СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Җибәрегез безне! – дип елап җибәрде Лаура. – Җибәрер идек, абыең Харман бик начар кеше булып чыкты. Начар кешеләр миңа гел очрап тора, әмма Харман шикелле кабахәтне беренче тапкыр очраттым. Син, Харман, болай эшләргә тиеш түгел идең, минем кем икәнемне, Казанның нинди шәһәр икәнен яхшы беләсең бит.
23
Ике бүлмәле фатир Лаура өчен төрмәгә тиң иде. Монда ниндидер карт әби яшәгәндер, ахрысы – гади шкаф, иске телевизор, ике тумбочка, төсе уңган җәймәле диван, чалшайган урындыклар – боларның барысыннан да «борынгылык» аңкый, ичмаса телевизор да күрсәтми иде.
Лаура үзен алгы бүлмәдәге көзгедән карап торды: халат килешми иде аңа, йокысыз төннәрдән күз тирәләре каралып тора, йөзе сулыгып калган.
Нишләргә белмәгәч, ул инде әллә ничә тапкыр чәй кайнатып эчте. Кечкенә кухняның тар гына өстәлендә әллә кайчаннан бирле чистартылмаган чәйнек, китек-ярык савыт-саба тора, әлүмин кашыклар ята.
Бу фатирда гына түгел, гомумән, Казанда тынчу инде Лаурага. Көньяк тарафларына китәргә тиеш иде бит ул, анда ачык кырларга чыгарга мөмкинлек бар,шунда гына җаны ял итәчәк аның. Харман абыйсының проблемалары бетү белән моннан качарга кирәк.
Ишек йозагы кыштырдагач, Лаура куырылып китте. Тын да алырга куркып торганда, ул үзенең йөрәк тибешен ишетте. Ишектәге «глазок»тан карарга базмыйча, ул, аяк очларына гына басып, диванга барып утырды. Менә ишек әкрен генә ачылды, сак кына басып, кемдер керде. Харман пәйда булгач, Лаура иркен сулап куйды. Абыйсы пакет белән ризык алып килгән иде.
– Суыткычка куй, – диде Харман, пакетны сеңлесенә биреп. Харман – урта буйлы, төптән юан гәүдәле, кырыкка җитеп килүче ир-егет иде.
Аның башы алдан пеләшләнә башлаган, калган өлешендә чәчен нәселдән килгән бөдрәлек бизәп тора, Лаура абыйсы белән аз гына да охшаш түгел, Харманның йөзе түгәрәк, күзләре куе чәй төсендә, җәенке борынлы, калын иренле, тыгыз гәүдәсе, юан муенлы киң җилкәсе бераз кәкрерәк аякларына урнаштырылган какшамас бер бронза монументны хәтерләтә иде. Ризыкларны суыткычка урнаштырып, абыйсы янына чыккач, Лаура:
– Нишләп озак килми тордың? – диде. Харман курткасын салмаган килеш тәрәзәдән тышка карап тора иде.
– Артымнан күзәтеп йөрүчеләрне шәйләдем, – диде ул. – Урап-урап килергә туры килде.
– Харман абый, китик тизрәк моннан! – диде Лаура, ачынып. – Мондагы матавыкларны ерып бетермичә китәргә ярамый. Товарны аңа биреп, дөрес эшләдең микән?
– Кая яшерергә тиеш идем соң мин аны? Ул – ышанычлы егет. Әле ярый тентү вакытында алып качарга батырчылыгым җитте.
Харман сеңлесенә елмайды:
– Ничек белдең кая яшергәнемне?
– Керләр элгәндә, мунча өйалдына сумка белән кергәнеңне күреп алган идем. Синең тайник кайсы төштә икәнне беләм бит мин.
– Ярый күргәнсең әле, – дип куйды Харман. – Актёр подводить итмәс микән дип кенә борчылам.
– Ул сине милициядән чыгарырга ярдәм итте.
– Менә шул угрозысктагы дустына товарны илтеп бирсә?
– Юк, алай эшләмәс, – диде Лаура.
– Без монда озак булачакбызмы?
– Ростовтан безнең кешеләр килергә тиеш, алар килгәч чыгарбыз.
– Абый, тизрәк котыл бу товардан, котыл бу эштән, – диде Лаура, өзгәләнеп. – Инде Казаннан китәрмен дип хыялланган идем.
– Лаура, әлегә син монда булырга тиеш. Актёрдан товарны алгач китәрсең. Иң яраткан сеңлем бит син минем, – дип, Харман сеңлесен кочып, битеннән үпте.
– Син дә – минем иң яраткан абыем, – диде Лаура, яулык почмагы белән күз яшен сөртеп.
– Нишләп син гел тирән матавыкларга килеп эләгәсең? Югыйсә Одессага китәргә мөмкинлегебез дә бар иде бит...
– Кая барсак та, шул ук дөнья, шул ук тормыш, – диде Харман, авыр сулап. – Анда да шул ук кояш нурын сибә. Кайда безне көтәләр? Без аннан бер киткән идек бит инде.
– Безнең кавем кайчандыр бер киткән җирләргә яңадан бара түгелме?
– Түз, күп калмады, тиздән китәбез моннан.
Кинәт ишекне шакыдылар. Лаура дерт итеп куйды, Харман әкрен генә ал бүлмәгә атлады. Ишекне ныграк кактылар. Инде катырак дөбердәтә башлагач, Лаура, ишек катына барып:
– Кем? – дип сорады.
– Электрик, – диделәр тыштан.
– Счётчикны карарга кирәк.
– Әле күптән түгел тикшерделәр, – дигән булды Лаура.
Ишеккә тибә үк башладылар, ватулары ихтимал дип уйлап, Харман ачарга булды.
Фатирга бер-бер атлы дүрт егет килеп керде, барысы да күн курткадан, дүртесенә дә 25-30 яшьләр тирәсе иде. Алдан кергәне Абрек иде. Ул, олы авызын чалшайтып, ямьсез елмайды:
– Син, Харман, электр уты өчен дә түләмисең, бурчыларың да күп, өстәвенә кеше товарына кул сузасың. Ай-яй, начар кеше булып чыктың син.
– Син әйбәт кешеме? – дип мыгырдады Харман.
– Дусларым мине бик әйбәт кешегә саныйлар. Гиза, мин начар кешеме?
– Абрек, братан, во! Ха-ха-ха, – дип көлеп куйды Гиза.
Гиза – карап торуга кәмит кыяфәтле, бераз аксый торган бандит, такыр башлы, борынына кайчандыр каты сукканнар, ахрысы – чак кына кыеграк иде. Төссез мыегы үзенә һич кенә дә килешми, аны ул торымнан-торымга, гел бармаклары белән сыпырып куя иде. Абрек, күзләрен Харманнан алмыйча, сакаллы, кызгылт көрән күзле, чәчен бокс итеп алдырган, сикертмәле борынлы иптәшенә эндәште:
– Басмач, син ничек уйлыйсың, мин әйбәтме?
– Базара нет, – дип баш какты Басмач, кулындагы эспандерын еш-еш кысып. – Абрек, әллә нинди пүчтәк сораулар бирмә инде.
– Долган, минем хакта ни уйлыйсың? – диде Абрек, Лаураны күз карашы белән капшап. Арттарак басып торган озын буйлы, ябык, әмма эре сөякле, сары чәчле, зәңгәр күзле һәм кепкасын батырып кигән бандит алга атлады:
– Син – изумительный кеше, Абрек, – диде ул, авызын җәеп.
Абрек көлеп җибәрде:
– Менә күрдеңме, Харман, ишеттеңме? – диде ул, кинәт көлүдән туктап. – Мин әйбәт кеше, ә син адәм актыгы булып чыктың. Качарга уйлый күрмә, подъезд төбендә миннән дә куркынычрак кешеләребез сакта тора.
Гиза йокы бүлмәсен карап чыкты, туалетка күз салды, кухняны тикшерде.
– Яхшырак фатир таба алмадыгызмыни качып ятарга? – диде Гиза, фатирны айкап чыккач.
– Безгә комфортның кирәге юк, – диде Харман, түрдәге урындыкка утырып.
– Харман! – диде Басмач. – Җир шары зур түгел бит ул, качып котылырмын дип уйлыйсыңмыни?
– Качарга теләсәм, сез мине таба алмас идегез, – диде Харман, һич кенә дә исе китмичә.
– Секач нык рәнҗи сиңа, – диде Абрек, телевизор өстенә таянып. – Товар кайда?
– Миндә товар юк, – диде Харман.
– Товар көньякта калды. Мин инде әйттем сезгә – үзем көчкә качып котылдым, товар дошманнарда калды.
– Бераз көтик, – диде Долган.
– Хәзер Секач килә монда, үзе синең белән сөйләшер.
– Бу хатыныңмы? – диде Абрек, диванда бөрешеп утырган Лаура каршына килеп.
– Юк.
– Сөяркәң?..
– Сеңлем.
– Бик чибәр икән сеңлең, – диде Гиза, күзләрен майландырып.
– Исемең ничек? – диде Абрек. Лаура дәшмәде.
– Телсезме әллә? – диде Басмач.
– Телсез түгел, – диде Харман. – Сөйләшәсе килми.
– Тиздән икегезнең дә сөйләшәсе килер, – дип ысылдады Долган.
Күп тә үтмәде, ишек ачылды, корык-корык йөткереп, күпне күргән кыяфәтле ир-егет керде. 40-45 яшьләр тирәсендәге, уртадан озынрак гәүдәле бу кешенең өстендә күн плащ, тигез үтүкләгән чалбар, башында эшләпә, аягында затлы ботинка иде. Ябык булса да, аның каты сөякле икәне күренә, физик көче һәр хәрәкәтеннән сизелеп тора иде. Кылыч борыны, юка иреннәре, сул як битендәге, каш өстендәге җөйләре курку белмәс кешеләргә хас ныклы ияге, соры күзләре, үткен карашы – кино өчен махсус ясалган образны хәтерләтә иде.
– Хуш килдегез, Секач әфәнде, – дип сәламләде аны Абрек.
Секач, плащ кесәсеннән ап-ак кулъяулык алып, эшләпәсен салды, башта маңгаендагы тирне сыпырды, аннары эшләпә эчен әйләнә-тирәли сөртеп алды.
Эшләпәсен кигәч, ул салкын күзләре белән әле Харманга, әле Лаурага карап торды.
– Хәерле көн, Харман! – диде Секач, ниһаять, карлыккан тавыш белән. – Синең ничә хатының бар соң ул?
– Сеңлесе, – диде Абрек, Харман дәшми торгач.
Секач Лаурага текәлеп карады:
– Бик гүзәл икән. Мондый адәм актыгының шушы кадәр чибәр сеңлесе бар дип уйламассың да. – Аннары Харманга якын килеп: – Ничек хәлләрең? – диде.
Харман читкә карап:
– Нинди максат белән сорыйсың? – диде.
– Минем сезнекеләр белән мондый конфликтның беркайчан да булганы юк иде, – диде Секач. – Син бөтен нәселеңне куркыныч астына куясың, аңлыйсыңмы шуны?
– Син безгә каршы сугышып, үзеңә хилафлык китермәгәең, – диде Харман тыныч кына.
– Син әле миңа яныйсыңмы?! – дип, ямьсез итеп көлемсерәде Секач. – Безне җиңәргә уйлыйсыңмы әллә?
– Сиңа безнең белән сугышу файдага түгел дип әйтмәкче идем, – диде Харман.
Секач кыҗрап куйды:
– Хам! Ростовтан сиңа ярдәмгә боевиклар чыккан дип ишеттем. Алар Казанда нишләмәкче булалар? Казанда барыбер без җиңәбез. Казан – безнеке, шуны аңлыйсыңмы?
– Казан ул беркемнеке дә түгел, – диде Харман. – Казан ул – Казанныкы. Дөнья беркемнеке дә түгел. Дөнья – дөньяныкы.
– Философ... – дип көлемсерәде Абрек. – Михэй дәдәй школасы.
Секач, әрле-бирле йөреп, уйга калды, бу вакытта Абрек түрдә аның күрсәтмәләрен көтеп торды, Басмач белән Долган Харманның як-ягына бастылар, Гиза Лаура янына килеп басты.
– Чибәр кыз белән качып ятасың... – диде Секач, кашларын җыерып.
– Сеңлем ул минем, ишетмәдеңмени! – дип, тавышын күтәреп җавап бирде Харман.
Секач авызын җәеп елмайды:
– Исемең ничек, гүзәл?
Лаура дәшмәде, атаманның күз карашыннан качар өчен башын читкә борды.
– Исемен әйтми, прикинь, – диде Долган.
– Минем исемем Секач, мин – бик әйбәт кеше, – дип елмайды Секач. – Кияүгә чыгасыңмы миңа?
– Аның ире бар, – диде Харман.
– Ник, башка кешегә чыгу бар бит инде ул, – диде Басмач, кет-кет көлеп.
– Чегән хатыныннан да тугрырак хатын юк, – диде Харман.
– Хәтәр икән. Чынлап та сеңлеңә өйләнермен дип курыктыңмы әллә?
Бандитлар бер-берсенә карашып көлеп куйдылар.
– Мине ошатмасаң, менә минем дустыма чык. Карале, нинди егет! – диде Секач, Басмачка ымлап. – Сакалы гына ни тора. Басмач белән менә дигән пар булыр идегез.
– Кәҗәнең сакалы озын, әмма ул барыбер тәкә түгел, – дип аваз салды Лаура.
– Авызыңны чамалап ач, әй! – диде Басмач, ачусыз гына. – «Кәҗә» сүзе белән шаярма.
– Кызма, Басмач, хатын-кыз ни әйтмәс, – диде Секач, ямьсез елмаеп.
– Бездә шундый әйтем бар: кешедә «козёл» күрсәң, димәк, син үзең «коза». Ха-ха-ха. – Кинәт ул үтә җитди кыяфәткә керде. – Мин аңламыйм, сез нишләп безнең белән болай дорфа сөйләшәсез? Сезнең хәлдә тыйнаграк булу мәслихәт түгелме? Сездә, чегәннәрдә, ялгышмасам, «Язмышыңны алдый алсаң, бәхетле булырсың» дигән әйтем бар...
– Әйе, бар, – диде Харман.
– Мине алдый алырмын дип уйлаган идеңме? Язмыш менә мине каршыңа китереп куйды.
– Язмыш Алла түгел, мин аңа буйсынмыйм, – диде Харман, Секачка туры карап.
– Син дә, гүзәлкәй, шулай саныйсыңмы? – дип, Лаурага борылды Секач.
Лаура җавап бирмәде.
– Абыең аркасында бөлгенлеккә төшәсез бит, берниегез калмаячак.
Лаура, Секачка усал караш ташлап:
– Колагың булса, алкалар табылыр, – диде.
– Без бит колакларыңны да кисә алабыз, – диде Секач яман усал тавыш белән. Аның күзләре бу мәлдә коточкыч, бу – әйткән сүзен һәрвакыт үти торган кеше карашы иде. – Хәтта менә бу яшькелт-зәңгәр күзләреңне дә чокый алабыз. Абыеңа әйт, акылына килсең, минем таләпләремне үтәсен. – Ул шкафка аркасы белән терәлеп, уйга калды.
– Абрек, нишләргә инде болар белән, ә?
Абрек ясалма кыланчык позага басты:
– Харман, син үзеңне нинди җәзага лаеклы дип саныйсың?
– Мин инде сезгә аңлаткан идем, тагын кабатлыйм: Сочида товарны алгач, без – ике кеше, «Дубовый» посёлогында кунып, иртән тимер юл станциясенә барырга, аннан поезд белән Казанга китәргә тиеш идек... Төнлә һөҗүм иттеләр...
– Кемнәр?
– Белмим. Краснодарлылар дигән шигем бар.
Чынында исә вакыйга башкачарак булган иде. Харман Сочи якларында криминал тарафларда шактый билгеле вә абруйлы кеше иде, әмма Ростовтагы Дава исемле криминал авторитетка бурычлы булуы соңгы вакытта аның һәр омтылышына хилафлык китереп торды. Ростовлылар белән бергәлектә майтарган эш уңышсыз тәмамлангач, Харман Давага зур акча түләргә тиеш булып калды. Шул көннәрнең берсендә Сочидагы берәү Харманга үтенеч белән мөрәҗәгать итә – Казанга «тыелган товар» илтергә. Товарны Люберцы каласыннан Стас атлы кеше яки аның дуслары, килеп, Харманнан алып китәргә тиеш була. Харман бу эштә бернинди авырлык вә куркыныч күрми, шундук ризалык бирә. Бу хакта Дава ишетеп ала да Харманга тәкъдим ясый – товарны Казанга алып бармаска, юлга ике кеше генә чыгарга һәм Дубовый посёлогында төн кунарга. Йортны Дава үзе әзерләп куя, ачкычны бирә, шуннан төнлә Даваның кешеләре, һөҗүм итеп, товарны алып качарга тиеш була. Харман таладылар дип акланачак, юлдашы да моны раслаячак. «Барып чыкса, миңа бурычыңны түләдең дип саныйм», – диде аңа Дава. Харман моңа сөенде, чөнки болай җайлы гына бурычтан котылу аңа бик тә кулай иде. Дубовый посёлогында Дава әзерләгән йортта Харман төнлә йокламады. Юлдашы йоклый, ул әле эшнең кайсы якка борыласын белми. Әмма Харман җан тынычлыгын җуйды, чөнки бүген ул Сочидан чыгу белән үк артларыннан күзәтүчеләрне шәйләде. Дава кешеләре түгел иде алар. Сөйләшенгәнчә, ростовлылар нәкъ төнге сәгать икенче яртыда бәреп керергә тиешләр иде. Йөрәк урынында түгел. Сәгать уникеләр тирәсендә Харман һава суларга чыкты, аның күңеле сизде – бу тирәдә кемдер йөри, әмма Дава кешеләренә иртәрәк иде әле. Харман, әкрен генә койма янына килеп, тыштагы авазларга колак салып торды. Кайбер сүзләре колакка чалынгач, Харманның йөрәге жу итте – юк, болар ростовлылар түгел! Хәзер йортка бәреп керүләре ихтимал... Нишләргә?.. Харман шыпырт кына өйгә кереп китте. Иптәше гырлап йоклый. Харман сумканы алды да, тәрәзәне ачып, бакча ягына сикерде. Инде бакча артыннан йөгергәндә Харман йорт ягыннан пистолеттан аткан тавыш ишетте.
– Мин качып котыла алдым, – дип, инде әллә ничә тапкыр кабатлады Харман.
– Әйе, син качкансың. Син бит бик җитез кеше, – диде Басмач чәнчүле тавыш белән.
– Товар беләнме?
– Юк, минем бернидә хәбәрем юк иде, – диде Харман. – Юкса мине үтерәләр иде.
– Товар кайда соң? Безгә синең исәнме-юкмы икәнең мөһим түгел, товар безнең кулда булырга тиеш.
– Миндә товар кайгысы юк иде. Сумка һөҗүм итүчеләрдә калды.
Секач Харманга ямьсез итеп елмайды:
– Юк, Харман, сумканы син үзең белән алып качтың. Һөҗүм итүчеләр минем Сочидагы дусларым иде. Напарнигың каршылык күрсәткән, аны атып үтергәннәр, урыны оҗмахта булсын. Анда бернинди сумка тапмаганнар, аны син алып качкансың.
– Ә син нишләп Стаска тапшырылырга тиеш товарны таларга булдың? – диде Харман.
– Чөнки Стас – минем дошманым. Мәскәүдән ул мине кысрыклап чыгарттырды, миңа бик нык комачаулады ул. Мин дә төшеп калганнардан түгел, аңа каршы сугыш игълан иттем. Ә нишләп син үзең һаман Стаска илтеп тапшырмыйсың товарны? Товарны аңа илтергә тиеш булгансың бит...
– Минем товар белән Казанга баруым турында ментларга хәбәр килгән. – Бәлки син товарны инде ментларга тапшыргансыңдыр?
– Товар миндә түгел.
– Кемдә?
Харман Секачка текәлеп карады:
– Карале, Секач, Стас синнән үч алыр дип курыкмыйсыңмы?
– Юк, курыкмыйм. Аны эләктергәннәр, ул кайсыдыр СИЗОда инде хәзер. Кайсы зонада утырачагын белгәч, минем кешеләр шунда аның башына җитәчәкләр. Товарны бир, юкса ментларга эшләүче булып танылачаксың.
Харман көлеп куйды:
– Моңа беркем ышанмаячак. Үзең күреп торасың, мине ментовкадан чыгардылар.
– Әйе, чыгарганнар. Монда ике фараз бар: йә син товарны милициягә тапшыргансың, йә милиция хәзер синең арттан күзәтеп торачак. Казанда чакта мин сиңа, синең кешеләреңә беркайчан җил-яңгыр тигезмәдем. Бир товарны! – Казанда мин сиңа гел яхшы түләдем, бушка син безнең өчен берни эшләмәдең.
- Секач, мин алдамыйм, чын әйтәм, товарсыз качтым.
– Җәзалый башласак, дөресен сөйләрсең, – диде Басмач. – Сеңлеңне алып китәбез, синең интеккәнеңне күрмәсен. Аның үзенә дә аулакта допрос ясарбыз, син дә аның җәфаланганын күрмәссең.
– Моның өчен, беләсезме, сезгә нәрсә була?! – диде Харман яман усал тавыш белән.
– Мин беркая да бармыйм сезнең белән! – диде Лаура, котсыз калып.
– Секач, шаярма! – диде Харман тыныч, әмма янаулы тавыш белән.
– Мин шаярмыйм, мин, гомумән, шаяра белмим. Егетләр, бу сылукайның кулларын бәйләгез, машинага алып чыгып утыртыгыз. Гизаның якын килүе булды, Лаура ярсып кычкырды:
– Якын килмә!
Әмма Гиза инде Лаураның кулыннан эләктереп алган иде. Шул вакытны Харман, атылып килеп, Гизаны, курткасыннан йомарлап тотып, үзенә тартты, теге чак кына егылмый калды. Долган белән Басмач Харманга берничә тапкыр каты гына ордылар, Харман егылды һәм, аны типкәләргә җыенганнарын күреп, Лаура:
– Туктагыз! – дип кычкырды. – Мин беләм товар кайда, кемдә икәнне.
Барысы да шып туктап, Лаурага текәлделәр, абыйсы, идәннән торып, кул арты белән борыныннан аккан канны сыпырды.
– Белми ул, – диде Харман. – Курыкканга күрә генә шулай ди.
– Дәшмә! – дип кычкырды Абрек. – Сеңлең сиңа караганда акыллырак булып чыкты. Ну, әйдә, чибәркәй, колись.
– Мине чыгарыгыз, – диде Лаура, калтыранып. – Мин товарны сезгә алып киләм.
– Юк, беркая чыкмыйсың! – дип кырт кисте Секач. – Син дә, Харман да шушында ятачаксыз, йортны минем кешеләр саклаячак. Кая яшергәнеңне әйт.
– Мин аны күптәнге бер танышыма тапшырдым... Татар егете ул... Мин аңа яшерергә куштым.
– Ул кешенең исемен, адресын әйт. Без үзебез товарны барып алырбыз.
– Аның исеме Равил Шәмсиев, ул театрда актёр булып эшли, товар аңарда.
– Адрес?
– Адресын төгәл белмим, – диде Лаура. – Чуйков урамы дип кенә истә калган. Медучилищеның тулай торагында яши, театрда эшли.
– Ничә яшь?
– Егерме алты.
– Кыяфәте нинди?
– Төз гәүдәле, чибәр егет... Төскә-биткә карарак, туры, озынча борынлы.
– Долган, Гиза, сез икегез хәзер үк ул чибәр егетне табыгыз! – дип боерды Секач. – Ә сез, абый белән сеңел, товар минем кулга төшкәнче, монда буласыз.
Секач кызу адымнар белән фатирны айкап чыкты:
– Суыткычта ашарга бар икән сезнең... Туалет төзек... Кранда су бар... – диде ул.
– Җибәрегез безне! – дип елап җибәрде Лаура.
– Җибәрер идек, абыең Харман бик начар кеше булып чыкты. Начар кешеләр миңа гел очрап тора, әмма Харман шикелле кабахәтне беренче тапкыр очраттым. Син, Харман, болай эшләргә тиеш түгел идең, минем кем икәнемне, Казанның нинди шәһәр икәнен яхшы беләсең бит. Казанны Мәскәү дә ала алмыйча җәфа чиккән – немец инженерлары ярдәм итмәгән булса, Иван Грозный да яулый алмаган булыр иде Казанны. Моны мәктәптә тарих укытучысыннан ишеткән идем. – Секач көлеп куйды. – Харман, алай-болай синең дусларың арасында нимес инженерлары юкмы? Син миңа алай ямьсез карама! Мин үземнекен алырга телим. Киресенчә, мин сиңа яман усал карарга тиеш.
(Дәвамы бар)
"КУ" 05, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев