Шигърият
Җыерчыклар
Тирәнәя генә бара Йөземдә җыерчыклар. Гибралтар бугазымыни – Оятсыз чукынчыклар!
Тирәнәя генә бара
Йөземдә җыерчыклар.
Гибралтар бугазымыни –
Оятсыз чукынчыклар!
Елмаеп өскә киләләр,
Көзгегә караганда.
Әйтерсең дөнья картасы:
Үргәнеч – Караганда.
Яшь кызларның йөзләренә
Сокланып карап торам...
Күңелемнән битемдәге
«Буразнам»ны сыпырам.
– Раббым, исәнлек бир, – димен, –
Аерма саулыгымнан!
Фәкыйреңә өлеш чыгар
Син бәхет сандыгыңнан.
Әлдермеш янында йөргән
Газраилеңне кисәт:
«Сызсаң сыз буразнасын, тик
Үзенә тимә кисәк!»
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев