Зөлфәт Хәким автор яңалыклары
-
24 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль (ахыры)
Н а д и р . Яңа пианино алмадыгызмы әле? Сафия (кычкырып). Алабыз, Надир, алабыз! Синең колакларың төзәлгәнне көтәбез. Пианиноны синең белән бергә алырбыз. Син аны көйләрсең. Ул иң дөрес яңгырый торган пианино булачак! -
23 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Син, бәлки, хаклыдыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү дигән сүз. -
22 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Бер акыл иясе әйтмешли, системага омтылу теләге намус аз булудан килә. Намуссызлар һәрвакыт системага омтылалар. «Воля к системе есть недостаток честности», – дигән ул. Ә с ә д . Шәп әйттең! Ай шәп әйттең! Менә кем белән сөйләшәсем килә. -
21 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Ә с ә д . Музыкага мәхәббәтне исбатларга маташасың син. Алай булмый ул, алай фәтвасы юк аның. Дулкын булып, җил булып коендырып кына алырга тиеш ул. Ә шуның турында уйлап, инструмент төзеклегенә кадалып, имтихан турында уйлап, фестивальдә нинди күлмәк тектерим дип... Белмим, белмим. -
20 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Кызык бу дөнья – кешеләр бөтен җирдә гармония табарга телиләр, тәртип эстиләр. Ә үзләренең кылган гамәлләре – гел диссонанс кына. Бөтен нәрсә структуралы булырга тиеш дип, кеше һәрнәрсәне тәртипкә китерергә, көйләргә тели. Әмма үзенең яшәеше – гел диссонанс. -
19 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль
Ә с ә д . Гаеп эзләмәде инде. Әйтте генә. Моңарчы Сафияне гел мактадык, башкалар да күккә чөйделәр. Тәнкыйтьне дә кабул итәргә кирәк. Хәер, тәнкыйть тә булмады бит әле монда. -
9 август 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Патроннарыңны сакла, миңа атып әрәм итмә. Сиңа әле алга таба патроннарың кирәк булыр. Син монда урман эчендә, фронттан читтә үзеңә дошман эзләп йөрмә. Кызылармеец булсаң, бар, дошманны Германиягә таба ку. Әгәр син сәвитләргә каршы сугышасың икән, бу очракта да мине үтерү сиңа берни бирми. -
8 август 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Сугыш барыбер иртәме-соңмы тәмамланачак. Рус та, нимес тә, татар да, япон да тыныч яши башлаячаклар, дуслашачаклар, алар барысы да бер-берсенә кирәк булачаклар. Әлбәттә, дошманның башкалары табылачак. Бүгенге дус, еллар узгач, дошманга әйләнергә мөмкин, хәзерге дошман, бәлки, дустың булыр... -
4 август 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
– Якты дөньядан ваз кичәргә ярамый, – диде Самат йомшак тавыш белән. – Минем инде фронтларда күрмәгәнем калмады, ә шулай да тулаем алганда дөнья ямьле дип саныйм. Менә бит, көтмәгәндә, синең белән очраштык. -
3 август 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Бомбага тотылып, нигезенә кадәр җимерелгән шәһәрдә меңәрләп кеше һәлак булган икән, нәрсә, шул кадәр күп гөнаһлы кешеләр яшәгән микәнни анда?.. Күпме кайгы, күпме кан!.. Күпме күз яше!.. Бу хәлләрдән соң да алга таба Җирдә кешеләр яши алачаклар микәнни? Бу бик сәер һәм, никтер... куркыта. Яшәү дәвам итсә дә, алга таба кешеләр рәхәт яши алмаячаклар. -
2 август 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Самат, ниндидер сихри көчкә буйсынып, урындыкка утырды, аннары, Светаның да үзенә текәлеп каравын күреп, шундук торып басты. Самат каушады. Түшендә Кызыл Йолдыз ордены, ике медале ялтырап торган батыр йөрәкле егет югалып калды. Соңгы тапкыр себерке белән тыныч кына идән себерүче нәзакәтле кызны кайчан күрде соң ул? -
1 август 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Амбар янында бандерачы аны үтерергә җыенгач, Саматның өзгәләнеп атмауларын үтенгәнне, сүзләрен аңламаса да, шулай ук аңлаган иде ул. Шуңа күрә Саматка ул хәзер инде рәхмәтле, үзен коткаручыга караган кебек карый һәм аның һәр боерыгына, һәр ишарәсенә кабаланып буйсына иде. -
29 июль 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Гомер кыска, диләр. Бәлки, еллап, көнләп, сәгатьләп санаганга кыска тоеладыр ул. Аны мизгелләр белән санарга омтылсаң, бәлки, шул чагында гомер озын-озак тоелыр иде. Бер мизгелне дә тагын бихисап күп мизгелләргә бүлергә мөмкин ләбаса. Бер сәгатьтә ничә мизгел? Вакытны мизгелләр белән санарга мөмкин булса, бәхетле чакта күбрәк микән алар, әллә кайгылы вакыттамы?.. -
28 июль 2022 - 15:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Берничә көн узгач, кичкырын әле Ян Шредер түгел, башта чандыр гәүдәле, тартынкы битенә киң кысалы күзлек кигән табибә-ассистент, үзе белән Катеринаны ияртеп керде. Аларның икесе дә үтә җитди кыяфәтле булганнан Хәйдәр аңлады – димәк, нәкъ менә хәзер төгәл диагноз игълан ителәчәк. -
27 июль 2022 - 09:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (роман)
Бәла һәрвакыт көтмәгәндә килә. Хәйдәр дә гомер кояшы баеп килгәндә, мондый сынауга дучар булырмын дип уйламаган иде. Әбелхәят һичберәүгә үзеңә язган кыйсмәттән артыгын да, кимен дә бирми, әмма кеше барыбер яхшыга өметләнә.