Логотип Казан Утлары
Повесть

ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)

Елатырлык, ир-атны да бөгәрлек хәсрәт иде бу. Гайфетдин, малае үлү хәбәрен алгач та, сабыр булырга, еламаска тырышкан иде. Менә тишелде төер, сыгылып төште карт. – Сез андагы хәлләрне күрсәгез, халык дошманнары тотканнармыни... Хайваннарны да алай...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Берничә көннән Гайфетдин абзыйны идарәгә чакырттылар, ул
аннан шатлыклы хәбәр белән кайтты. Язның ни чана, ни арба йөри
алмый торган чагы иде бу. Бер белән генә булмас дип, үзләренеке
янына идарәдән дә бер ат бирделәр.
– Рөхсәт кенә бирсеннәр, йөри алмаслык булса, күтәреп
кайтырмын, иншалла! – дип, шатлана-кабалана, юлга әзерләнә
башлады Гайфетдин. Зөмәрә карчык арбадагы печән өстенә мендәр,
юрган һәм юлга ашарга дип төенчек куйды, үзе бертуктаусыз:
– И Аллаһы Тәгаләм, үзең рәхмәтеңнән ташлама инде. Йа Раббым
Аллам, кодрәтең киң, хәерле юлларыңны насыйп ит инде! – дип
кабатлады.
Ике малай – Әхәт белән Әхмәт, уеннарын ташлап, олыларны
күзәтә. «Нәрсә бар?» да «Кая баралар болар?» дигән сораулар борчый
бугай үзләрен, әмма икесенең берсе эндәшми. Куясы әйберләр
куелды, аласы әйберләр алынды кебек булгач, Гайфетдин барысын
да өйгә чакырып кертте.
– Утырышыгыз, оланнар! Зур юлга чыгам, йәгез, бер дога. Йа
Раббым, үзеңә тапшырып... Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим,
Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Сүбхәәнәлләзии сәххара
ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә
ләмүңкалибүүн. Аллаһу әкбәр! Менә шулай, Аллага тапшырдык!
Әйдәгез, озатыгыз, оланнар, – дип, урыныннан кузгалды.
Малайлар дөбер-шатыр урамга чаптылар. Зөмәрә ирен юлга әзерли
башлаган сәгатьтән көчкә тыеп торган күз яшьләрен инде яшерә
алмады, яулык очын авызына кабып үкси-үкси, ире артыннан атлады.
Әхәт белән Әхмәт, Гайфетдин чыкканчы, әллә кайчан арбага менеп
кунаклаганнар. «Ни ашыксам да, бу сабыйлар ризалыгын алмасам,
юлым уңмас» дип, карт аларны авыл читенә чаклы утыртып барды.
Кыр капкага җитүгә:
– Әй, юеш борыннар, әйдә, коелыгыз! – диде.
Күп кирәкме инде сабыйларга, бабаларының «коелыгыз!» диюе
булды, төшеп тә йөгерделәр.
– Әти, исән-сау кайт!
– Безгә мәмәй алып кайт!
«И балакайлар, хәерле юл теләгез бабагызга, хәерле юл!»
Өйгә кайту белән беренче булып Әхәт:
– Әни, әти кая китте ул? – диде.
Инде елаудан бераз туктаган Зөмәрәгә шул гына кирәк:
– И балакайларым-м-м! Менә, Алла боерса, исән-имин генә йөреп
кайтсыннар, әниегезне алырга китте бит бабагыз. Әниегез кайта,
Алла боерса! – дип, тагын елый башлады.
– Нинди әнине? – диде Әхәт, тагын беренче булып.

– Безнең әни бар бит инде, син бит безнең әни! – диде Әхмәт тә.
– Безнең ике әни буламы инде?
– Әнә Рәшитнең дә, Ирекнең дә әниләре берәү генә. Нишләп
безнең икәү?
Малайлар сорау арты сорау яудырдылар. Зөмәрә аның саен: «Дүрт
ягы сау булсын, Раббым, яман бәла-казаларга дучар итмә!» – дип
елады да елады. Бу вакытта ул сабыйларның әниләре кайта дип
шатланып та, кайткач, ничекләр әни дип әйтерләр дип борчылып та
елады.
Әле хәзер генә «нинди әни?» дип сорау яудырган малайлар беравык
тынып тордылар да, әбиләренең елаганына ияреп, аннан да ныграк
итеп елый башладылар. Зөмәрә балаларны куенына алды...
Сәкедә бер-берсенә елышып, ике ятим бала – әле күкрәк сөтеннән
чак аерылган чакта әти-әнисез калган ике сабый – Әхәт белән Әхмәт
утыра. Алда аларны әле бик күп газаплар, җан әрнүләре көткәнен
берәү дә белми.

***
Өч-дүрт көннәр узгандыр, капкадан кызулап кергән күрше Гайния:
– Үрдән пар ат төшә, Гайфетдин абзыйдыр дип керүем. Сөенчегә...
нәрсә бирәсең, Зөмәрә апа? – дип кычкырды.
Ул тавыштан, олы юлга карый-карый, муены каерылып беткән
Зөмәрә әллә нишләп китте, куллары калтырый башлады:
– Яхшыга гына булсын, берүк хәерле сәгатьтә генә булсын, Раббым!
Бирәм, Гайния, бирмимме соң! – Зөмәрә калтыранган куллары белән
сандыгын ачты.
– Менә кызыл чуклы яулыгым бар, бер бәйләгәнем булмады.
Гайфетдин Чистай базарыннан алып кайткан иде. Сиңа булсын!
– Зөмәрә апа, уйнап кына әйткән идем дә, бигрәк матур икән, алам
инде, рәнҗемә, яме!.. – диде Гайния, яулыкны әйләндереп карый-
карый.
Малайларны әйтерсең алыштырып куйдылар. Әле генә чыр-чу
килеп атышлы уйнаган балалар куркудан әллә кая китеп юк булдылар.
– Әй улларым, кайда сез? Әйдәгез, балакайлар, әнә, бабагыз кайта,
әниегез кайта, каршы алыйк үзләрен.
Зөмәрә шулай сөйләнә-сөйләнә урамга чыкты. Ул арада атлар, авыл
капкасын кереп, ниһаять, өй турына кайтып туктадылар. Манма суга
баткан атларга карап, юлның ни дәрәҗәдә авыр булганын чамаларлык
иде. Гайфетдин карт, дилбегәсен тоткан килеш, арбадан сикереп төште
дә, аны урталай бөкләп, ат сыртына салды. Кыяфәтенә караганда
Гайфетдин яхшы ук талчыккан. Тирән сулыш алып, киерелеп куйды.
– И, Аллага шөкер! Кайттык бит! – дип, ике кулы белән битен
сыпырды. Капка төбендә сораулы караш ташлап басып торган карчыгын күреп, арба янына килергә ым какты. Әкрен генә юрганны
ачтылар, анда мендәрдән чак кына башы күренеп торган ябык, сап-
сары чырайлы, ач яңаклы бер җан иясе күренде. Коры сөяккә калган,
күзләре төпкә баткан Рафиганы Гайфетдин карт торгызып утыртты.
– Рафига, кайтып җиттек, кызым! – дип эндәште.
Рафига әкерен генә иреннәрен селкетте:
– Рәхмәт, әти, Аллага шөкер!
Керфекләрен күтәрерлек тә хәле юк иде аның. Тән тиресе бөрешеп
сөякләренә ябышкан, үз гәүдәсен селкетә алырлык та хәле калмаган
Рафиганы, юрганы-ние белән күтәреп, өйгә алып керделәр. Ул арада
тирә-күрше хәл белергә җыелды.
Саргаеп кипкән Рафиганы күреп, барысы да пышын-пышын елый
башлады.
– И, җаны гына чыкмаган бичаракайның...
– Балалар хакына Алла саклаган балакайны...
Зөмәрә кергән берсенә:
– Берүк Гайнетдиннең үлем хәбәрен ирештерә күрмәгез, бераз
сәламәтләнгәч, әкрен генә үзебез әйтербез, – дип кисәтә торды.
Өйгә кергәч тә, Рафигага көч кергән кебек булдымы, ул әле бер,
әле икенче якка башын бора-бора, балаларны эзләде, сорау тулы
күзләрен әле Зөмәрәгә, әле Гайфетдингә күчерде. Зөмәрә, эшнең
нәрсәдә икәнен сизеп, балалар артыннан чыкты. Тик алардан җилләр
искән иде. Ары-бире карангач, умарталарны кышлыкка яба торган
иске келәттән табып алды үзләрен:
– И балакайлар, ник качасыз? Алай эшләмәгез инде, улым, ул бит
сезнең әниегез, – дип, әрли-әрли өйгә алып керде.
Ишектән керүче балаларын күреп, Рафига кулларын сузды, әмма,
аңа таба ике малайның берсе дә килмәвен күреп, ябык иреннәрен
калтыратып елый башлады.
Зөмәрә карчык малайларны әниләренә таба тартты:
– Әйдәгез, балалар, күрешегез әниегез белән. Ул сезне сагынып
кайткан, йәгез әле, улым!
Әхәт белән Әхмәт куркып калдылар. Өй түрендәге сәкедә, ни ир-
ат, ни хатын-кыз димәссең, коточкыч ямьсез бер зат утыра. Күзләре
күгәреп эчкә баткан, сарылы-күкле бит уртасында борын тырпаеп
тора. Чәчләре төбеннән үк киселгән. Аяклары багана кебек шешенгән,
бөрчек-бөрчек булып тишелгән урыннарыннан канлы сүл саркып
тора.
Малайлар Рафига янына барырга уйламыйлар да, бу нинди өрәк
дигән сыман тик торалар. Кечкенә Әхмәт елап ук җибәрде.
Инде балаларын күреп, аларның сау-сәләмәт булуларына
куанып, елмайгандай итте Рафига, кипкән иреннәрен көчкә
кыймылдатып:

– Әни, елатмыйк инде балаларны, бераз рәтләнгәч танырлар әле,
Алла теләсә, – дия алды.
Тик сүзләрен әйтеп бетерә алмады, тырпаеп торган сөякле кулы
таянган җирдән кинәт сыгылып китте дә сәкегә ауды.
Җыелышкан халык «аһ» итте. Бер-берсенә карап ымлаштылар,
тагын елау башланды.
– И бала! Ярый әле, исән кайттың, терелерсең, Алла боерса! Хәзер
бераз шулпа каптырырмын. Болай булгач, Аллага шөкер! – дип
сөйләнә-сөйләнә, Зөмәрә карчык Рафиганың өстенә япты.

***
Рафига, Күзәшкә килгәндә, тулып пешкән алма кебек иде.
Гайнетдин дә яратып: «Алмам», – дип эндәшә иде аңа. Шомырт
кебек кара күзләре, карлыгач канаты кебек кыйгач кашлары астыннан
шундый да сөйкемле итеп багалар ки, егыл да кит! Тулышып торган
таза гәүдәсенә тач икеләп үреп салган толымнары – сөбханалла!
Кояш кебек нурлы йөзен тагын да тулыландырып, ирен читендә
ясмык төше хәтле миңе бар. Иреннәрен ачып, берәр сүз әйтә башласа,
ике як битенең уртасында ногыт борчагы сыярлык уем барлыкка
килә. Гайнетдин дә әнә шул сөйкемле чокырларына гашыйк булды,
бер күрүгә дөньясын онытты. Артыннан калмады кызның. Шушы
матурлыгына өстәп, сабырлык та бирелгән Рафигага. Аны, үзләренә
килен булып төшкәненнән бирле, Зөмәрә көн дә әйтә килде. Әти-
әнисенә бишнең иң зурысы, тәртиплесе булып үскән кыз аш-суга да
бик оста иде.
Әмма ни сабыр, ни түзем булса да, адәм баласы бер сына икән
шул. Гайфетдин алырга дип килгәндә, Рафига үлем белән йөзгә-йөз
карашып ята иде. Актык сулышларын ала, дөнья белән саубуллашып,
саташып яткан мәле иде.
«...Балалар, балакайлар... Әхмәтем, Әхәт улым!» дип типкән
йөрәге генә ниндидер сиземләү белән тибүдән туктамады аның.
Яшәү тамырларыннан аккан соңгы өмете – ничек генә авыр булса да,
яшәргә тырышу, карыныннан өзелеп төшкән газизләре – балаларын,
ире Гайнетдинне сагынуы, аларны күрү теләге саклап калгандыр...
Бер уйлаганда, аның янына кечкенә балалар түгел, әле күрше булып
яшәгән апалары да килми, сагаеп калдылар:
– Гайфетдин, Рафигамы соң бу?
– Әллә син аны танымыйча, ялгышып, башка кешене алып
кайттыңмы икән?
Чыш-пыш киткән сорауларга Гайфетдиннең җавабы тиз булды.
– Әле, Аллага шөкер, вакытында барганмын, бер-ике көн соңга
калсам, Рафиганы күрә алмас идек... Ул да китеп барган булыр
иде... – Гайфетдин карт соңгы җөмләсен әйтеп тә бетерә алмады. Ирен читләре калтырап, әллә нишләде, бер ноктага төбәлеп туктап
калды...
Елатырлык, ир-атны да бөгәрлек хәсрәт иде бу. Гайфетдин, малае
үлү хәбәрен алгач та, сабыр булырга, еламаска тырышкан иде. Менә
тишелде төер, сыгылып төште карт.
– Сез андагы хәлләрне күрсәгез, халык дошманнары
тотканнармыни... Хайваннарны да алай...
Елый икән ирләр, ирләрне дә елата икән язмышлар... Зөмәрә дә,
тирә-күрше хатыннар да елый-елый урамга чыктылар…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев