ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Рафига ят җиргә, ят эшкә тиз күнде. Иртәдән кичкә кадәр бер эш – зур-зур әрҗәләргә тимер төяү. Анда аларның ниндиләре генә юк, зурларын өчәү-дүртәү күтәреп салалар. Җәен бу эш бераз гына җиңелрәк кебек, кышкы зыкы салкыннарда туң тимер кулларны үзәккә үтәрлек итеп өшетә.
***
Бар җиһанны таң калдырып, быел җәй иртә килде. Март кояшы
тиз тотты, апрель башларында тирә-юньдә кар калмаган иде инде.
Авыл халкы чәчүгә дә иртә чыкты.
Укучы бала-чага җәйге каникулларны көтеп ала. Рафига аларны да
уздырып җибәрде бугай. Аның өчен көне-сәгатьләре елдай тоелды.
Бар өмете – Мәрьям апасы кунакка китерә алса, балалары белән
күрешү.
...Кичен сыер савып кергән Мәрьям өстәл тирәли тезелеп утырган
балаларына карап сөенеп куйды. «И, Аллага шөкер, барысы да сау-
сәламәт, барысы да үз янымда бит. Өс-башлары ямаулы булу ул әле
хәсрәт түгел. Менә Рафиганың хәле яхшы түгел. Парә-парә тапала бит
йөрәге балакайның. Күр инде, үз балаларына үзе хуҗа булалмасын!
Рауза кайтып бутады, тормышларын астын-өскә китерде бит, күр
әле! Авыл Советы да бернәрсә хәл кыла алмаган... Яклаучысы юк
балакайның, яклаучысы юк. Раббым, рәхмәтеңнән ташлама инде
үзең яратып тудырган бәндәләреңне!»
Мәрьямнең үз тормышы да ташка үлчим генә. Әйтергә генә
җиңел, алты бала белән калды. Ике зур малай туендыра инде.
Урманнан мичкә ягарга чыбык-чабыгын да, малларга печәнен
дә алар кайгырта. Шуңа сыерны асрарга тырышалар, әле ярый,
сыерлары бар. Юкса ачлык алар тирәсеннән дә ерак йөрмәс,
ишекләрен шакыр иде...
Мәрьямнең уйларын бүлеп, капка ачылган тавыш ишетелде.
Өстәл янында йокымсырап сөт эчеп утырган бала-чага йөгереп
ишегалдына чыкты. Сөт ташучы Ибраһим абзый кунак малайлары
алып кайткан икән.
– Әйдә, коелыгыз, төшегез флягалар өстеннән, төшегез, давай,
тирестән туган нәрсәләр! – дип шаяртты Ибраһим абзый.
Малайлар, көлешә-көлешә, арбадан җиргә сикерде.
– Озак тормаслар, бик шук күренәләр, – диде тагын Ибраһим
абзый, Мәрьямнең алъяпкычына урап чыккан төенчеген алганда.
Инде йокларга җыенып йөргән малайларның йокысы ачылды.
Өйдә шау-шу купты. Алты янына тагын ике өстәлде бит…
***
– Мин, улым, сезне кунакка алырга килдем. Минем дә өемне
күрерсез.
Иртәгесен Рафига килүен күргәч, Әхмәт әнисен кочаклап ук алды.
Монда да безнең арттан килгән дигән кебек, бераз кыенсынып,
ятсынып торса да, тагын киреләнеп, тартышып тормыйк дидеме,
Әхәт тә барырга ризалашты.
Менә алар Карлы урамыннан Рафигаларга кайталар. Бүген
бу әнинең шатлыгының чиге-чамасы юк. Күңеле белән безне
күрәләрме дигән уй кичерсә, күзләре белән балаларын күзәтә Рафига.
Каенатасы малайларның икесенең дә матур итеп чәчләрен кистергән,
тырнаклары киселгән, өс-башлары да чиста, якасыз булса да, яңа
күлмәкләр кидергәннәр. «Теге чакта авылга кайтканда өс-башлары
бик алама иде. И сөбханалла! Улларым үсеп килә бит, Аллага шөкер!»
Рафига сөенеченнән нишләргә белмәде. Әле берсен, әле
икенчесен коча-коча, өстәл әзерләде. Алар килүгә дип әзерләп
куйган тәм-томнар өстәлгә менде. Мәдинә биргән бер уч арыш
оныннан якмыш пешергән иде ул. Бәрәңгесен дә балалар килгәнче
дип саклап торган иде. Өстәл янында өчәүләшеп утырып ашаганда,
Рафигадан да бәхетле кеше юк иде. Дөресрәге, алар ашады, ә Рафига
аларга сокланып карап торды. Тамагы да тук, җаны да тыныч
иде бүген аның. Сабыйлары янында утыру, аларны якыннан күрү
шатлыгыннан җиде кат күктә йөзде.
«Йа Аллам! Икесе дә янымда бит! Бу көннәрне дә күрәсем бар
икән!»
Балалар ашап утырганда, әкрен генә сораштырып та алды:
– Рауза апагыз рәнҗетмиме соң?
– Суккалый инде... – диде Әхәт.
– Үзенекенә тими, – диде Әхмәт.
Җаны-тәне белән балалар дип йөрүләре барыбер бушка булганын,
ике генә минутка балалар килгәнне әйтим дип, Мирсәяф абыйсы
янына кереп киткәч, аңлады Рафига. Тәмле якмышларны ашап
бетергәннәр дә, балалардан җилләр искән булып чыкты...
Тынына ут кабып Мәрьям апаларына чапты Рафига. Әмма алар
Мәрьям апаларында юк, инде сөт машинасына утырып, Күзәшкә үк
киткәннәр булып чыкты. Моның кадәресен 300 йортлы Карлының
айкамаган урамы калмаганда гына белде Рафига.
«Инде башкача өметләнер урын калмады. Үсә төшсеннәр,
башларына аң кермичә барыбер әни димәсләр. Һаман ят җирдә укучы
балаларга карап, йөрәк әрнетеп яшәгәнче, бер башым – бер кашыгым
дигәндәй, сыйдырырлар әле», – дип, хәзинәдә ни барын үзеннән биш
калыш тирә-күршегә өләшеп, яңадан биштәрен күтәреп, әнисе янына
кайтып китте Рафига.
***
Авыл зур, эш тә бар. Бригадка чыкты.
Сугыштан соңгы торгызу еллары иде ул. Әмма шунда туып,
унсигез яшенә хәтле авыл тузанында тәгәрәп үскән үз кызын авыл да
колач җәеп каршы алмады. Аны бик тиз баласын ташлап калдырган
күкегә тиңләделәр.
– Әнә, Сәкинә кызы ике баласын ташлап кайткан. Ничек эшләде
икән ул эшне?
– Хайваннар да ташламый баласын!
Шундый сүзләрне ишетү теткәләнеп беткән йөрәгенә янә ут төртү
белән бер иде. Чарасыздан бичара булып йөрүен белмиләр иде шул
алар.
«Йа Раббым! Кайларга гына барыйм да ниләр генә эшлим
икән? Чыгып китеп, кем кая бара, шуның артыннан ияреп, Каф тау
артларына олагыйммы икән әллә?
– Әни, бир бер киңәш, нишлим инде мин хәзер? Тагын да еракка
китә алмыйм бит инде, балаларым кала бит, әни!
Кызының җан ачысы белән елавыннан йөрәге әрнегән Сәкинә
нишләргә белмәде.
«Инде чарасыз калганга минем яныма кайткан иде бит балакай, и
бу авыл, и бу гайбәтчеләр!» – дип, баласы өчен үзәге өзелде. Әмма
иллә дә сабыр, акыллы һәм тыныч кеше иде ул:
– Сабыр ит, балам, сабыр ит! Күпме авырлыклар кичердең, түздең,
монысына да түзәрсең. Алла ни язган, шуны күрәбез инде. Нихәл
итмәк кирәк?
– Суга сикеримме, бауга менимме, әни? Дөрес түгел, мин
ташламадым бит, әни, мине ташладылар! – дип ачыргаланды Рафига.
– И Аллам! Алай уйларга һич ярамый, бәбкәм. Син нәрсә сөйлисең,
шуның өчен үстердемме мин сине? Кем карый оланнарыңны? Әле
кечкенәләр, үсәрләр дә аңларлар. Алла насыйп итсә, күрербез әле,
күрми булмабыз. Рауза да үз кирәген алыр, – диде Сәкинә, Рафига
әйткән сүзләрдән коты очып. – Күр әле, нәрсә ди? Нәселебездә
булмаганны! Гомер буена балаларга тәрбия бирү юлында булдык.
Әнә Мирсәяф абыең, Сания апаң, Сәрия апаларыңны кара, Ленин
орденнары белән бүләкләнгән мөхтәрәм кешеләр бит алар.
Тормышлары майлаган кебек барды дип уйлыйсыңмы? Балакаем,
башыңнан алып ташла ул юньсез уйларыңны...
– Әни, әллә бөтен авыл халкын җыеп сөйлимме икән башымнан
ниләр кичкәнне, әллә аңларлар иде бәлки?
Кинәт катгый бер карарга килдеме, әнисе:
– Утыр, кызым, утыр әле. Куа димә, сиңа фикерләргә генә киңәш
итәм. Хатын-кызлар читкә, Иваново, Кострома якларына китеп эшләп
кайталар. Анда тегү фабрикалары бар икән, – дип куйды.
Тиз генә уйлаганда, моннан да яхшы юл юк та кебек. Рафига да
кайгыдан айнып киткәндәй булды. Әмма шундук кире сүрелде дә.
– И әни! Исәнлегем дә Аллага шөкер, эштән дә курыкмыйм.
Балаларым кала бит, әни! Алардан башка ничек яшәрмен? Әле юк-
юк та күреп, барлап кайтам үзләрен.
– Әнә, сөт кәҗәсен сатасы булыр, юлыңа җитәр. Калганы әкрен
генә була ул, кызым. Тәвәккәлләп чыгып китсәң, юлдаш та очрый...
«Йа Аллам! Тагын ниләр генә күрермен икән? Бәла ташып кына
йөрим бугай. Миннән бәхетсез дөньяда тагын бармы икән?»
Рафига, эне-сеңелләрен туендырып торучы бердәнбер кәҗәне
сатып җибәрүче әнисен жәлләп, тагын бер елады. Иртә уңмаган –
кич уңмас, кич уңмаган – һич уңмас диләр. Аллага тапшырып, юл
капчыгы җыя башлады. Тагын биштәрен асып, туган оясын, әнисен,
туганнарын ташлап, гел белмәгән, күз күрмәгән, колак ишетмәгән
чит-ят җиргә, ерак билгесезлеккә, моңсу да, газаплы да, әрнүле дә
юлга кузгалды ул. Барыннан да бигрәк газиз йөрәк парәләре – ике
баласы, күз нурлары Әхәте белән Әхмәтен калдырып. Ниләр көтә
анда? Бу минутта җир йөзенең иң бәхетсез бәндәсе итеп тойды ул
үзен. Әмма ни чара да юк иде шул...
Җиде ят җиргә, еракка китү, күрше авылга чыгып китү белән бер
түгел. Аерылышу ачысына күнгән булса да, басу капкасына сөялеп
елап калган әнисе, энеләре Габдулла белән Габделәхәт, сеңелләре
Рәйсә, Разыя, Раузаны кочып-кочып үпте Рафига. Алар белән җан
рәхәте татып күрешүенең соңгысы буласын кем белгән дә баш-
аягы белән дөнья мәшәкатенә чумасын кем белгән. Ана янында
иләктәй җәелгән буласың икән ул, аерылышу кайгысыннан, алдагы
билгесезлектән каен тузы кебек бөтерелеп куырыласың икән. Әнә
шулай саубуллашып киткәндәге туганнары гомере буе күз алдында
торды…
***
Җүкәтау пристанена килеп җиткәндә, көн кичкә авышкан, эңгер
төшеп килә иде. Кичке сигездә Иваново, Кострома якларына,
Ярославльгә теплоходлар китә икән. Билет алып, вакыт бар әле дип,
су буендагы утыргычка барып утырды Рафига. Күзеннән яшь китми,
аккан суларга карап, тагын елый башлады.
«Күр әле, бер авыз сүз русча белмим, исән-имин генә барып
җитәрменме? Ялан җирдә ялгыз баш. Япа-ялгыз башка әллә нинди
уйлар килә шул инде».
– Сеңлем, син дә көтәсеңме? Яныңа утырсам, ачуланмассыңмы?
Кара кайгыга баткан башын күтәреп, юлдашына карады да «ярый»
дигән сыман баш какты Рафига. Билет алырга чиратта басып торганда,
бу ханым белән берничә тапкыр күзләре очрашкан иде аның.
«Каен суы бал булмас, кайгы йөрәккә ял булмас» диләр, Рафиганың
да күзе күрмәскә әйләнгән бугай. Авылда бергә эшләп йөргән Фәһимә
апасын танымады.
– Җанкисәгем, Рафига, син түгелме соң? – диде Фәһимә.
Таныш тавышны ишетеп, шатлыктан Рафиганың йөрәге кысылып
куйды. Шушы авыр елларда, Рафига төрмәдә чакта, ул да авылдан
китеп, Костромага барып урнашкан икән. Туганнар кебек сөенешеп
кочаклаштылар. Сөйләшеп бетмәслек сүзләр җыелган. Фәһимә
әнисен җирләргә кайткан, җиделәрен үткәреп, Костромага китеп
барышы икән.
– И бичаракай, синең хәлләреңне дә сораштым. Вакытым тар
булу сәбәпле, үзем аларны барып күрә алмадым шул. – Синең
Әхмәтең белән бер чама унике яшендәге кызым да үз янымда. Үзем
«Главчермет»та тимер ташыйм. Авыр инде, нишлисең, беркем дә
китереп бирми...
– Фәһимә апа, канатым, мин дә шул якларга дип кузгалдым
бит. Башка чарам калмады. Тәвәккәлләдем дә... Үзем куркам да.
Паспортым да юк бит минем. Кая барам инде дә, кем көтә мине анда?
– Бер дә курыкма, берсүзсез эшкә алалар. Метрикәң булса, шул
җиткән...
Фәһимә, әллә үзенә юлдаш булды дип, әллә авылдаш дип якын
итеп, кызып-кызып, тагын әллә ниләр сөйләп китте. Әмма Рафига
инде аны ишетми, киләчәк эшен күз алдына китереп, уйламаган
җирдән Фәһимәнең дә очравы аша Аллаһы Тәгаләнең зарлы бәндәсен
юлда ташлап калдырмавына мең кат инанып, рәхмәтен тоеп, оеп
утыра иде...
«Кайгы килми тормый, кызым, тик һәр кешегә төрлечә килә».
Әнисе шулай диде дә бит...
Пароход, агым уңаена йөрешен тизләтеп, Җүкәтау утларын еракта
калдырып кузгалып киткәндә, моңсу кычкыртып куйды. «Пу-пу-у-
у-у!» Акчарлаклар гына әллә Рафига белән саубуллашып, әллә ил-
көн балаларының кайгы-хәсрәтен бераз җиңеләйтергә теләп, ачы
кычкыра-кычкыра, пароход артыннан барды әле. Рафига, өске каттагы
палубага менеп, күзе талганчы җан яралары – балалары, газиз әнкәсе
калган туган ягы, туган авылы белән саубуллашты. Әйтерсең алар
әнә шунда, пристань янындагы агачлар арасына гына сыенганнар да,
барысы да елыйлар, кул изиләр иде...
Суга карап барган чакта,
Су төпләре күренә.
Үксеп-үксеп елаганга,
Канлы яшем түгелә.
Еракларга карый-карый,
Күз керфекләрем тала.
Йөрәгемнән өзелеп төшкән
Ике газизем кала.
Йөрәккәем әрни-әрни,
Әрнүен сиздермимен.
Башкайларым ничек түзә,
Ничекләр тилермимен?
Бәгырьләрем өзелеп калды
Туган-үскән илемдә.
Бәхетсез булмасам, яшәр
Идем туган җиремдә.
Күккә карап санап барам
Ничә болыт үткәнен.
Алда тагын калды микән
Газап чигәр көннәрем?
Фәһимә, бу хәлләрне үзе күреп уздырганга, Рафиганы юата:
– Елап нихәл итәсең инде, түзәргә тырыш, Рафига. Алла боерса,
менә эшкә урнашырсың, аннары бераз җиңеләер...
Костромага килеп җитәрәк бик күп тимер өемнәре һәм сызылып
киткән бараклар күренде.
– Әнә шунда эшлим инде мин... – диде Фәһимә. – Алла боерса, сине
дә урнаштырабыз, борчылма, авылдаш. Миңа да иптәш булырсың...
Фәһимә бүлмәсенә килеп егылдылар. Озын коридор, чит-читләп
кечкенә-кечкенә бүлмәләр урнашкан. Беренче карашка салкын,
шыксыз барак, таныш кеше белән килеп кергәч, җылы бер ояны
хәтерләтте.
Икенче көнне иртүк торып Фәһимәнең эшенә киттеләр. Сугыштан
соңгы еллар, ир-ат юк. Рафиганы дүрт куллап эшкә алдылар, бер
бүлмә дә бирделәр. Рафига әле карават, әле өстәл, әле урындык тотып
кергән күршеләренә дә исе китте. Ничек дус, туган монда халык?
Исемемне дә сорап тормый, кем икәнемне дә белми, әйбер ташыйлар.
Бер яман сүз сөйләүче юк. Арып кайткан эшчеләр димәссең, анда-
санда гармун, уен-көлке ишетелгән бүлмәләр яныннан үткәндә дә,
Рафиганың эченә рәхәт бер тынычлык тарала иде.
Тулы канлы эшче хәзер Рафига. Ир-атларны да аяктан ега торган
авыр эш – тимер ташыйлар. Көне буе тимер ташып изелгән куллардан
сыгылып кан тама, кичен гәүдәләрне көчкә сөйрәп кайтып керәләр.
Әмма эшнең җиңеле юк.
«Аллага шөкер, үз бүлмәм, үз көем!» – дия-дия эшли Рафига.
Беркөнне әнисенә хат язып салды.
«...Әни, бәгърем, исәнме? Барыгыз да исән-саулармы? Әни, ярый
әле, сине тыңлап эшкә киттем. Үлемнән коткардың бит син мине,
әни, китмәгән булсам, язмышымның азагы ничек булып бетәр иде.
Аллага шөкер, авыр булса да, эшем бар. Торыр урыным да бар, әни!
Получкамның әзрәген үземә калдырам, калганын сезгә җибәрәм. Сөткә тилмереп ятмагыз, кәҗә алыгыз, әни! Исән булып, эшкә урнаша
алсам, иң беренче әнигә акча салам дип әйткән идем. Үзем исән-
сау эшләп йөрим. Икенче получкама әзрәк киенермен, өс-башыма
алырмын дип торам.
И әни! Сине һәм дә ике баламны ничек сагынганнарымны белсәгез
иде. Ничек аңлатырга тырышсам да, аңлый алмассыз инде. Бик
сагынам, әни! Авылда чакта бар хәсрәтем ярты хәсрәт булган икән,
әни! Сагыну ашаудан калдыра, йокыдан яздыра икән, әни. Төннәр
буе йоклый алмый, сезне уйлап ятам, бер күрешербезме, юкмы?
Бик еракка да киттем. Урам буйлап эшкә барганда, үткән-сүткән
кешеләрнең йөзләренә карыйм, безнең яктан түгелме икән дип.
Үлеп-үлеп сагынам, йөрәгемнән ташып чыккан хисләремне шушы
кәгазь битенә тамып төшкән күз яшьләрем белән җибәреп, сездән дә
өзелеп-өзелеп сәлам хаты көтеп калучы бәхетсезләрнең дә бәхетсезе
булган кызың Рафига дип белерсең.
1948 нче ел, июнь».
Рафига ят җиргә, ят эшкә тиз күнде. Иртәдән кичкә кадәр бер
эш – зур-зур әрҗәләргә тимер төяү. Анда аларның ниндиләре генә
юк, зурларын өчәү-дүртәү күтәреп салалар. Җәен бу эш бераз гына
җиңелрәк кебек, кышкы зыкы салкыннарда туң тимер кулларны
үзәккә үтәрлек итеп өшетә. Әмма, ятса-торса, кайтса-барса җанын
тырнап, йөрәген канатып торган хәсрәте җуелмады. Кайвакыт
Фәһимәсез кайтканда, үз уйларына чумып, барагын таба алмый йөдәп
йөргән чаклары да байтак булды.
«Йа Аллам! Бир ярдәмнәреңне, бигрәк бетте шул бу башкайларым.
Өям-өям дә ишелә, һич очы-кырыена чыгып бетмәле түгел шул
уйларның... Кояш кызуыннан күлләр кипкән шикелле, минем бу
елауларымнан күз яшьләрем дә кипте бугай. Җаным елый, тәнем
елый, ә яшем чыкмый... Бу җан сыкравы бер басылырмы, алдагыны
белеп була микән ул?»
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев