ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Әхәт абыйсы ничектер, Әхмәт сагына әнисен. «Их, теге чакта, Әхәт абый да әни яшәгән йортка күчеп барган булса, әле дә бергә, барыбыз да бергә булыр идек. Марска тагылган! Ә Марска рәхәт, аның әнисе янында...»
***
Гайфетдин карт – бик гыйлем кеше. Атасы Гыйләҗетдин тирә-
юньдә гыйлемлеге белән дан тоткан мулла булган. Зөмәрә карчык та,
нинди вакыт булуына карамастан, биш вакыт намазын калдырмый.
Гайфетдиннәрнең өе зур, авылда мәчет булмау сәбәпле, картлар алар
өенә җыелып, җомга намазы укыйлар. Ул да гадәткә кереп китте.
Әхмәт белән Марсны да әкрен генә догалар укырга өйрәтәләр.
Гайфетдин карт, азан әйтеп намаз укырга тотынганда, үзе янына
бастыра да артыннан кабатларга куша. Әхәтне генә тыңлата алмый,
дога укый башласалар, сәндерәдән кычкырып көлеп ята. Намазны
бозган өчен, укып бетергәч, тал чыбыгы белән бераз сыртына эләгә
инде үзенең, әмма аңа барыбер.
– Монысы бигрәк ялкау бит, – ди Гайфетдин Зөмәрәгә. Әйткәнне
дә тыңламый, өйрәнергә дә теләми. Әнә, кечкенәсе әнисенә охшаган,
бик тырыш. Бабай, нәрсә эшлим дип кенә тора.
– Әйе, шул, атасы. Бетчә кебек, эшне бик яратып эшли, булдыра
да. Кечкенәдә өмет бар, – дип, үз фикерен өстәп куя Зөмәрә дә.
– Чынында да шулай, йортны себерә, терлек асларын чистарта.
Әнә бераз такталар ышкылыйм дип тотынган идем, ышкыны алган
да чышната гына...
Картлар шулай Әхмәтне мактыйлар.
Алар балалар өчен үлеп торса да, Рауза көннән-көн котыра бара.
Әти-әни дигән сүзләр аңа күптән изгелеген җуйган, икесен талау,
юк-барга тавыш чыгару гына җитмәгән, инде балаларны да кага.
Беркөнне мунчага малайларны юындырырга баргач, озак та үтми
Әхмәт ялан өс елап кайтып керде. Башыннан аккан канны күреп,
Гайфетдин карт нишләргә белмәде:
– Янәдән балаларга кул сузасы булсаң, кара аны! Әниләрен куып
чыгардың, инде балаларга каныгасыңмы? Бөтен авыл халкы синең
явызлыгыңны сөйли, урамга чыгарлыгыбызны калдырмадың.
Актыгы булсын, балаларга кул күтәрәсе булма!
Рафига икенче хезмәт хакы алгач, балаларына хат язып салды.
«Сәлам Костромадан! Исәнмесез, әти-әни! Улларым Әхәт һәм Әхмәт!
Рауза һәм Марс! Мин Кострома дигән шәһәргә килеп, эшкә урнаштым.
Авыр булса да, зарлана алмыйм, Аллага шөкер, торыр урыным да бар,
акча да бирәләр. Шушы көннәрдә сезгә бераз акча салам, улларымның
өс-башларына берәр кием алырсыз. Әти-әни, әниегез җибәргән дип
әйтегез инде, күңелләре булсын. Улларым үскәннәрдер инде, Әхәт йорт
эшләрендә булыша дигән идегез, булышуы сезнең өчен булса, өйрәнүе
үзләре өчен. Эшләп үссеннәр. Укуы ярыйсымы соң? Улым Әхмәтнең
хәлләре ничек? Әти-әни! Минем хатым барганчы акча килеп тә җитәр,
Алла боерса. Хатыма каршы хат языгыз.
Улларым! Мин бик яратам сезне, балакайларым, бик сагынам, бер генә
дә уемнан чыкмыйсыз. Көне-төне сезне уйлап йөрим. Башларыгыздан
сөя-сөя үстерә дә алмыйм үзегезне. Бар өметем: әз генә үсә төшкәч
аңларсыз да, мин сезнең белән бергә яшәү бәхетенә ирешермен дим.
Ярый, хушыгыз, сау-сәламәт торыгыз, улларым минем! Сезгә сагынычлы
кайнар сәламнәремне җибәреп, әниегез Рафига дип белерсез.
1949 нчы ел, гыйнвар».
Рауза әниләренә дә, балаларга да хатны укытмады. Элек янымда
тормасын, күзем күрмәсен дип йорттан кудырганы гына аз, инде
Рафиганың тиенләп җыеп балаларына салган акчасына да кул сузуы
бернинди кысаларга да сыймас оятсызлык иде. Әмма җаны, калебе
явызлык кабыгы белән капланган адәм бернәрсәдән дә чирканмый
этлек эшләвен дәвам итте…
***
Авыл җирендә елына бер тапкыр, язга чыккач, өйдәге юрган-
мендәрләрне кояшка чыгарып киптерү, өй юу йоласы бар. Кайнар
суга селте салып, юкә мунчаласы белән ышкып та җибәрсәң, кыш
чыккан авыл өенең бүрәнәләре гәрәбә кебек сап-сары булып кала.
Юрган-ястыклар да яңа өйгә кабарынып, күперенеп керәләр...
Эссе җәйнең кызу июль иртәсендә Гайфетдиннәрнең күршеләре
Хәсәншалар да өй юарга җыена. Бар җиһаз урамда булгач, чәйне дә,
самавырга шакмаклар салып, ишегалдына кайнарга куялар. Озын
торбадан чыккан төтен чолан башындагы саламга капканын беркем
дә күрми кала. Төтен өйгә керә башлагач, йорт хуҗабикәсе Хәдичә
ишекне ачып җибәрә һәм ут бөтен өйне камап ала. Әниле-кызлы
янып үлгән булырлар иде, әмма ана кеше кызын, тәрәзәне ватып,
урамга төртеп төшерә. Үзен, янгынны сүндергәч, идән астыннан
табып алалар.
Янгын искиткеч көчле була ки, күршегә дә күчә. Бер мизгел эчендә
Гайфетдин картның алты почмаклы нарат өе дә янып кара көлгә
әйләнә... Ярый, үзләре өйдә булмый. Әхмәт Зөмәрә әбисе белән
ындырга сыер куарга, Әхәт күрше малайлары белән балыкка киткән
көн була ул. Гайфетдин карт үз урам очында төтен күреп кайтып
җиткәндә, йортны ут камап алган була инде, бернәрсә дә ала алмый
калалар. 12 көлтә, 6 улак бодай, тары, карабодай, 2 пар киез итек,
ун метр атлас күлмәклек, ике укалы камзул һәм тагын әллә ниләре
белән келәт тә яна...
Шулай итеп, Гайфетдин картның алты кешедән торган гаиләсе
мунчада яши башлый. Рауза Рафигадан килгән хатлардан аның
тормышы күпкә яхшырак икәнен тәгаенли, беркөнне әтисенә эндәшә:
– Китте дә олакты. Әнә, тотам да хат язып салам, балаларын кайтып
алсын! Үзебезгә дә торыр урын юк монда.
– Юк! – диде Гайфетдин, Раузага кырт кисеп. – Яңа урнашып,
яхшылап эшли генә башлады, кагыласы булма! Вакыты җитәр,
кайтыр. Кычкырып елап, күз яшьләре елга булып акканда, беребез
дә балаларыңны алып кит димәдек.
– Әти, мин бит барыбыз өчен дә яхшы булсын дим, әйдәгез, алай
булгач Костромага үзебез дә китик...
– Урының ошамаса, дүрт ягың кыйбла. Бөтен тормышыбызны
бутап бетердең, дәлше-бүлше мин дигәнчә булыр. Вәт шул!
– Әллә Рафиганы сагына башладыгызмы? Ике баласын ташлап
калдырган күкене яклап, миңа кычкырасызмы? Мин ашатам сезне,
мин карыйм!
Иренең холкын белгән Зөмәрә тавышка битараф булып тыңлап
кына утырган җиреннән кинәт:
– Йә, кызым, туктат. Син карамыйсың безне, кызым, без әле, Аллага шөкер, бик әүхәтебездә. Балаларны да кулыбыздан килгәнчә карый
алабыз. Әлегә синең каравыңа мохтаҗ түгел, Аллам сакласын, мохтаҗ
була калсак, карарсың, мин сине дүрт яшеңә хәтле имездем. Урактан
кайтып ашатып китә идем, башка балалар кимәгәнне киеп үстегез.
Мин үзем дә сиңа әллә кайчаннан бирле әтиең әйткән сүзләрне
әйтергә җыенып йөрим. Кичә почтальон Кәримәне очраттым. «Рафига
нәрсәләр яза соң?» – ди. «Бер хәбәре дә юк шул», – дигән идем,
«Әллә ничә хат китердем бит, акча да салып тора», – ди. Егылып
китә яздым. Нишләп без белмибез, ник әйтмисең? Куып чыгардык та
инде кая икәнен дә белмибез. Абыең рәнҗеп ятадыр. Ул бит бертуган
абыеңның хатыны, күрә алмадың инде шул баланы. Аны күргәч,
керпе йоннарың кабара башлый. Нәрсәгә ирештең инде, ә? Әнә, кара,
йортсыз-җирсез калдык. Шул бала рәнҗешләре төшмәде дисеңме?
– Минем дә Рафига чыгып киткән көннән күңелем тыныч
түгел, – дип, янә сүзгә кушылды Гайфетдин. – Инде хатларын,
балаларга дип салган акчаларын да яшереп яткансың. Бу ни дигән
сүз? Без ни ара хәбәр юк дип борчылып йөрибез, ә син? Үз балабыз
бит дип, синең бөтен кыланмышларыңны күрмәмешкә салышып
яшәдек, әмма моннан соң кара, кызый...
– Япа-ялгызын калдырып, балаларыннан аерып куып чыгардык
та... Түзсә дә түзә икән адәм баласы. Көне-көне белән мичкә ягарга
бернәрсәсе булмады. Ашарына да... Ә теге чакта, бер чиләк бәрәңге
сорагач та, син тавыш чыгардың, бирмәдек бит... Нинди уйлар
уйлап кайтып китте икән, балакай? Бакча тутырып утыртты, җәй
буе бәрәңге бакчасыннан кермәде ләбаса. Нинди зәхмәт кагылып,
аң-зиһеннәребезне томалагандыр? И кадир!
Бүгенге көнгә хәтле бөтен сүзен раслап кына яшәгән иң якын
кешеләреннән мондый сүзләр ишетү, әлбәттә, рәхәт түгел иде Раузага.
Әнисенең дә әтисе белән бер сүздә булуы көтелмәгәнчәрәк булдымы,
Рауза каршы сүз әйтми-нитми генә, мунча ишеген бар көченә бәреп
чыгып китте.
Зөмәрә карчык, әллә килене Рафиганы жәлләп, әллә кызыма каты
орындым дип, мышык-мышык елый ук башлады.
– Син, карчык, үзеңне бимазалама, чуан тула-тула да бер тишелә
ул. Моның да бер очы-кырые булырга тиеш иде. Ил-көн алдында
хурлыкка калып беттек. Ниһаять, әйтәсебезне әйттек, бүген үк
Рафиганың адресын табып, хат юлларга кирәк, – диде җиңел сулап
Гайфетдин.
Кышны мунчада чыгып булмас дип, октябрь башларында, сыерлар
көтүдән туктагач, авыл башындагы кайчандыр япа-ялгызы иза чигеп
Рафига яшәгән йортка күченделәр. Кул кушырып утырыр чак түгел,
Гайфетдин кышлык өчен малларга землянка казыды. Малайлар да,
укудан кайтуга, ишек алдында эшләп йөргән бабаларына булышалар.
Кем әйтмешли, кул арасына керә баралар. Йорт эшләре, бакча казу,
печәнгә йөрү дә – алар эше...
Гайфетдиннәр янган елны, илдә корылык булганга, ачлык галәмәте
башланды. Чәчкән әйбер чыкмады, чыкканы кибеп-корышып бетте.
Илдә-җирдә элеп кабарга ипи юк. Урамнар-тыкрыкларда кычыткан
заты калмады. Нәрсә ашарга белмәгән адәм баласы урманнан
балтырган, акбаш, елан көпшәсе һәм тагын әллә нинди ашарга яраклы
үләннәр ташый башлады.
Яз җиткәч, рус авылыннан, үгезләр, атлар белән тарттырып, бер
бура алып кайттылар Гайфетдиннәр. Шул ук җәйне, мунчадан аз гына
калку өйне өлгертеп тә керделәр. Өй тирәсе дә элеккеге кебек Рафига
берничек тә керә алмаслык имән такта корылма түгел инде хәзер, ә
дүрт-биш киртәдән тотып алынган кыр-капка гына.
Матур гына яшәгән җирдән кинәт бернәрсәсез калуларының
сәбәбен Рафиганың рәнҗүе төште дип юрады Гайфетдин карт...
«Кыр хәтле ызбага сыйдыра алмадык бит, ә? Их, Рафига авылда
булса, хәзер улларын ерактан ук күреп торыр иде. Юк шул, рәнҗеттек.
Гомер аяк басмас иттек... Инде чит-ят җирдә сыңар кош кебек кагына
торгандыр балакай... Болай да өрфия кебек кенә иде, анда тагын да
ябыккандыр... Ни хәлдә икән дә, аның хәлләрен ничекләр белеп була
икән?..»
Өй тирәсен тотканда, шул киртәләрне бер-берсенә ялгап тезә-тезә,
Гайфетдин әнә шундый уйлар эчендә йөзде. Ул бер генә минутка да
исеннән чыгармады Рафиганы. Балаларга карап та тирән уйга тала,
озак тукталып тора иде...
***
Замана авыр, әмма тормыш дәвам итә, бер генә минутка да
тукталып тормый. Бер көнне малайлар бабаларыннан гармун алып
бирүен үтенә башладылар. Карт озак уйламады: «Ә нәрсә, нигә
алып бирмәскә? Малайлар акыллы, эш дип атлыгып торалар. Әхәт
тә үзгәрде – эш сөючәнгә әйләнде. Урам буйлап шар сугып йөрү
булмас, алып бирәм!» – диде. Көндез колхоз эшендә, кичен кешеләргә
рамнар, агачтан кирәк-яраклар ясый. Әтиләре сугышта вафат булган
өчен малайларга бераз акча да килеп тора. Хәзинәдә ни барын
бергә туплап, егерме сумга унике телле тальян гармун алып кайтып
бирде малайларга. Алар баштарак гармунны өчесе өч якка сөйрәде,
һәркайсы уйнарга теләде. Әмма Әхәт белән Марстан бернәрсә дә
барып чыкмады, аннан барып чыкмасын белепме, тегеләре гармунга
кул селтәделәр.
Әхмәт кенә, өйгә керсә, тышка чыкса, гармуныннан аерылмады.
Буш вакыты булды исә, тота да мунчага чаба. Чөнки аңа өйдә уйнарга
рөхсәт итмиләр, фәрештәләрне качырасың диләр. Һәм, чыннан да, суза-тарткалый торгач, көй дә чыга кебек. Бер-ике ай эчендә матур
гына уйный да башлады...
Әхмәтнең күңелен аңламыйлар гына. Аның эче тулы моң. Ул үзе
дә сизеп-белеп тора, әмма шуны беркемгә дә аңлатып бирә алмый.
Менә гармун аңлый, ичмасам, сузып җибәрүе була, Әхмәтне шушы
моң назлый-иркәли башлый. Әйтерсең әнисе Әхмәт янына баскан
да йомшак куллары белән чәчләреннән сыйпый, битеннән иркәли.
«Әни, әни, кай якларда гына йөрисең дә безне сагынуларыңа
ничекләр түзәсең икән? Әхмәтеңнең сине ничек сагынганын белсәң
иде...»
Шушы гармун моңнарына утырып кына очар кебек була Әхмәт
әнисе янына... Әмма шул чак аны тагын эшкә йә ашарга дәшәләр.
Күп вакыт Гайфетдин карт Әхмәтне чакырып ала да:
– Йәле, улым, әнә теге озын көеңне уйна әле, – дип, үзе үк гармун
уйнарга куша.
Әхмәтнең тырышып-тырышып гармун уйнаганын карап тора-тора
да тирән уйга чума.
«Гайнетдин ишетсәме бу баланың уйнаганын? Насыйплар гына
булмады... И бу сугыш... Кырды гына адәм баласын. Әнә, күрше
Галләм малае ике аяксыз булса да кайтты әле... Безнеке – юк! Авыл
белән бит! Өч йөз йортлы авылның икесенең берсендә тол да ялгыз
хатын. Ничек тормыш алып барырга, ничек яшәргә кирәк? Күгәрчен
аягы кебек кызарып беткән куллары белән кырдан карлы-бозлы
салам каерып, өшеп-туңып кайткан хатыннарның зарын тыңларга
да, аңларга да кеше калмады...
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз,
Сау булыгыз, туганнар...
Кайтмадылар! Имән кебек ир-атлар киттеләр дә юк булдылар!
И-и, Гайнетдин исән булса, без дә мондый бәлаләргә төшмәс, үзебез
корган, үзебез төзегән йортыбызда гомер кичергән булыр идек. Ул
да рәнҗегәндер: кан-яшь түкте бит Рафига. Өйдән куып чыгаруыбыз
гына аз, балаларыннан да аердык. Кем уйлаган да, кем белгән соң,
Раузаның, шулай хөкүмәт биргән пособие акчаларына кызыгып,
балаларны алып калганын? Аларга бирелгәнен дә әле генә белдек
бит, бөтен йортны, бар тормышны Раузага тапшырып харап булдык».
Әхмәт уйный, әле «Шахта»ны гына белсә дә, бабасы уйната.
Әнә ничек уйларга бирелеп тыңлый ул. Әллә кая, еракка төбәлә
бабасының күз карашлары, төбәлә дә кадала... Кайвакыт Әхмәт
бабасының шулай өнсез калуыннан курка башлый, андый чакларда
гармун тавышын кычкыртыбрак, сикертебрәк ала. Шулай иткәндә,
бабасы уянып киткәндәй була…
«Кара әле син бу малай актыгын, шәп тарта бит! Балакайның
эче тулы моң, анасын сагына бала, күзеннән беленә. Эх, Рафига
күрсәме?!»
Гайфетдин, күзләренә сарылган яшьне олан күрмәсен дип, кинәт
умарта чаккан кебек сикереп тора:
– Ай, рәхмәт, улым... – дип, кул чугы белән күз яшьләрен сөртә-
сөртә, китеп бара.
Бер ноктага карап уйланган карт бабасының алъяпкычына бер-бер
артлы тамган яшьләрен сөртүен каршысына утырып гармун тартучы
Әхмәт тә күрә билгеле, үзе дә көчкә тыелып утыра. Әмма ниләр уйлап,
ниләр кичергәне бары тик бабасының үзенә генә билгеле булып кала
шул. Беркайчан да аһ-ваһ килеп сөйләнеп йөрми, эчтән яна…
***
Әхәт тә, Әхмәт тә бик тыңлаучан, карусыз, кеше әйберенә тимәс,
тәрбияле балалар булып үсеп киләләр. Әби-бабай янында нихәтле
генә яхшы булса да, урамга чыгуга киеренкелек биләп ала. Олысы-
кечесе дигәндәй, әллә чын, әллә юри: син кем малае дип, үзәккә
үтәләр. Ничек җавап бирсәң, шулай кыен. Гайфетдин бабай малае
дисәң, бала-чага шаркылдап көлә, ә олы яшьтәгеләр: «И, сөбханалла,
бу бит Рафига малае, үзе күрсә нишләр иде икән, бичара?» – дип
жәлләп, аркадан кага. Бу чакларда Әхәт үзе дә башкаларга кушылып
көлә алса, Әхмәткә юлын дәвам итү тоташ газапка әверелә. Рафига
сүзен ишетүе була, яңакларын әчеттереп, колаклары шаулый, күзенә
яшь тыгыла. Әле һавага, әле җиргә карый. Ул хис инде аны шундый
биләп алды ки, урамда барганда каршысына кеше килгәнен күрсә
дә, эче калтырый башлый. «Тагын инде...»
Әхәт абыйсы ничектер, Әхмәт сагына әнисен.
«Их, теге чакта, Әхәт абый да әни яшәгән йортка күчеп барган
булса, әле дә бергә, барыбыз да бергә булыр идек. Марска тагылган!
Ә Марска рәхәт, аның әнисе янында...»
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев