Логотип Казан Утлары
Повесть

Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)

– Сөйлә дип, әллә ни сөйләрлеге юк инде, Мөхәммәт абый. Ышансагыз, шул хәлләр этәргеч бирде миңа бу юнәлешне сайлауга. Төне буе бер уй боргычлады мине ул вакытта. Пүчтәк кенә бер нәрсә кешенең язмышын борып куя ала икән бит. Органнарда битараф кешеләр эшләргә тиеш түгел икәнлеген аңладым мин ул төнне. Эштә хәзер башкалардан да һәрвакыт шуны тәлап итәм. Ә сезгә чын күңелдән рәхмәт, Мөхәммәт абый. Миңа ышанганыгыз өчен.

(Повестьның укыгыз)

Чираттан тыш имтихан

Старостабыз Хәлил яши торган бүлмәнең ишеге туктаусыз ачылып-
ябылып тора. Әкрен генә шакуга эчтән бернинди тавыш бирүче юк. Ишек
төбенә килеп баскан кеше кыяр-кыймас кына эчкә узса да, «кем кергән?»
дип кызыксынучы, «ни йомыш?» дип сораучы юк. Гомумән, бүлмәдә
беркем дә юк. Баш-аягы белән одеялга төренеп, караватына капланып ятучы
берәүне санамасаң. Ә ул берәү эндәшми. Кергән кеше, моның Хәлил икәнен
белеп, әкрен генә капланып ятучы янына килә. Әйтәсе сүзен әйтеп, бераз
басып тора да борылып чыгып китә. Ишек төбендә хәл белергә керүче
тагын бер группадашын күрә. Алдагы хәл тагын кабатлана.
– Хәлил, ятма болай, үзеңне кулга ал. Дөнья беткәнме әллә. Менә күрерсең, бар да әйбәт бетәчәк. – Одеял кымшанмый. Үгет иясе бераз
таптанып тора да коридорга атлый...
Саный барсаң, мондый үгетләр бүген унлап булгандыр инде.
– Хәлил, юләр булма, тор, иртәгә үк деканатка бар... – Одеял җавап та
бирми.
– Иптәш Хәлил, сезгә группа исеменнән каты шелтә, староста башыгыз
белән калганнарга тискәре үрнәк күрсәтеп ятканыгыз өчен. – Кәефен
күтәрергә теләп, үзенчә шаяртырга тырышкан комсоргка да одеял битараф
калды.
– Хәлил, бүген Мөхәммәт абыйны очраткан идем, иртәгә мине күрсен
әле диде.
Керү-чыгучылар – күбрәк кызлар. Ничек борчылмасыннар алар? Дүрт
күз белән стипендияне көтеп торганнарын белеп, кич кайтып керсә дә,
бүлмәдән бүлмәгә йөреп, «степашка»ларын өләшеп чыга торган, тулы курс
лекцияләрендә була алмаучыларны да «сатмаган», төркем эшләрен гел
гаделлек белән бүлгән, хөкем иткән старосталары бит ул. Кызлар шулай
гөманладык. Ниһаять, аларның миссияләре туктап торган арада, Хәлил
торып, ишекне бикләп алды. Соңгы хәбәр аны кузгатып куйды. Мөхәммәт
Мәһдиев – факультетның партоешма секретаре. Димәк, партоешмага килеп
ирешкән. Әйтте шул милиция бүлегендәге протокол тутыручы: «Син
коммунист булгач, эшең шунда җибәрелә», – диде.
Менә икенче тәүлек инде ул ашамый, эчми, йокламый. Гәүдәсе
караватта, ә үзе туктаусыз өченче көн булган вакыйганы кинокадр кебек
күзаллый – чигенә, тагын күзаллый, тагын чигенә...
Педпрактикалары тәмамланып, бераз лекцияләргә йөреп алгач, бишенче
курсларның ирекле чорлары булып ала икән. Махсус курсларга йөрүдән
һәм диплом язудан торган бу вакыт студентка әз генә дөньяга күз ачып
карарга мөмкинлек биреп алды. Кемнәрдер экраннарда барган шәп
фильмны карарга йөгерде. Камалда аншлаг белән барган спектакльне
карамасагыз, татар бүлегендә укыйм дип тә йөрмәгез дип кисәткәннәрен
искә төшереп, кайберәүләр театр сукмагын таптап алды. «Әй кызлар, киләсе
ел бу вакытларда кайсыларыбыз кайларда булырбыз бит! Сагынырбыз әле
Казанның сәнгать учакларын, соңгы елда йөреп, күреп калыйк», – диючеләр
музейларга, очрашуларга, кичәләргә чаптылар.
Ул көнне берничә егет белән Хәлил якындагы кинотеатрга барган иде.
Шәп кино карап чыктылар. Көз азагы. Кыш тулы көченә керергә, дилбегәне
үз кулына алырга дәгъвалаган көннәр. Алар кино караган арада да эре
бөртекле кар яуган. Тротуар-юллар, агач-куаклар сәгать ярымда сихри
үзгәреш кичергәннәр. Казан урамнарын акка буяп, ут янган баганалар
тирәсендә әле күбәләккә әверелеп, әле яфрак кебек бөтерелеп, ул һаман
явып тора. Янып-пешеп эссе залдан килеп чыккан егетләр бу хозурлыкка
исләре китеп карап тордылар. Кыска гына сөйләшү булып алды: трамвай-
троллейбуска утырып кайталармы, 3-4 тукталышны җәяү атлыйлармы?
Бер-берсенә ак кар йомарламнары атыша башлап, шаярышып, тротуар
кырыена өеп куелган кар өеменә төртеп егулар белән мәш килеп, җәяү
атлый башладылар. Көчләрен кая куярга белмәгән, каннарында яшьлек,
узышу дәрте кайнаган бу егетләр кайчакта әдәп чигеннән чыкканга да охшап китәләр иде читтән караучыларга. Нишлисең бит. Яшьлек! Каршыларына
татарча сөйләшеп атлаучы кызлар төркеменә кар йомарламнары оча
башлагач, тегеләр, тирә-якны яңгыратып көлешеп, тиз генә йөгереп үтеп
киттеләр. Соңгы кар йомарламнары кызлар артындагы ике кулларына
сумка, сеткалар күтәргән төксе чырайлы хатыннарга да барып тигәләде.
Ул хатыннар йомарлам килеп тигәч, яшь чакларын, ак кар яуганда
чыркылдашып куышуларын искә төшереп тормадылар, әлбәттә. Алдарак
каршыларына очраган патруль милициягә генә хәбәр салдылар. Хәлил ике
егет белән көрттә әүмәкләшеп ятканда, тротуар кырыена троллейбус туктап
маташа, алдагы егетләр патруль килгәнен күреп, ачык ишек эчендә юкка да
чыгарга өлгергәннәр иде. Бернәрсә искәрмәгән егетләр һаман әүмәкләшә,
чөнки җиңү шарты – бүрекне бәреп төшерү. Хәлил берсенекен төшерде,
икенчесенекен төшерәм дигәндә, анысы, нишләптер тарткалашудан туктап,
бүреген киеп йөгереп тә китте. Өс-башын каккалап, төркемдәшләренең
йөгерүләренә сәерсенеп күтәрелеп караса, каршысында милиция патруле.
Әле үзенә ни өчендер честь тә биреп маташалар: «Совет районы милиция
бүлегенең патруль командасы. Безнең белән машинага баруыгызны
сорыйбыз».
Тормышында иң мәгънәсез ялгышу менә шушы мизгелдә, шушында
көтеп торган икән Хәлилне. Ул әле милициягә артык игътибар да итмәгән
иде. Кузгала башлаган троллейбуска ничек кирәк алай эләгеп китеп баручы
егетләрдә иде аның бар игътибары бу минутта. Үзе дә егетләр артыннан
китәргә талпынып куйды, тик ике көчле «келәшчә» аны шундый итеп
кысып китерде – адым түгел, карыш та урыныннан кымшана алмады.
Аңлатырга, кулын бушатырга тырышуларга патруль бер сүзне тәкрарлады:
«Әйдәгез машинага, шунда барысын да аңлатырсыз». Аңлашу машинада
да, милиция бүлегендә дә барып чыкмады. Ул әйткәннәрнең бер генә сүзенә
дә ышанмаулары йөзләренә чыккан. Протоколга «ике егет белән сугышып,
бүрекләрен алырга маташкан чакта тоткарланды, тоткарланган чакта качып
китәргә омтылыш ясады» кебек җөмләләр белән килешмәвен әйткәч, «без,
берничә милиционер, үз күзебезгәме, синең сүзеңә ышаныйкмы?» – дип
авызын яптылар. Мин кинода бергә булган егетләрне күрсәтсәм, беренчедән,
болар эшне ничек дәвам итәрләр бит әле? Икенчедән, уйнашып кайтып
килгән иптәшләрне милициягә күрсәтү егетлек булыр микән? Кыскасы,
Совет районы милиция бүлегендә төне буе уйлап та очына чыга алмады ул
уйларының. Алай да гел үк бәхете юк түгел икән. Үзе белән түш кесәсендә
һәрвакыт партбилетын йөртү гадәте хәленә әз генә җиңеллек бирде: артык
тупас кыланмадылар, инде соң булса да, картотекага мөрәҗәгать итеп,
партбилеты аша башка мәгълүматларын алдылар. Икенче көнне эш сәгате
башлануга чыгарып та җибәрделәр: «Факультет партоешмагызга хәбәр
ителде, язмышың алар кулында», – диделәр. Гаеп-кыек эшләмәсә дә, булган
хәлләр аның язмышын бөтенләй кирегә үзгәртергә мөмкин булуын бик
яхшы аңлый иде Хәлил.
Менә икенче тәүлек бүлмәсендә шулар турында уйлап ята. «Ир-
ат солидарносте»ның язылмаган кагыйдәләренә тугры калып, «кино
яратучылар» күптән инде җыелышып сөйләшкәннәр иде. Хәлил аларга,
ике сөйләшергә урын калдырмыйча, берәүнең дә фамилиясе милиция бүлмәсендә әйтелмәгәнен һәм эш ничек кенә дәвам итсә дә, әйтелмәячәген
белдерде.
Чиратта – партоешманың бюро утырышы. Ә аңа кадәр Хәлил белән
Мөхәммәт Мәһдиев арасында сөйләшү булды. Ирләрчә, коммунистларча.
– Хәлил, син миңа ничек бар, шулай сөйләп бир бу хәлләрне, – диде
Мәһдиев, егеткә туры карап. Һәм ул сөйләп бирде, ничек бар – шулай.
Шулай ук укытучысының күзенә туры карап. Сөйләп бетергәч, катгый
тавыш белән әйтеп куйды:
– Тик бюрода мин бары тик протоколдагыча, үземне генә күрсәтәм.
Мәһдиев, озак сүзсез торганнан соң, сорау бирде:
– Әгәр университетта калдырмасалар, нишләргә уйлыйсың?
– Ераккарак берәр җиргә эшкә урнашам. Әниләргә, мине бер елга
практикага җибәрәләр дип хат язам.
Бюро утырышы турында бик чәчелеп сөйләшеп йөрмәделәр. Бу хәлләр
турында белгәне белеп, белмәгәннәр белми дә калды. Тик Хәлил үзе бу
хәлләрдән сер ясамады. Үзенең шаянлыгын да мулдан гына кушып, бюро
утырышын безгә тасвирлап бирде. Сүз Мөхәммәт абыйга килеп җитүгә,
ул җитдиләнеп китә һәм мөгаллимебезне чиксез хөрмәтләвен яшереп кала
алмый иде:
– Җәмәгать, студентны аталарча кайгыртучы чын кеше икән ул
Мөхәммәт абый. Русча әйтем бар бит әле «горой стоит» дигән. Бюрода
Мөхәммәт абый минем өчен менә шулай «горой стоял». Кураторыбыз Лена
апаны да чакырганнар бюрога. Ул инде елый-елый мине мактый. Шушы
бюро утырышында үземнең бик шәп җегет булуыма ышанып чыктым
мин. – Борчылып, жәлләп, Хәлилнең авызына карап утыручы кызлар, соңгы
җөмләләрдә егетнең сабын куыкларын мулдан очыра башлавын сизеп алып,
аны «дөмбәсли» башлыйлар.
– Хәлил, җитте сиңа, шундый җитди әйберләрне уенга борма!
– Ничек булып бетте, сөйлә кешечә итеп.
– Булды, булды, – ди, старостабыз киң җилкәләрен бездән яшереп. –
Университетыңда укып бетер, бүтән вакытта егетләр белән кинога йөрмә,
кызлар белән генә бар дип, бюродан куып чыгардылар. Кызлар, минем
белән кинога йөрергә исемлек төзик әле.
– Шулай итте, ди, менә. Бик дөрес әйткәннәр, әнә, Миләүшәң белән йөр
кинога, – диешәбез кызлар.
* * *
Мөхәммәт абый бюрода безнең старостабызны яклап, аңа ышанып
сөйләгәч, бюро күпчелек тавыш белән Хәлилне университетта калдырды.
Менә шулай бу дөньяда гел юктан гаепле булып калуың, тормышыңның
кискен борылыш ясавы тиз икән. Бу вакыйга шушылай гына тәмамланса,
бер хәл иде. Юк шул. Дипломнар алып, кайсыбыз кая таралышып,
юлламаларыбызны тотып барып эшлисе мәктәпләребез, редакцияләребез,
оешмаларыбыз белән танышып йөргәндә, безне шок хәлендә калдырган
хәбәр ишетәбез: «Безнең Хәлил Уфада эчке органнарга эшкә кергән!»
Группабыз дус һәм бердәм иде. Биш ел күрешмичә чак түзеп, җәй көне
беренче очрашуга җыелдык. Университетта уку елларында ук яратышып йөргән Миләүшәсе белән беренче очрашуга, тагын биш елдан икенче
очрашуга, аннан өченче, бишенче очрашуларга килә Хәлилебез. Һәр
килгәнендә шунда ук эшләвен әйтә. Ранглары гына күтәрелгәннән-күтәрелә
бара. Федераль дәрәҗәдәге исемле урыннарда эшләвен беләбез, ләкин
эше, дәрәҗәсе белән беркайчан мактанмый, артык җәелеп сөйләми. Һаман
шулай шаян, баянын алса, дөньясын оныта. Ә минем күңелдә һаман бер
сорау: «Филолог-тарихчының бу юнәлештәге эшне сайлавы теге хәлләр
белән бәйле түгелме икән?» Ниһаять, Мөхәммәт абый турындагы бу
язмамны язганда төркемдәшләремнән истәлек-хатирәләр сораштырганда,
чират Хәлилгә дә җитте. Хәл-әхвәл белешәбез, сагынып, университетны
искә алабыз. Әлбәттә, укытучыларны. Мин йомышымны әйтәм. «Студент
елларда бөтенебез яраткан Мөхәммәт абыйның якты образын сурәтлисем
килә, синдә аның турында берәр истәлек сакланмыймы?» – дим. Көлешеп,
теге хәлләрне искә алабыз. «Менә шуны дәвам итеп, сез белмәгән бер
истәлек сөйлим әле», – ди бу. Минем тыным кысыла, ничә еллар үз-үземә
генә биреп йөргән соравыма җавап ишетәм түгелме?..
– 90нчы елларның башлары иде. Без Миләүшәләргә Арчага кайттык.
Беркөнне Арчаның үзәк урамында Мөхәммәт абыйны очраттым. Хәзер
ялда булуын, кайчан тели, шунда туган авылына кайтып килә алуын сөйләп
алды. Миңа сорау биреп куйды:
– Син, Хәлил, Башкортстанда яшәмисеңмени?
– Яшим. Тик мин Арча кияве дә бит әле.
– Әйе, юньле кешеләр Арчаның кияве генә булса да, булалар шул, – дип,
үткен язучы фразасын да ыргытып алды. Җиңелчә көлештек.
– Мөхәммәт абый, сез хәзер кая барасыз, Гөберчәккәме? Әйдәгез, мин
сезне илтеп куям, – дим.
– Гөберчәккә, ләкин катгый «Юк!»
– Мөхәммәт абый, үземнең хөрмәтле укытучыма, тормышымда авыр
чакта ярдәм иткән кешегә әз генә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирелгән
икән, шуны эшләмәсәм, кем булам мин һәм алга таба мин ни битем белән
җир йөзендә яшәрмен, – дип башлаган идем...
– Чү-чү-чү, – дип, мине туктатып, машинага кереп утырды. Кайтканда,
тирә-якка карап хозурланып барды. Артык сөйләшмәдек. Өйләренә кайткач,
апасы белән кадерле кунак кебек хөрмәт күрсәттеләр. Мин гомердә ашап
карамаган кызыл чөгендер катыгы белән сыйладылар. Озатканда, Мөхәммәт
абый да минем белән чыкты. Өйләре янында утырткан тупылны, бакчадагы
җиләк-җимеш агачларын күрсәтеп йөрде.
– Әти-әни истәлеге болар барысы да, алар дөньяда иң кадерле нәрсәләр
булып кала икән үзләре киткәч. Хәлил, теге вакытта протоколга «тегелгән»
легенда бигрәк көчле иде бит. Тик мин сиңа ышандым. Беләсеңме ни өчен?
Шундый моментта да әти-әниеңне кайгыртып, аларны борчымау җаен
уйлап куйган идең бит син. Әти-әнине кайгыртып яшәгән кешеләр – яхшы
күңелле, өметле кешеләр алар. Инде сөйлә, ничек органнарга эшкә киттең?
– Сөйлә дип, әллә ни сөйләрлеге юк инде, Мөхәммәт абый. Ышансагыз,
шул хәлләр этәргеч бирде миңа бу юнәлешне сайлауга. Төне буе бер уй
боргычлады мине ул вакытта. Пүчтәк кенә бер нәрсә кешенең язмышын
борып куя ала икән бит. Органнарда битараф кешеләр эшләргә тиеш түгел икәнлеген аңладым мин ул төнне. Эштә хәзер башкалардан да һәрвакыт
шуны тәлап итәм. Ә сезгә чын күңелдән рәхмәт, Мөхәммәт абый. Миңа
ышанганыгыз өчен.
Мин, сигнал биреп, капка төбеннән кузгалып киткәндә, Мөхәммәт абый
һаман бакчада иде әле. Менә шундый истәлек сиңа, группадаш.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев