ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Рафига янә салкын, шыксыз өйгә кайтып егылды. Күзенә ак-кара күренмәде. Мичкә дә якмады, тамагына да берни үтмәде. Үкси-үкси, сәкегә ауды... Җаның, күңелең тыныч, сәламәт булмаса, нинди эшкә тотынып була, ди, инде. Нинди ашау, йә булмаса, башка турында уйлау килсен Рафига башына. Аның бөтен уе балалар, ничек тә булса аларны үзе янына алып кайту
***
Авыл читендәге мунча хәтле генә ташландык йортның ни ишек-
тәрәзәсе, ни миче юк. Түр якта, бар дигән бер тәрәзә дә әллә ничә
ялгаулы, сыер карыныннан ясалган кабык. Үз гомерендә әллә ничә
өй салган балта остасы Гайфетдин карт, ике атна дигәндә, кайда
үзеннән, кайда кеше биргән кирәк-ярак, таш-тимерне кулланып,
кечкенә генә «подтопка», мич тә чыгарып куйды. Ул мичнең утын
яна торган өлешендә аркылыга куелган тимер пластинкалары бар.
Мич яккан чакта өстендә аш та пешереп була. Йоклар өчен тактадан
өчесе сыярлык сәке, бер өстәл кисәге, эскәмия ясап, йортны яшәрлек
дәрәҗәгә китерде. Ишегалдына мичкә ягу өчен иллеләп тирес кирпече
дә өйде.
Рафига, шатлана-шатлана, үзләре торасы өйне юып-чистартып
чыгарды. Каенанасыннан килен булып төшкәндә алып килгән
түшәген сорап алды. Моннан тыш, өчесенә өч мендәр, бер юрган
сәләмәсе, өч агач кашык, өч кружка, өч тимер савыт, аш пешерү өчен
бер чуен, ухват һәм күмер кисәве бирделәр. Шуннан кала Рафиганың
сырган фуфайкасы, ике күлмәк, бер йон кофта, аягына тула оек һәм
Гайфетдин карт үреп биргән чабата да бар иде.
Раузадан ничек булса да ерак китүенә шатланып, ни барына риза
булган Рафига эштән кайту белән балаларга эндәште:
– Улларым, бабагыз безгә бик матур өй алып бирде. Әйдәгез,
киенегез, үзебезнең өйгә кайтабыз!
Әхмәт, бер әби-бабасына, бер Рафигага карый-карый, сөенеченнән
киенә үк башласа да, ул уеннан кире кайтты. Чөнки, Әхәт киенү түгел,
киресенчә, Зөмәрә әбисенә барып ябышты.
– Без беркая да бармыйбыз, безнең әниебез монда, менә бит безнең
әни, – дип, Зөмәрәне күрсәтте.
Рафига балалары әйткән сүзләрдән әллә нишләде, баскан урыныннан егылып китә язды. Хәле китеп, урындыкка утырды.
Чынында ул аларны шулай әйтерләр дип көткән дә иде. Әмма чынлап
бу хәл килеп чыккач, кыен булды. Рауза да, Зөмәрә дә балаларны
әниләре белән китәргә ни үгетләсәләр дә, күндерә алмадылар. Рафига
ул көнне мунча кадәр генә суык өендә берьялгызы кунды.
Икенче көнне эштән соң кабат балалары янына килде. Әхәте, эшне
сизеп, чыгып ук качты. Рафига җиде яшьлек Әхмәтне алып кайтып
китте. Урам буйлап икәү елый-елый кайтты алар. Кечкенә Әхмәт
абыйдан башка бармыйм дип еласа, Рафига җаныннан артык күреп
яраткан балаларының үзенә карата шундый мөгамәләдә булуларына
әрнеп елады.
«Кечкенәләр бит әле, аңларлар дия-дия байтак вакыт үтте бит инде.
Берни аңламыйлар. Зөмәрә әбиләре күбрәк алар янында шул, тәмле
ашата. Мин көне буе эштә...» дип әрнеде Рафига.
Ә бүген бигрәк тә балаларның аның янында булуы кирәк, авыр
көннәр, авыр вакытлар бит. Нишлисең, ана җаны әрни тора, бала
каны уйный тора. Елаша-елаша кайтып керде алар өйләренә. Әхмәт
чыгып качмасын дип, ишек келәсен элә керде Рафига. Шулай итеп
беренче мәртәбә кечкенә улы Әхмәт белән икәү кундылар.
Иртән бригадир Сәлихҗан Рафиганы эшкә кушып китте.
– Кырдан салам алып кайтырга! – диде ул, кырт кисеп.
Бармый булмый, ә баланы кая калдырырга? Үзең белән йөртә
торган вакыт түгел, урамда салкыннар башланды. «Иртә уңмаган
кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас!» Таң белән елау хәерлегә булмаса
да, Рафига улын кочаклап, тагын елап алды. Әхмәт тә елый, аның
абыйсы янына, теге өйгә кайтасы килә. Елап кына авыр хәлдән чыгу
юллары булса иде ул... Ичмасам, берсен-берсе юатырлык та түгел,
Әхмәт кечкенә әле.
Йөрәге парә-парә килде Рафиганың. Һич кенә дә сабыен салкын
өйдә калдырып китмәс иде ул, эшенә бармаса, ачка үлә бит алар.
Рафига тимер савытка кәбестәдән пешерелгән шулпа салды, янына
бер телем арыш икмәге куйды.
– Менә, улым, син ашый тор, мин бераздан кайтам...
Әхмәт өзгәләнеп елап калды.
Тәрәзәдән дә карап елады ул, ишек катына утырып та елады. Аның
ничек тә моннан, үзен абыйсы белән аерып торучы шыксыз, салкын
өйдән чыгып китәсе, Зөмәрә әнисе янында буласы килә. Бәләкәй шул
әле ул... Юк, Әхмәтнең әнисен дә ялгызын гына калдырасы килми,
абыйсы да монда килсә, еламас та иде. Әхәтнең нигә килмәгәнен дә,
әнисенең нигә аны кочаклап елаганын да аңлый ла ул. Күңеленең
кайсыдыр җире әнисе елаганда бар булмышы белән тулышып, әрнеп
куя...
Ишекле-түрле елап йөри торгач, Әхмәт арып йоклап китте…
***
Нидер кыштырдаган тавышка уянып китте Әхмәт. Тәрәзәгә ике
кулын куеп, әнисе карый түгелме? Ул шул! Түзмәгән ана җаны,
түзмәгән. Нишли икән бу бала дип кайткан бит!
– Әни!
Әхмәт кычкырып елап җибәрде, сәкедән төшеп, тәрәзә янына
килде.
– Улым! Эшкә барасым бар бит, балам, бер минут та тотмас идем
үзеңне!
Әхмәт сүзләрен өзеп-өзеп кычкыра, тагын да катырак елый, үзе
тәрәзәне кага:
– Әни! Ач, әни! Тәрәзәне ач, мине алып кит, әни!
Әмма икесе дә ике якта елаудан кала башканы эшли алмадылар.
– Хәзер кайтам, улым, хәзер кайтам, курыкма, – дип Әхмәтне
тынычландырырга тырышса да, үзе тынычлана алмады Рафига,
елый-елый, тагын эшенә китте.
Кичке эңгер төшкәч, аркасына чытыр бәйләме күтәреп, Рафига
кайтты. Әхмәт, әнисен күрү белән абыйсы янына илтүен яки аны да
бирегә алып кайтуын сорап, тагын еларга тотынды. Рафиганың да
бу авыр тормыштан бик тә котыласы килә иде, Әхмәтне кочагына
алып үкси-үкси:
– Түз инде, улым, тагын бер-ике көн түз. Мин әле дә эштән
кайтышлый анда бардым. Кайтмый бит Әхәт абыең, кайтмый,
улым, – диде.
Рафига өч-дүрт көннәр шулай азапланды. Иртән Әхмәтне бикләп
калдыра да эшкә китә, кайтканда, тагын Гайфетдин картларның капка
төбендә елап тора. Әмма аны капка ачып кертүче дә, хәлен сорашучы
да булмагач, тагын кайтып китә. Әхәт әнисе күренүгә кача, аны бар
дип тә белми.
Беркөнне Рафига күршеләрдән мунча ягарга сорады. Инештән су
ташыган арада, ачык калган ишектән Әхмәте дә чыгып качты. Рафига,
аның китүен күреп калса да, күпме елатырга була инде бу баланы,
күпме аңа карап, үземә әрнергә була инде дип, артыннан чапмады...
Кичен үзе тагын Гайфетдин картларга барды, ләкин балалар кайтырга
уйламадылар да. Әхмәтне тагын елата-елата алып кайтып китте.
Һәр көнне эштән соң якты өметләр белән Әхәте артыннан барды
Рафига, әмма канлы яшь түгеп, кире кайтты. Авыл читендәге
ташландык, ярым-йорты өйдә бәхетсез бер бәндәнең, кемнеңдер
газиз баласының, интегеп, кан-яшь түгә-түгә иза чигеп яшәвен тирә-
күрше дә, авыл халкы да белә, әмма кызганудан кала беркем булыша
алмый иде.
Күрше Мәгърифә абыстай:
– Баланы елатып торма, безгә керт. Эштән кайткач кереп алырсың, – дигәч, бик сөенеп, беркөнне Әхмәтне аларда калдырган
иде. Әмма, Мәгърифә абыстай өйлә намазына тәһарәтләр алып
йөргәндә, Әхмәт тагын чыгып качты.
Кача-поса йөри торгач, малайлар гел дә остарып беттеләр,
әниләре урам башында күренү белән үз өйләренә өлгермәсәләр,
күрше Хәсәнша бабайларга кереп, сәндерә башына ук менеп кача
башладылар. Инде Рафига алып кайта ук алмасам да, һич югы
балаларның берәрсе күренмәсме дип, эштән кайтканда, каената
йортына туры бара. Әмма Гайфетдиннең чыпчык та керә алмаслык
итеп биек нарат такталарыннан корылган рыс капкалары һаман саен
бикле була. Капка ярыкларыннан карап тора-тора да, күзләреннән
канлы яшь коя-коя, кайтып китә Рафига.
«Йа Раббым! Бу нинди дөнья? Шул газиз балаларымны да күрүдән
мәхрүм иттеләр. Берәр гаебем булса иде... Ниләр өчен генә мине
шулай газаплыйсың соң, Раббым? Ни өчен генә соң мин шундый
әрнүле кичерешләргә тап булдым? Нинди гаебем бар? Гомерем буе
кешеләргә яхшылыктан кала бернинди начарлык эшләгәнем булмады.
Күз алдыңда бит, Раббым! Рауза кайтмаса, бу хәлләр булмас, матур
гына яшәп яткан булыр идек. Тормышымны җимереп, туздырып,
астын-өскә әйләндереп ташлады бит. Балаларымны ятим, үземне
гаҗиз итте. И Раббым Аллам! Рәхмәтеңнән үзең ташлама!»
Теле белән әйтмәсә дә, Рафига Раузаның чиксез кыланмышларына
җаны-тәне белән рәнҗи иде...
Рафига янә салкын, шыксыз өйгә кайтып егылды. Күзенә ак-кара
күренмәде. Мичкә дә якмады, тамагына да берни үтмәде. Үкси-үкси,
сәкегә ауды... Җаның, күңелең тыныч, сәламәт булмаса, нинди эшкә
тотынып була, ди, инде. Нинди ашау, йә булмаса, башка турында
уйлау килсен Рафига башына. Аның бөтен уе балалар, ничек тә
булса аларны үзе янына алып кайту. Әмма каенанасы Зөмәрә дә,
Гайфетдин карт та булышу түгел, киресенчә, чыгып киткәнен генә
көткәннәрмени, аны капкадан да кертергә теләмәделәр.
Иртән Рафига авыл Советына барды. Хәлен сөйләмәсә дә, яхшы
белә иде авыл халкы, уңай якка хәл ителү юлы күренмәде:
– Балалар белән без берни дә эшли алмыйбыз. Кая торасыз, кем
белән торасыз дигән сорау бирсәк тә, алар Гайфетдиннәрне сайлаячак.
Шулай дисәләр дә, икенче көнне иртән авыл Советыннан Гайфетдин
картларга ике кеше килеп китте. Рафиганы да чакырттылар. Тик
балалар сорау бирелүгә, икесе дә Зөмәрәгә килеп ябыштылар.
– Мин бит әниләре! Мин әнидер бит, алып бирегез миңа
балаларымны! Үзегезнең дә балаларыгыз бар бит, мин ничек яшим
балаларымнан башка? – дип елады Рафига.
Әмма күпме еласа да, аны яклаучы табылмады. Рафига тагын җан
ачысы белән үкереп елап кайтып китәргә мәҗбүр булды. «Нишләргә? Башымдагы акылымны гына җуймасам ярар иде», –
дип, сабыр булырга тырышты Рафига. «Мөмкинме соң? Авылның
икенче башында гына газиз балаларың исән-сау була торып,
аларны күрә дә алма, имеш. Унсигез яшемдә килдем бит, җиде ят
арасында яман атым чыкмады. Каенана-каената да аһ итеп тора
иде... Дүрт ел гына торып калдым... Гайнетдин белән яшәгәндә
булган икән ул бәхет дигәннәре... Инде япа-ялгыз калдым... Иң
якыннарым, йөрәгемнән өзелеп төшкән ике алмам – балаларымнан
да аердылар. Ничекләр түзим? Алардан башка ничекләр яшим,
Раббым? Йа Аллам, үзең рәхмәтеңнән ташлама!» – дия-дия
тәкрарлап яшь түкте.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев