Нурания Гыйльметдинова автор яңалыклары
-
26 июля 2024 - 15:00
Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)
Группабызда укыган унҗидебез төрле уку йортларында, мәктәпләрдә үз белгечлегебез буенча укытучылар булып эшләячәген дә Мөхәммәт абый дөрес фаразлаган булып чыкты. -
24 июля 2024 - 09:00
Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)
Юктыр, профессор зарланмый, мыгырданмый, ул лампочка юклыгын, аның булырга тиешлеген уйлап та маташмый торгандыр. Аның башында аны профессор иткән уйлардыр. Тукайдыр, реализмдыр... Бераз тиз, бераз туктаулы адымнар Хатип аганыкына охшаган. Әйе шулай, коридорның нәкъ уртасыннан, абына-сөртенә атлаган кебек, муенын иңбашларына яшеребрәк Хатип Госман үтеп китә. -
23 июля 2024 - 09:00
Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)
– Менә, ичмасам, Мөхәммәт абыйның балалары бәхетледер! Нинди мировой аталары бар бит аларның! – дидем мин, үзем дә сизмичә, бала- чага сыманрак итеп. Әллә кайда, эчтә, күңелем төпкелендә аларга кызыгу тойгысы да туган кебек булды. -
22 июля 2024 - 15:00
Мөнбәрле мөгаллим (повесть)
Залда авыр тынлык урнашты. Әкрен генә тирә-ягыма күз салам: бик күп башлар иелгән йә күзләр идәнгә төбәлгән... Психолог булмасам да, беләм: әсәр турында сөйләшүне дәвам итәргә кирәк монда. Башка ракурстанрак. Укытучы буларак, Мөхәммәт абыйның чыгышы монда язучыга ярдәм кулы сузуга охшап калачак. -
13 августа 2023 - 13:00
Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя)
Эче авыртып китерелгән авыруга төгәл генә диагноз куя алмадылар. Анализлардан берни дә аңлашылмый. Рентген сурәтен кат-кат караганнан соң, Вәли катгый карарга килде: кичектерергә ярамый! Авыру хатынның хәле күзгә күренеп начарая. Бу биш бала анасы иртәгә район үзәгенә алып баруны, йә баш хирург килгәнне көтеп җиткермәскә мөмкин...