Проза
-
10 май 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Ул көнне урам чатларындагы баганаларга куелган зур картон рупорлардан беренче радио тавышын тыңларга төркем-төркем булып кешеләр җыйналды. Беренче радиотапшыру булачагы халыкка алдан хәбәр ителгән иде. -
8 май 2026 - 13:00
Көзге (хикәя)
— Кунакка кереп чыгыгыз бер... Мин шушы йортта торам. Ялгызым. Өченче катта. Унөченче фатирда... «Юк инде, кызыкай. Кырыкка җиткән абзаң белән шаярма инде син!» – дияргә дип авызымны ачтым, әмма телем бөтенләй бүтән сүзләр әйтте: — Күрше хакы – тәңре хакы. Чакыргач, кермәү ярамас. Кайчан соң? Кинәт бар гәүдәмне калтырау биләп алды. Соңгы тапкыр мондый куркумы, әллә сөенүме булган шушы хисне мин кайчан кичердем соң әле? -
6 май 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повесть)
Ел фасылы гына димә, гомернең дә көзе җиткән икән шул. Урам тып-тын. Машина гөрелтесе колакка чалынмады... «Кайтмадылар! – дип куйды ул үзалдына. – Бүген дә кайтмадылар». -
5 май 2026 - 13:00
Туй алдыннан (хикәя)
Син тыңла инде мине, күрше. Истәлегем, төсем итеп тегеп бир кызларыма күз явын алырлык матур күлмәк. Сөендер сабыйларны, соңгы әманәтемне үтә... -
5 май 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Ә менә Кәлимулла бабайның каберен белми Солтан. Кая җирләнгәндер, аны хәтта әтисе дә, шул тирәдә булырга тиеш, дип, гөманлап кына әйтә торган иде. Каберләрне йөреп чыккач, Солтан, Газиз Әлмөхәммәтовны үзе белән янәшә бастырып, «Ясин» сүрәсен укыды, әрвахлар рухына дога кылды… -
4 май 2026 - 17:00
Урын (хикәя)
- Сезне, сеңлем, берничек тә ала алмыйбыз. Урын юк! Сәлимәнең йөзе үзгәрде. Бар хыяллары чәлпәрәмә килгәнгә, менә-менә күз яше бәреп чыгар төсле. Ә Зәбирнең гарьләнүе чигенә килеп җитте! Кәләше алдында шул тиклем мәсхәрәгә калды бит... -
4 май 2026 - 13:00
«Эскәмия» (хикәя)
Юан хатын автобус бусагасына менә алмый изалана. Тегеләй итеп карадылар кодагыйны, болай итеп карадылар — утырта алмыйлар. Инде бу кодагыйның кайтып китмичә торып калу ихтималы килеп чыга башлады... -
4 май 2026 - 09:00
Боссоойко (хикәя)
Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да киселгәндәй тын калды... -
3 май 2026 - 17:00
Алаңгыр корбаны (хикәя)
Матур гына утырышуларыбызны хәвефле хәбәр чәлпәрәмә китерде: шәһәр наркоманнары әфьюн ясау өчен мәк җыярга авылларга таралган! Һәр ихатага сугылып, бакча саен үсемлек кишәрлекләрен тентеп баралар, түтәл-буразналарны таптап бетерәләр, ди – күрше-тирә салалардан ишетелгәли башлады. Зыян-зәүрәткә сизгер өлкәннәр сагаеп калдылар. Бакчаларында үскән мәкләрне йолкып, юк итәргә тотындылар... -
3 май 2026 - 13:00
Сәпит (хикәя)
Урам буйлап җилдергән сәпит артыннан елый-елый йөгерде Шәүкәт. Тик... тик ул куып җиткәнче сәпит инде текә таудан аска тәгәрәде... -
3 май 2026 - 09:00
Тәртипсез малай (хикәя)
Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде... -
2 май 2026 - 17:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
2 май 2026 - 13:00
Тау итәгендә (хикәя)
Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен. Бүтән чагында кылны кырыкка ярырдай булып йөгергәндә дә җиткереп булмаган вакыт бүген урынында тукталып калган диярсең... -
2 май 2026 - 09:00
Җир астыннан юллар бар... (хикәя)
Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа – алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән? -
1 май 2026 - 17:00
ЧИГҮЛЕ КУЛЪЯУЛЫК
Биш көн хастаханәдә яткач, Мәдинә кызын соңгы тапкыр имезеп, күкрәгенә кысып елады да чыгып китте. Әле берни белмәгән сабый янында күз явын алырлык, исемле кулъяулык ятып калды – «Гөлүсә».