Шигърият
Без шул кызлар
Мизгел дисәм, бик күп булыр инде, Көчле кочагыңда югалдым. Ярыймы соң? Күрше-күлән күрер, Өйдәгеләр алыр ишетеп.
Кулъяулыгың җәйдең бүрәнәгә,
«Утыр әле, бераз сөйләшик.
Әнә, ай да болыт арасыннан
Карый бугай безгә көнләшеп».
«Кая? – дидем... – Ай күргәнем юкмы?» –
Күтәрелеп, айга күз салдым...
Мизгел дисәм, бик күп булыр инде,
Көчле кочагыңда югалдым.
Ярыймы соң? Күрше-күлән күрер,
Өйдәгеләр алыр ишетеп.
Миңа аннан клуб, киноларның
Озак бикле булыр ишеге.
Син үбәргә бәлки үрелгәнсең,
Гүя мине шул чак корт чакты.
«Китче, китче, җүләрдер син?» – диеп,
Артка борылмыйча мин чаптым...
И, сагынам ләкин шул чакны.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев