Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җыерчыклар

Тирәнәя генә бара Йөземдә җыерчыклар. Гибралтар бугазымыни – Оятсыз чукынчыклар!

Тирәнәя генә бара
Йөземдә җыерчыклар.
Гибралтар бугазымыни –
Оятсыз чукынчыклар!
Елмаеп өскә киләләр,
Көзгегә караганда.
Әйтерсең дөнья картасы:
Үргәнеч – Караганда.
Яшь кызларның йөзләренә
Сокланып карап торам...
Күңелемнән битемдәге
«Буразнам»ны сыпырам.
– Раббым, исәнлек бир, – димен, –
Аерма саулыгымнан!
Фәкыйреңә өлеш чыгар
Син бәхет сандыгыңнан.
Әлдермеш янында йөргән
Газраилеңне кисәт:
«Сызсаң сыз буразнасын, тик
Үзенә тимә кисәк!»

 

«КУ» 06, 2025

Фото: freepik

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә дигән әсбап инде, мәктәпкә таратасы (Минзифа апа Әхмәтшина шигыренә шаярту) ..... ...Мин, көзгедән караганда, гүя дөнья картасы! ......Менә дигән әсбап инде, мәктәпкә таратасы... ......... ...Башым, хәтта, койган- куйган, глобуска охшаган, ........Минем әле башым туры, ә глобус кыйшайган. .......... ...Маңгай- Босфор, Дарданеллы, Гибралтар бугазлары, ..........Ә муенда- Татарныкы... Болар әле азлары. .......... ...Ярымутрау ике якта- минем ике колагым, ........Шул хөрмәткә атадылар Кола ярымутравын. ........ Дәвамы бар ... Сәйлән

    • аватар Без имени

      0

      0

      Барысы бар: култыгы да, муены да, сырты да, ........Гималае, Кавказы да, Алтае, Карпаты да... ............. ...Тайга сыман, ике якка ике кашым сызылган, .........Аска таба, Урал тавы булып борын сузылган. ........ ...Кунгур һәм Кап мәгарәсе- ике борын тишегем, .........Бик күп алтын чыга аннан, Сим- Сим ачса ишеген. ........ ...Аста, Каспий күле кебек җәелгәнне авыз ул! .........Ни капсаң да йота тамак, гүя Кара Бугаз Гол. ......... .... Дәвамы бар ... Сәйлән

      • аватар Без имени

        0

        0

        Байкал белән Кабан күле -минем күз дигәннәрем, .........Табалмассыз андый, матур аннан да тирәннәрен. .......... ...Елгалар күк сузылганы, болар- кан тамырлары, .........Амазонка, Хуанхе, Нил, Идел иң- иң зурлары. ......... ...Ул картада әле һаман ачылмаган җирләр күп, .........Колумб кебек Америка ачам, дигән, ирләр күп... ........... ... Сәйлән