Логотип Казан Утлары
Повесть

ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)

Мәрьям абыстайның ире сугыштан кайтмады. Днепрны кичкәндә вафат булды дип, өчпочмаклы хаты гына килде. Алты бала белән тол калган авыл хатынының һәр әйткән сүзен дикъкать белән тыңлады Рафига. Бер атна Мәрьямнәрдә урын өстендә ятты...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Гайфетдин эштән кайтканда, хәлен белим дип, Рафига яшәгән
йортка килде. Ишегалдындагы карда һичбер эз күренмәгәч, беравык
хәле китеп торды. «Әллә?!» Аннан таяк белән генә терәтеп куйган
ишекне ачып, эчкә узды. Өй шыксыз салкын һәм караңгы иде. Гайфетдин куллары белән мичне капшады, мич тә сәер салкынлык
белән кулларын өтеп алды. Күрше Мәгърифә абыстайларга кереп,
Рафиганың иртәнге таң белән биштәрен күтәреп чыгып киткәнен
белде. Кайтып китсә дә, күңеле тыныч түгел иде картның. Гайнетдин
рәнҗеп кенә ятмаса инде дип кайгырды. Өйгә кайтып керү белән
Раузаны ачуланды.
– Кайткан сәгатеңнән каныктың шул балага. Ул – безнең гаилә
кешесе. Оныткан булсаң, абыең Гайнетдиннең хатыны. Торыр, яшәр
урының бар иде, кайттың да куып чыгардың. Өстендә юк, аягында
юк, китәм юк, кайтам юк! Кая барып төшәр дә... төшәрме әле? Урамда
кыш бит, аякларын өшетер. Куып чыгардылар дигән кара келәймә
дә тагарлар.
Гайфетдин Раузаны ачуланды, үзе һаман Рафиганы уйлап уфтанды.
Келәттә ике пар итек бар иде, берсен бирәсе иде бит дип ыңгырашты.
Зөмәрә кәефе тәмам кырылып кайткан ирен тынычландырырга
теләмәде дә. Мич артындагы юынгычта кайтканыннан бирле
мыгырдый-мыгырдый Раузаны битәрләвен, шул арада пышын-
пышын «Әшһәдү әннә...»сен әйтеп тәһарәт алуын белсә дә, дәшмәде,
казан астына күмерен тарта төште. Ул да Рауза кайтканнан бирле
өйдәге тынгысызлыкны өнәми, әмма кызына да каршы төшә алмый
иде.
– Ярар, ашны иртәрәк салган идем, әйдә, утырышыгыз. Ник
соңладың дисәм...
– Тамагыгызга үтсә, ашагыз, мин тук. Кеше хәтле кешене бит,
ә? – дип, вакыты чыгып барган ястү намазына утырды.

***
Көн яктысы тәмам сүрелеп беткәндә, ава-түнә Карлы авылына
килеп керде Рафига. Карлы дип дөрес әйтәләр икән, чыннан да, кар
күп. Әмма көне буе яуган карлы яңгыр аны изрәткән. Аяк баскан саен
баткак кардан әллә ни күп атлап булмый. Камчылыны чыкканда ук,
бер чабатасы кар астында сүтелеп калды. Бер чабатадан, ярым өшегән
Рафига авылның беренче йортына тәрәз шакыды. Ул чакларда юлчы
мосафирлар күпләп йөри иде авылларда, шуңа ишек ачкан хуҗа хатын
суыктан күшеккән кулларын авызына куеп ялварып басып торучының
кем икәнен шундук танып алды.
– Бәрәкәч кенәм икән, Рафига! Ник хәбәр салмадыгыз, каршы алыр
идек?! Балакай, күршедә ат бар иде бит...
Каенанасы Зөмәрә карчыкның туганы Мәрьям абыстай Рафиганы
ачык каршы алды. Мәрьям Рафиганың боз булып каткан аякларына
каз мае сөртеп бәйләде, аннары ниндидер бик ачы нәрсә эчертте.
– Мә, эчеп бетер! Шулай булмаганда, аяксыз да каласың, балаларым
дип елап та утырма! – диде Мәрьям, катгый итеп…

Иртән чәйләр өлгертеп, хәл-әхвәл сорашкач, Мәрьям абыстай
Рафиганың гөбе кебек шешкән аякларына күрсәтеп, үгет-киңәш
бирде:
– Син, олан, елама, сабыр бул! Эшеңә урнашырсың, әле аякларың
җайланса, ярар. Мин сине җәй көне, Алла боерса, балаларың белән
күрештерергә вәгъдә итәм. Каникулга безгә килә алар... Киләләр,
шайтан малайлары!
Мәрьям абыстайның ире сугыштан кайтмады. Днепрны кичкәндә
вафат булды дип, өчпочмаклы хаты гына килде. Алты бала белән тол
калган авыл хатынының һәр әйткән сүзен дикъкать белән тыңлады
Рафига. Бер атна Мәрьямнәрдә урын өстендә ятты. Әле тагын
яткан булыр иде, Карлы авылында төрле халык яши. Русы, чувашы,
керәшене дигәндәй. Беркөнне Мәрьямнәр күршесе Фруся, Рафиганы
күреп:
– Что, болеет, да? – дип сорады.
– И, Фруч! Умирай инде, умирай, – диде Мәрьям аңа каршы.
Нинди мазь булгандыр, тын да ала алмый йөткереп, үлеп яткан
Рафиганың күкрәкләренә дә, аркаларына да сөртеп төн кунуга, авыру
чигенде.
– Зөмәрә бик киң холыклы ул, Раузадан рәнҗеттереп тормас,
балаларың өчен кайгырма, эшең булгач, тамагың тук булыр, ачка
үлмәссең, – дип, аягына чабата да биреп озата чыкты Мәрьям апасы.
Урам тулып, балалар мәктәпкә бара. Өс-башы алама Рафиганы
күреп тукталып, озак карап торалар. Рафига әле һаман балаларының
инде еракта калганына ышанмый: «Минем дә Әхәтем беренчедә
укып йөри бит инде», – дип, әле берсе, әле икенчесенә текәлә, алар
арасыннан үз балаларын эзли...
Зур мәктәп бинасы янына килеп туктаган Рафига сөенеп куйды.
«Бисмилләһи-р-рахманир-рахим! Йа Раббым! Хәерле кыл! Барлык
борчуларым әнә шушы тау артында, кан-яшьле Күзәштә калган гына
булса ярар иде! Раббым, тора-бара балаларымны да кайтып ала алсам
иде...» – дип, тәүге адымын атлады.

***
Мирсәяф абыйсы урынында иде. Ишек шакып, бүлмәгә кереп
баскан Рафиганы ул танымый торды. Аннан баштан-аяк карап чыкты.
Бу вакытта Рафига түзә алмый елап җибәрде.
– Мирсәяф абый, бу мин, Сәкинә кы...
– Таныдым, сеңлем, әйдә, утыр әле, – дип кочып алды.
Иңенә көчле ир-ат куллары кагылгач, Рафига тагын да үксеп елый
башлады.
– Юк-юк, болай булмый. Син елап торсаң, без бит синең белән
сөйләшә дә алмыйбыз. Мин синең бөтен кичергәннәреңне, хәлләреңне беләм. Әйдә, тынычлан! Елап, ерак китеп булмый. Елауның, аның бик
беләсең килсә, бер файдасы да юк! Сабыр булырга тырыш. Мөмкин
кадәр кулымнан килгәнчә булышырмын.
Озын буйлы, чандыр гәүдәле, бөдрәләнеп торган куе кара чәчле
Мирсәяф абыйсының өметле сүзләреннән соң Рафигага, чынлап та,
җиңел булып китте. Аннан соң алар мәктәп эчендә Рафига яшәячәк
бүлмәне карап чыктылар. Көн барышында эшләнәчәк эше белән дә
танышып чыкты Рафига.
Мирсәяф абыйсы баштан алып аягына хәтле кияргә киемнәр дә
керткәч, сүзсез калды.
– Менә, бездә ятим балаларга дип, авыл халкы үзе кими торган
киемнәрен китерә. Үзең эшләп киенгәнчегә кадәр җитә әле болар! –
диде Мирсәяф. Аннары, Рафиганың кәефен күтәрәсе килепме: – Зур
булса тегәрсең, кечкенә булса өстәрсең, – дип ярымшаяртып алды.
– Покага шул, сеңелкәш. Ә алай-болай булып, балаларыңны да алып
килә алсаң, башка мөмкинлекләр эзләрбез. Эшең бик үк җиңел түгел,
бераз тырышырга туры килер. Аз гына булса да, акчасын да бирербез.
Рафига, бераз тынычланып, алдагы көннәренә зур өметләр баглап,
бүлмәдә утырып калды. Бөтен уе балаларында, анда, еракта калган
сабыйларында иде шул аның. «Йа Раббым, рәхмәт сиңа, чиксез
рәхмәтләремне әйтеп шөкер итәм! Илаһым, эшләремнең ахырларын
хәерле кылып, балаларымны да алып килерлек мөмкинлекләр насыйп
итсәң иде!»
Ул, үзе теләгән теләкләрнең кайчандыр кабул булырына чын-
чынлап ышанып, бүлмәсен җыештырырга кереште. Мәктәп эчендәге
бу бүлмә кочегаркага якын һәм бик җылы иде. Кайсын-кая төртеп,
бер урынга биш-алты киндер капчыкны аслы-өсле итеп өеп,
биштәрендәге мендәрне дә чыгарып салгач, ятып йокларлык урын
да булды. Коедан су алып кайтып, идәннәрен юып чыгарды. Мәктәп
мичендәге көлне дә салып югангадыр, ул саргаеп-матураеп, хуш
исләр таратып җибәрде... Ятып кына карыйм дигән иде, инде ни гомер
җылы күрмәгән тәненә рәхәт бер җылылык таралды...
Юл газапларыннан йончыган тәнне киндер капчыклар аккош
мамыгыннан сырган юрган кебек кочаклап алды. Изрәп йоклап киткән
Рафиганың төшенә аермачык булып әнисе керде...
«...И кызым, өстеңдәге күлмәгең бигрәк аламаланган инде. Кил
әле, менә мин сиңа яңа күлмәк тектем. Кеше арасында йөрергә дә
уңай булыр. Йәле, киеп күрсәт...»
«Йа Раббым! Яңа башлаган эшемә булсын да, хәерлегә генә була
күрсен!»
Кичкә таба, балалар таралып беткәч, тагын ике җыештыручы белән
мәктәп идәннәрен юып чыгардылар. Унъеллык мәктәп шул, бөтен
тирә-як авылның баласы укый биредә. Мәктәп тә зур, балалар да күп. Тик арымады Рафига. Юклы-барлы кием белән колхоз кырында
салам каеру түгел инде, түзәрлек. Эш соңында директор абыйсы
күрсәтеп калдырган карават белән өстәлне дә кертеп куйгач, бүлмә
матураеп китте. Рафига «өйле» дә булды. Әмма хезмәттәшләре китү
белән үзенең япа-ялгыз калуын аңлап алгач, бераз курку басты. Чит-
ят җирдә, кыр хәтле бинада... Әмма бар куркуларны да басарлык
каты хәсрәте бар аның. Балаларын, аларның бүген нинди хәлдә
икәнлекләрен белмәү кайгысы көчлерәк иде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев