Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Тегеләрнең машинасы һаман шул урында тора иде. Закир, тагын эндәшмәсәләр ярар иде дип, ул якка карамыйча, тиз генә капкадан кереп китте. Ниһаять, көтүләр кайтып, караңгы төшә башлагач, берничә сәгать буе Закир белән Нуриянең котларын алып торган машина китеп барды. Аларның китүе Закир белән Нурияне тынычландырмады, нәрсә булды икән, ахыры ничек булыр икән дип хафаланып, икесе дә төнлә йоклый алмадылар.

(Башыннан укыгыз)

24

Театрда репетиция вакыты иде. Сәхнәгә ут куючы егет тәнәфестә Равилне фойега чакырып чыгарды:

– Равил, анда сине ике егет көтеп тора, – диде ул. – Сине чакыралар, аларның кыяфәтләре яман. – Һәм, сәерсенеп,өстәп куйды. – Андый дусларың барлыгын белми идем.

Равил, икенче катка менеп, тәрәзәдән карады, чынлап та, ул анда шикле кыяфәтле ике егетне абайлады. Аның башында уйлар өере кайный башлады: Лаура биргән сумканы кичектермичә яшерергә кирәк, һаман тулай торак бүлмәсендә бит әле ул. Равил, аскы катка йөгереп төшеп, баш режиссёр бүлмәсенә керде.

– Авылга шалтырткан идем... Әти авырый, – дип алдады Равил. – Бер-ике көнгә җибәрегез, зинһар, – дип үтенде ул.

Баш режиссёр, өлкән яшьтә булса да, яшьләрчә кыяфәтле агай стенада эленеп торган репертуар плакатына каерылып карады:

– Иртәгә нинди тамаша әле безнең? Берсекөнгә... Син уйнамыйсың бу спектакльләрдә. Ярар, ике көнең бар. Бик каты авырыймыни әтиең?

– Каты шул.

Равил, янә икенче катка менеп, тәрәзәдән карады, тегеләр һаман шунда торалар иде. Равилнең йөрәге жу итте, болар һичшиксез мине көтәләр дип уйлады ул.

Равил тавыш операторының бүлмәсенә йөгерде, ишекне киереп ачып атылып керде.

– Вадим, чыгып тор әле!

Вадим, театрда күптән түгел эшли башлаган егет, режиссёр гына түгел, актёрлар кушканны да гел берсүзсез үтәргә атлыгып торучы иде, ул шундук үз бүлмәсеннән чыгып китте.

Равил N каласына, җизнәсенә шалтыратырга булды.

– Җизни, мин сиңа барысын да аннары аңлатырмын. Зинһар, килеп ал мине, бүген үк, хәзер үк. Мин, сезгә кайтып, бер-ике көн кунам.

– Нәрсә булды?

– Аннары сөйләрмен. Җизни, үтенеп сорыйм! Син отпускта бугай бит...

– Без иртәгә авылга кайтырга җыенган идек.

– Җизни, килеп алмасаң, эшләр харап булырга мөмкин. Апага бер сүз дә әйтми тор.

– Ярар. Театрга килимме?

– Юк, Чуйков урамына. Адресны хәтерлисеңдер бит?

– Хәтерлим. Ничәләрдә килим?

– Хәзер үк юлга чык.

– Ярар. Димәк, сәгать ярымнан килеп тә җитәрмен инде.

Җизнәсе Кәрим – Актаныш егете – Равилнең апасы белән N каласының поликлиникасында танышты. Донор буларак кан бирергә килгән егетнең күңеленә Илүсә исемле шәфкать туташы бик хуш килде. (Илүсәнең, авылда отработкасын үтеп, монда килеп урнашкан чагы гына иде әле.) Илүсә дә шәһәр электр челтәрендә электриклар мастеры булып эшләүче егеткә битараф калмады, бик акыллы, төпле, тормышка җитди карый торган егет булып чыкты Кәрим.

Очраша башладылар, күп тә үтмәде, алар гомер юлыннан бергә атларга тиеш икәнне аңладылар. Никахлашулары 1979 елда – Равил армиядә чакта булды, ул армиядән кайтканда, аларның дүрт айлык Алсу исемле матур кызлары бар иде, өч елдан малай туды, шул елны фатирлы да булдылар. Җизни килә, сүзендә тора ул дип уйлады Равил. Ул тагын тәрәзәдән тышка күз салды – тегеләр һаман китмәгәннәр, шунда торалар иде. Теге көнне Михэй карт янына килгән егетләр булса, алар, әлбәттә, Равилне танып алачаклар.

Шул вакытны театрның хуҗалык ишегалдында машина тавышы ишетелде һәм Равил, сәхнә артындагы баскычтан аска төшеп, театр ишегалдына чыкты да «КамАЗ» машинасы белән каядыр барырга җыенган шофёрга эндәште:

– Марат, мине утыртып алып чык әле, теләсә кайда төшеп калырмын. Урамда ике шикле кеше мине сагалап тора.

Марат бер сорау да бирмәде, Равилнең кыяфәтеннән эшнең җитдилеген аңлап:

– Утыр, – диде.

Равил кабинада башын аска иеп утырды, аны сагалаучылар машинага бернинди ригая бирмәделәр. Театрдан шактый ара киткәч, Марат:

– Син кайсы якка барасың? – дип сорады.

– «Квартал»га.

– Мин ул якка бармыйм, сине светофордан соң төшереп калдырам, – диде шофёр.

– Рәхмәт, Марат.

– Кемнәр соң болар? – дип, ниһаять, кызыксынды Марат. – Ник куркасың алардан?

– Мин сиңа аннары сөйләрмен әле... бәлки.

Шәһәр үзәгенә җитәрәк машинадан төшкәч, Равил, такси тотып, тулай торакка элдерде.

Секач кешеләре – Гиза белән Долган – театр янында шактый озак йөрделәр, чыккан һәрбер кешедән Равилне сорап тордылар. Хезмәткәрләр ишегенең вахтасында утыручы хатын чыгып киткәннән файдаланып, Долган түзмәде, үзе театрга кереп китте.

Труппа мөдире – парик кигән юан хатын – куркыныч кыяфәтле егеткә шикләнеп карап торды:

– Сез кем? Нишләп йөрисез?

– Миңа актёр Равил кирәк иде.

– Кайсысы?

– Шәмсиев.

– Равил театрда түгелдер инде, ул бүген авылга кайтып китә, әтисе авырый.

Долган тыела алмады, яман итеп сүгенде дә чыгып йөгерде.

...Лаура, абыйсына карап, капма-каршылыклы уйлар кичерде. Батыр йөрәкле, ышанычлы кеше аның абыйсы. Әмма бу эшкә ник тыгылган ул?! Ахыры ничек булыр икән?.. Чыгып качарга маташудан мәгънә юк, хәзер инде җайлы гына котылу мөмкин түгел – моны Харман үзе дә яхшы аңлый.

– Сумканы уголовный розысктагы дустына илтеп тапшырмадымы икән? – дип, инде әллә ничәнче кат сорады Харман.

– Юктыр дип ышанам.

– Актёрга ышанасыңмы? – дип, чыраен сытты абыйсы.

– Ул – иң элек кеше, аннан соң гына актёр, – дип җавап бирде Лаура.

Күпмедер вакыт узгач, Долган белән Гиза килеп керделәр.

– Тумышы белән кайдан ул? – дип сорады Долган, еш-еш сулап.

– Кайсы районнан, кайсы авылдан? – дип төпченә башлады Гиза.

Лаураның инде башка чарасы юк иде – Равилнең кайсы районнан икәнен дә әйтте, туган авылының исемен дә атады.

Долган белән Гиза озак уйлап тормадылар, Аулаш авылына юл тоттылар.

25

Җизнәсенә Равил юлда барысын да сөйләде. Кәрим пошаманга калды, кайнешенең мондый матавыкка эләгүен күз алдына китерүе кыен иде аңа.

– Милициягә илтеп биреп, барысын да ничек бар шулай сөйләсәң, яхшырак булмас идеме? – диде ул.

– Юк, мин Лаурага сүз бирдем.

Илүсәнең Кәримгә чегән кызы турында, энесенең аңа гашыйк булганын көлә-көлә, кызык итеп сөйләгәне бар иде, ә менә хәзер исә бер дә көләрлек түгел, эшләр хөрти инде.

– Алар күптән түгел генә яңа машина алганнар – «Жигули»-«пятёрка», салонда әле һаман завод исе бар иде. Равил, караңгы уйлардан арынырга теләп, алгы панельне кулы белән сыпырды:

– Әйбәт машинамы? – диде ул.

– Әйбәт, – диде Кәрим. – «Шестёрка» булмады инде, ярар, булганына шөкер, моны да комсомол горкомы аша гына эләктерә алдым. Машина ул яңа чакта ниндие дә шәп инде. Фордтан: «Нинди машина иң яхшысы?» – дип сорагач, «Яңасы!» – дип җавап биргән.

Трассадан чабып барганда, аларны Равилне эзәрлекләүче Долган белән Гиза машинасы узып китте – нәкъ юл икегә аерылып, берсе калага алып керә, икенчесе Аулаш авылына илтә торган урында. Шәһәр алдындагы ГАИ постына җитәрәк, Кәрим шомлы тавыш белән:

– Туктатып, тентесәләр... – дип куйды.

Равил котсыз калды, бу турыда бөтенләй уйламаган иде ул. Постны әкрен генә узып барганда, гөнаһ шомлыгына каршы, инспектор, таяклы кулын алга сузып туктарга кушты. Йөрәкләр жу итте. Инспектор – какча гәүдәле, озынча битле, кысык күзле сержант – башта машина тирәли әйләнеп чыкты, шуннан соң гына машинадан чыгып баскан Кәрим янына килеп документларны тикшерде.

– Багажнигыңны ач, – диде инспектор.

Равилнең үзәге куырылды. Ничек тә булса, сержантның игътибарын башка нәрсә белән җәлеп итеп, багажникны ачтырмаска кирәк, чөнки, сумканы күреп, аны да ачарга кушуы ихтимал иде.

Инспектор белән Кәрим машина артына юнәлгәч, ниндидер көч Равилне машинадан этеп чыгарды: – Хәерле көн, иптәш инспектор! – дип, машина артына атлады ул.

– Без бик ашыгабыз.

Равилне күреп, инспекторның йөзе кинәт яктырып китте:

– Актёр Равил Шәмсиев әфәнде түгелме соң? – диде ул, кулларын як-якка җәеп.

– Әйе, мин, – диде Равил, җиңеллек тоеп.

Инспектор, документларны кире Кәримгә биреп, Равил белән ике куллап күреште, ул инде машинаны тикшерү турында шундук онытты.

– Якташыбыз танылган актёр булуы белән гел горурланабыз, – диде ул, Равил Шәмсиевне очратуына ихластан куанып. – Без бит синең белән якташлар да әле. Ялгышмасам, син бит Аулаш егете?

– Әйе, Аулаштан мин.

– Ә мин Каргалыдан. Ничек анда Казан? Гөрлиме?

– Казан кайнап тора инде ул. Казанда булсаң, театрга кил.

– Ярар, Алла боерса, җай чыкса, – диде инспектор.

– Без ашыга идек, – диде Равил. – Апа авырып тора. Менә җизни килеп алды, хәлен белергә барам. – Ярый, хәерле юл! – диде сержант, һаман елмаеп.

ГАИ постыннан ерагайгач та әле, алар шактый вакыт сөйләшмәделәр – киеренкелек шулхәтле көчле иде.

– Җизни, чак калдык бит, – диде Равил, тирән сулыш алып.

– Ярый әле, инспектор татар кешесе булды, рус кешесе сине танымас иде, – диде Кәрим, газга ныграк басып. – Кайткач, синең белән бер ярты аракыны эчәргә тиеш без.

Кәрим белән Илүсәнең фатирлары җыйнак кына, әмма ямьле итеп җиһазланган иде. Аларда һәрвакыт тыныч, рәхәт була, әмма бу юлы Равилнең үзендә җан тынычлыгы юк иде. Бу вакытта бандитларның «Нива» машинасы Аулаш авылына килеп керде.

Үзәк урамда урнашкан кибеттән чыгып килүче хатыннан актёр Равил Шәмсиевнең әти-әниләре кайда яши дип сорагач, хатын шундук аңлатып бирде, һәм «Нива» машинасы Шәмсиевләр йорты каршына килеп туктады.

Бу вакытта Закир сыер астын чистартып чыккан иде, ишегалдына сәер кыяфәтле егет кергәч, ул аптырап китте.

– Сәлам, абзый, – диде Гиза.

– Сәлам.

– Син Равилнең әтисеме?

– Әйе.

– Ул авылга кайтырга тиеш иде, өйдәме ул? – дип сорады Гиза.

Закир аптырап китте:

– Өйдә түгел ул, аның бу арада кайтырга исәбе юк иде бугай.

– Безне Лаура исемле кыз монда җибәрде.

– Нинди Лаура?

– Чегән кызы. Лаураның әйтер сүзләре бар, ул бәлагә тарыган, Равилне табарга кушты.

– Равил Казанда, – диде Закир. – Әле кичә генә телефоннан сөйләштек.

– Сәер... Ул бит бүген монда кайтырга тиеш иде...

– Син Равилне каян беләсең? – диде Закир, улының мондый дуслары булмаганны белгәнгә күрә.

– Һи, Равил Шәмсиевне белмәгән кеше юк, – дип көлемсерәде Гиза, капкадан чыгып киткәндә. Закир койма ярыгыннан карады: Гиза машинага кереп утырды, рульдә икенчесе иде. Ят машина читкәрәк барып туктагач, Закир, тиз генә өйгә кереп, хатынына Равилне эзләп килүчеләр турында әйтте. Алар икәүләшеп бер урында тик торган машинаны тәрәзәдән күзәттеләр.

– И Ходаем, кемнәр икән болар? – диде Нурия, хафаланып.

– Белмим. Хәтерлисеңме, чегән кызын?

– Чегән кызын?.. – дип уйга калды Нурия.

– Теге, Равил келәтне ачып качырган иде...

– Әйе, әйе, – дип, исенә төшерде Нурия.

– Шул чегән кызы, имеш, ниндидер бәлагә тарыган, Равилдән ярдәм көтә, имеш. Теге вакытта ук әйткән идек аңа – ул чегән кызы белән бе-рбер начар хәл килеп чыкмагае дип. Менә, ничә ел үткәч, Равилне эзләтә...

– И Ходаем, кемнәр икән соң болар? Чегәннәр микән?

– Минем белән сөйләшкәне чегән түгел бугай. Ләкин кыяфәте җанбиздергеч, шпанага охшаган.

– И Ходаем...

– Мин, почтага барып, театрга шалтыратыйм әле, Равил хәзер театрдадыр.

Закирның капкадан чыкканын күргәч, Гиза машина ишеген ачып кычкырды:

– Абзый, кая барасың?

– Кибеткә, – дип җавап бирде Закир. – Шикәр беткән.

– Әйдә, машина белән алып барабыз.

– Юк, рәхмәт, якын бит.

Закир, кызу-кызу атлап, үзәк урамга китте.Ул җан тынычлыгын җуйды – бер-бер бәла булмагае, болар бер дә юньле кешеләргә охшамаган.

Почтада Миләүшә исемле кыз эшли иде, аның кашларын җыерып, авылдашларга өләшәсе гәҗит-журналларны аралап утырган чагы иде.

– Миләүшә, сеңлем, шәһәргә шалтыратып алыйм әле, – диде Закир, еш-еш сулап.

– Шалтырат, шалтырат, Закир абый, – диде Миләүшә, Закирның хафалы кыяфәтенә гаҗәпләнеп. Закир Илүсәләрнең телефон номерын җыйды, элемтәнең теге очында Кәримнең тавышы ишетелде: – Әйе, бабай, тыңлыйм.

– Алло, Кәрим! Ничек хәлләр?

– Бер көе.

– Сез иртәгә ничәләрдә кайтасыз?

– Белмим әле, бабай.

– Илүсә өйдәме?

– Өйдә.

– Чакыр әле.

Илүсә, нык дулкынланып, телефон трубкасын алды:

– Әйе, әти, тыңлыйм.

– Илүсә, без монда әниең белән ут йотып утырабыз... Таныш түгел кешеләр Равил белән кызыксындылар, төпченделәр. Кайтырга тиеш иде, кайттымы, диделәр. Кайтырга тиеш түгел иде бит ул... Илүсә бер сүз дә әйтергә өлгермәде, Равил, трубканы апасыннан тартып алып, әтисен сәламләде.

– Әти, исәнме! Мин апаларда, борчылмагыз.

– Ничек инде борчылма?! Монда безгә ниндидер сәер кешеләр килде, сине сорыйлар. Нәрсә булды, кемнәр килде монда сине эзләп?

– Курыкмагыз, ачыкларбыз.

– Син нишләп Казанда түгел? Нишләп Илүсәләрдә син? Аңлат әле.

– Әти, мин исән-сау бит, ник кайгырасың. Ачыклармын кемнәр икәнен.

– Алар: безне Лаура җибәрде, без Лаура кешеләре, диделәр. Теге чегән кызы түгел микән ул, хәтерлисеңме, авылда тотып келәткә япканнар иде. Син, ташбаш, аны коткарып йөрдең әле... Шул микән әллә?..

– Әти, шул Лаура инде ул, аларны Лаура җибәргәндер инде, алайса.

– Ник сине эзләтә соң ул?

– Ул эзләтми. Әти, кайткач барысын да сөйләрмен, хафаланма инде.

Телефон трубкасын куйгач, Закир Миләүшәнең барысын да ишеткәнен аңлап, аңа карап торды.

– Закир абый, бер-бер хәл булдымы әллә? – диде Миләүшә, куркуга калып.

– Юк, юк, куркырлык бернәрсә дә юк. Син, сеңлем, ишеткәнеңне беркемгә дә әйтмә инде, яме.

– Ярар.

Тегеләрнең машинасы һаман шул урында тора иде. Закир, тагын эндәшмәсәләр ярар иде дип, ул якка карамыйча, тиз генә капкадан кереп китте.

Ниһаять, көтүләр кайтып, караңгы төшә башлагач, берничә сәгать буе Закир белән Нуриянең котларын алып торган машина китеп барды. Аларның китүе Закир белән Нурияне тынычландырмады, нәрсә булды икән, ахыры ничек булыр икән дип хафаланып, икесе дә төнлә йоклый алмадылар.

(Дәвамы бар

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев