Шигърият
Мизгел генә
Туй күлмәге тегә бүген – Табигатьнең кызу эше.
Галиҗәнап яздыр тышта,
Тирә-юньдә каен исе...
«Яшим... яшим... яфрак булам!»
Җан ярадыр тал бөресе.
Күзләргә генә шифамы
Ак, шәмәхә сирень төсе?
Җанның кырык кылларына
Куәт өсти чәчәк исе.
Миләшләр дә шау чәчәктә,
Майның әле тик унбише...
Туй күлмәге тегә бүген –
Табигатьнең кызу эше.
Юкәләр, өянкеләрдә
Куен эзли кортлар күче.
Тоям: бүген каләмемдә
Ак күлмәкле шомырт көче.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев