ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Яз үзенекен итә. Анда-санда әле кар катламы ятса да, кояш нурлары инде иртәдән үз эшен башлап та җибәргән. Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама. Уйсулыклар, күлләвекләр җәелеп ята. Әмма Рафига аларны әйләнеп тә тормый, язгы ташу ничек алга ыргылып ага, шулай адымнарын тизләтеп ашыга-ашыга атлый. «Сөт машинасына өлгерергә кирәк, алтыда китә!»
***
Бер уйласаң, башка сыймый торган хәлләр. Башта аерып кына
чыгарган булдылар, аннан балалардан аердылар, инде авылдан ук
китеп барырга мәҗбүр булды.
«Балакайларым, газизләрем минем! Һаман ераклаша барам бит мин
сездән! Әле анда, авылда чакта үзегезне күреп, белеп булса да тора
идем, хәзер анысыннан да мәхрүм калдым. Мәктәп тулы бала-чага
чыр-чу килеп укып йөри. Кайсына карасам да, гел сезнең кебек бит
алар, ничекләр генә түзеп, ничекләр генә эшләп йөрермен?»
Беренче киче әнә шулай балаларын уйлап, канлы яшь коеп үтте
Рафиганың. Аннан соң да шулай кабатланды. Көне буе су ташып,
тизрәк эресен дип, ишегалдындагы карларны туздырып үтә дә, кич
балалар таралгач, идән юу башлана. Аннан тагын ялгызы. Газаплы
уйлары белән иза чигә-чигә, таң алдыннан гына йокыга тала.
«Ниләр генә эшләп яталар икән, елашмыйлар, сугышмыйлар
микән? Рауза кыерсытадыр инде. Яклаучы бар микән балаларымны?»
дип, үзәге өзелә. Иртән күзен ачуга тагын бала-чага тавышы, ничек
итеп уйламаска кирәк? Нинди ана җаны түзә алсын соң бу хәсрәткә?
Бер-ике айлап вакыт узгач, мондагы эш-көнкүрешкә бераз ияләшә
төшкәч, сагынуга түзә алмыйча Мирсәяф абыйсы янына керде
Рафига:
– Мөмкин булса, авылга, балаларым янына кайтып килим әле? –
диде ул.
– Бар, сеңлем, кайтып кил. Иртәгә ял көне. Күреп кайт үзләрен.
Бәлки берәрсен алып та килә алырсың, үзеңә дә иптәш булыр. Инде
килмәсәләр, күреп, тынычланып булса да килерсең. Менә, мәле, –
дип, карандаш-ручка, дәфтәрләр биреп чыгарды.
Иртәгәсе бәхетле таңын, балаларын күрергә кайтасы көненең һәр
мизгелен күз алдына китереп йокларга ятты ул.
«Төрмәдә чакта да бу кадәр сагынмый идем. Бер генә минутка
да исемнән чыкмыйлар бәбкәләрем минем... Хәер, анда балаларым
янына кайтам дип өметләнеп яши идем шул».
– Сеңлем шәһәрдә яши минем, бераз үзе кия дә миңа кайтара. Менә,
мәле, сеңлем, рәхәтләнеп ки, синең бәхеткә булгандыр болары, – дип, үзе белән эшләүче Мәдинә аның өстенә бишмәт, аягына резин итек
биреп озатып калды.
– Алланың рәхмәте яусын, Мәдинә апа! Мәңге онытмам, – дип
елый-елый теләк теләде Рафига... Ике атлый да өстенә карый, атлый
да, су кермәде микән дип, итеген капшый. Ни барлык белән яшәгән
каенатасы да, аягына итек түгел, чабата да бирмәде бит. Күргәне бар
идемени аның мондый киемне? Хәер, илендә, кибетендә дә юк иде
бит бу кадәресе. Бәлки калада булгандыр, акчасы юк иде. Авылда
«труддень»гә эшли иде адәм баласы…
***
Яз үзенекен итә. Анда-санда әле кар катламы ятса да, кояш нурлары
инде иртәдән үз эшен башлап та җибәргән. Түбәләрдән тып-тып
тамчылар тама. Уйсулыклар, күлләвекләр җәелеп ята. Әмма Рафига
аларны әйләнеп тә тормый, язгы ташу ничек алга ыргылып ага,
шулай адымнарын тизләтеп ашыга-ашыга атлый. «Сөт машинасына
өлгерергә кирәк, алтыда китә!»
Брезент япма белән ябылган кузовта үтәли җил исми үзе. Рафига,
монысына куана-куана, ике зур цистерна арасындагы утыргычка
утырып, тагын үз уйларына чумды.
Әйтерсең әнә шул үр артында гына аның балалары, һәм алар: «Әни,
тизрәк кайт инде, без сине көтәбез, сагындык!» – дип көтеп тора.
Ул, коштай ашкынып, балалары янына кайта. Башында тик бер уй:
«Ничек тә булса балаларны, һич югы берсен булса да алып килергә!»
Рафига туры Гайфетдин картларга кайтырга тәвәккәлли алмады.
Анда әлеге дә баягы Рауза бөтен эшне бозып ташлар дип, аларның
эшкә киткәнен көтеп, сул як күрше Газизәләргә кайтып төште. Ул
да, ире сугышта һәлак булып, ике малаен ялгыз тәрбияли. Рафиганы
кочаклап ук алды. Елаша-елаша сөйләштеләр. Инде тәрәзәдән
Гайфетдин карт белән Раузаның эшкә китеп баруларын күргәч, Газизә:
– Беркөнне урамда кечкенәсе Әхмәтне күреп сораштырган идем.
«Улым, әниеңне сагындыңмы соң, аның янына барасың киләме?» –
дим. Күзенә яшьләре тыгылды балакайның:
– Мин әнине бик сагындым, Әхәт абый бармый бит, ул барса,
барыр идем! – ди. Имәнеп киттем. Балаларыңны алып китәргә тырыш,
Рафига! Әмма икесен бергә алып кит, берсен берсеннән аерма! – дип
озата чыкты.
Рафига, зур өметләр баглап, өйгә кергәндә, малайлар йоклый иде
әле. Ул әле берсен, әле икенчесен сөеп, өсләренә япты. Малайларга
карап өзелеп-өзелеп елады, үзе бертуктаусыз:
– Әни, канатым! Алла хакы өчен балаларны минем белән китәргә
күндер инде. Теләсә, әти үзе үк балаларны минем белән озатып та
куя ала бит. Атка алданып булса да бармаслармы? Үземнекеләр, безнекеләр, Гайнетдин белән икебезнең балаларыбыз бит. Ник
кенә мине балаларымнан аерасыз соң? Инде начармы-яхшымы,
торыр урыным, эшем дә бар. Директор: «Икесен дә алып кил,
сыйдырырбыз», – дип калды.
Зөмәрә, күз яшен коеп балалары өчен ялваручы Рафигага карап,
үзе дә яулык очлары белән бертуктаусыз күзен сөртте. Үзе, балалар
уянмасын дипме, Рафигага арткы өйгә чыгарга кушып, кул изәде.
Өстәл өстендәге әле суынырга өлгермәгән җиз самавырны яңартып,
шакмак өстәде.
– Рафига, кайларга урнаштың соң? Тору, ашау якларың ничек?
– Мәктәптә идән юам. Бер бүлмә дә бирделәр... Аллага шөкер!
– Мәрьямне күргәнең бармы?
– И әни! Теге вакытта тишек чабаталар белән чыгып киттем бит.
Ярты юлга җиткәнче үк баулары өзелде, ярым яланаяк барып җиттем.
Аяк асты бигрәк су иде, Мәрьям апа булмаса, салкын тиеп үлгән дә
булыр идем. Алланың рәхмәте, ул булды. Барып кергәч тә, танымый
торды әле, аннан коры киемнәр биреп, үземнекеләрне кибәргә куйды.
Сөтләр кайнатып эчертте. Мең рәхмәт аңа, Алланың рәхмәтендә
булсын!
Самавыр, каенана белән киленнең аһ-зарларын сөйләшеп
елашканнарын аңлаган сыман, тавышын әкренәйтә төште дә тиз
кайнап та чыкты.
Зөмәрә карчык чәй янына нәрсә куярга белмәде. Яңа мичтән
чыккан арыш ипие белән ак кристалларны хәтерләткән үтәкүренмәле
шикәр, әле Рафига үзе бу йортта яшәгәндә дә, бик сирәк эләгә иде.
– Мә, кызым, боларын, тегеләр күргәнче, алып тык әле, кайткач чәй
эчәрсең, – дип, каенана Рафигага бер-ике кап чәй һәм шикәр бирде.
Рафига, рәхмәт әйтеп, биштәренә сузылган гына иде, алгы яктан
бер-бер артлы балалар йөгерешеп чыкты. Рафига ток суккандай дерт
итеп китте: ул, балаларны тагын йөгереп чыгып китәрләр дә берәр
яры яшеренерләр, күрми китәрмен дип, тизрәк урыныннан торды.
Биштәреннән улларына һәм Рауза малаена да дип алып кайткан
дәфтәр-ручкаларны, карандашларны сузып, яннарына килде.
– И балакайларым! Бәбкә кисәкләрем минем! Бигрәк сагындым бит
үзегезне... – Рафига аларның әле берсен, әле икенчесен коча, күзеннән
бертуктаусыз яшь ага. Зөмәрә дә елый. Ул да бу күренешне тыныч
кына карап тора алмый, әниләре кочаклагач, малайларның да кулын
әниләре аркасына куйдыра. Янәсе, алар да әниләрен бик сагынган.
Тик балалар балалар шул инде, тораташ кебек тик басып торалар.
Әниләре биргән күчтәнәчләрне алып, теге якка кереп киттеләр.
– Минем белән барсыннар инде, әни? Кайткач эшләгәнем өчен
бераз акча да бирербез диделәр. Әз генә сез бәрәңге бирсәгез...
Зөмәрә карчык әллә нишләп китте. Авыр сулап:
– И бала, мин бик бирер идем дә... Без хәзер үзебез хуҗа түгел
шул. Рауза бик холыксыз. Кайчакларда әллә минем балам түгел микән
дип тә куям. Башка нәрсә өмет итмә, син ул төшкә кайтканчы китәргә
тырыш инде. Күзенә күренсәң, ачуы гына чыгар...
Зөмәрә карчыкның сыкрый-сыкрый сөйләгән сүзләренең ахырын
ишетмәде дә Рафига. Аның уе үткән көзгә кайтып китте... Ул бит, ул
үзе егерме биш сутый бакчаны эшкәртеп, бәрәңге утыртты, утады,
өйде, эшкәртте... Бер ялгызы казып алып, ашарга, орлыкка дип тә
бүлә-бүлә, базга, идән астына ташучы да ул. Ничек инде? Бер чиләк
бәрәңге дә бирмәсләрме?..
Төш вакытына әле ерак булса да, кайтырлар дип көтмәгәндә,
Гайфетдин белән Рауза кайтып керделәр. Рафига утырган җиреннән
сикереп торды. Каенанасы да Рауза турында матур хәбәрләр
әйтмәгәч, ул аның белән очрашуны күз алдына да китермәгән иде.
Әмма Рауза аңа дәшеп-нитеп тормады, каты-каты басып, түр якка ук
кереп китте. Каенатасы Гайфетдин карт ачык исәнләште, хәлләрен
сорашты.
– Син, Рафига, балалар өчен борчылма, өсләре бөтен, тамаклары
тук аларның... Бергә уйныйлар, бергә үсәрләр. Үз тормышыңны
кайгырт...
Рафига каенатасының бу катгый сүзеннән балаларны алып китү
турында авыз ачып та булмаячагын аңлаган хәлдә:
– Сирәк кенә булса да кайтырга, балаларымны күреп китәргә
рөхсәттер бит? Минем балаларым бит алар, әти?!
Түр яктан чыгып килүче Раузаны күргәч, каенатасы тавышын
күтәрә төште:
– Балаларның башын бутап, еш күренеп йөрмә инде...
Рафига нишләргә белмәде.
«Инде бөтенләй күрә дә алмам микән балакайларымны? Бу ни хәл
инде? Нихәл итим?»
– Әти, ярый, китәм. Берәр чиләк кенә бәрәңге бирмәссезме икән?
Гайфетдин карт авызын ачарга өлгермәде, Рауза шартларга җитеп:
– Нинди бәрәңге? Нәрсә, монда Әндери казнасы бар дип белдеңме
әллә? Әнә, сиңа дигән бәрәңге бирәннәрең корсагында! – дип
акырды.
Рафиганың тамагына төер утырды, әле каенатасына, әле
каенанасына карады. Әмма алар икесе дә авыр бер басымнан бөгелеп
киткән сыман да булдылар хәтта, күзләрен яшерделәр. Гайфетдин –
йортка, Зөмәрә бүлмә якка ук кереп югалдылар.
«Йа Раббым Аллам! Кичер бу бәндәләреңне, кичер
явызлыкларыннан!»
Рафига балаларын тагын бер кат кочаклап чыгыйм дип алгы якка
керергә теләгән иде, Рауза кире борды:
– Нәрсәдер өметләнеп, оланнарны адарындырып йөрмә! Бар, монда
бер нәрсәң калмаган! – дип кырт кисте.
Башын иеп чыгып китүдән кала берни эшли алмады Рафига.
«Раббым, күрерменме икән, күрә алсам иде шул явызлыкларының
нәрсә белән беткәнен!» – дип ачынып елый-елый урамга, иреккә
чыкты Рафига. Язгы ташу кебек аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә,
борылып, тәрәзәгә карады. Карады да «аһ» итте. Аннан, тәрәзәдән,
аның Әхәте белән Әхмәте карап торалар иде.
– Улым! Әхәт, Әхмәт!..
«Раббым! Ничек түзим?! Кайларга гына барыйм ла инде?
Күренмәсләрме дип уйлаган гына идем. И Аллам! Балаларым,
балакайларым минем!
Күз сирпеп икенче караганда, тәрәзәдән күзләреннән яшен уты
чәчеп, Рауза карап тора иде.
«Әхмәтем, Әхәтем! Тагын кайтып күрә алырмынмы үзегезне? Сау
булыгыз, бәбкәләрем!»
Раузаның янап кычкыруларыннан ике баласы белән күңеле
булганчы күрешә дә алмаган Рафига гына түгел, кайчандыр тулы
бер гаилә булып яшәгән өйнең һәр почмагы кан-яшь түгеп елап
калгандай булды.
«Бернишли дә алмыйм шул. Үз балаларыма үзем хуҗа була
алмыйм, нихәл итим?! Йа Раббым! Үзең ташлама, үзең рәхмәтеңнән
ташлама берүк! Боларына түзәрлек сабырлыклар бир! Әле исән-
саумын, бик еш булмаса да, балаларымны да күрә алам. Азмы-күпме
акча алырлык эшем, начармы-яхшымы торыр урыным бар. Дөньясы
авыр, заманы шул бит. Берниләр генә дә эшли алмыйм. Үтәр бу
авырлыклар, җитәр бер көн, барысы да әйбәт булыр, иншалла! Әнә
бит, соңгы сулышымны алган чакта, инде бер өмет калмаганда,
төрмәдән дә исән кайттым. Эшләп тә йөрим... Раббым, балаларымны
сакла, рәхмәтеңнән ташлама!»
Рафигага бик авыр иде. Газиз балалары янына ашыгып кайтуы
әнә шулай тәмамланды.
«И, бу сугыш... И, бу сугыш булмасамы, Гайнетдин дә исән-имин,
тормышларыбыз да тыныч булыр иде. Юкка гына адәм баласы ил
белән булганына түзәрбез, илдән аерым хәсрәт бирмәсен Ходай
дими шул... Башыңа төшкәч, анысына да түзәсең икән. Кая барасың?
Кемгә зарланып була? Кемгә кем хаҗәт тә кемгә кемнең хәсрәте
хаҗәт? Килә дә китә торганы да була бит кайгы-хәсрәтнең. Башыңа
төшеп, җаныңны сыта, әмма вакытлар үткәч онытыла торганы була.
Минеке китә торган булмады-ы... Кайчан бетәр дә кайчан бәхетле
көннәр килер? Булырмы икән ул шатлыклар? Кайтышлый ук Мәрьям
апаларга керде Рафига:
– И Мәрьям апа, кайтуым ярады, балаларымны күреп, күңелем белән бераз тынычланып килдем. Әмма Рауза авыз да ачтырмый.
Миңа сөйләшергә дә рөхсәт итмәде. Балаларны адарындырып кайтып
йөрмә дип куып чыгарды...
– Кайгырма, исән-имин икәннәрен күреп килүең яхшы булган.
Үзең дә бераз тынычлангансың, хәзер җиңеңне сызганып эшлә дә
эшлә инде. Менә балалар каникулга чыксын да, мин ул шайтан
малайларын кунакка җибәрүләрен сорап, сөт машинасы артыннан хат
җибәрермен, – диде Мәрьям, Рафиганы юатып. – Бичаракай! Нихәл
генә итим, ниләр генә эшли алам соң мин? Бигрәк тә булышыр идем.
Барып алып кайтыплар бирер идем...
Рафига Мәрьям апасының юатуыннан, әлбәттә, болай гына
тынычлана алмады.
– Балаларым янында, җан кисәкләрем янында калган йөрәгем ярсый,
үрсәләнә шул, Мәрьям апа. Биштәремнән чыгарган күчтәнәчләрне
күргәч, икесе бергә: «Әни, рәхмәт», – дип әйткән тавышлары һаман
колагымда яңгырап тора. Сабыйларым минем! Иртәгә тагын эшкә
барган сәгатьтән һәр баланы аерым тәгаенләп, аларга охшатып
карыйм бит мин, Мәрьям апа! Башларыннан сыйпыйм. Бу апа нигә
елый икән дип, күзләрен мөлдерәтеп, миңа караганда, шашу чигенә
җитәм. Аларны үз балаларым дип күрәм бит...
– Ярар, тынычлан, кызым, үзең турында уйла. Өзлегерсең, кемгә
барып егылырсың? Мәле, ал әле шул төенчекне. Әз генә бәрәңге,
ипи куйдым.
Рафига, чарасызлыктан нишләргә белми янган ярты җанын сөйрәп,
тагын елап кайтып керде…
***
Рауза Рафига китүгә яшен чаткысы кебек ата-анасына ябышты:
– Кайтарып йөртмәгез, күземнең күрәсе килми шул хәерчене.
Нәрсәсе калган монда, әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Сез кайтма
дисәгез, кайтмый ул. Үти-үти сикертәсез, шуңа кайта...
Зөмәрә карчык кызын тынычландырмакчы булды:
– Алай хаксызга сабырсызланма, кызым, кайтканы да юк бит инде
балакайның. Соң, балаларын да сагына торгандыр...
– Нинди бала, нинди бала сагынсын, ди? Әнә, бәрәңге сорый бит,
бирегез. Аннары ипи сорар, акча да сорый башлар...
– Сорамый, сорамый, бик сабыр бала ул. Әгәр сораса, хакка сорар.
Ул да бит безнең гаилә кешесе...
Рауза әнисенең Рафиганы яклап чыкканына котыра барды:
– Сыптырсын әнә аналарына, йә җәһәннәменә барсын! Бүлше
аяк бастырасым юк. Абый акчасына муенын сузып йөридер әле ул
аңгыра баш. Балаларга бирелә ул, ә балаларны без карыйбыз. Так
что…
Тыныч кына тыңлап утырган Гайфетдин карт түзмәде:
– Син, кызым, бик чәпчемә. Әйтмәгән, дәшмәгән саен сикерә
барасың. Гайнетдин рәнҗеп ятадыр дип, күңелем бер тынычлык
тапмый яшим. Син – киткән кыз, кайттың икән, яшә, без рәнҗерлек
булмасын!
Рауза әтисенә каршы эндәшмәде, әмма алгы якка кереп, малайларны
дөбердәтеп, урамга куып чыгарды…
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев