Проза
-
17 апрель 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Солтан бу бер-ике елда артистлар, җырчылар белән эшләү һәм музыкаль әсәрләргә инструментовка ясау буенча беркадәр тәҗрибә тупларга өлгергән иде. Әлмөхәммәтовның әле һаман опера язу турында хыялланып йөрүенә тискәре җавап бирмәде. -
16 апрель 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Алгы ишектән бүлмәгә самавыр тоткан ир белән кош теле һәм пәрәмәчләр салынган тәлинкәләр күтәреп, әлеге шул Нәфисә атлы хатын килеп чыкты. Ир дигәне Фатих Әмирханның энесе Ибраһим иде. -
13 апрель 2026 - 13:00
И БАЛАМ... (хикәя)
...Ул ничек булганын абайламый да калды: күз ачып йомганчы машина аны бәреп екты, карт аста калды. Алгы тәгәрмәч сул аягы өстеннән чыкты (аягында калын табанлы үзебезнең «Спартак» ботинкасы иде, шул турыдан). Ярый әле, машина туктады. Аякларын машина астыннан чыгарды, уңга таба, читкәрәк алды. Аяз көнне яшен суктымыни – әле ни булганын да аңышмый. Оныгы машинаның алгы ягыннан аның янына килде. Йөзе киеренке, тавышы ишетелер- ишетелмәс, үзе каушаган, калтырана. – Ай бабай... – И балам, бабаңны таптаттың бит... -
12 апрель 2026 - 09:00
Тәрәзәләр (бәян)
Әтисе үлгәндә аңа дүрт яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк авазы кычкыртып идәнгә авып китә торган булды... -
11 апрель 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Җыр Оркыяга да, әтисенә дә ошады. Берничә көннән Дворянское собрание бинасында беренче хәйрия концерты булды. Солтан анда скрипкада, мандолинада, балалайка һәм гитарада уйнаучылардан торган һәвәскәр оркестр составында рояль партиясен башкарды. -
10 апрель 2026 - 13:00
Кайтаваз (хикәя)
Ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, аның «Кермә!» дип ыңгырашкандай тешен кысып эндәшкәнен ишетте. Басма өстеннән тасмадай шуышкан агымга иелеп карауга, башы әйләнеп киттеме – ә дигәнче карасу ташкын аны үз кочагына алды... -
10 апрель 2026 - 09:00
Арышларда көек исе (дәвамы)
Барысы да арбага утырдылар. Атлар аларны билгесез озын юлның беренче чакрымнарына алып кереп китте. Бу озын юл авылның шушы балаларын сугышның кайсы урыннарына илтеп атарын да, аларның кайсына нинди язмыш әзерләнгәнен дә беркем белми иде… -
9 апрель 2026 - 13:00
Җиктереп пар ат, Казанга... (хикәя)
Ботинкаларны пакетка тутырдык та, кулга алып, өчәүләп авыл башына юл тоттык. Әтәйнең хәле бик авыр, ахры. Көчкә бара. Аның каруы, дәвәнәй ыжгыра гына, артыннан куып җитмәле түгел. Сиксәннең якасына ябышкан булуына карамастан, ут уйната әле ул, әтәйнең дә, минем дә кирәгебезне бирә, баскан җиреңдә йоклап торсаң, урысча белгән өч-дүрт сүзен кушып, пешекләп алырга да күп сорамый... -
8 апрель 2026 - 09:00
Арышларда көек исе (дәвамы)
Авыл башындагы карт имәнне узгач, йөгерергә тотынды, олы юлны аркылы чыгып, сулга – басу юлына керде. Ике яктан сыгылып торган арыш башаклары аның билләреннән, терсәкләреннән сыпырып калалар иде. Басуның кичен кояш тәгәрәп төшә торган иң биек урынында Булат та күренде. -
7 апрель 2026 - 13:00
Елама, әни! (хикәя)
– Елама, әни, терелермен, мине врачлар терелтәчәк, – диде бала арбадан башын күтәрә төшеп. – Син елама гына. Бер җирем дә авыртмый, ишетәсеңме, әни, елама гына, яме?! «Менә баламны чир нишләтте: алты яшьлек сабый олы кешеләрдәй фикер йөртә», – дип уйлап, күз яшьләрен тыярга тырышты ана... -
6 апрель 2026 - 13:00
ЧӘЧКӘ ТАҖЛАРЫНДА КҮЗ ЯШЕ (хикәя)
– Это мне? – дип, мине чәчәкләрем белән бергә кочып ала һәм елый. Уңайсызланып, кеше күрмәсен дип, орден-медальләрен курткасы астына яшергән егет, беркемнән оялмыйча калтырана-калтырана елый. Чәчкә таҗларына чык тамчылары кебек батыр ир-егетнең күз яшьләре тама. Чәчкәләр дә аңа кушылып елый: әллә шушы мизгелдәге шатлыктан, әллә илгә килгән кайгыдан. -
6 апрель 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Ниһаять, көткән көн килеп җитте. «Шәрык» клубында халык гадәттәгедән күбрәк иде. Күбесе – шәкертләр. «Мөхәммәдия»некеләр генә түгел, «Мәрҗани», «Күл буе», «Галләмия» мәдрәсәләрендә укучылар да бар. Араларында кызлар да шактый гына. -
1 апрель 2026 - 13:00
Чишмәленең шәфкатьле таңнары (хикәя)
Кычкырган тавыш колакны ярды. «Айрат батты, Айрат батты». Ләйсән йөгереп барган уңайга сумкасын бер якка, аяк киемнәрен икенче якка тондырып, киемнәре белән суга сикерде... -
29 март 2026 - 13:00
Кайгылы хәбәр алгач (хикәя)
— Үзеңне нык тотарга тырыш солдат! Сиңа өегездән кайгылы хәбәр белән ашыгыч телеграмма җибәргәннәр... Синең әниең вафат булган. Мин синең кайгыңны уртаклашам! — диде дә, училище җитәкчесе кулындагы телеграмма кәгазен Гамир каршысына өстәлгә куйды... -
27 март 2026 - 13:00
Кияү (хикәя)
Кешеләр өере бите-башы канга баткан адәмне куып йөри иде. — Тыгып ал! — дип кычкыра башлыклары. Яралы кешене бастырып килә торганнарның берсе пычак чыгарды. Этләр, үлем-кан исе сизеп, сагайдылар...