Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя)

Гомерләрен кеше сәламәтлеген саклауга

багышлаган якташларым Вәлимөхәммәт

Нурмөхәммәт улы Габдрахманов һәм

Зәрә Гали кызы Габдрахманованың якты

истәлегенә багышлыйм.

 

Көтүләр куылып, эшкә йөрүчеләр иртәнге чәйләрен эчеп, кайсы кая таралышкач,

җәйге авыл тагын бер тынлыкка чумып ала. Кичә караңгы төшкәнче уйнаган балачага әле чайрап, чоланнарда йоклап ята. Килен-улларын эшкә озаткан карт-коры да

уйнак оланнар торганчы дип, бераз гына баш төртеп торган вакыт бу. Эш гөрелтесе

авыл кырыендагы фермага, көтүлекләргә, болын-кырларга, техника паркларына

күчкән чак. Ара-тирә генә йә арбалы ат, йә машина үтеп китә дә, артыннан әллә

никадәр тузан болыты күтәрелә. Әнә зур тизлек белән олы урамга килеп кергән «ГАЗ»

машинасы хастаханә тыкрыгына борылды. Кайчандыр буялып та, хәзер нинди төстә

булуы да аңлашылмаган зур агач капканың өстенә «Үсәли участок больницасы» дип

язып куелган. Баганаларга бәйләп куелган атлар ялкау гына печән чемченә. Кайбер

арбаларда ат җигүчеләр йокымсырый. Машина капка каршына килеп туктады. Бу

инде хастаханәгә җитди авыру алып килгәннәр дигән сүз. Ни дисәң дә, бөтен тирәюнендә машиналарны бармак белән генә санарлык. Юк-бар сәбәп белән машина куып

йөрмиләр.

Үсәли участок больницасының баш врачы Дружков Борис Константинович –

рус кешесе. Менә биш ел чеп-чи татар авылында эшләү дәверендә ул – татарчага, ә

больница эшчеләре урысчага өйрәнәләр.

Шуңа күрә Үсәли больницасында санитар апайлар элеккечә бүлнис дип, кәлидүр,

әбрәкәй, кәкәй савыты дип түгел, Борис Константинович кебек культурный сөйләшергә

тырышалар. Төнге сменасын көндезге санитаркага тапшыручы тезеп китә:

 – Горшукларны дезинфекцияләргә раствор җитмәде, Мәсер килгәч (сестра хозяйка

Мәсрүрәгә шулай дәшәләр), санпрепаратлар алып ясарсың, туалетка да куярсың,

җәме. Хирургиядәге бальнуйларның куйкыларын заправит итеп бетердем, – һәм ул

сумкасында буш шешәләр шалтыратып китеп барган җиреннән санитаркага борылып,

тиз генә икенче вазифа да йөкли:

– Дружков операциядә, мине әптиккә даруларга җибәрәләр, каридурны юып

бетерерсең. Машина көтә, малай, бегом чаптым.

Такта белән пөхтәләп тышланган бу бинаның зур тәрәзәләре, биек баскычлары, матур

кәрнизле, күп морҗалы калай түбәсе элекке алпавыт утарын хәтерләтә. Баскычтан менгәч,

ике якка ачыла торган зур ишек өстенә «Үсәли участок больницасының авыруларны кабул

итү бүлеге» дип язылган такта эленгән. Ишек һаман саен ачылып-ябылып тора, кешеләр

керә-чыга. Көньякка таба бераз читтәрәк, киртә буйлый бер рәт булып каеннар тезелеп

киткән. Шул каеннар күләгәсендә бер егет утыра. Баш табиб операциядә, тиз генә булмас,

диделәр. Шушы ике-өч сәгать эчендә бөтен персоналны күз алдыннан үткәрде инде

егетебез. Әле ишегалды буйлап йөреп алды, әле гаражга барып килде. Киртә кырыеннан

башланып киткән болын, елганы да күзәтеп торды. Искиткеч матур урын.

Шулчак баскыч тирәсендә ниндидер тавышлар ишетелеп китте, җанлану булып

алды. Егеткә кирәк баш табиб операциядән чыгып, баскыч кырыендагы эскәмиягә

утырган икән. Шунда ук аның янына бер ир-ат килеп басты да табибны шапылдатып

кочты, кулларын кысты. Алар нәрсәдер сөйләшеп алдылар һәм теге ир-ат родильный

тәрәзәсенә таба йөгерде. Баскычтан менә башлаган баш табибны ашыгып килгән

егетнең тавышы туктатты.

– Исәнмесез, Борис Константинович. Мин сезне көтә идем. Менә. – Егет, өлгереп

калыйм дигәндәй, тиз генә кулындагы кәгазен баш табибка сузды. Ачык калган ишеккә

бер карап алгач, Борис Константинович кәгазьне укый башлады. Арыган кыяфәте

ачылып китте, хәтта йөзенә елмаю кунды һәм ул егетне ияртеп, каен күләгәсендәге

эскәмиягә таба атлады.

– Как күнелсез башланган кюн, как күнелле дәвам итә. Значит, егет сез безгә эшкә

киләсез. Якши, якши. «Габдрахманов Вали-мухамет Нур-муха-ме-тович. Студент

Казанского мединститута, врач стоматолог», – дип укыды ул кәгазьдән.

– Интернатураны сездә узарга булдым. Мин Катмыш авылыннан, туган авылга

якын бит, – дип, эшкә дигән сүзгә төзәтмә кертергә ашыкты егетебез.

– Дополнительно нинди курсларыгыз бар, Вали Нурмиевич?

Вәли кызарыбрак куйды, бөтен тирә-якта дәрәҗәле баш табиб Борис

Константиновичның аны зурлап әтисе исеме белән дәшүе шаярту кебек тоелды. Тик

баш табиб тамчы да шаяртмыйча, аңа коллега итеп карап, җавап көтә иде.

– Өч ел травматология курсларын өйрәндем, шуның буенча РКБ га дежуркаларга

йөрдем, Борис Константинович. Тагын әле безнең курсны яңа рентген аппараты белән

эшләргә дә өйрәттеләр, ул дипломга да язылды, – диде ул имтиханда җавап биргән

кебек.

Баш табибның шатлыгы эченә сыймыйча, йөзенә чыкты.

– Сез просто находка безнең больница өчен. Но мин сезне хәзер үк эшкә чакыра

алмыйм әле, Вали Нурмиевич.

Вәли тагын кызарды, тик каушавын, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, сорарга

ашыкты:

– Нигә, Борис Константинович?

– Шуңа, Вали Нурмиевич, авыл кешеләре тешне лечить пустяк эш дип саныйлар.

Алар тешне только удалить киләләр. Сез моны итак легко сможете, дип беләм. – Бу

сүзләрне әйткәндә, ул егетнең озын буена, киң җилкәләренә күз ташлап алды. –

Безнең больницада стоматология кабинеты юк. Безгә тешне лечить кирәк. А ведь

сәламәтлек тештән, авыздан башлана. Слава Богу, моя мечта сбывается. Сез районда

бераз практикуйте. Мин дә анда барганда, райздравка буду заходить. Теш кабинетын

оборудуем и монда эшли башлыйсыз.

Баш табиб әйтәсе сүзләрен шулай татарчалы-русчалы ермачлап чыккач, егетебез

җиңел сулап куйды. Берникадәр районда яшәп һәм эшләп алуга гына түзәргә була.

Юкса ул, бу больницага эшкә алмыйлар, дип борчылган иде.

Кайту ягына атлый башлаган Вәлигә Борис Константиновичның:

– Гафу, ещё вопрос можно? Как у вас дела с гинекологией? – дигән соравы егетнең

аяк атлауларына кадәр буташтырып җибәрде. Ул аптыраудан үзенең русчага күчкәнен

дә сизми калды:

– В смысле?..

– А в самом прямом смысле, Вали Нурмиевич, в самом прямом... – Баш табиб

бераз уйланып торгач, шушы участок больницасына караган авылларда елына

400 дән артык бала тууын, гинекология белән бәйле операцияләр дә күп ясалуын

әйтте. Акушер хатынны батыр, молодец хатын, дип мактады. Тик бала тудыру

гел әйбәт кенә узмый. Менә бүген дә өч сәгать буе операция ясарга туры килгән.

– Эх, монда көтеп торганыгызны белмәдем, операцияне карарга алып керә идем.

Уникаль очрак. Авыл җирендә гел кесарево сечение ясап тормыйсың. Казанда

укыганда, бөек акушер-гинеколог Евгений Эдуардович Гаак өйрәтте мине мондый

операциягә. Әтием дә Алабугада хирург бит минем – Константин Дружков. Ялларга

кайтканда, ул ясаган операцияләрдә катнаша идем. Хәзер менә биш ел инде шул

операцияләрне үзем ясыйм. Кул эшли-эшли остара. Онытмагыз, Вали Нурмиевич,

хирург һәр нәрсәгә әзер булырга тиеш. Бу минем эш түгел, дип торсам, тагын бер

ярты сәгатьтән әнисен дә, баланы да алып калып булмый иде инде. Районда гел

тешне генә өйрәнеп ятмассыз, башка кабинетларга да кереп, врач широкого профиля

булып, тәҗрибә алып кайтырсыз. Авыл больницасының спецификасы да шунда:

син бөтен төр авыруларга да беренче ярдәмне күрсәтергә тиешсең. Беренче ярдәм

кайчакта катлаулы операциягә дә әверелә.

Очрашу шулай төгәлләнде. Вәли җиңел һәм җитез адымнар белән болын ягына

таба китте. Атлы юлчыларга, сирәк булса да очраштыргалаган машиналарга өмет

тотып, тузанлы юлдан атламаска булды. Дружков белән очрашуны, аның һәр сүзен

кабат күңеленнән үткәреп, югары классларга Үсәлигә йөргән таныш болын юлыннан

кайтасы килде егетнең...

Июль аенда район больницасында практика узган, август башында Үсәлидә

эшли башлаган Вәлине Дружков кая гына йолкымады: операцияләрдә ассистентлык

итүне мәҗбүри итеп куйды, теш кабинетын җиһазлаттырды, теш дәвалауны ныклы

контрольдә тотты, алынырга тиешле тешләрнең снимокларын таләп итте. Ашыгыч

ярдәм белән чыгып киткәндә, җай туры килгән саен Вәлине һәрвакыт үзе белән

йөртте. Вәли Нурмиевич (хәзер инде аңа Үсәли больницасында гына түгел, бөтен

тирә-як авылларда, районда да шулай дәшәләр) бу өйрәтүләрне эссе көндә йотлыгып

су эчкәндәй тәненә, миенә һәм кулына сеңдерә барды. Кулына дигәннән, бер атнаны

егетебез Катмышка кайткач, печән әзерләшеп кулларын чабартып, кытыршыландырып

килгән иде. Иртәнге киңәшмәдә Борис Константинович егетнең кулларына игътибар

итте. Алар тупасланган-тырналган иде.

– Вали Нурмиевич, хәзер үк прачкага барыгыз, берничә наволочка юыгыз,

дежурный медсестрага барып, кулларыгызны йомшарту процедуралары башкарыгыз,

бер сәгатьтән мин сезне ординаторскида көтәм, – дип боерды. Башкалар берни

аңламый калсалар, Вәли бик яхшы аңлады сүзнең ни турында барганын. Кызарып

чыгып киткән, прачкада кер юып кулын йомшартып кергән Вәлигә ординаторскида

Дружков хирург куллары турында институт курсыннан бер лекция тыңлатты һәм

соңыннан йомгаклап куйды:

– Врач куллары көрәк-сәнәк тотарга тиеш түгел! Врачның кул-бармакларындагы

һәр нерв күзәнәге врач үзе үлгәнче аңа хезмәт итәргә тиеш.

Вәли өч айлап чамасы эшләгәч, алар икесе беренче җитди операцияне ясадылар.

Хәтирә атлы ханымга ясалды бу операция. Борис Константинович аны Казанга да

җибәреп карады. Андагы дуслары авыруның азынуын әйтеп кайтардылар. Димәк, соңга

калырга ярамый. Бу авыруның хәтәр ягы да шунда шул: ул мәкерле. Башта авыртулар

белән борчымый, әкрен генә үз эшен эшли. Беренче килүендә Хәтирәне Борис

Константинович тикмәгә генә бәби табып үстерергә өндәмәгән иде. Сөт бизләрендәге

тыгызланулар кайчагында хатын-кыз бәби табып имезә башлагач тарала, юкка чыга

торган була. Бу, димәк, андый очрак түгел. Ә мәкерле шеш. Андый операцияләрне

ул әтисе белән күп тапкырлар ясады. Бу юлы ул үзе генә ясар. Юк, Вәли Нурмиевич

белән бергә...

Вәли Нурмиевич мондый авыруларга хирургларның бик алынырга теләмәүләрен,

бу тар профильдәге белгеч эше булуын бик яхшы аңлый.

Яшь табибның сораулы карашына баш табиб:

– Нормально булачак, әлеге хатынның өч баласы бар, аларны үстереп бетерерлек

гомер бирергә кирәк аңа, – диде.

Өч сәгатьтән артык барган операция уңышлы үтте. Уңышлы дип әйтү бу очракта

табиблар күзлегеннән караганда гына... Хәтирәнең башка әни була алмавы, бәби имезә

алмавы, инвалид булуы бәрабәренә аңа гомер бирелде. Кирәкме аңа бу гомер? «Кирәк!

Кирәк! Кирәк! – диде хатын операция алдыннан сөйләшкәндә. – Ятып кына торсам

да, ирем, балаларыма киңәшләр генә биреп торсам да, мин риза, минем үз әнием бик

яшьли үлде. Гомеремне берничә елга гына озайтсагыз да, мин сезгә мең рәхмәтле...»

– Голубушка моя (Борис Константинович каты авыруларга, шулай эндәшә), без

әйткәннәрне тыңласаң, сакланып яшәсәң, сүз берничә ел турында гына бармый.

Картаюга да путёвка бирәбез әле без сиңа. – Соңгы җөмләсен әйткәч, ул кычкырып

ук булмаса да, үзе әйтмешли, «от души» көлеп куйды.

Менә алар, ике табиб-хирург, катлаулы операциядән соң тыныч кына кабинетта

утыралар, чәй эчәләр. Борис Константинович мондый чакларда башын артка ташлап,

күзләрен йомып утырырга ярата. Чәй йоткалап ала. Сирәк-мирәк әйтеп куя:

– Безгә бу кабинетка кресло сорарга кирәк әле. Ординаторскида бөтен гәүдәне сузып

ятып торсаң да ярый... Хирургларның да йөрәге бар ич. Мин үзем операция алдыннан

йөрәгемне дүрт клапаннан дүрт кыл белән тарттырып куелгандай тоям. Гүяки, мин

бөтен барлыгым белән операциядә катнашам, аерым автоном яшим, ә йөрәгем үзе

аерым автомат режимга күчерелгән. Минем хәрәкәтләрем, уем, фикерләрем бары тик

акылга гына буйсына. Операция вакытында күзем күргәннәрне, кулларым тойганны,

башым фикерләгәнне мин йөрәккә информация итеп җибәрми торам. Операция

төгәлләнгәч, әкрен генә ул кылларны йомшартырга кирәк. Киеренке калдырырга

ярамый... Аңлашылдымы, Вали Нурмиевич?

– Аңлашылды, Борис Константинович, – ди Вәли. Ул да күзләрен йомган. Ләкин

нәрсә аңлашылганын аңламый. Кара, чынлап болай бөтен тән ял итә икән...

 – Аңламыйсыз әле сез аны, коллега. Әти сөйләгәндә, мин дә аңламый идем

башта. Менә хәзер аңлыйм. Ничава, диләрме әле татарлар, аңларсыз. Тик, ради бога,

ул кылларны алкоголь белән йомшартмагыз. Йөрәгегезне бетерәсез. Менә без хәзер

сезнең белән шул кылларны йомшартып утырабыз. Бу бик мөһим. Операциядән соң,

кабаланып, икенче эшкә керешмәгез. Без врач-хирургларга йөрәк ныклыгы бик кирәк...

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: