди ялгансыз әйтте.
Әнәс шаккатып тыңлап утырды.
– Ну, син дурак, Равил! – диде ул. – Сәер кеше икәнеңне армиядә үк
чамалаган идем, әмма бу кадәр үк тиледер дип уйламаган идем. Сиңа төрмә
яный, шуны аңлыйсыңмы?! Ичмаса, башта минем белән киңәшләшергә идең.
– Мин синең белән гел киңәшләшеп тордым түгелме...
– Син миңа сумка турында әйтмәдең. Бу – җинаять! Сиңа уголовный
эш ачачаклар.
Равилнең кинәт бөтен нәрсәдән, бөтен кешедән җаны бизде, дөньядан
ваз кичүе бу мәлдә аның хәтта кыяфәтенә чыкты. Ул усал итеп, Әнәскә
туп-туры карады:
– Син мең сум акча алдың... Харманны болай да чыгарасы булганнар...
Әнәс беравык ни әйтергә белми утырды.
– Мең сумнан миңа бер тиен дә эләкмәде, – диде ул, башка сүз тапмагач.
Равил, акча турында сүз катканына үкенеп, авыр сулап куйды.
– Син миңа ярдәм итә аласыңмы? – диде ул басынкы тавыш белән.
– Нинди ярдәм?
– Уголовный эштә мине катнаштырмаска.
– Ул бит бик зур эш, – диде Әнәс чыраен сытып. – Мин тыгыла
алмыйм. Анда ике группировканың сугышы хакында сүз бара, аларның
конфликтында күп кеше катнашты, анда утлы корал, наркотиклар, үтереш,
суеш... Анда күп нәрсә... Хәзер менә син дә шулар белән бер бәйдә
йөриячәксең инде.
– Кирсанов белән сөйләш. Бәлки мине бөтенләй катнаштырмаска
мөмкинлек бардыр.
– Катнашкансың бит инде – тыелган товарны бер бандиттан икенчесенә
ташучы курьер буларак. Кирсанов мине якын да китермәячәк, минем аның
белән мөнәсәбәтләр начар, ул мине күрәлмый, мин анда тыгыла алмыйм.
Равил «служак»ка текәлеп карады:
– Үзгәрдең син, Әнәс...
– Сиңа да үзгәрергә вакыт, – диде Әнәс, авыз чите белән усал елмаеп. – Шушы
гәүдәң белән маңкаңны агызып йөрисең. Чегән кызы сиңа ни алып килгәнне
аңларлык та башың юкмыни?! Бу кадәр үк тинтәк булырга ярамый бит инде.
Кирсановка дөресен сөйләргә кирәк иде. Белүемчә, Секач кешеләрен инде
барысын да тоттылар, алардан энәсеннән җебенә кадәр сөйләтәчәкләр – кем
кемгә нәрсә биргән, кем нинди роль уйнаган...
Шул вакытны ишек шакыдылар. Ишек кысып кына ачылды, бер үсмер
егет башын тыгып:
– Мөмкинме? – диде.
– Повестка буенчамы?
– Әйе.
– Бер минут көтеп тор, – диде аңа Әнәс. – Менә, тагын бер тиле... Ну,
моңа унсигез яшь кенә әле, баш мие кенәри кошыныкы шикелле генә. Син
бит акыллы кеше, Равил! – Әнәс өстәлендәге папканы ачты. – Равил, гафу
ит, мин эшемне дәвам итәргә тиеш.
Равил кая барганын да белмәгән халәттә Казан үзәге буйлап атлады.
Нишләп Лаура үзенә шулкадәр тарта? Шулай еллар да баса алмаслык итеп
нык гашыйк булдымыни соң ул чегән кызына? Кешене аңлар өчен аны
яратырга кирәк диләр. Ни дигән сүз инде бу? Лаураны аңлый алдымы соң
ул? Нинди җепләр һаман өзелмичә тотып тора аны? Нигә кирәк бу? Әгәр бу
халәтем мәхәббәт икән, нигә ул миңа, аның мәгънәсе бармы соң? Газаплы
мәхәббәт чын мәхәббәт буламыни? Әгәр яшәргә комачаулый икән, мәхәббәт
түгелдер лә ул. Нишләп мин, үз эшемдә шактый зур уңышка ирешкән,
хатын-кыз игътибарына беркайчан кытлык кичермәгән ир-егет, болай тиз
төшенкелеккә биреләм? Секачлар, Абреклар шундый ук кешеләр ләбаса,
нишләп алар чыдам, курку белмәс затлар? Хәер, алар кебек булыр өчен каты
бәгырьле, кансыз булу зарур. Әнә, Секач инде теге дөньяда. Абсолют чыдам
кеше юктыр инде ул. Лаура – миңа бөек сергә кагылырга, ике җанның,
ике тәннең сихри кушылуын татырга мөмкинлек биргән беренче кыз, аңа
гашыйк булмаслык түгел иде, хәзер дә яратып туймаслык ул. Равил үзенең
юк кына нәрсәгә дә мөкиббән китүчән икәнен аңлый башлады. Соклану
иллюзиясез булмыйдыр инде, күрәсең. Вәләкин Лаура белән якынайгач та,
аңа таң калу, аны ярату юкка чыкмады бит. Димәк, чын мәхәббәттер инде
ул. Әнәс мине тиле диде. Шулайдыр. Нык ярата торган кеше зирәк акыллы
була микән? Әйе, мин – дурак, мин – шыр тиле. Чөнки менә-менә үземә
уголовный эш ачулары ихтимал, ә мин Лаураны яратуым турында уйланып
барам. Әйе, сумканы алудан баш тартырга кирәк иде, гафу ит, Лаура, мин
бу үтенечеңне үти алмыйм дип әйтергә тиеш идем... Нишләп кайвакыт
ихтыяр көчемне җуям соң мин?.. Нишләп Лаура алдында бөтенләй бер
мәҗнүн булып калдым? Равилнең кайдадыр, кайсыдыр китапта укыганы
бар иде: «Бигүк хискә бирелмичә, аз яратучы кеше үзен аямыйча яратучыга
караганда һәрвакыт көчлерәк була. Үзен яратырга ирек биреп, үзе бөтенләй
яратмаучы тагын да көчлерәк. Дәртле мәхәббәт иясе беркайчан хаким була
алмый, расчётлы кеше генә хакимлек итә ала...»
Лаурага сумканы милициягә илтеп бирергә тәкъдим иткән булсам?..
Һич югы: берничә көннән соң сумкаңны алып кит дияргә тиеш идем мин.
Ә шулай да следовательгә сумканы Харман бирде диюем яхшы булды,
Лаураның катнашы барлыгын беркем белми – Харман инде исән түгел,
Секач кешеләре Лаура алып килгәнне күрмәделәр. Алга таба да сумканы
Харманнан алдым дип тукырга тиешмен. Лаураны җавапка тартмаячаклар.
Ә үземне?.. Повестка көтәргә куштылар түгелме?..
Күңелне курку биләп алды – нәрсә булып бетәр? Төрле кеше төрлечә
курка... Тагын Секач күз алдына килеп басты. Ул да курыккандыр, куркуын
күрсәтмәгән генәдер, яшергәндер, юкса муенына тәре тагып, кулына Әхәтнең
әбисе Галимә бүләк иткән дисбе тотып йөрмәс иде. Әмма тәре дә, дисбе дә
сакламады үзен, башына җиттеләр. Харманны да үтерделәр. Тәңкәне йолкып
алганда, Харманның күзләре ерткычныкы шикелле иде. Хәзер серле тәңкә
кайда икән? Серле... Аның сере нәрсәдә?.. Мин аның тылсымына ышанган
идем. Ул тәңкә Лауралар нәселенә бәхет китердеме соң? Равил үзе соңгы
вакытта рәхәт яшәдеме? Бердәнбер юанычы – театр, әмма андагы ләззәтне
татыр өчен тормыш-көнкүрешнең тыныч булуы зарур.
1499 елда Гәүһәршад Казанга Миреланы алып килеп уңышка
ирешкәнме? Символлар, обереглар, табынган, могҗизалы дип саналган
әйберләр Казанга ярдәм иттеме?
Кешеләр үзгәрмәде, кеше ышана ул. Начар кеше дә, яхшы кеше дә ышана,
әмма үзенә генә аз ышана кеше.
Лаура да хәзер күз алдына илаһи зат булып килеп басмый инде. Әмма
җәйге төнне, аның белән булган кыска гына вакытны беркая куеп булмый,
онытырга мөмкин түгел.
Әллә чынлап сихерле тәңкә бүләк иткән идеме ул?
Лаура минем яныма абыйсын коткарырга ярдәм сорап кына килде
түгелме?.. Равилне бит ул абыйсын коткарырга ярдәм итәр дип өметләнеп
кенә тапты. Һаман сабыйлыктан арына алмыйм, нишләп болай тиз ышанам
соң мин? Элекке хисләремне, тойгыларымны кат-кат яңартырга маташам,
ә Лаура...
Бу халәттә Равил шактый вакыт йөрде. Әмма тормыш үз агымы белән
бара, кеше игътибарын үзе теләгән тарафларга юнәлтә. Гөлнара белән
аерылышырга гаризаны бернинди үкенү-уфтанусыз яздылар, гомер
юлыннан киләчәккә бергә атларга икесе дә теләмәде, дөньяга туа алмаган
бала гына күңелдә тирән яра калдырды.
Ярар, яшәү дәвам итә. Аның театры, яраткан профессиясе, җан атып
торган тамашачысы бар. Аның әти-әнисе исән, һәм алда әле яшәешнең
иркен болыны җәйрәп ята.

(Дәвамы бар)

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев