ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
«Йа Раббым! Зиһеннәремне ала күрмә, сабырлык бир, Раббым!» Чабаталарының эче лычма су, аларның әле берсе, әле икенчесенә елап-сыкрап барган Рафиганың да күз яшьләре тама кебек. Унике чакрымнар ара үтәсе бар. И Ходай! Бу бәхетсез балаңның күз яшьләрен җыйсаң, күлләр булыр иде...
***
Авыл халкы Рафиганың бу хәлләрен күреп, белеп тора.
– Рафига, балакай! Әллә соң башкайларың исән-сау чакта читкә
китеп карыйсыңмы?
– Әниең янына кайт, үз-үзеңне бетереп, балаларны күргән саен
йөрәгеңне әрнетеп яшәгәнче дим инде, балакай.
– Менә бераз үсә төшсәләр, үзләре аңлый башлагач, кайтып
алырсың, – дип киңәш бирәләр.
Рафигага беркемнең дә үгете керми, янымда булмасалар да, күрә
алам әле дип юана. Эштән кайтканда, ерактан балаларының чана
шуганнарын күзәтеп тора. Әмма балалар гына, күрделәр исә, әни
безне алырга килгән дип, өйгә чабалар.
Әнине дә сагындым, аңа сыенмый кемгә сыеныйм, эне-сеңелләрне
дә күреп килермен дип, беркөнне Рафига, бригадирдан ял сорап, үзе
туып үскән авылга, сөт җыючылар атына утырып, Елантауга кайтты.
Ул төнне Сәкинә апаның куыксыз лампасы сүнмәде. Әниле-кызлы
төн буе сөйләшеп-киңәшеп чыктылар.
Әмма баласының шулай әрнеп, бәргәләнеп елавыннан әнисе өнсез
калды.
– И бала, и бәбкәм! Тормышың яхшы дип куанып яшим бит. Берни
дә ишеттермәдең...
Бертуган энесе ялга кайткан икән. Иртүк торып, аның янына китте
Сәкинә. Мирсәяф Карлы авылы мәктәбендә директор иде, Рафигага
Карлы мәктәбенә эшкә кайтырга кушты.
***
«Китәргә? Авылдан китеп барырга? Ә балалар? Китү дигән сүз
әйтергә генә җиңелдер ул. Каядыр сине көтеп торалар дип өметләнеп
тә китеп буладыр бәлки... Тик бу хәлдә, балаларны калдырып, ничек
китмәк кирәк?..» Рафига төрлечә уйлап карады. Ашавы – ашау, йокысы
йокы булмады. «Ә бәлки шулай эшләсәм, бераз тынычланырмын, бәлки бөтен тормышыбызны бозган явыз Раузадан ераграк китүем
яхшыга булыр?..»
Рафига әнисе яныннан бераз кыюланыбрак кайтты. «Бу кайгы
кайгы түгел, кызым, өсләре бөтен, тамаклары тук балаларыңның.
Кода-кодагый карыйлар, ташламаслар, иншалла! Рас шундый хәл
икән, үзеңне кара, кызым! Коры кабыгың гына калган бит. Әйдә,
кайт дияр генә идем, кызым, ул да юату түгел инде», – диде әнисе.
«Ул хаклы. Миннән башка бишәү бит әле, укытырга да, киендерергә
дә кирәк. Әле дә ярый, әнием исән-сау, әле дә ярый, әнием бар! Мин
ялгыз түгелмен. Ни дисәң дә, әни белән бер сөйләшү – үзе дару!»
...Алга китми, белеп булмый,
Башның ни күрәчәген...
Әнә шундый уйлар белән кайтып китте ул әнисе яныннан...
Җырлый идеме, үкси идеме, анысын бүген соңгы төнен үткәрә торган
өйнең иясе дә диварлары гына белгәндер. Үз-үзе белән сөйләшеп, үзе
кичергән газаплы, әрнүле көннәрен, шушы авылда ике сабый баласын
калдырып чыгып китәргә мәҗбүр иткән язмышын уйлап, төне буе
йокламады Рафига, елады да, җырлады да ул бу төнне. Кичә әнисе
белән булган сөйләшүне дә кабат-кабат исенә төшерде:
«...Кода-кодагый бар бит... Карыйлар бит әле...»
Кабык тәрәзәдән төшкән яктылыкка карап, тагын күңеле тулды
Рафиганың: «Раббым, әнә шундый якты булсын иде инде иртәгәсе
көннән башланасы гомерем. Үзем китәм, ярты җаным сезнең белән
кала, улларым!» – дип елый-елый, иртән юлга чыгасы биштәрен
җыйды.
Иртән таң белән кузгала алмады әле ул, иртәнге сөт машинасына
да өлгермәде. Соңгы тапкыр балаларымны күреп, саубуллашып китим
дип, алар шуа торган тауга китте. Әнә алар, иң алдан Әхәт, аның
артыннан Әхмәт һәм Рауза малае Марс бер-бер артлы тауга баралар.
Рафига аларны куркытмас өчен качып, тал читәнгә сөялеп карап тора.
«Әнә алар, безнең балаларыбыз, Гайнетдин. Син дә аларны күзәтеп
торасыңдыр! Минем хәлләремне дә күрәсеңдер. Күңелләренә сал
инде, Раббым Аллам! Балаларым качмасыннар инде миннән!»
– Улым! Улларым минем! Алып китмим, соңгы тапкыр кочаклап
үбим генә... дигән идем...
Бар дөньясын онытып, балалар шуа торган тауга таба чапты
Рафига. Үзләренә таба кулын болгый-болгый килгән ананы балалар
тагын аңламадылар. Безне алырга килә дип, өйләренә кереп качтылар.
«Тал читән! Син аңлый алсаң гына инде мине. Син генә шаһит
нинди ак хыяллар белән килүемә һәм тормышка ашмаган өметләрем
хәсрәтеннән елап, өзгәләнеп кайтып китүләремә. Адәм баласы м
***
Әле кичә генә чалт аяз, аяк астында кар да шыгыр-шыгыр килә
иде. Инде бүген иртәдән аяк асты эреткән. Бераз кар катыш яңгыр
явып тора. Табигать белән кеше язмышлары бигрәк охшаш инде. Бер
елмаеп кояш чыга, бер кара болыт каплый...
Япан кырда япа-ялгыз берәү офыкка таба атлый. Өстендә ямалып
беткән мамык фуфайка, аягында инде таралам дип торган, мыеклары
чыгып беткән күтәртмәле чабата. Иңендә балаларым килсә дип
мендәр салынган үзеннән зур биштәр. Сөрлегә-сөрлегә бара-бара
да, артына борылып, туктап карап тора. Бара-бара да тагын борылып
күзе талганчы авыл өстенә карый... Аз гына алга бара да, капылт
артка борыла, кемдер аркасына төртә кебек: «Әни, тукта, китмә,
безне дә үзең белән ал, без дә синең белән барабыз», – ди сыман.
Тагын туктый...
«Йа Раббым! Зиһеннәремне ала күрмә, сабырлык бир, Раббым!»
Чабаталарының эче лычма су, аларның әле берсе, әле икенчесенә
елап-сыкрап барган Рафиганың да күз яшьләре тама кебек. Унике
чакрымнар ара үтәсе бар. И Ходай! Бу бәхетсез балаңның күз
яшьләрен җыйсаң, күлләр булыр иде...
Алдагы үрне менгәч, тау астында җәелеп яткан Камчылы авылы
күренде. «Бусын узгач, тагын җиде чакрымнар барасы». Юлчы
сүтелеп баручы чабаталарын тарттырып бәйләде дә: «Чабатам гына
тузмасын!» – дип куйды. Үзе бертуктаусыз:
«Йа Аллам, шушы газаплы юллардан янә кайтып газиз
балаларымны күрергә насыйп булырмы да, бу башкаем тагын ниләр
генә күрер икән?» – дип тәкрарлады.
Хәер, аның аяклары күптән лычма су, бозлы судан өшеп, ахак
кебек яналар иде…
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев