ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьның ахыры)
Кайтты Рафига. Пароходлар туктаганчы дип, өч еллык ялын санатып алды да кайтып төште. Менә ул Күзәш урамыннан атлый. Халык эштәдер, ник бер адәм заты күренсен. Авыл тыныч һәм искиткеч сабыр. Рафига гына әйтерсең йөз ел читтә яшәгән. Киткәненә өч ел гына булса да, авыл да үзгәргәндер, аның кебек батырайгандыр кебек тоела.
***
Җәйге матур көннәрнең берсендә Костромадан Фәһимә кайтып
төште.
Аркылы-торкылы кадаклаган тәрәзә капкачларын ачканда, эштән
кайтып баручы авылдашлары тукталды.
– Менә, ичмасам, кайта да, китә дә. Кострома белән Күзәш арасын
бар дип тә белми.
– Кемең дә юк бит инде, акча туздырып ник кайтасың?
– Сатып китәсеңдер инде?
– Юк, кызлар, берәр кияү сәләмәсе белән кайткандыр әле...
Сорау арты сорау ява Фәһимәгә.
– Дөнья хәлен белеп булмый, кайта алганда кайтырга инде. Әнинең
вафатына өч ел булды, Коръән укытыйм дип кайттым.
– Әнә, теләгән кеше кайта, Рафига гына китте дә югалды.
– Әй, юкны сөйләмә, кайтыр җирең булмаса, кайтырсың, бар!
– Вәт рәнҗеп тә китте сабый! Балалары өчен кан-яшь түкте,
билләһи...
– Ярар, шуның өчен кирәген алдылар да бит инде. Кеше күз яше
җирдә ятмый ул.
– Күрделәр, күрсәтте Ходай! Көлләре күккә очты...
Монысын усаллыгы белән даны чыккан түбән оч Халимә әйтте.
– Ничек күккә очты, сез нәрсә сөйлисез? – диде Фәһимә.
– Гайфетдин абзыйлар яндылар бит!..
– Ә?! Ә балалар? – диде Фәһимә, коты очып. Рафиганың әманәтен
тапшырасы бар бит...
Ул, бөтен эшен ташлап, Гайфетдин абзыйларга китте.
«Хәер дә бирермен, күр инде, нинди кайгылы булганнар. Авылда
бер матур йорт иде, капкаларының исе дә калмаган» дип уйлады
Фәһимә, Гайфетдин картларның өенә җитәрәк – тәбәнәк кенә өйне,
тирәсен маллар кермәсен өчен генә тотып алынган киртә капканы
ачып кергәндә.
Малайлар да өйдә. Зөмәрә карчык самавыр яңартып җибәрде.
Анысы да кадерле кунак килгәнен сизеп тора, гөжләп кайнап
та чыкты. Исәнләшеп хәл-әхвәл сорашкач, Фәһимә малайларга
әниләре җибәргән бүләкләрне тапшырды. Тегеләре шунда ук майка-
трусикларын киеп тә чыктылар. Тезелешеп мичкә сөялеп баскан
малайларга карап, Зөмәрә әбиләренең исе китте:
– Бигрәк таман гына булган киемнәре, кайдан гына белгән икән
Рафига? Инде бик зур да үстеләр, ничек шулай ала белгән?
– Сезгә дә бүләк бар, Зөмәрә апа. Менә әти белән әнигә дип тә
җибәрде. Рафига бик киң күңелле. Эшендә дә бик яраталар, – диде
Фәһимә, Зөмәрә карчыкка – чуклы яулык, Гайфетдин картка бер
бармаклы күн перчатканы биргәндә.
– И Рафига, и балакай! Безне дә онытмаган, Алланың рәхмәте
төшкере! – Зөмәрә, алъяпкыч итәген күтәреп, ике күзен каплады. –
Алланың рәхмәтендә булсын! Тапшыр, Фәһимә, кайтсын, кунакка
булса да кайтсын, озак яшәмәбез. Бу кадәр дә авыр йөкне ничекләр
итеп күтәреп торырбыз, кайтсын, бик көтәләр диген...
– Балаларны бик сагына. Егет булып җиткәннәр бит, сөбханалла,
матурлыклары! Ничек итеп сагынмассың боларны? Күр әле, су
сөлекләре кебекләр бит! Үзегез сагынасызмы соң әниегезне,
балакайлар? – Фәһимә малайларның әле берсенә, әле икенчесенә
карады.
Әхәт белән Марс, көлешә-көлешә, битләрен капладылар. Әхмәт «эһе!» дигән кебек башын какты, үзе комач кызарып чыкты. «Ник
сорый инде бу апа, ник төпченә?» Авыр хәлдән бабасы коткарды:
– Әхмәт маладис ул безнең, кулыннан килмәгән эш юк. Әле
гармунда уйнаганын тыңласаң...
– Китегезче? Ай, энем, уйна әле! Әниеңә баргач сөйләрмен. Йә,
уйна инде!
Әхмәт инде әллә кайчан гармун уйнарга кушсалар ярар иде дип
теләгән иде. Әмма менә хәзер, әби-бабасының да, килгән кунакның
да күзләре үзенә текәлгәч, башы муенына ябыштымы, сеңеп бетте.
Әкрен генә сандык өстендәге гармунны кулына алды:
– Еламасагыз гына уйныйм...
– Юк, улым, әйдә, уйна инде!
– Үзең дә гармун буйлык кына бит әле, кай арада өйрәндең соң,
бәбкәм? – дип, Фәһимә Әхмәтнең башыннан сыйпап алды.
Әхмәт «Шахта» көен сузып җибәрде...
«Их, апа! Тыңла, апа! Тыңла да әниемә әйт: сине анда Әхмәт улың
бик сагына диген. Иртә белән: «Их, әни кайткан булса иде!» – дип
күзен ача икән, йокларга ятканда, әнине төшемдә булса да күрсәм иде
дип тели-тели арып бетә икән дип әйт! Урам башыннан сумка тотып
берәү кайтканын күрсә дә, әни түгел микән дип керфек какмый, күзе
яшьләнгәнче узгынчыны карап тора диген. Их, әгәр әни кайтса, теге
тәрәзәсез өйгә барыр идем, әни янында гына торыр идем дип әйтә
икән диген. Шулай дип әйт, апа, сагынып үлә инде сине Әхмәтең
диген...»
Шахталарга мин бармадым,
Дусларым гына барды шул,
Дусларымның сау бул дигән
Сүзләре генә калды...
Фәһимә гармунга кушылып җырлап җибәрде. Аның челтер чишмә
кебек тавышы ерак Кострома якларыннан күтәреп кайткан әманәт
бүләкләр белән бергә Рафиганың үзен дә биредә кебек хис иттерде.
Алай гына да түгел, әнисе яныннан кайткан апасының җырлап
җибәрүе Әхмәткә дә гармун күрекләрен ныграк, ятсынмыйчарак
тартырга көч өстәде.
Шахталарга мин төшәрмен,
Җырлап күмер кисәрмен шул...
Әмма сине бик сагынсам,
Бик саргайсам нишләрмен?
– И-и энем, булдырасың бит, рәхмәт сиңа. Читтә, рус арасында
күңеле мүкләнеп беткән апаңны да җырларга мәҗбүр иттең. Үз илеңдә, үз җиреңдә яшә икән ул, Зөмәрә апа. Менә әни дә,
туганнар да юк, ә туган-үскән җир тарта. Отпускымны көтеп алам,
кайтасы килә. Рафига ничек сагынмасын, ди, күр әле бу сандугач
балаларын?
Әхмәт тә елый иде, әмма күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, гармунын
куеп, ишегалдына чыгып йөгерде.
– Бусы боеграк шул...
Чәйләр эчеп, бераз сөйләшеп тә утыргач, Зөмәрә карчык Фәһимәне
озатырга чыкты.
– Менә шулай хәсрәтле булдык, болын хәтле йорт-җир иде... Инде
күп тә яшәмәбез, кем белә?
– Зөмәрә апа, юкны сөйләмәгез, Рафига сезгә ачу сакламый. Рауза
кайтмаса, алай булмас иде, әти-әнигә рәхмәт, балаларымны карыйлар
дип кенә тора.
– Рафига кичермәс безне дип, бик борчылабыз. Куыплар чыгардык
бит! Рәхмәтемне җиткер, Фәһимә! Күчтәнәчләренә дә, яхшы
сүзләренә дә бик рәхмәт. Кайтсын, кунакка кайтсын!
***
«Йа Раббым! Нинди генә сынаулар бирмисең син адәм баласына.
Рафигага сабырлык бир, Раббым! Шәүләсе генә минем янда икән,
үзе монда, балалары янында икән лә...»
Фәһимә Зөмәрә карчык белән саубуллашып, тыкрыкка борылгач,
кинәт кемдер:
– Апа! Апа! – дип кычкырды.
Әйләнә-тирәдә берәү дә юк. Фәһимә «Колагыма ишетелә торгандыр,
бу балалар белән саташам, ахры» дип уйларга да өлгермәде, тагын,
инде катырак итеп:
– Апа, апа!
Тавыш Гайфетдиннәрнең бәрәңге бакчасы ягыннан килә иде. Читән
буендагы кычытканнар арасыннан Әхмәтнең башы күренде.
– Соң, Әхмәт, балакай, нәрсә булды, нигә елыйсың?
– Еламыйм ла, – диде Әхмәт. – Сез, апа... Әнине күрсәгез дим,
әйтегез әле... Ни инде, ну, сәлам әйтегез, яме?
Әхмәт сүзен көчкә әйтеп бетерде дә йөгереп китеп тә барды.
– Әйтермен, балам!
Чыдамаган балакай. «Дөньяда ни ачы? Ятимлек ачысы ачы...»
***
Фәһимә юл буе Рафиганы, аның балалаларын уйлады. Ни авыр
булса да, кызым үз янымда әле, Аллага шөкер! Мондый язмышны
Ходай күрсәтмәсен. Ике көн дә түзәрлек түгел. Күр әле син аларның
матурлыкларын, ут кебекләр, билләһи! Ничекләр сагынмассың?! Рафиганың ут-ялкын эчендә яшәгәнен аңлыйм. Алла сабырлыклар
бирсен!
Фәһимә Рафигаларга керә-керешкә үк:
– И, аларны күрсәң, шундый зур үскәннәр. Зурысы бик исе китми,
Рауза малае белән ихахай чаба гына. Менә кечкенәң, Әхмәтең! Йөрәк
өзгеч моңлы итеп гармунда уйный... Анда кайтып йөрәгеңне генә
авырттырып килерсең инде.
– Тагын сөйлә, Фәһимә, тагын сөйлә, нишлиләр?
– Барысы да күп сәлам әйттеләр. Кунакка кайтсын диделәр. Менә
шул инде...
– Юк, Фәһимә, алай гына түгел, сөйлә, улларым турында сөйлә,
зинһар!
– Менә калганын кайткач күрәсең инде.
– Кайтмыйммы соң? Быел отпускамны алуга кайтам, Алла насыйп
итсә. Әти белән әни дә чакырдылар дисең бит, бәлки әле балаларымны
да…
***
Кайтты Рафига. Пароходлар туктаганчы дип, өч еллык ялын
санатып алды да кайтып төште. Менә ул Күзәш урамыннан атлый.
Халык эштәдер, ник бер адәм заты күренсен. Авыл тыныч һәм
искиткеч сабыр. Рафига гына әйтерсең йөз ел читтә яшәгән. Киткәненә
өч ел гына булса да, авыл да үзгәргәндер, аның кебек батырайгандыр
кебек тоела. Илдә ниләр бар дисәң, һаман шул икән... Сагынганмы
соң ул Күзәшне? Күзәш – күз яшьле авыл. Бәхетле чагым булдымы
икән минем синдә? Булмаган да кебек шул. Бигрәкләр дә әрнүләргә
дучар итеп, балаларымнан аерып, читкә куып җибәрдең бит син
мине, Күзәш! Саумы?
«Чаукалар» тыкрыгын узып, кайчандыр үзе яшәгән зур урамга
борылгач, тыны кысылып куйды Рафиганың. Түбәсе күккә кадәр
сузылган калай түбәле йорт урынында, әллә мунча хәтле генә тәбәнәк
йортны, әллә күршеләре Хәсәншалар йорты бөтенләй юк икәнен
күреп, өнсез калды. Рафига элек керү түгел, балаларым күренмәсме
дип ярык эзләп чапкан рыс капкасы урынында да каты курадан ясаган
кабык-киртә генә булуы йөрәкне өшетә...
Фәһимә, аңа янгын чыгып, бернәрсәсез калганнары хакында
әйтмәде шул. Үзе күрер, балалары өчен борчылмасын дигәндер.
Рафига, кабык капканы ачып, өй алдына узгач, ишектән бер-бер
артлы Әхәт белән Әхмәт, Марс, алар артыннан сөйләнә-сөйләнә,
Зөмәрә күренде:
– Әйдә, Рафига, әйдә, уз... Өйдәләр без, барыбыз да өйдә.
Рафига, кулындагы сумкасын ташлап, балаларына атылды.
Иң гаҗәбе: алар элекке кебек Рафигадан качмадылар, ә икесе дә әниләрен кочып алдылар. Күп елаудан кипкән яшьләре янә хасил
булды Рафиганың. Әле берсен, әле икенчесен кочаклап үпте. Үзе
бертуктаусыз:
– Бәбкәләрем минем! Белсәгез иде ничекләр сагындым бит
үзегезне, балакайларым!.. Мәгез әле, улларым, алып керегез шул
сумканы, анда бөтен бүләк сезгә...
Малайлар, үзләреннән зур сумканы күтәрә-сөйри, өйгә алып кереп
киткәч, Рафига баядан бирле бу шатлыклы күренештән елап беткән,
алъяпкыч итәгенә күзен сөртеп торучы Зөмәрәгә кулын сузды.
– Әни, исәнме!
Куллар биреп күрештеләр. Рафиганың күңелендә әле һаман теге,
үзен куып чыгарган, күрергә дә рөхсәт итмәгән чаклар онытылмаган,
балалар кочу шатлыгыннан ул бераз онытылып китсә дә, әнә шул
чакларның ачы ямаулыгы кочаклап алу уен кырт кисте. Зөмәрә дә,
«кичерерме бу бала?» дигән сорау җанын борчыганга, «кызым!» дип,
аркасыннан кагудан да читенсенде.
– Әйдә, уз, Рафига. Бигрәк озак күренмәдең, балакай, менә күрәсең,
бездә дә әллә ниләр булып бетте...
Рафига каенанасы артыннан өйгә керә-керешкә:
– Әллә Рауза өйдә юкмы? – дип сорады.
– Юк! Урманга делянка чистартырга йөриләр, бераз утыны да
булыр дип инде... Аллага шөкер, аның өйдә юк чагына туры килдең.
Үз балам булса да әйтим, гел дә шашынды инде. Ни кыланса да,
азсына...
Рафига, куркып:
– Әллә балаларга да? Мин алып китәм балаларымны, алып китәргә
кайттым. Әни, рөхсәтме?
Зөмәрә, уңайсызланып, күзен читкә борды:
– Менә хәзер атаң кайтыр, сөйләшерсез. Мин бит белмим, Рауза
хәл итә барысын да...
Ул арада мич артында чышын-пышын сөйләшкән малайлар ялт
итеп әниләре янына чыктылар. Малайлар икесе дә әниләре сумкасын
«бушатканнар», чаңгы костюмнарын киеп алганнар:
– ...ни! Болар безгәме?
Әни дигән сүз ишетелер-ишетелмәс «...ни» белән бетте. Рафига
ике улын янә кочып алды:
– Сезгә, улым, сезгә! Рәхәтләнеп киегез. Әнә Марска да алдым.
Марс, син кайда, энем? Әйдә, син дә киеп күрсәт әле. Таманмы икән?
Ә Марс әллә кайчан кигән, тик чыгарга, күренергә генә ояла икән.
Аны Зөмәрә мич артыннан тартып диярлек алып чыкты:
– Кара әле шайтан малайларын, киенешеп тә куйганнар. Күр әле
син таманлыкларын. Кайлардан гына белдең, размерлары да гел туры
килә, балакай.
– Фәһимәгә балаларны чамалап, карап кил әле дигән идем...
Аннан Рафига сумкасыннан тартма-тартма такта чәй, конфетлар,
лимон чыгарды.
– Менә, әни, монысы сезгә, чәй эчәрсез. Тирә-күрше хәл белергә
керер, сорашырлар, өлеш чыгарырсың инде... Аллага шөкер, эшем
бик яхшы, акча бирәләр. Сезгә дә салып торам, аласыздыр инде?
Зөмәрә тагын җавапсыз калды. «Юк, күргәнебез дә, белгәнебез дә
юк», – дисенмени? «Рауза алып яткан!» – дияр генә иде, Рафига тагын
балаларны калдырмыйм, алып китәм дияр. Бик ияләштеләр бит...
Чәй кайнап чыгуга, Гайфетдин да кайтып керде.
– Әй, кунак бар икән, сау гынамы, кызым?
– Аллага шөкер, әти, үзегез ничек гомер итеп ятасыз? Менә
кайттым әле.
Рафига Гайфетдингә кул сузды. И, бу күңел дигәнең, «Кызым!»
дигәнен дә искәртеп әйтә. Ә дүрт ел элек: «Бар, үз юлыңда бул,
балаларны адарындырып йөрмә! Синең бездә өлешең юк!» – дип
куып чыгарган әтиме соң бу?..
Рафига күрә: картлар бирешкәннәр, Зөмәрә карчык бөтенләй
бөгелгән. Гайфетдиннең яңаклары эчкә баткан, ишек бусагасын
көчкә атлап керде. Бар дөньяны кочарга әзер картның эзе дә калмаган.
Дөнья, тормыш баса шул адәм баласын. Күрәсең, Рафигадан соңгы
тормышлары бик үк баллы булмаган, бернәрсәсез калып ян да, гомер
буе җыйган малың күккә очсын әле...
Рафига алып кайткан күчтәнәчләр белән элеккедән дә матур итеп
гөрләшеп, сөйләшеп чәй эчтеләр. Аннан баядан бирле сандык өстендә
гармунын тотып утырган Әхмәткә сүз бирелде.
Юк, Әхмәт бу юлы еламагыз дип тә әйтә алмады. Бүген биредә
күз яше бер тиен. Барысы да елый. Әнә, бабасы да Рауза апасының
мәхшәрләрен сөйләгәндә туктаусыз елады... Биш литрлы җиз самавыр
да әллә кайчан кайнап чыкты югыйсә, ә һаман елыйлар. Әхмәт үзе
кече күңелле, яшькә дә йомшак, шуңа да, башын тәрәз якка борып,
«Авыл көе»н сузып җибәрде.
Рафига, баласы, газиз улының бармаклары уйнаган гармун
телләренә карап, ерак үткәннәре эчендә кайнады...
«Йа Ходай! Бу нинди дөнья соң? Башта бер гаепсезгә балаларымны
тартып алып, үземне куып чыгардылар, инде хәзер янә бергә, бер
табын артына җыелып елашып утырабыз? И, бу фани дөнья! Адәм
баласының башы ниләр генә күрми дә ниләр генә кылмый? Бу
намуссыз гаделсезлекләргә кем гаепле? Каһәр генә суккан Гитлерны
гаепләргәме, әллә бер гөнаһсыз, ачтан үлмәскә өч башак алып кайткан
өчен, көнне-төнгә ялгап бер тиенсезгә, икмәк тә, акча да алмыйча
эшләгән халыкны төрмәгә ябып куйган авыл гөрнәдирләренме, Совет
властенмы? Әллә инде дә килеп явыз Раузанымы? Кием юк, өс-баш ташка үлчим генә, аякта чабата... Өчәр көн
юлда куна-төнә салкында йөреп урман кисүләр. Хакым бар идемени
минем, туңып, ачтан үлмәс өчен, салам ягып... бер уч бодай куырып
ашарга? Бер генә көн дә эшкә дә бармыйча калырга ярамый иде.
Ничек балаларың бизеп бетмәсеннәр, ди? Көнем-төнем колхоз дип
үтте... Балаларымны алып бирегез, дип авыл Советына баргач та:
«Кит син авылдан!» – дип кенә җибәрделәр...
Рафига Рауза кайтканчы китмәде, өч көн балалары янында булды.
Шушы өч көн якынайтты аны балалары белән. Әхәт инде зур үскән,
ояла да торгандыр, «эһе!», «да!»дан кала артык күп сөйләшми, ә менә
Әхмәт гел әнисе янында булырга тырышты. Инде Рафига китәм дип
сүз кузгаткач та:
– Син, әни, ачуланма инде безне. Абый белән кайвакыт без сине
уйлап утырабыз... Тик син үзең белән алып китмә безне. Абый
Марстан аерылып бармаячак, абый бармаса, мин дә бармыйм. Менә
зур үскәч...
– Улым, балакаем минем! Кай арада шулай зур үстең соң син? –
Рафига Әхмәтне кочаклап алды. – Бигрәкләр дә әтиеңә охшагансың
инде, улым! Бәхетең генә була күрсен!.. Мин, улым, бу юлы сезне
алып китә алмыйм әле, чөнки үземнең яшәвем дә әлегә баракта гына,
аның бер кечкенә бүлмәсендә өчәү торабыз. Бераз рәтләнеп китим
дә, улым, кайтып алам мин сезне, алам, бәбкәләрем!
– Ярый, кызым, улларың үсеп килә. Үзең дә матур гына яши
башладың. Илдә чыпчык үлми, ничек тә яшәрбез, Алла боерса, – дип,
Зөмәрә карчык киленен авыл башына чыкканчы озата барды. Аларга,
әнисеннән аерылырга теләмәгән шикелле, итәгенә сарыла-сарыла
кече улы Әхмәт тә кушылды. Алар Рәфига «Җиде кыз» тавы артына
китеп күздән югалганчы карап, кул болгап калдылар.
Тәмам.
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев