Миңзифа Әхмәтшина автор яңалыклары
-
10 март 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьның ахыры)
Кайтты Рафига. Пароходлар туктаганчы дип, өч еллык ялын санатып алды да кайтып төште. Менә ул Күзәш урамыннан атлый. Халык эштәдер, ник бер адәм заты күренсен. Авыл тыныч һәм искиткеч сабыр. Рафига гына әйтерсең йөз ел читтә яшәгән. Киткәненә өч ел гына булса да, авыл да үзгәргәндер, аның кебек батырайгандыр кебек тоела. -
9 март 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Әхәт абыйсы ничектер, Әхмәт сагына әнисен. «Их, теге чакта, Әхәт абый да әни яшәгән йортка күчеп барган булса, әле дә бергә, барыбыз да бергә булыр идек. Марска тагылган! Ә Марска рәхәт, аның әнисе янында...» -
7 март 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Рафига ят җиргә, ят эшкә тиз күнде. Иртәдән кичкә кадәр бер эш – зур-зур әрҗәләргә тимер төяү. Анда аларның ниндиләре генә юк, зурларын өчәү-дүртәү күтәреп салалар. Җәен бу эш бераз гына җиңелрәк кебек, кышкы зыкы салкыннарда туң тимер кулларны үзәккә үтәрлек итеп өшетә. -
5 март 2026 - 13:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Яз үзенекен итә. Анда-санда әле кар катламы ятса да, кояш нурлары инде иртәдән үз эшен башлап та җибәргән. Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама. Уйсулыклар, күлләвекләр җәелеп ята. Әмма Рафига аларны әйләнеп тә тормый, язгы ташу ничек алга ыргылып ага, шулай адымнарын тизләтеп ашыга-ашыга атлый. «Сөт машинасына өлгерергә кирәк, алтыда китә!» -
15 гыйнвар 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Мәрьям абыстайның ире сугыштан кайтмады. Днепрны кичкәндә вафат булды дип, өчпочмаклы хаты гына килде. Алты бала белән тол калган авыл хатынының һәр әйткән сүзен дикъкать белән тыңлады Рафига. Бер атна Мәрьямнәрдә урын өстендә ятты... -
27 декабрь 2025 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
«Йа Раббым! Зиһеннәремне ала күрмә, сабырлык бир, Раббым!» Чабаталарының эче лычма су, аларның әле берсе, әле икенчесенә елап-сыкрап барган Рафиганың да күз яшьләре тама кебек. Унике чакрымнар ара үтәсе бар. И Ходай! Бу бәхетсез балаңның күз яшьләрен җыйсаң, күлләр булыр иде... -
25 декабрь 2025 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Рафига янә салкын, шыксыз өйгә кайтып егылды. Күзенә ак-кара күренмәде. Мичкә дә якмады, тамагына да берни үтмәде. Үкси-үкси, сәкегә ауды... Җаның, күңелең тыныч, сәламәт булмаса, нинди эшкә тотынып була, ди, инде. Нинди ашау, йә булмаса, башка турында уйлау килсен Рафига башына. Аның бөтен уе балалар, ничек тә булса аларны үзе янына алып кайту -
23 декабрь 2025 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Җәйнең матур көннәрнең берсендә, Гайфетдиннәргә үзенең тугыз яшьлек малаен ияртеп, Костромада яшәүче кызлары Рауза кайтып төште. Аның да ире сугышта вафат булган икән. Утырышып елаштылар. -
18 декабрь 2025 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Елатырлык, ир-атны да бөгәрлек хәсрәт иде бу. Гайфетдин, малае үлү хәбәрен алгач та, сабыр булырга, еламаска тырышкан иде. Менә тишелде төер, сыгылып төште карт. – Сез андагы хәлләрне күрсәгез, халык дошманнары тотканнармыни... Хайваннарны да алай... -
17 декабрь 2025 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повесть)
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Көннәрнең берендә Күзәш авылының да ир-атлары сугышка китте. Китүчеләрне станциягә кадәр озатыр өчен урам тулы җигелгән ат. Гайнетдин җиде айлык Әхмәтен соңгы кабат кулына алып сөйде дә: – Рафига, бу сугыш озак булмас, менә күрерсең, берәр атнадан кайтып та җитәрмен. Балаларны, үзеңне сакла, әниләр янында бул, – дип, иң беренчеләрдән булып, кара-коңгырт, ак кашкалы атына утырып, авылдан чыгып китте. -
27 июнь 2025 - 14:00
Без шул кызлар
Мизгел дисәм, бик күп булыр инде, Көчле кочагыңда югалдым. Ярыймы соң? Күрше-күлән күрер, Өйдәгеләр алыр ишетеп. -
17 июнь 2025 - 10:00
Җыерчыклар
Тирәнәя генә бара Йөземдә җыерчыклар. Гибралтар бугазымыни – Оятсыз чукынчыклар! -
8 июнь 2025 - 11:00
Мизгел генә
Туй күлмәге тегә бүген – Табигатьнең кызу эше. -
2 июнь 2025 - 10:00
Алсу канәферләр таң кебек
Алсу канәферләр, Мәңгелек ут – Җиңү каршы алган таң кебек. Башка сугыш кирәк түгел безгә – Сезнең Җиңү булсын мәңгелек!