Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Энҗе (хикәя)

Хастаханәгә авыр хәлдәге кешене керттеләр. Бите-тәне пешкән егеттә җан әсәре дә калмаган иде. Китергән көнне үк аңа операция булды. Аннан соң ул Энҗе карамагына тапшырылды...

Район хастаханәсендә чиктән тыш җанлылык. Шәфкать туташлары, табиблар тыз-быз чабыша, тегесен чакыра, монысын куа. Шкафларны, стеналарны юып-чистарталар, авыруларның урын-җирен алыштыралар. Нәрсә булган соң боларга? 

Бүген иртә белән баш табиб Закир Каюмовичка каладан шалтыраттылар: имеш, алар районына Сәламәтлек саклау министрлыгыннан тикшерү белән киләчәкләр икән. Алмаш-тилмәш итүләр булачак, кыскартулар көтелә, ди. 

Шушы хәбәрдән генә купкан гарасат иде бу. Алып гәүдәле баш табиб та хәйран селкенде бүген. Бөтен җирдә чисталык урнаштырылып беткәч кенә, тышта машина тавышы ишетелде. 

– Килделәр, – дип, Закир Каюмович йомшак урыныннан сикереп торды. – Барыгыз да үз урыннарыгызга!.. 

Район хастаханәсенең капкасы шыгырдап ачылды. Аннан зур-зур корсаклы, пеләш башлы хуҗалар килеп керде. Баш табиб алар алдында иелә-бөгелә генә йөрде. Тикшермәгән җирне калдырмадылар. Ахырдан канәгатьлек белдереп, ашханәгә кереп киттеләр. Ә алар артыннан яшьрәге баш табибны читкәрәк дәшеп: 

– Закир Каюмович, сездә берәр урын юкмы? – дип сорады. Көтелмәгән бу сораудан баш табиб аптырап калды.– Ни... Әлегә урын юк иде шул... Тик, сез сорагач...Яшь хуҗа серле генә әйтеп куйды: 

– Табарга иде берәр урын... Минем хатын – шәфкать туташы. Әле генә укуын бетерде. Эшкә урнаштырырга иде... 

Закир Каюмович моның тел төбен сизеп, баш какты. Тегеләр киткәч, ул үзенә тынгылык тапмады. Аны халык акыллы, әйбәт табиб дип белә. Дөрес, үз танышларын урнаштырганы булды аның, әмма бу хәл... Кем урынына куяр соң ул яңа кешене? Эшләп яткан кешене тик торганда чыгарып җибәреп булмый бит инде. Нишләргә? Пенсия яшендәге медсестралар да бар-барын. Тик алар хастаханәнең терәге шул, йөрәге. Алардан башка нишлисең, ди?! Штат тулган бит!.. 

Энҗе медицина көллиятенә бер дә шәфкать туташы булам, дип түгел, ә диплом өчен генә укырга кергән иде. Укып бетергәч, теләгән эше табылыр, дип уйлады. Тик тормыш син уйлаганча гына бармый икән шул. 

Соңгы курста укыганда, кыз бер егет белән танышты. Яхшы гына йөреп киттеләр. Илгиз кызны ярата иде бугай, кем әйтмешли, кулында гына йөртте. Машинасы белән китереп куя, килеп ала. Иптәш кызлары да аларның туен көтәләр иде инде. Тик кыз ашыкмады. Ярата алмады ул бу егетне. Кайвакытта үзен орышып та ташлый. Нигә шушы күркәм, чибәр, акыллы кешене тиң итми икән йөрәге? Үзе бай, үзе чибәр, тагын ни кирәк?! Илгиз зур урында эшли, бүләкләрне ташып кына тора. Тик йөрәккә боерып буламыни? Дөрес, Илгиз командировкаларга киткәндә, юксынып та куя. Тик бу ияләнгәнгә генә иде шул. 

Диплом алгач, кыз кая эшкә керергә, дип уйлана башлады. Монда да Илгиз булышты: 

– Мин сине менә дигән урынга урнаштырам, – диде. 

«Алар тикшерү белән барасы районда эш булырга тиеш. Булмаса да, тырышырга кирәк. Закир Каюмович аңа урын табып куячак, дип сөйләшенгән. Юкса үзе дә урыныннан колак кагачак». Менә шундый уйлар бөтерелде Илгизнең башында. Ул беркөнне кызга кулын һәм йөрәген тәкъдим итте. Энҗе бу гашыйк егетне рәнҗетүдән куркып, риза булды. Тора башлагач, яратырмын, дип уйлады. Тик бер ел эшләгәннән соң гына кияүгә чыгу шартын куйды. Ә Илгиз исә Энҗене иптәшләренә, танышларына хатыным, дип таныштырды. Үзенә дә хатын, дип дәшә башлады. Энҗе генә шәһәрдән, авыллыгы чыгып бетмәгән районга кайтырга теләмәде. Ләкин бер елга ничек тә чыдарга булды... 

 

* * * 

Рәшит авылда туып үсте. Туганда ук җиргә, авылга кендеге береккән иде, ул шәһәргә китмәде. Унынчы сыйныфны тәмамлауга, тракторга утырды. Тракторын яшь бала урынына күрә ул. Бер генә җире ватылса да, көне-төне казына. Классташлары югары уку йортларына кергәндә дә, кул гына селтәде. Дөрес, укытучылар әзерли торган училищега керергә җыенган иде, ләкин имтиханнар тапшырылгач качып кайтты. Сагынган иде ул авылын, аның кырларын, басуларын. Шәһәрдә боларның берсе дә юк. Анда таш та стена. Ә авылда... Юк, барыбер аңлый алмас шәһәр кешеләре авыл халкының хисләрен, уйларын. 

Шулай итеп, Рәшит авылда калды. Болай эшләве бер яктан әйбәт тә, чөнки авылда нигезгә барыбер кеше кирәк. Ике апасы читтә кияүдә, олы абыйсы шәһәрдә өйләнде. Ул кайтмаячак та, шәһәрләшеп беткән. Ә Рәшит калды. Инде ничә ел тракторда эшли. Яхшы эшли. Колхоз рәисе дә, авыл халкы да канәгать аннан. Тик менә әти-әнисе генә картайды. Беркөнне, кич белән, ашап утырганда әнисе сүз башлады. 

– Улым, без картаеп барабыз. Синең дә яшең җиткән. Әллә өйләнәсеңме? Рәшит авызындагы ипигә тончыга язды.– И әни, кызлар булса, өйләнер идем. Юк бит алар.– Ник, әнә күрше кызы Әлфия... Сыер сава бит. 

– Яратмыйм мин аны.– Без дә килен кадерен белеп калыр идек, улым.– Әни, егерме биш кенә бит әле миңа. Бу яшьтә әле...Ул әйтеп бетермәде, уйга калды. Әнисенә карады. Әйе, картайган әнисе. 

Маңгаенда, күз төпләрендә җыерчыклары тагын да арткан. Их, өйләнер иде ул! Күңеленә ошаган кыз гына очрамый. Очрасамы, бер дә уйламый алып кайтыр иде. 

Әлфия дә, Рәшит кебек үк авыл баласы. Әти-әнисенә бер кыз булганга, шәһәргә күчми калды. Хәзер инде фермада сыер сава. Ул Рәшиттән бер сыйныфка кечерәк. Бергә укырга йөрделәр. Аерылмас дуслар булдылар. 

Рәшит клубка йөрергә яратмый иде. Әмма беркөнне иптәш егетенең туган көнен үткәргәч, өйгә генә сыешмыйча, урам әйләнделәр. Моңарчы салырга яратмаган егет ул көнне хәйран гына төшергән иде. Алар клубка кергәндә, кызлар ду китереп биеп яталар. Керүгә үк, егетләр кыз сайлый башладылар. Рәшитнең күзе Әлфиягә төште. Ул кичне Рәшит кызны җибәрмәде. Клуб бикләнгәч, озатып куярга булды. Тик урамга чыккач, салкын һава аны айнытты. Ул ни әйтергә дә белмәде. Кыз белән сөйләшер сүзе дә бетте. Капка төбенә кайтып җиткәч, Рәшит Әлфиянең күзенә карады. Кызның күзләре яшь белән тулган иде. Шунда гына ул кызның йөрәген алгысытканын, иләсләндергәнен аңлады. Әмма соң иде инде. Егет Әлфияне кочаклап үпте дә кереп китте. Яратмый шул ул бу кызны. Дөресрәге, бер кызны да яратмый. 

Шул көннән башлап, Әлфия нигәдер моңсуланып калды. Чая, кыю кызның сүлпәнләнүенә берәү дә аптырамады. Уку белән мавыгадыр, дип уйладылар. Әмма кызның күңелендә бөтенләй икенче хисләр иде. Ул Рәшиткә гашыйк. Авылда да шуның өчен генә калды. Рәшит узган сукмактан йөрергә, аның тирәсендәрәк булырга тырышты. Егетнең үзенә карата салкын икәнлеген дә белде, әмма барыбер яратты. Өметен дә өзмәде. Рәшит уру-сугу вакытларында өйгә соң кайта. Ә Әлфия аның ата-анасына ярдәмгә ашыга иде, әле суларын китерә, әле сыерларын сава. Тик егетнең күңеле аңа карап кына иләсләнмәде, ул аны сеңлесе кебек күрде... 

 

* * * 

Район хастаханәсендә көндәгечә ыгы-зыгы. Көн җылы, матур булгач, авырулар барысы да диярлек урамда. Аягында йөри алганнар бакчада сәйран кылып йөри, коляскадагылары җылы кояшка бит терәп утыра. Бер читтә ирләр домино суга. Шунда барысы да капка ачылганга борылып карадылар. Аннан яшь, чибәр кыз кереп килә иде. Ул барысы белән дә исәнләшеп, кереп китте. 

Авырулар тынып калды. Бераздан:– Ай-яй! Кем булды бу? Нинди кош икән? – дигән сүзләр яңгырый башлады. – Яшь шәфкать туташыдыр әле, – диде берсе.– Берәрсенең хәлен белергә килгәндер, – дип куйды икенчесе.Алар шулай юраганда, кыз баш табиб бүлмәсенә юнәлде. Ә Закир Каюмович 

бу вакытта телефоннан кем беләндер кызып-кызып тарткалаша иде. Ишектән керүчене күргәч, телефонга: 

– Бүген үк, ишеттегезме? – дип кычкырды да трубканы куйды. Аннан: – Ни йомыш? – дип сорады ул, кызга күз йөртеп чыккач. 

– Мине Илгиз... Илгиз Ренатович жибәрде, – диде кыз һәм ирнең карашын күтәрә алмыйча, күзләрен түбән төшерде. 

Баш табибның төсләре үк үзгәреп китте, моны ишеткәч. – Илгиз Ренатович? Сез... аның хатыны бит?Кыз көлеп куйды.– Булачак... 

– Димәк, сезгә эш кирәк... 

«Чибәр, каһәр, – дип уйлады табиб эченнән генә, – мондый шәфкать туташы больницаның яме генә булыр иде. Кара син аның битенә, пешкән алма бит, ә күзләре... Билләре өзелеп тора, халат кияр өчен генә яратылган, диярсең...» 

Килеп туган тынлык кызның эчен пошыра иде. Ул ашыгып, баш табибка карады. Тегесе аны аңлагандай, торып басты да: 

– Урын шушы атнада булырга тора. Бер-ике көннән килә алмассыз микән? – диде. Ә үзе: «Ычкындырмаска иде моны!» – дип уйлап өлгерде. 

Кыз китәргә борылды.– Исемегезне кем дип белик?Закир Каюмович ашыгып сорау бирде. Әйтерсең, бу кош хәзер очып китәр дә 

кем икәнен дә белмичә калырлар.– Энҗе... Энҗе Хәлиловна. Хушыгыз.Энҗе чыгып китте. Ошамады аңа баш табиб. Әмма хастаханә матур, яңа. 

Коридорлары да киң, якты. Чыгуга аны өлкән шәфкать туташы күреп алды. – Сеңлем, син бездә яңа кеше мәллә? 

– Мин... мин эш эзләп килгән идем...– Юкмыни?– Булырга тиеш. Бер-ике көннән килергә куштылар.– Мин Рәсимә апаң булырмын. Бергә-бергә эшләрбез... Кайда кунасың инде син? Менә монысын уйламаган иде Энҗе, аптырап калды.– Борчылма, әйдә үземә. Мин ерак тормыйм.– Әллә ничек, уңайсыз да инде...– Нинди уңайсызлану булсын, ди. Әйдә, әйдә...Чыннан да, бу шәфкать туташы ерак тормый икән. Чатны борылуга ук аның өе 

иде. Килеп җитүгә үк кыз аптырап калды. Аларның өе агачлар арасыннан күренми дә иде, тирә-ягын яшеллек баскан. Ишегалдында да чәчәк тә куак кына. Энҗенең аптырап та, сокланып та карап торуын күргәч, Рәсимә горурланып: 

– Моны кызым белән ирем үстерә. Икесе дә ботаник. Әле өй эчен күрсәң син! – диде. 

Чыннан да, тәрәзә төбе саен гөл иде аларның. 

Өйдә кеше юк иде. Иркенләп чәй эчтеләр. Рәсимә Энҗе турында сорашты. Аның ире дә, балалары да көтелмәгән кунакка ачык йөз белән карадылар. Энҗе дә кунакчыл хуҗалар белән бик тиз уртак тел тапты... 

Берничә көннән Энҗе яңадан бәхетен сынап карарга теләп, шифаханәгә юнәлде. Бу юлы аны баш табиб елмаеп каршы алды. 

– Әйдүк, рәхим итегез!– Закир Каюмович...– Әйе, Энҗе... Хәлиловна. Урын әзер. Иртәгәдән үк эшкә керешегез. Ә бүген хезмәттәшләрегез белән танышып чыга аласыз.Шулчак кабинетка Рәсимә килеп керде. Кулындагы мөһерле кәгазьдән, йөзендәге кара болыттан, ни булганын аңлавы кыен түгел иде аның.– Закир Каюмович! Нәрсә соң бу? Нигә?Баш табиб бу шәфкать туташының тагын да ныграк ярсынуыннан куркып, 

әйтеп калырга ашыкты.– Рәсимә ханым, сезгә инде пенсиягә чыгарга вакыт. Аннары сезнең урынга кеше дә бар.Энҗе хәлне хәзер генә төшенеп, сүзгә кушылды.– Закир Каюмович! Ничек? Мине Рәсимә апа урынына куясызмыни? Аны урыныннан алып... – Кыз елап җибәрде: – Нинди гаделсезлек? Мин монда кеше тормышын бозарга килмәдем бит! 

Энҗе чыгарга омтылды. Рәсимә аны тотып калды. 

– Кызым, Закир Каюмович дөрес әйтә, мин инде үз урынымны яшьләргә бирергә тиешмен. Син эшлә, тырышып эшлә... 

– Юк, Рәсимә апа, мин болай эшли алмам. Мин башка җиргә китәм, – дип карышса да, Энҗене тыңламады ул, чыгып китте. 

 

Кайтканда, Рәсимәнең уйлары буталды. Шулай итеп, ул да лаеклы ялга чыгар микәнни? Дөрес, ире дә, кызлары да аңа бу хакта күптәннән әйтеп киләләр иде. Тик алар чын шәфкать туташының йөрәген аңлыйлармы соң? Эшен ярата бит ул! Бер көн эшкә бармаса да, үзенә урын таба алмый иде. Ә хәзер калган бөтен гомерен эшсез үткәрергә тиеш. Тик нигә шулай кинәт кенә, көтмәгәндә? Рәсимә, дүрт малайдан соң туган, көтеп алынган кыз иде. Тик кызны тапкач, әнисе авырып китте. Гаиләдә бердәнбер кыз бала булгач, бар эш аның җилкәсенә өелде. Кечкенәдән үк кул астына керде, эшне җимертеп эшләргә өйрәнде. Ә әнисенең хәле бер дә яхшырмады. Киресенчә, көннән-көн начарланды гына. Шунда кыз үзенә сүз бирде: үсеп кенә җитсен, табиб булып, әнисен дәвалаячак ул. Әнисен дә шулай юатты. Тик әнисе генә көтмәде аның үсеп җиткәнен. Әмма кыз үзенең вәгъдәсенә тап төшермәде. Урта мәктәпне тәмамлауга, шәфкать туташлары әзерли торган училищега керде. Уку җинел бирелде. Аны өмет канатландырды. Хыялын барыбер тормышка ашырачак! Укып бетерүгә, аны шушы районга җибәрделәр. Менә инде ничәнче ел шунда эшли ул. Дөресрәге, эшләде. Бөтен гомере шунда узды. Менә хәзер шул яраткан эшеннән аерылырга тиеш. Рәсимә уфтанып куйды: «Нишлисең, вакыт җиткәндер, күрәсең, – дип уйлады ул, – яшьләргә дә эш кирәк бит».

 

* * *

Ә Энҗе һич кенә тынычлана алмый иде. Ул баш табиб белән сүзгә килде.– Мин сездән мондый хәл көтмәгән идем, – диде ул, ярсып. – Мин китәм!– Энҗе Хәлиловна, аңлагыз! Шушы гына сезнең урыныгыз. Бүтән җирдә урын булмас!Кыз теләсә дә, теләмәсә дә ризалашты. Кичкә табарак Рәсимә, берни дә булмагандай, аны үзләренә алып китте. Берничә ай кыз шунда яшәргә тиеш иде. Шулай итеп, штатта яңа кеше барлыкка килде. Баш табиб мондый кошны очырмаганга куанды, эчендәге сөенечкә түзә алмыйча, кулларын ышкып куйды. Барыбер үзенекен итте бит! Менә шулай! Әмма чибәр дә соң бу Энҗе, Илгиз Ренатович белеп сайлаган!..

Энҗе хезмәттәшләре белән тиз дуслашты. Табиблар да, шәфкать туташлары да бу оялчан, тыйнак кызны яраттылар. Ә авырулар мондый ягымлы, йомшак куллы туташка мөкиббән иделәр. Күбесе аңа бер күрүдә үк гашыйк булды. Кыюраклары инде аңа йөрәген тәкъдим итте. Тик Энҗе генә аларны берсен дә рәнҗетмәскә тырышып, баш тартты. Бүтән бу горур кызга сүз катмадылар, тик эчтән генә янып-көючеләр күп булды. Ә кыз нидер көтте, бәхетенең якында гына йөрүен сизенде.

Закир Каюмович баш табиб та, хирург та иде. Энҗене күбрәк үзенә ассистентлыкка ала башлады. Яшь туташ та аңа ияләште. Бик күндәм, акыллы, һәр сүзне хәзер эләктереп ала, кыскасы, операция вакытларында ул бик кирәкле кешегә әверелде.

Әмма баш табиб моның өчен генә үз итмәде кызны. Күзе төште аның. Дөрес, мәхәббәт түгел, ә яшисен яшәгән күңелнең яшь тәнгә тартылуы иде бу. Беркөнне Закир Каюмович бу турыда кызга да сиздерде. Энҗе йомыш белән кергән иде. Кыз шкафтан кирәкле кәгазьләр эзләп маташканда, врач аның җилкәсенә кулын салды. Энҗе сискәнеп китте.

– Энҗе Хәлиловна, сез бит минем аркада гына эш таптыгыз. Так что, сез миңа тиеш...

Кыз аңлап алды. Әмма төрттереп куйды:

– Ничек аңларга кушасыз бу сүзне? Сезгә Илгиз Ренатович кушты бит, эшләмәгән булсагыз... – диде дә кабинеттан чыгып китте. Кайчан үтәр соң бу ел? Ичмаса, башка җиргә китәр иде. Туйды ул бу табибның ач күзләреннән. Шул көннән башлап, баш табиб аның белән саграк кылана башлады. Бары күзләре белән ашардай булып кына кала иде...

 

* * *

...Хастаханәгә авыр хәлдәге кешене керттеләр. Бите-тәне пешкән егеттә җан әсәре дә калмаган иде. Китергән көнне үк аңа операция булды. Аннан соң ул Энҗе карамагына тапшырылды.

Кыз егетне үз туганыдай карады. Ә авыру һаман аңына килмәде. Энҗе ниләр генә эшләмәде, уколлар кадады, дарулар эчерде. Беркөнне пульсын тикшереп утырганда, егетнең күз кабаклары селкенде. Һәм ул күзләрен ачты. Энҗе аны күрде дә имәнеп китте. Егетнең күзләре чем-кара. Керфексез, кашсыз булсалар да, упкын кебек төпкә тарта. Кыз дерелдәп куйды. Хәрәкәтсез гәүдәдә шушы карлыгандай күзләр генә тере һәм алар ниндидер бер җылылык бөрки иде.

Егет яныннан чыгып киткәч тә, кызның күңелендә шул күзләр калды. Һаман-һаман шул упкынга батасы килде. Ул бу егетне аякка бастырырга тагын да күбрәк көчен куя башлады. Аның җылы мөнәсәбәтен тоеп, авыру да савыга башлады. Пешкән тиреләре кубып төшеп, яшь баланыкыдай яңа тире үсте, йөзе түгәрәкләнеп китте. Янган чәчләре урынына тагын чем-кара чәчләр чыга башлады. Ә күзләре тагын да ялкынланыбрак җемелди иде. Тик сөйләшә генә алмады егет. Моны табиблар шоктан соң, дип аңлаттылар. Энҗе бирешмәде. Әле сөйләште аның белән, әле җырлап йоклатты. Егеткә көненә икешәр мәртәбә массаж ясый башлады. Инде егет аягына да басты, әмма теле генә ачылмады. Нәрсә кирәген ишарәләр белән аңлатып, табиблар белән аралашты...

 

* * *

Көннәр бик кызу иде. Яңгыр инде атналап яумый. Бөтен яшеллек саргаеп кипте, җир ярылды. Дөрес, уракка төшәр өчен көннәр әйбәт, әмма шул ук вакытта куркыныч та.

Кырда барлыгы биш кенә комбайн. Икесе күрше авылда. Калган өчесе Рәшитләрдә. Комбайнчылар арасында Рәшит иң яше, башкалар инде тәҗрибәле, олы яшьтәге ирләр һәм оста тәмәке тартучылар. Бригадирлары, уру вакытында тартмаска, дигән иде, әмма тәмәкечеләр аның сүзен, таш диварга борчак ату кебек кенә кабул иттеләр.

Бүген дә адым саен туктап, тәмәке тартып, ял итте алар. Бер Рәшит кенә бурычын яхшылап үти иде. Әмма ул да кеше бит, ял итеп алырга булды. Комбайны белән басуны аркылыга әйләнеп чыкты да, чишмәгә су эчәргә төшеп китте. Ярый әле, чишмә якын гына. Юкса, мондый көндә кибеп үләрсең.

Рәшит чишмә буендагы яшел үләнгә җәелеп кенә яткан иде, борынына төтен исе килеп керде. Ул сикереп торды. Тау башына йөгереп менгәндә, бер комбайн янып ята иде. Ә тегеләр нишләргә дә белмичә, аның тирәсендә йөгерешәләр. Рәшит үз-үзен белештермичә, утка ташланды. Башында бер генә уй: «Игенгә якын җибәрмәскә!» Кинәт аңа ут көлтәсе ябырылды, калганын ул хәтерләми.

Шифаханәдә аңына килгәндә, ул янында утырган яшь, матур шәфкать туташын күреп, аптырап калды, үзен фәрештә янында, дип хис итте. Кыздан бу турыда сорарга, дип авызын ачкан иде, теле әйләнмәде, тавышы чыкмады. Кызның йөзе, йомшак куллары егетнең хәтеренә сеңеп калды.

Шул минуттан ул бу туташны гел көтеп ала торган булды. Ул аңа укол кадаганда да, бәхет күгендә йөзгәндәй тоела иде...

Егетнең сөйләшмәве Энҗенең эчен пошыра. Ул беркөнне өзгәләнеп әйтеп куйды:

– Нигә эндәшмисең соң син? Мине җәзалама болай! Синең белән сөйләшәсем килә минем!

Шунда ниндидер могҗиза булды. Егет күзләрен ачты да кызның кулларын тотып:

– Энҗе... – диде.

Кыз аптырап калды. Мондый көтелмәгән сөенечтән йөзен каплап чыгып йөгерде. Үзе елый, үзе көлә иде. Бераздан башка табибларны да ияртеп килеп керде. Бар да сөенә иде, егетне тагын да сөйләштерергә телиләр. Ә Энҗе бер читтә егеттән күзен дә алмыйча басып торды.

Баш табиб шушы авыруны терелткән өчен мактау сүзләрен ишетәчәк иде, шуңа күрә, ул да сөенде. Бары тик:

– Терел, егет, хәзер барысы да синнән генә тора, – дип чыгып китте.

Энҗе, гадәттәгечә, егетнең хәлен белергә дип палатага керде. Башка авыруларны карап чыккач, Рәшит янына барып утырды.

– Хәлең ничек? – дип сорады ул.Егет кызга кап-кара күзләрен тутырып карап торды да:– Энҗе... Сезгә ничек кенә рәхмәтемне әйтим. Сез бит мине терелттегез. Ярым үле кешене. Рәхмәт сезгә... – диде.
 Аның тавышы калтыранды. Энҗегә рәхәт тә, кыен да иде бу сүзләрне ишетү.

Күп ишетте инде мондый сүзләрне, әмма монысы – бөтенләй башкача шул, көтеп алынганы. Энҗенең йөрәген ут айкады. Колаклары шаулады, дөнья алсу чәчәккә төренгән кебек тоелды. «Мин сине яратам!» диясе килде аның, әмма теле икенчесен әйтте.

– Терелгәч сөйләшербез.

Ни хикмәт, тавышы коры, салкын чыкты. Ул кулларын тартып алды да тиз генә чыгып китте. Палатада йөрәге торып калган кебек иде. Ярсуын басарга теләп, су эчеп алды да көндәлек эшләргә күчте...

Инде ярты еллап вакыт узды. Энҗе элегрәк ел ахырын түземсезлек белән көтсә, хәзер китәсе дә килми. Рәшит терелеп, чыгып китте, ул көнне Энҗенең ялы иде, шуңа күрә сөйләшә алмый калдылар. Ә бит сүзләр күп иде. Энҗе көннән-көн күңелсезләнә бара. Күзләрен тәрәзәдән алмый. Нәрсә көтә ул? Кемне? Рәшитнедер инде. Тик аның бу хастаханәдә эше беткән шул. Авырмаганда, нигә килеп йөрсен инде...Чү, кем тавышы бу?

– Энҗе...

Кыз сискәнеп, борылып карады – алдында Илгиз басып тора иде. Ул өметенең акланмавыннан үксеп елап җибәрде. Ә тегесе бу елауны үзен сагыну, дип аңлады, күрәсең, елмаеп, Энҗене кочагына алды.

– Сагындыңмы?Кыз дәшмәде. Ул эченнән генә үзенең мәхәббәтен – Рәшитне каргый иде.– Мин сине шундый сагындым... Тагын ярты елдан, Алла боерса... Минем инде көтәрлек хәлем дә калмады.Егет сандугач кебек сайрый. Ә кызның уенда Рәшит. Кайда икән ул хәзер?– Чыгасыңмы миңа? – дигән сорау аны айнытып җибәрде.Күзләрен тутырып, Илгизгә карады.– Йә, елама инде. Берәр нәрсә булмагандыр бит?– Мин сиңа чыкмыйм, Илгиз... Гафу ит, ярата алмадым...Күптәннән әйтергә җыенган сүзләре теленнән ычкынгач, Энҗегә җиңел булып китте. Ул Илгизнең кочагыннан ычкынып, тәрәзә янына килде һәм имәнеп китте. Ишектән Рәшит кереп килә иде. Кыз нидер буласын сизенеп, куркып калды. Ул арада Рәшит керде дә:

– Энҗе бөртегем! – дип, кызны кочаклап та алды.Илгизне ул шунда гына күрде. Ә тегесе дәфтәр битедәй ап-ак булган иде.– Аңладым мин сине, Энҗе, – дип көчкә телен әйләндереп әйтте дә кырт борылып чыгып китте. Машинасына таба барганда: «Ничек болай булды соң әле бу? Менә бит ялгыз калдырып йөрсәң, ничек килеп чыга икән. Нигә аны сайлаган соң Энҗе? Нигә Илгизне түгел? Нәрсәне дөрес эшләмәдем соң мин?!..» – дип үзен-үзе битәрләде ул...

 

«КУ» 07, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев