Зөлфәт Хәким автор яңалыклары
-
17 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Йоклар алдыннан да әле галимнең кайбер сүзләре колакта яңгырап торды: «Син бүген генә, менә хәзер генә яшисең. Бүгенге көн тиз агып китә, ул тынгылыкны яратмый, ул сәгать саен, мизгел саен киләчәккә сусап тора. Син бүгенге көнең узган гомереңнән качмаслык итеп, бүгенге көнең кылган гамәлләрең өчен рәхмәтле булып калырлык итеп яшәргә тиеш. -
15 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Гашыйк булып йөргәндә, сөйгәнеңнең җитешсезлекләре, кимчелекләре күренми, яраткан кешеңнең кимчелеге дә хәтта сөйкемле булып тоелырга мөмкин. «Аңлаган нәрсәне генә яратып була» дигән сүз бар – кайдадыр укыдымы Равил, берәрсеннән ишеттеме... Әмма ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә алай түгелдер инде ул, кешене алдан ук аңласаң, мәхәббәт шундук сүнәр иде, йә бөтенләй кабынмас иде... -
12 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Клара янына бүтән бармады ул. Унынчы гыйнварда очрашырга сүз куешканнар иде, әмма Равилнең күңеле тартмады, соңрак барырмын янына, дип уйлады, вәләкин бүтән кыз тарафына аяк басмады. Клара да үзен горур тотты, Равилгә бүтән хәбәр бирмәде, шулай итеп, кинәт кабынган мәхәббәт тиз арада сүнде дә юкка чыкты. -
11 апрель 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Гәүһәршад җан тынычлыгын җуйды – Габдел-Латыйф Миреланы юк итәргә мөмкин. Ил-көндә тынычлык юк, тирә-якта дошманнар өере мыж килә, шуңа күрә соңгы вакытта Казанда шикле кешеләрдән тиз арыналар иде. Күрәзәчене харап иттерергә Гәүһәршадның хакы юк, Мирела шулхәтле якын кеше, аны тизрәк Казаннан җибәрү мәслихәт дигән карарга килде ул. -
9 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Аны күрәзәче диделәр, ул хатынны зинданга ташларга кирәк, ә син аны коткаргансың. Моны хан ишетсә, беләсеңме, нәрсә була... Гәүһәршад, әнкәсенә кырыс караш ташлап: – Тиздән Кырымдагы зинданнарда тоткыннар өчен урын калмаячак инде, – диде. – Ул күрәзәче түгел, аны башка кеше белән бутаганнар. -
8 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Күрәсең, без, һичшиксез, очрашырга тиеш булганбыз, башкача мөмкин түгел иде. Равилне шатлык белән бергә Лаураны кызгану хисе биләп алды. Шушындый гүзәл кызны гел тоткарлыйлар, ябып, бикләп куялар, ул гел кемнәрдәндер куркып, качып яшәргә мәҗбүр. Дөрес түгел бит бу! Шунысы гаҗәп – Лаура курыкмый, һәрвакыт тыныч, гел моңсу гына елмаеп тора. Ул курыкмый, чөнки гаепле түгел. -
5 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил авыл башындагы инеш аркылы күпердән чыгып, калкулыкка менде, үрле җирдән урманга кадәр җәйрәп яткан болынга күз йөгертте. Сул тарафта бер төркем чегәннәр урнашкан, уңдарак, юл урманга кереп киткән якта урман авызында берәү кул болгады. Лаура! Алар, әллә нинди ара булса да, бер-берсен танырлар иде. Лаура! Равил, томырылып, шунда йөгерде. -
3 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равилнең чегән кызын беркая җибәрмичә, аның кулын тотып, күзләренә мәңге карап торасы килде, инде күптәннән бирле җанга якын бик кадерле кешесе белән хушлашкан сыман булды. Лаура урман эченә кереп югалгач та әле, ул, авылга кайтасы килмичә, кырда бик озак басып торды. -
2 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (роман)
Хатны унсигез яшендә армиягә китәргә ике ай кала язды ул – бергә булган серле-могҗизалы төннән соң бер елдан артык вакыт узган иде. Аны почта аша да, башка төрле юл белән дә беркая җибәрмәде. Кайларга, нинди адрес буенча җибәрсен инде ул аны? -
1 апрель 2023 - 17:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (ахыры)
Рәкыйпне мин үтердем бит. Хәзер менә көн саен, сәгать саен шуны уйлап газап чигәм. Ул мине шундый ярата иде. Ә миңа гел һаман нидер җитмәде, мин аның интегүен дә теләдем – көнләшергә сәбәпләр тудырдым... -
31 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
Хафиз такта белән Тимурның башына суга. Тимур аңын җуеп егыла. Хафиз шактый вакыт карап торганнан соң, аның кесәләрен капшый. Тимурның куен кесәсеннән пистолет ала... -
30 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
- Мин гел сине уйлап йөрим. Кем әйтмешли, ятсам да, торсам да син күз алдымда. - Мин бит гарип. Минем бер аягым протез. (Чалбар балагын күтәреп күрсәтә.) Күрәсеңме, тезгә чаклы диярлек үз аягым түгел. Чиркандырмыймы, куркытмыймы? -
28 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
Алар бит икесе бергә эләктеләр авариягә. Лениза реанимацияләрдә ятты, исән калды, улым исән калырлык түгел иде шул. Лениза миңа үз кызым шикелле. Минем бүтән беркемем дә юк... -
27 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
- Нишләдең син бу көннәрдә? Мондый түгел идең син. - Кеше үзгәрә инде ул. Һәр кеше гел бер шаблоннар буенча яшәргә тиеш дип уйлыйсың син. Дөньяны бер төсләрдә генә күрәсең бугай. - Әллә рәссам кыз янына кергәч башка төсләр абайладыңмы? -
24 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (драма)
Бу фатирда тора башлаганыбызга бер атна булды. Каршы йортның дүртенче катындагы бер фатирда көне-төне ут яна, игътибар итмәдеңме? Чынлап та, Сәгать инде унынчы, ә утлары һаман яна. Берәр фаҗига булмады микән анда? Авыру кеше торалмыйча ята микән? Берәрсе үлгәнме?..