ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Җәйнең матур көннәрнең берсендә, Гайфетдиннәргә үзенең тугыз яшьлек малаен ияртеп, Костромада яшәүче кызлары Рауза кайтып төште. Аның да ире сугышта вафат булган икән. Утырышып елаштылар.
***
Көннәр үтә торды.
Бар җиһанны нурлап, яшәү яме өстәп, җиргә яз килде. Җиңү алып
килгән яз иде бу... Зур хәсрәттән тоныкланып калган авыл урамнары,
яктырып, янә яшеллеккә күмелде. Бар тереклек уянган, табигатьнең
яшәү белән мәшгуль чагы. Язгы кояш көннән-көн җылыта, җан-
тәннәргә рәхәтлек бирә.
Рафиганы каенана-каенатасы көне-төне күз уңыннан җибәрми-
тибәрми тәрбиялиләр. Зур су мичкәсен өйгә алып керделәр дә, анда
чирәм, кычыткан, күкчәчәк кайнатмалары салып, шул суга Рафиганы
утырталар. Ашарга аз-азлап бирәләр. Үлән суларының файдасы да
күзгә күренеп килде. Атна-ун көннәр дигәндә, аягындагы үлекле
тишекләре томаланды, Рафиганың йөзләре алсулана башлады, әйтер
сүзләре дә тулы чыга. Ул хәзер кашыкны үзе тотып ашый, аягына да
баса иде.
Йортка, турыдагы утыргычка чыга да озаклап кайткан-киткәнне
карап утыра.
Көне-көне белән авылда зур шатлык – сугыштан авылдашлар
кайта. Рафига да көтә Гайнетдинне, көннәр буе турыда утырырга
әзер, кем дә булса кайтканны күрсә, сөенә: «Әнә, кайталар бит,
Гайнетдинем дә кайтыр, Алла боерса!» – дип куя.
***
Бер көнне, чәйләр эчеп алгач, хәл кергәч, каенанасына төрмәдәге
хәлләрне, үз башыннан кичкәннәрне сөйләде.
...Рафигалар ул көнне икмәк төягән атлы арбалар белән райүзәккә
килеп җиткәндә генә, яңгыр ява башлый. Алдан баручы ике арбаның
өсте япмалар белән ябылган булгач, Рафига һәм Гөлниса һич
курыкмый үлчәүгә керәләр. Әмма арттагы өч арбадагы бодай нык
юешләнә. Менә үлчәүдән чыккач, нишләп аларныкы күп чыкты,
сезнеке ким дип, Рафигаларны тоткарлыйлар. Тикшереп тә торучы
булмый, бодайны урлагансыз дип, нахакка ябалар да куялар...
Калганын, мәңге онытыла торган түгелен, Рафига еламыйча сөйли дә алмады. Юеш, тынчу бүлмәләрдә утызар кеше. Ятарга да,
утырырга да урын юк. Ашарга юк та юк. Берничә көнгә бер тапкыр
ниндидер болганчык су белән ипи кисәге бирәләр, ул суны авызга да
кабарлык түгел... Эш авыр, көне-төне аяклар боттан суда, Иделдән
сал чыгаралар. Багорлар белән тартып, ярга хәтле китерәләр дә,
аннан коры җиргә чыгарып өяргә кирәк. Хәлең бетеп аяктан егылсаң,
паёкны бермә-бер кисәләр...
Ачлы-туклы яшәп, иртәдән кичкә кадәр эшләү – бер хәл, камерада
ятып ял алырга урын юк... Халык сугыштагы кебек кырылып тора...
Рафига сөйләп бетерде дә хәлсез куллары белән каенанасын кочып
алды:
– Рәхмәт, әнкәй, үз әнием кебек карыйсыз. Кайтып, сезне
күрермен дип күз алдыма да китерә алмый идем. Әткәйгә зур рәхмәт,
ул килеп алмаган булса, күрешә дә алмас идек. Үлем белән көрәшеп
ята идем бит, кайсы җире белән генә эләгеп торды икән җаным бу
тәнемдә? Сезне, балаларны күрәсем, Гайнетдинне каршы аласым
булгандыр...
Зөмәрә карчык, Гайнетдин сүзен ишеткәч, дерт итеп китте:
– И балакай! Барысы да яхшы булыр, иншалла! Менә үзең генә
терел дә...
– Менә, әни, беләсеңме, минем кайтуга булгандыр, сезнең
белән күрешүгә булгандыр. Әти килер алдыннан гына, саташуым
булдымы, төш күрдем. Гайнетдин белән икәү зур суда, көймәдә
йөзеп барабыз, имеш... Кинәт каты җил-давыл кузгалды, без утырган
көймәне уңга-сулга чайкый башлады. Мин суга егылып төштем,
Гайнетдин, мине коткарам дип, суга сикерде. И, җанкисәккәем,
мине этә-төртә, көймәгә менгезде, үзе: «Син кайта тор, мин бераз
йөзәм әле», – дип, миңа кул болгап йөзеп китте... Инде исән-имин
генә кайтсын, бераз йөзәм әле диюе, сугыш беткәч диюедер инде?
Әни, син ничек юрыйсың?
– Кайтыр, кайтыр, кызым, үзең генә менә...
– И, күрешергә язсын инде берүк, исән-сау кайтсын!..
Рафига белән Зөмәрә карчыкның сөйләшкәнен мыштым гына
тыңлап утыручы малайлар кинәт сикереп тордылар. Әхәт инде зур,
ишеткәнен, белгәнен яшерә алмады:
– Кайтмый ул, әтине атып үтергәннәр, әнә, әнидән сора, хаты да
килде.
Рафиганы ток суккан кебек булды, бер балаларга, бер Зөмәрәгә
төбәлде:
– Ничек? Нинди хат? Әни-и?!
Зөмәрә борыла алмады:
– Кызым, хәлең бик авыр булгач, әйтмәскә сөйләшкән идек шул
әтиең белән…
Рафига өнсез калды. Каты итеп кычкырмакчы булды, тик тамак
төбе белән гыр-гыр килде дә тынып калды.
Зөмәрә карчык нишләргә белмәде, сыгылып төшкән киленен кочып
алды да бар көченә:
– Юк, балам! Бирмим, авырына түздек, монысын да җиңәрбез.
Алма кебек ике улың, алар өчен яшисең бар! Рафига!.. – Зөмәрә
үксеп елап җибәрде. – Нигә генә икән безгә бу хәсрәт, кемнәрнең генә
каргышлары төште икән инде безләргә? Күр инде, менә кайта дип
торганда, Гайнетдинем чит җирдә ятып калды. Сугыш бетте дигәндә
бит... Инде киленне дә... Рафига!.. Рафига дим...
Әллә каенанасының үзәк өзгеч тавышыннан, әллә балалар елавын
ишетеп, Рафига күзен ачты.
– Әни, әйт инде, әни, бу... Бу хәл дөресме?
– И кызым, ике хаты килде... Шуннан соң бит инде, балалар гел
ятим калмасын дип, әтиең синең арттан китте. Аллага шөкер бит әле,
менә әйбәтләнеп тә китсәң... Яшибез әле, кызым, иншалла!
Рафига, ачы кычкырып:
– Әни, әни канатым!.. Мин бит Гайнетдинем исән-сау дип яшим.
Һич кенә дә газизем инде салкын гүрдә ятадыр дип уйламадым. Ул
бит минем... И, әни... Ул бит минемм-м-м... Гайнетдин!
Рафига ике кулы белән сәке өстенә җәйгән сырманы йомарлады.
– Әни, әнекәйгенәм лә инде! Гайнетдин! Мин нишләрмен синнән
башка, мин бит...
Рафига, кинәт елавыннан туктап, Әхәт белән Әхмәткә карады:
– Улларым, бәгырь кисәкләрем минем! Килегез әле яныма! Аллаһы
Тәгаләм мине сезнең өчен саклаган. Төрмәгә кергән сәгатьтән
күз алдымнан китмәдегез. Болай да такы-токы ашау тамагымнан
үтмәде. Авызыма берәр ризык китерә башласам, анда балакайларым
нишлиләр икән дип, шып туктап кала идем.... Елый-елый күзләрем
бетте... Килегез әле, улларым, килегез әле яныма, бәбкәләрем минем...
Тик малайлар Рафига янына якын да килмәделәр. Авырлыкны күп
кичергән, күз алдында күпме үлем күргән хатын сабыр итә дә, түзә дә
белә шул. Сузган куллары белән ике күзен каплады да тынып калды.
Авылда ике йортның берсендә йә атасы, йә баласы өчен халык кан-
яшь түгә. Сабыр итеп кенә дә бетә торганмы соң...
Рафига, бар кайгысын эчкә йотып, әкрен генә торып, ишегалдына
чыкты.
«Раббым, сабырлык бир! Раббым-Аллам! Күпсенә күрмә, әле ярый,
ике балам, ике канатым бар. Әле ярый, кайтып сыенырга куышым
бар. Әти-әни дә чит итмиләр, үз балалары кебек тәрбиялиләр.
Олыгайдылар да инде, менә малайлар кул чугына куна башлар,
иншалла!»
Гаилә башлыгы Гайфетдин абзый олы яшьтә. Киң җилкәле, озын буйлы, төсен-битен бизәп торучы матур ап-ак мыек-сакаллы
йорт хуҗасы – бик киң күңелле, юмарт җан. «Кулында ут уйната»,
«Әллә йокламый да инде?» диләр аның турында. Тормышлары
мул, йорт тулы мал-туар, умартасына хәтле бар. Сугыш вакыты дип
тә, авыр чаклар дип тә кимемәде, алга барды. Рафига да әнә шул
бал төнәтмәләре белән аякка басты. Әкрен генә чират эшенә йөри
башлады.
Әхәт мәктәптә укып йөри, Әхмәте яренгә керә. Әле дә булса
«әни» дип әйтмиләр. Рафига аларга ачуланмый да. Вакыты җитәр,
күнегерләр, әйтерләр әле дип уйлый. Әмма алда әле сынауларның
тагын да катлаулырагы көтеп торганын беркем дә башына китерми
иде.
***
Җәйнең матур көннәрнең берсендә, Гайфетдиннәргә үзенең
тугыз яшьлек малаен ияртеп, Костромада яшәүче кызлары Рауза
кайтып төште. Аның да ире сугышта вафат булган икән. Утырышып
елаштылар.
– Япа-ялгызым ничек тормыш тартыйм? Сез дә олыгайдыгыз,
бөтенләйгә кайттым, – диде ул. Шул көннән Гайфетдин абзыйның
өендә җиде җан яши башлады. Инде Рафига да эшләп йөри, малайлар
да әниләренә ияләшә башладылар кебек булган бер көндә, матур
гына яшәп яткан гаиләнең яшәү шартлары да, үзара аралашулары
да кискенләшә башлады. Гайфетдин карт бар нәрсәгә әлегә үзе хуҗа
булып йөрсә дә, кызы кайткан сәгатьтән әллә нишләде. Рауза бар
хуҗалыкны үз өстенә алмакчы булып кычкырып йөри, бар нәрсәгә
ачуы чыга.
Рафига, бу киеренкелекне көн саен күрә килеп, ахыр чиктә
Раузаның ничек тә бу өйдән үзен чыгарырга тырышуын сизде. Көн
саен нинди дә булса сәбәп табып тавыш чыгарган Рауза теләгенә
иреште дә. Рафиганы яманлый торгач, әти-әнисен дә үз ягына борды.
Таңнан төнгә кадәр эшләп, көне буе өйдә күренмәгән Рафигадан
балалар янә читләште. Чөнки болар көне буе өйдә, уйнарга иптәшкә
Марс та бар. Әниләре турында уйлап та карамыйлар. Уку, укудан
кайткач – уен, зурлар арасындагы хәлләрне аңларлыкмыни алар?
Рафига белән өйдә инде беркем дә сөйләшми, киңәшләшми. Көн дә
тавыш, көн дә гауга.
Бер дә юкка чыккан низагларның кая таба барганын, бу алты
почмаклы өйдә үзенә бер тамчы да игелек-сан калмаганын Рафига
ачыктан-ачык аңлады. Бөтен уе: «Кая барырга?» Әнисенә кайтып
китәр иде, тормышлары үзләренең дә бик авыр, анда Рафигадан
башка да дүртәү.
Тик кая барсын?
Беркөнне ул каенатасына:
– Әти, мин әниләргә китәм инде. Рәхмәт, бик карадыгыз, бүгеннән
соң да бу өйдә кала алмыйм, үзегез күреп торасыз. Балаларны алам
да китәм...
Гайфетдин, бер карашка кырыс кешегә охшаса да, Рафиганы
жәлләпме, әллә бу сөйләшүнең бер буласын тоепмы:
– Кызым, ни авыр булса да әйтәм инде, бу аждаһа белән тыныша
алмассыз дип уйлаган идем инде аны... Мин авыл читендә бер
кечкенә генә өй карадым бит әле. Барып кара да балалар белән шунда
күчәрсең.
– И, рәхмәт, әти! Күчәм, мөмкин булса хәзер үк, – диде Рафига,
көтелмәгән борылышка шатланып. «Күр әле, әти мине дә кайгыртып
йөргән бит!» дип уйлап куйды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев