Логотип Казан Утлары
Повесть

ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повесть)

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Көннәрнең берендә Күзәш авылының да ир-атлары сугышка китте. Китүчеләрне станциягә кадәр озатыр өчен урам тулы җигелгән ат. Гайнетдин җиде айлык Әхмәтен соңгы кабат кулына алып сөйде дә: – Рафига, бу сугыш озак булмас, менә күрерсең, берәр атнадан кайтып та җитәрмен. Балаларны, үзеңне сакла, әниләр янында бул, – дип, иң беренчеләрдән булып, кара-коңгырт, ак кашкалы атына утырып, авылдан чыгып китте.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу!
Көннәрнең берендә Күзәш авылының да ир-атлары сугышка китте.
Китүчеләрне станциягә кадәр озатыр өчен урам тулы җигелгән ат.
Гайнетдин җиде айлык Әхмәтен соңгы кабат кулына алып сөйде дә:
– Рафига, бу сугыш озак булмас, менә күрерсең, берәр атнадан
кайтып та җитәрмен. Балаларны, үзеңне сакла, әниләр янында
бул, – дип, иң беренчеләрдән булып, кара-коңгырт, ак кашкалы атына
утырып, авылдан чыгып китте.
«Яз кайтмасак, көз кайтырбыз...» дип ярсыган йөрәкләрен бераз
гына булса да бастырыр өчен салып алган ир-ат, җырлый-җырлый,
сугышка китте. Алдагысын инә очы хәтле дә күз алдына китермәгән
авылның алтын баганалары, кара хәсрәтне дә зур бер бәйрәмгә
әверелдереп, ут эченә китеп бардылар. Хатын-кыз, бала-чага
елавыннан авыл гөр килеп торды.
Рафига бер күкрәгенә кыскан нәни улына, бер ире Гайнетдиненә
карый-карый елый:
– Ике бала белән калам, Гайнетдин, сакла үзеңне! Алла хакы өчен
ятим итмә безне, балаларыбыз хакына сау-сәламәт кайт! – дип үкси-
үкси, ире утырган арба читенә тотынып, басу капкасына кадәр озата
барды... Гайнетдиннең гармуны да әллә ничек үзәк өзгеч уйнады ул
көнне.

Дөнья хәлен, белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар...
Авыл башында, яулыкларын изәп, елаудан шешенеп беткән
хатыннар, бала-чагалар торып калды.
Бердәнбер улы, күз карасы, бар өмете Гайнетдине күздән
югалганчы, күз яшьләрен сөртә-сөртә капка төбендә утырып калган
Гайфетдин карт:
– Ичмасам, Зөмәрә дә китеп олакты, тиз генә кайтып була
торганмы? – дип, дүрт яшьлек Әхәт белән Костромада яшәүче
кызлары Рауза янына киткән карчыгын мең кат сүгеп, уфтанып алды.
«Ичмасам, тиз генә кайтып була торган җирдә дә түгел. Анасын
да күрми китә бит бу бала!» – дип өзгәләнде Гайфетдин.
Әллә адәм баласы яши-яши дә сизгер җанга әйләнәме? Сизде,
сизенде бит бу хәлләрне Гайфетдин. Соңгы көннәрдә әллә нигә
генә эче пошып йөрде. Кулы эшкә бармый изаланды. Аның каравы,
Гайнетдиннең күңеле гел күтәренке, яшьләрчә дәртле булды. Ул,
күрше рус авылы Елантауга сарык алырга барганда да, гаҗәп планнар
корып, алар инде эшкә ашкан кебек куанып барды...
– И әти, яшибез әле, иншалла Рахман! Менә бүген шул ике сарыкны
бәрәннәре белән алып кайтсак, алар җәй буе үсә бит әле... Аннары
көрәя төшкәнен иткә чалырбыз...
Шулайлар дип хыялланып, әллә ниләр уйлап чыгарып, шаяртып
кайтты... Инде атасы Гайфетдин арбадагы саламга яткан сарыклар
сыртына башын куеп изрәп йоклап киткәч, әкрен генә көйләп тә
җибәрде:
Биек тауларның башында
Бригадирлар җир бүлә шул...
Бик яратып йөргән ярлар
Йә аерыла, йә үлә...
Бу аның һич кенә дә нәрсәдер искәртеп җырлавы да түгел, соңгы
вакытта, егетләр авыл урамында җырлап узганда, еш кабатлана иде
бу җыр.
Гайфетдин Гайнетдин киткән якка – абына-сөртенә обоз артыннан
чапкан килене Рафигага карап үкси иде.
***
...Авыр хәсрәтле көннәр башланды. Авылда карт-коры, үсмер
балалар, ирләрен сугышка озаткан хатыннар гына калып, биш йөзләп
хуҗалык бушап, ир-ат китеп беткәч, ятимләнеп калды.
Һәр йорт, түземсезлек белән яхшы хәбәрләргә генә өметләнеп, хат
көтә.

«Нинди хәбәр алып килер хат ташучы? Яхшысы тиз генә булмас
инде...» дигән сүзләр капка төбе саен, ишек ачкан саен ишетелеп тора.
Авыл – уч төбе. Яхшысы да, яманы да яшен тизлегендә таралып,
барысы да хәбәрдар була. Ичмасам, имеш-мимеш белән дә җанны
суыралар. «Гитлер җан-фәрманга изеп-таптап керә икән. Юлында
очраган бар нәрсәне тар-мар итә». Бу җан өшеткеч хәбәрләргә
өстәлеп, ике көнгә бер килгән өчпочмаклы үлем хатлары җаннарны
тетрәндереп елата, кара кайгыга батыра.
Гайнетдиннең дә хатлары килеп тора. Сугышның иң алгы
сызыгында булуын, ике тапкыр яраланып, госпитальдә ятып
чыкканын белделәр.
Ил-көн юклыктан, халык ачлыктан интегә. Техника юк
дәрәҗәсендә, бар эш кул көче һәм барлы-юклы атлар ярдәмендә
башкарыла. Сабыйларның балачагын урлаган, яшүсмерләрне
кирәгеннән элек җитлектергән авыр еллар. Шулай булса да, халык
бөтен кырны тутырып икмәк чәчә, урман кисә, район үзәгенә ат
белән икмәк ташый. Таңнан төнгә кадәр, кайчакта төннәрен дә эштә.
Барысы да фронт өчен!
***
Авыл ерып чыга алмаслык кара урман уртасыннан башланган
Күзәш елгасы буенда урнашкан. Суының чисталыгы күз яшенә
охшап тора. Үзенә күрә бер риваяте дә бар. Имеш, күрше авылдан
бер-берсен яратышып йөргән егет белән кыз, бергә булу өчен әти-
әниләре ризалыгын ала алмагач, икәү качып чыгып киткәннәр. Һәм
чишмә башы кая булса, шунда тукталырбыз дип, шул чишмә буйлап
бара-бара, кара урманга кереп киткәннәр, ди. Балалары югалган ата-
ананың хәсрәтеннән, кара күз яшеннән чишмә зур елгага әверелгән
икән. Шуңа исемен дә Күзәш дип атаганнар.
Авыл яшьләре гыйшык-мыйшык сүзләрен елга буенда
сөйләшкәннәр. Рафига да үзенең Гайнетдинен шушы елга аша
салынган күпердә очрата. Күзәшкә кунакка килә дә бөгелә-сыгыла
гармун уйнаган егеттән күзен алмый...
Гайнетдин озак уйлап тормады, чая, җитез, уңган Рафиганы алып
та кайтты. Никах укытып, килен төшерделәр... Хәлләреннән килгәнчә
туй мәҗлесе дә үткәргәндәй иттеләр.
Зөмәрә карчыкның сөенече эченә сыймады. Рафиганы бик яратып
кабул итте:
– Төкле аягың белән, балакаем! Гомерең озын, бәхетең мул, күңелең
киң булсын! Үз балам кебек булып кер безнең ихатага! – дип каршы
алды. Һәр сүзен үлчәп сөйләүче Гайфетдин карт та бастырып кына:
– Бары – бергә, югы – уртак, оланнар! Тигез булганда, кузгалак та
аш булыр... – дип сүзен төгәлләде.

***
Тормыш, авыр булса да, үз җаена дәвам итте. «Алга» колхозы
районда яхшылар исәбендә йөрсә дә, халык акча күрмәде.
«труддень»гә эшләде. Хөкүмәт налог дип йөдәтә. Ит, сөт, йомырка,
йон, киптерелгән бәрәңге – барысы да фронтка. Халыкның көнкүреш,
эш шартлары шулкадәр авыр ки, аны сөйләп тә, язып та аңлатып
бетерерлек түгел. Чөнки һәр йортта бер үк хәсрәт – ашарга юк, кием
юк, халык ачлыктан шешенеп үлә.
Рафига да эштә, көн дими, төн дими, кая кушсалар, шунда
җигелеп тормыш тартты. Өстеннән сырган чалбар белән сырмасы
төшмәде. Элеваторга ат белән икмәк ташыдылар. Үргә менгәндә
йөкне үз җилкәләрендә тартып менәләр. Атларның исеме генә
ат, төртсәң – аварга, җил иссә – егылырга торалар, арыклар
җанкисәккәйләр.
Бөтен авылга бер димәсәң, балта остасы Гайфетдин төнлә генә
кайта. Балаларга күз-колак булып торырга, ярый, Зөмәрә бар.
Милиционер Гатау – бик юньсез кеше. «Тотсам, өтермәгә тыгам!» –
дип акырып кына тора. Бер кесә бодай белән тотылсаң, башың бетте,
дүрт-биш елга ирегеңнән мәхрүм буласың.
Август башларында Рафига һәм аның иптәшләре ат белән районга
икмәк ташый башладылар. «Юл газабы – гүр газабы» шул үзе икән.
Кайтып та кермиләр, заданиене үтәргә, бар ашлыкны ташып бетерергә
кирәк. Арып-талып кайтып егылган чакларында, артларыннан эзгә
баса-баса, бригадир Салихҗан килә:
– Түз инде, Рафига, кара көзләргә калдырмыйк инде булган
икмәкне!
– И Салихҗан абзый, салам селкетерлек тә хәлем калмады, бер
генә көн Патый Халидәсен кушып кара инде?
– Юкны сөйләмә, синең атны кем тыңлата алсын? Ерактан, күлмәк
җилфердәвеңнән танып кешнәргә тотына бит хайван. Рафига, давай,
сеңлем, өч-дүрт көнлек эш бар, аннары ял итәрсең... Ял да итәрсең,
ике кило он да бирермен, сеңлем!
Сугышның беренче көннәрендә үк яраланып, бер аяксыз калып,
авылга кайткан Салихҗан – йомшак күңелле, бик сабыр кеше.
Аңлый ул ашарга да такы-токы капкалап йөргән, чиртсәң җаннары
чыгар авыл хатыннарының нинди авыр тормыш тартканнарын.
Аңлый, тик нишли ала соң? Әнә шулай салпы якка салам кыстырып,
синең атың үзеңне генә тыңлый дигән булып, он бирәм дигән булып
дәрт өсти.
Шундый көннәрнең берсендә икмәк илтергә киткән Рафига кичтән
дә, иртән дә өйгә кайтмады. Икмәкләре чыкмаган өчен аны һәм
тагын бер авылдашын, үлчәүгә кергәч тә, милициягә алып киттеләр.
Атларын иптәшләре алып кайтты.

Шулай итеп, йортта балалар картлар белән генә калды. Гайнетдин
сугышта, Рафиганы бер гаепсезгә төрмәгә яптылар. Картлар кара
кайгыга батты.
– Үлчәүләре дөрес булмагандыр. Әллә соң барып сораштырып
кайтасыңмы? – ди Зөмәрә Гайфетдингә. Киңәшкә бригадирга сугыл...
– Аны кем дә тикшереп йөри алмый шул. Әнә, юньсез Гатау эше
генә.
Гайфетдин карт шулай дисә дә, үзе әллә кайчан белеште.
Рафигаларны бер дә юкка биш елга утырттылар... Чистай төрмәсенә
икәнен белә алса да, шуннан арысын белү мөмкин дә түгел иде.
Янына да кертмәделәр.

***
...Сугышта алты тапкыр яралана Гайнетдин. Алтысында да
госпитальдә ятып чыга, янә иптәшләре белән сугышка керә. Һәм
соңгысы... Латвиядән язган хаты сугыш бетәргә санаулы көннәр
калгач килә аның. Хат белән берәү дә юата алмаслык, кычкырып
түгел, бөтен авыл ишетелерлек итеп уласаң да, җиңә алмаслык
ачы хәсрәт килә Гайфетдиннәргә. Дүрт елдан артык сугышып,
инде Җиңү көне якынлашканда, Гайнетдиннең үлем хәбәрен алу
бөтенләй өметсез итә аларны. Туганнарын, ата-анасын, алма кебек
ике сабый баласын, хатыны Рафиганы, их, әйтеп кенә бетерәсең
бармы, илен-җирен калдырып, газиз башы чит җирдә ятып калды
Гайнетдиннең.
Кем юата алсын? Ике йортның берендә шундый хәл бит! Кайсының
улы, кайсының ире. Йа Раббым, коелды да соң каннар, җуелды да
соң җаннар...
Кайгыдан бетерешкән Гайфетдин белән Зөмәрә, сәкедә уйнап
утырган ике малайга карап, әрнеп еладылар. Балалар япа-ятим
калды. «Ничекләр үстерербез, ничекләр карап бетерербез?» – дип
бетеренде картлар. Сабыйкайлар онытылып уйный, әти-әни юклыгын
да аңламыйлар шул әле.
...Рафигадан бер хәбәр дә юк.
Дүрт ел ярым вакыт үтеп китте.
Әхәткә – сигез, Әхмәткә биш яшь хәзер. Зөмәрәгә – әни,
Гайфетдингә әти ди алар. Тапкан ана түгел, баккан – ана диләр бит.
Озакка булды Рафиганың бу аерылуы. Бик кечкенә калдылар шул
сабыйлар. Алар Рафиганың барын да онытты бугай...
Бер көнне, болай кул кушырып утырып булмый бит инде дип,
Гайфетдин абзый, Гайнетдиннең үлем хәбәре язылган извещение
кәгазен алып, авыл советына китте. Тирә-якта яхшы ук дәрәҗәсе
булган Гайфетдин картның гозерен тыңлап, исән булса, кайтарырга
рөхсәт алырга булышырбыз дип сүз бирделәр.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев