Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Хәзер инде бөтен нәрсә бар кебек – гаилә, хатын, балалар, дан, акча, машина... Әмма җанда ниндидер аңлатып булмаслык сагыш, җирсү ята. Бөтен нәрсә җитеш, бөтен нәрсә бар кебек, әмма нәрсәдер җитенкерәми, нәрсәдер юк, Җиһанда үзеңнең барлыгыңны тирәнтен тою өчен тагын нәрсәдер җитми шикелле.

(Башыннан укыгыз)

34


Тагын повестка килер микән дип көтә-көтә, Яңа ел җитте. Соңгы вакытта
Равил театрда автомат рәвештә генә уйнады, коллегаларына игътибары
кимеде, алар белән аралашмый башлады. Аның болай сәерләнүенең сәбәбен
хатыны белән аерылышуында күрделәр.
Февраль башында беркөнне Равил түзмәде, Кирсанов янына үзе барырга
булды – теге эшнең ничек барганын яисә ахыры нинди булганын белергә
теләде. Һәм, әлбәттә, Лаураның язмышы аңа тынгылык бирми иде.
Кирсанов, папка ачып, бу юлысы күзлектән, нидер укып утыра иде.
Аның погоннарында инде дүртәр йолдызчык урынына берәр зур йолдыз
беркетелгән – аңа майор исеме биргәннәр иде.
Кирсановның кәефе яхшы иде, ахрысы, бүген ул еш елмая һәм күп
сүзле иде.
Равил:
– Миңа бүтән повестка килмәде... – дигәч, майор, шаярып: – Монда бик
килергә атлыккан идегезмени? – диде.
– Юк, минем теге эшнең ничек тәмамланганын беләсем килә, йөрәгем
барыбер урынында түгел, моңарчы гел повестка килерме-юкмы дип
шөбһәләнеп йөрдем.
– Хәзер тәмам тынычлансаң да була инде. Гыйнвар азагында суд булды,
ростовлыларга да, Секач кешеләренә дә төрле сроклар бирделәр, Абрекка
дүрт ел чәпәделәр, күбрәк бирерләр иде, атыш вакытында ул атмаган, аның
коралы булмаган, Рита шаһит буларак барды. Абрек та, Рита да минем
үтенечем буенча судта сумканы Секачка Харман алып килде дип әйттеләр.
– Ә Лаура?..
– Аны бер делога да кертмәдем, хәтта шаһит буларак та үтмәде. Сез
монда очрашканнан соң бүтән күрешмәдегезмени?
– Юк шул.
– Шалтыратканы да булмадымы?
– Юк. Кайда икән ул, белмисезме?
– Казанда түгелдер. Китәм дигән иде бит ул. – Майор җитди кыяфәткә
керде. – Бәлки аның бүтән күренмәве сезнең өчен яхшырактыр?.. Сез
упкын кырыеннан үттегез, чак кына харап булмый калдыгыз. Сөенергә
кирәк!
Равилгә бу сүзләр җылы тәэсир итте, следователь Кирсанов аңа шундый
зур яхшылык эшләде бит.
Равилнең дә бу кешегә ниндидер яхшылык эшлисе килде.
– Мин сезгә...– Аның бераз акча тәкъдим итәргә уе бар иде, әмма шундук
кире уйлады. – Сез нинди эчемлек яратасыз: коньякмы, аракымы, виномы?
Кирсанов көлеп җибәрде:
– Мин бөтенләй эчмим. Сез миңа театрга чакыру билеты бирерсез, шәп
тамашага, берәр премьерагамы анда...
– Ярар, килештек, – диде Равил, Кирсановның кулын кысып.
Лаураның хушлашмыйча каядыр юкка чыгуы эчне пошырса да,
бандитлар белән чуалыштан исән-имин чыга алуы, хөкемнән котылуы,
Гөлнара белән араларның өзелүе – барысы бергә өстән ниндидер авыр
йөкне алып ташлаган кебек тәэсир итте.
Тормыш яңа сукмактан киткәндәй булды, тора-бара Равил бөтенләй
тынычланды, яраткан эшенә җаны-тәне белән кереп китте. Театрда аның
яхшы якка үзгәрүен күреп, дуслары сөенде, аны өнәмәүче хөсетләр, әлбәттә,
көенде, ә Равил, рольләргә кытлык кичермичә, популяр артист булуы белән
куанып, горурланып, үз эшеннән тәм-ямь табып яши башлады.
Көннәр, айлар, еллар үтә торды. Утыз яше тулуны Равил тагын яңа
роле белән каршы алды. Соңгы вакытта аны бер генә нәрсә борчыды –
кыйммәтләр үзгәргән, кешеләрнең хезмәт хакы азайган, әхлаклы кеше
булдыксыз дип санала башлаган бу заманда театрның да яшәештә урыны,
тоткан роле кимегән вә кечерәйгән кебек тоелды. Үз урының, үз фикерең өчен
тормышның һәр тарафында, һәр өлкәсендә, шулай ук сәнгатьтә дә, көрәшергә
генә түгел, хәтта кайбер әхлакый кануннарны да инкарь итәргә туры килә иде.
Кайчандыр җимерелгән мәчетләрне кабат торгыза башладылар, яңаларын
төзергә тотындылар, ә кешеләрнең яхшы якка үзгәргәне сизелмәде.
Әмма заман нинди генә булмасын, тормышта шатлык-бәхеткә һәрвакыт
урын табыла. Утыз яшендә Равил, кем әйтмешли, үз кешесен, үзенең
«икенче яртысын» тапты.
Аны Милли китапханәгә очрашуга чакырдылар. Равил ярты сәгатькә
иртәрәк килде, аны каршы алган Галия исемле китапханәче кыз аерым
бүлмәдә чәй әзерләде. Шәһәрдә туып-үсүенә карамастан, татарча дөрес
вә матур сөйләшүче, инсафлы бу кызның табигый гүзәллеге генә түгел,
нәзакәтле хәрәкәтләре, үзен тотышы Равилне таң калдырды. Егерме өч
яшьлек Галия дә танылган актёрдан мөкиббән китүен яшермәде, сүз белән
әйтмәсә дә, күз карашыннан бу очрашу аның өчен бик кадерле, бик кыйммәт
һәм бик кирәк икәнне күрергә мөмкин иде. «Бүгенге көндә бу гүзәл кыз
тормышыма ямь иңдерә алыр иде» дип уйлап куйды Равил.
Иҗади очрашудан соң, алар якыннанрак таныштылар. Укытучылар
гаиләсендә туып үскән кызның актёр профессиясенә «дөрес» карап, аны
югары сәнгать эшенә санавы да Равилнең күңеленә хуш килде. Алар еш
очраша башладылар, тора-бара ял көннәрендә, буш вакытларында гел
бергә булдылар.
Инде эшләр никахлашуга таба барганда, Равил сөйгәненә: «Минем бит
әле болай нык яратканым юк иде!» – дип кабатлап туймады.
Аларның гаилә корып яши башлаулары илнең көтелмәгән юнәлештән
киткән чорына туры килде. Ярый әле, торак мәсьәләсе тиз хәл ителде – театр
җитәкчелеге тарафыннан «өскә» язылган хат ярдәмендә, никахтан соң бер
ай үтүгә, яшь гаиләгә бер бүлмәле аерым фатир бирделәр. Гаилә корып,
яңа тормышка аяк басу дәрте заман болгавырлыгын җиңде, гаилә учагын
кабызган мәхәббәтнең җылысы чынбарлык салкыныннан саклап калды.
Еллар узгач, перестройка вакытын, туксанынчы елларны тәнкыйтьләп
сүгүчеләр белән Равил һич кенә дә килешмәде, аларга хәтта көлеп карады.
Туксанынчы еллар башы аның өчен бәхетле еллар иде – ул Галияне очратты,
аңа өйләнде, балалары туды.
Равил бу вакытта, яшьлеге белән хушлашып, хисләр колы гына булып
түгел, җитди караш, «аек» акыл белән, гаиләсе өчен җаваплылык тоеп яши
башлады. Төп эштән тыш төрле шабашкаларга йөрде, концерт бригадалары
белән чыгып, акча эшләде, күп тә үтмәде, машина сатып алды. Гомер
юлыннан бергә атлаучы кеше булуының ни дәрәҗәдә мөһим икәнен тәгаен
аңлады ул. Гаилә җылысы, яраткан кешесенең янәшә булуы, балалары –
шулар аны илһамландырды, яшәргә, эшләргә дәрт һәм дәрман биреп торды.
Иң кадерле, бәһасез байлыгың – балаларың икән ул. Балаларыңны үзеңнән
дә ныграк яратасың икән. Булсын, балаларыңны нык ярату бәлки шулай ук
синең эгоизмыңның чагылышыдыр. Кеше яратырга тиеш! Кеше нәрсәне дә
булса, кемне дә булса нык ярата икән – бу үзеңне яратудыр инде ул. Булсын!
Иң мөһиме – син яратасың, син яратырга сәләтле, димәк, син мәхәббәткә ия.
Элегрәк театрдан башка яши алмам дип уйлый иде ул. Хәзер гаиләсе
хакына, балалары хакына ул дөньяда югалмаячак, теләсә нинди эшкә әзер,
теләсә нинди сынауларга чыдаячак. Йә гаиләң, йә театр дип сайларга туры
килсә, Равил, һичшиксез гаилә дияр!
35 яшендә аңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр.
Олыгая барган саен аның театрга мөнәсәбәте үзгәрә барды. Сәнгать
әһелләре күзлегеннән караганда, театрның миссиясе шул ук, моның белән
килешми мөмкин түгел, әмма аның халыкка тәэсире кимегәнне, театрның
кешелек дөньясында тоткан урыны кечерәйгәнне алар да аңлый иде. Ике
сәгатьлек тамаша ярдәмендә начар кешене барыбер яхшы якка үзгәртә
алмыйсың – моны Равил хәзер инде яхшы белә. Кешене театр тәрбияли
дигән сүзгә дә Равил хәзер ышанмый – гомер буе төрле тарафларда
тәрбияләнгән, формалашкан кешене сәхнәдәге чыгышың белән генә ничек
үзгәртмәк кирәк?!
Әйе, яшь чакта, эшли башлаганда, театрдан башка яши алмас кебек
тоелган иде. Соңгы вакытта гел алышынып торган театр җитәкчеләре дә
элеккеләреннән нык аерыла, болары күбрәк коммерция ягын карыйлар,
күбрәк үз кесәләрен кайгырталар. Элек артист театрда төп кеше саналса,
хәзер исә администрация хезмәткәрләре иң мөһим кешеләргә әйләнде –
статус буенча да, хезмәт хакы буенча да.
Вакыт уза торды.
Кырык яшь тулды.
Кырык бишкә җитте.
Озакламый илле яшьлек юбилеен уздырыр...
Хәзер инде бөтен нәрсә бар кебек – гаилә, хатын, балалар, дан, акча,
машина... Әмма җанда ниндидер аңлатып булмаслык сагыш, җирсү ята.
Бөтен нәрсә җитеш, бөтен нәрсә бар кебек, әмма нәрсәдер җитенкерәми,
нәрсәдер юк, Җиһанда үзеңнең барлыгыңны тирәнтен тою өчен тагын
нәрсәдер җитми шикелле. Алай гына да түгел, нәрсәдер җуелган, ниндидер
бик кирәкле нәрсә инде бүтән мәңге табылмас булып югалган шикелле.
Мөгаен, узган гасырның җитмешенче еллардагы һавасы җитмидер. Шул
еллардагы яшьлек дәрте, шул чордагы таныш-белешләреңнең чисталыгы,
ихласлыгы юкка чыккандыр, шул заманның җәй урталарындагы айлы
төннәрен сагыну күңел сусавын елдан-ел арттырадыр, мөгаен. Чигәләр агара
башлады, маңгайда җыерчыклар инде беленә, киләчәк якты күренә, ә күңел
айлы сукмактан балачакка кайтып китүне тели. Минем газиз «М-107» матаем,
син инде таралып, күгәреп, металлолом арасында юкка чыккансыңдыр. Чегән
кызы Лаура, аның белән хуш исле печән чүмәләсендә кочаклашып йоклау –
шушы дөньяда булды микән? Шушы дөньядадыр, әмма башка яссылыктадыр!
Бер илдә туып-үсеп, бөтенләй икенче илдә яшәргә туры килде. Аның
иң рәхәт чагы «теге» илдә калды. Яши-яши ирешкән дан вә дәрәҗә, акча
һәм мал – бала чактагы, үсмер вакыттагы бәхеттән барыбер өстен була
алмас, күрәсең.

(Дәвамы бар)

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев