Логотип Казан Утлары
Повесть

Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)

Юктыр, профессор зарланмый, мыгырданмый, ул лампочка юклыгын, аның булырга тиешлеген уйлап та маташмый торгандыр. Аның башында аны профессор иткән уйлардыр. Тукайдыр, реализмдыр... Бераз тиз, бераз туктаулы адымнар Хатип аганыкына охшаган. Әйе шулай, коридорның нәкъ уртасыннан, абына-сөртенә атлаган кебек, муенын иңбашларына яшеребрәк Хатип Госман үтеп китә.

(Башыннан укыгыз)

Язмый тора алсагыз, язмагыз

4 нче курс ике шатлык белән башланып китте. Тулы бер этажы безнең
бүлеккә генә тәгаенләнгән яңа бинада укый башладык. Татфакта яратып
укып йөрсәм дә, химкорпусның иң караңгы бер канатына урнашкан, үзләре
тар, үзләре кечкенә аудитория-кафедраларның мескенлеге һич кенә дә туган
бүлегебезгә карата горурлану хисләре уята алмый иде миндә. Кафедра
бүлмәләреннән чыгу юнәлешенә баручы кеше ерактагы тәрәзәнең аз
гына төшкән яктылыгына ориентлаша алса да, кафедрага таба баручыга
бу ориентир бөтенләй юк. Ул дөм-караңгыга таба атларга мәҗбүр. Шуңа
күрә, каршыга килүче укытучыларыбызга башка-баш бәрелмәс өчен, без,
студент халкы, күзне түгел, колакны эшкә җигәргә өйрәнгән идек. Синең
каршыдагы дөм-караңгылыктан паркет идәннең каты шыгырдавы ишетелә
икән, димәк, каршыңа кемдер килә. Иң яхшысы – борылышта кырыйга
чыгып, туктап көтеп тору. Чынлап та, адым-шыгырдау, адым-шыгырдау
чиратлашкан атлау, син гөманлаганча, Ибраһим аганыкы булып чыга.
Аның адымнарын беркемнеке белән дә бутап булмый инде. Фронтовик,
профессор, бер аягы протез Ибраһим ага Нуруллин бу бинаның коменданты
яки завхозына гел дә шушы канатта лампочка янмавы турында берәр кайчан,
берәр тапкыр гына белдерү ясаганы булдымы икән? Адым-шыгырдау, адым-
шыгыдау... ераклаша, үтеп китә. «Исәнмесез, Ибраһим ага!» «Кхм, кхм,
исәнмесез». Юктыр, профессор зарланмый, мыгырданмый, ул лампочка
юклыгын, аның булырга тиешлеген уйлап та маташмый торгандыр. Аның
башында аны профессор иткән уйлардыр. Тукайдыр, реализмдыр...
Бераз тиз, бераз туктаулы адымнар Хатип аганыкына охшаган. Әйе
шулай, коридорның нәкъ уртасыннан, абына-сөртенә атлаган кебек,
муенын иңбашларына яшеребрәк Хатип Госман үтеп китә. Паркет идән
шыгырдавыннан шигырь поэтикасын гына ишетүче профессор, мөхтәрәм
укытучыбыз да лампочка юклыкка артык аптырамый торгандыр. Юктыр.
Шыгыр-шыгыр, шигырь-шигырь...
Паркетны биек үкчәләр текелдәтә икән, көт тә тор, борылыштан Алмазия
Нуриева йә Диләрә Тумашева килеп чыгачак.
Бер көйгә, бер җайга салмак адымнар белән атлаучы Мөхәммәт абый
булыр. Менә шушы без җайлашкан ритмга үзгәреш кертеп, барыбызга да
яктылык, заманчалык бүләк иткән яңа бинада укый башлавыбыз беренче
зур шатлыгыбыз булды.
4 нче курста Мөхәммәт абый татар совет әдәбиятын укытучы төп лектор
булачагын белеп, икенче шатландык. Аңардан берничә махсус курслар
да тыңлаячакбыз икән. Зур күзәтүләр ясала торган совет әдәбиятын
һәм хәзерге татар әдәбияты курсын өйрәнеп, имтихан да бирәчәкбез.
Тирән анализларга нигезләнгән, искиткеч күләмле курс. Яңа бинаның
яңа аудиториясендә яңа курсны тыңларга әзерләнеп, Мөхәммәт абыйны
көтәбез. Гадәттәгечә, минут та соңга калмыйча килеп керде. Аудиторияне,
безне күзәтте. Өстәлгә портфелен куйды һәм әз генә кырыйгарак куелган
трибуна-кафедра артына барып басты. Ике кулы белән кафедрага таянды.
– Менә мин моны аңлыйм. Менә бу, ичмасам, университетта студентларга
лекция уку! – Без җиңелчә генә кул чабып куйдык. – Тик мин трибун-лектор түгел бит. Бу кафедра бигрәк трибунага охшап тора. Югары пафос белән
лекция сөйләүче профессорларга тәгаенләнгән кебек. Ә сезнең аудиториягә
урнашып, лекция тыңлау җае лекторның өстәл артына утыруын кабул итми.
Трибунага җайлашасы булыр, мөгаен, – дип, мөгаллимебез яңа урынны
мактап та, бераз кабул итмәвен белдереп тә алды.
– Ә сез аңа трибуна итеп түгел, ә мөгаллим мөнбәре итеп карагыз, –
диде шулчак Галимҗан, үзенең йомшак, ләкин үтемле тавышы белән һәм,
гадәттәгечә кызарып, Мөхәммәт абыйга карап тора башлады.
– Мөнбәр, мөнбәр, – дип кабатлады укытучыбыз, – кызыклы сүз. Без аны
мәчеттәге мулла өчен тәгаенләнгән урын мәгънәсендә генә кабул итәбез. Ә
аның мәгънәсе киңрәк, тирәнрәк бит. Башлап, бу сүз халыкка мөһим сүзләр,
вәгазьләр сөйләүче өчен махсус биегрәк итеп ясалган урынны аңлаткан.
Киләчәктә татар теленә шул мәгънәдә кайтыр әле ул. Әйдәгез, без кайтара
башлыйк. Бу аудиториядә минем урынның мөнбәр дип аталуына мин риза.
Нәҗип абый да үзенең төпле фикерен җиткерергә ашыкты:
– Димәк, үз югарылыгы булган мөгаллим Мөхәммәт Мәһдиев мөнбәргә
лаек. – Бүген Нәҗипнең фәлсәфи гомумиләштерүе имтихан бирәсе
укытучысына ялагайлану кебегрәк килеп чыкты. Хәйләкәр елмаеп, бу
сүзләрне әйткәндә, лекторыбыз портфеленнән папкасын алып, әле генә
яңа исем алган кафедра-мөнбәр артына килеп басты.
Курсның зурлыгы белән безне куркыту лектор Мәһдиевнең уенда да юк.
Беренче лекциясендә үк әллә ничә әдәби әсәрне теге яки бу яктан искә алып
үтте, чагыштырулар ясады, гомумиләштерде, үзенчәлекләрен билгеләде.
Узган елдагы кебек укырга тиешле әсәрләрнең күплегеннән курку түгел, ә
лекциядә искә алынган әсәрләрне бүген үк укыйсы килү теләге безне уку
залларына, китапханәләргә юнәлтте. Шул көнне үк.
Хор репетициясенә вакыт бар әле. Читалкага кереп, бүген Мөхәммәт
абый кызыктырып калдырган Распутинның «Живи и помни» китабын
укый башларга булдым. Аһ, башламаган булсам шул... «Ябылырга 10 минут
вакыт калды, китапларны тапшыра башлагыз», – дигәнгә аңга килсәм дә,
хорга кереп торырга вакыт та калмаган икән. Җырчыларны ишек төбендә
бергәләп кайту өчен генә көтеп алдым.
Башымда һаман китап вакыйгалары. Настёнаның нинди тансык күптән
көтелгән бәхеткә – балага узуга ирешеп тә, шул бәхетенә гомере белән түләве
– карынындагы сабые белән үзен харап итүе йөрәкне чеметтерә, күкрәккә
кату төшерә. Мөхәммәт абый ничек диде әле? «Сугышның батырлыклардан,
Ватан өчен күпләрнең үлеменнән генә тормавын, сугышның бары синеке
генә булган бәхетне дә җимерә алганын күрсәткән әсәр бу» дидеме? Әни
сөйләгәннәр искә төште: безнең авылда шул сугыш аркасында ничәмә-
ничә әнинең яшьтәш кызлары кияүгә чыга алмый калганнар, бала үстерү
бәхетенә тиенмәгәннәр, ир назын тоеп яшәмәгәннәр... Күз яшьләренә
төелеп, бүлмәгә кайтып кердем. Повестьның эчтәлеген бүлмәдәшләргә
сөйләдем. Яңа бүлмәдәшем Нәзирә шундук тәкъдим кертте.
– Әйдәгез, бүлешеп укыйбыз да, менә шушылай тәэсирле итеп,
калганнарга сөйлибез. Мәһдиев анализлаган бөтен әсәрне уку өчен ел да
җитмәс! Ә укыйсы килә бит!
Имтиханнар алдыннан бөтен группа белән җыелышып, укыганнар укымаганнарга эчтәлек сөйли башладык. Ничек кенә итсәк тә, барыбер
Мөхәммәт абый безгә тәкъдим иткән әдәбиятны укып бетерергә мөмкин
түгел иде шул... Остазыбызның гаять күп укуы, искитмәле хәтере,
әдәбиятны тормыш белән бәйләү осталыгы безне ул елны сокландырганнан-
сокландыра барды. Бервакыт остазыбыз лекция темасыннан бераз
читләшеп, мондый фикерләр әйтте:
– Университетның татар бүлегендә укыган белгечләр, гадәттә, бик
киң профильле булалар һәм төрле өлкәләрдә эшлиләр. Сезнең төркем
бераз искәрмә булырга охшаган. Хәер, анысын тормыш күрсәтер. Сезнең
яртыгыз иҗат кешеләре, ә яртыгыз укытучы мөгаллимнәр булыр, мөгаен.
Хәзер үк каләм сынаучыларыгыз байтак. Кызганыч, каләм тибрәтүче татар
укучысына иҗат юнәлешендә милли юнәлешле әдәбият институты юк шул
бездә. Шуңа күрә, татар язучысы нинди булырга тиеш, гомумән, язучы
нинди булырга тиешлеге мәсьәләсе яктыртылмый. Ә ул бик кирәк. Иҗат
кешеләренә, язучы, журналист, шагыйрьләргә бик кирәк. Сезгә бу турыда
башка предмет укытучылары җиткермәячәк. Шуңа күрә мин лекцияләремдә
«Кем ул язучы? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ничек язарга,
нәрсә язарга тиеш?» кебек сорауларга да әлеге курс кысаларында кагылып
үтәрмен. Ә үзләренең урынын киләчәктә мәктәптә, уку йортларында
күрүчеләргә шуны әйтәм: безне бит әле методика буенча курс көтә. Укытучы
нинди булырга тиешлеген шунда өйрәнербез.
Мөхәммәт Мәһдиев булсын да, темасыннан читләшеп, ниндидер ят
фикерләр әйтсен, ди. Булмаганны! Аның һәр фикере лекциясенең темасын
киңәйтүче йә ныгытучы бер факт була да куя. Монда да нәкъ шулай булып
чыкты.
Совет әдәбияты курсы булгач, татар әдәбиятын союздагы башка
халыкларныкы, бигрәк тә рус әдәбияты белән чагыштырма планда бирә
Мөхәммәт абый. Аның рус әдәбиятын тирән һәм яхшы белүенә исебез китә. Рус
язучыларының басылып чыккан әсәрләренә күзәтү ясагач, татар әдәбиятында
охшаш үрнәкләр күренеп китә дә, Фәез шунда ук соравын ыргыта:
– Бу плагиатлык түгелме соң, Мөхәммәт абый?
– Юк, плагиатлык түгел. Татар авылы балаларының шәһәрләшүе, шуның
нәтиҗәсендә тел югалу проблемасын Ә.Еники «Әйтелмәгән васыят»ендә
Солоухин, Проскурин, Астафьевларга караганда да алданрак күрә белде.
Тик...
Группабызның булачак язучылары, кызып-кызып, шул «тик»не
ачыклыйлар.
Мөхәммәт Мәһдиев Ак әби язмышын сурәтләгән әсәрнең поэтикасын
сөйли. Без күреп, тотып алмаган әллә никадәр проблемаларны күрсәтә...
Нигәдер остазыбызның паузасы озынгарак сузылды түгелме? Лекция
язудан бүленеп, башларны күтәреп карыйбыз. Мөхәммәт абый, каршысына
җәеп салган кәгазьләренә текәлеп, тын утыра. Ул инде мөнбәр артыннан
өстәл артына күчкән икән. Ниһаять, күзләрен кәгазьләрдән алмыйча гына
(бик сирәк була торган хәл), безгә карамыйча гына сөйләвен дәвам итте:
– Бер көн килеп, мондый вакыйгалар бик күпләрнең тормышына да
килеп җитә. Әниегез авыр хәлдә дип хәбәр аласыз. Кайтып керәсез, өстәлгә
күчтәнәчләр таратып ташлыйсыз. Күрәсез, әниегезнең хәле начар. Ә сез шаяртасыз: «Бирешмибез әле, әни, ух әле без синең белән!..» Сезнең купшы
оптимизмыгыз әниегезнең ирен читләренә көчәнеп елмаерга тырышу
булып күчә. Менә шул чакта үзегезне дә, аны да ялган сүзләр белән, буш
өметләр белән алдамагыз. Янына утырып, кулларыннан алыгыз, күзләренә
карагыз. Сөйләшә алса, аның соңгы сүзен тыңлагыз, сөйләшә алмаса, үзегез
сөйләшегез. Фатихасын, бәхиллеген алып калырга ашыгыгыз.
Мөхәммәт абыйның тавышы калтыранып киткәне сизелде. Каршыбызда
үз әнисен дөньяда иң изге зат күреп яшәүче, аны олылаучы, шул олылауны,
ихластан бездә дә тәрбияләргә омтылучы укытучыбыз утырганын без бик
яхшы аңладык бу минутта.
Әдәби процесска, әсәрләргә анализ биргәннән соң, укытучыбыз
авторның уңышларын күрсәтә башлый. Мондый сөйләшүләрдә китапны
укыганнар гына катнаша ала шул инде. «Ник әсәр йотылып, икенче төрле
әйткәндә, бер тында укыла?» – дип сорау куя Мөхәммәт абый, бөтенебезгә
карап.
– Чөнки теле җиңел, ясалма түгел, – ди Фәез.
– Нишләп әсәр ышандыра, Сибгат Хәким әйтмешли, укучыны
«эләктерә»?
– Автор теманы белеп язганга дип уйлыйм мин, – ди Галимҗан, тагын
кызарынып һәм кыяр-кыймас.
– Автор әсәрдә детальләштерү, чорны сурәтләү, геройларның сөйләмен
бирү белән артык мавыкмыймы?
– Юк дип уйлыйм, – дип, Флёра дебатларга кушылып китә. Әһә, димәк
төн йокламый бу китапны ул укып чыккан. – Ни өчен дигәндә, алар барысы
да әсәргә фон бирәләр. Ә фонсыз әсәр – җансыз, кызыксыз. Язучы моны
һәрчак истә тотарга тиеш.
– Җиңел дә инде сезнең төркемдә дәрес алып баруы, нишләп
икән? – дигән сүзләрне Мөхәммәт абыйның чираттагы соравы итеп лекция
дәфтәрләребезгә язып утыруыбыздан көлешә башлыйбыз. Туктавыбызны
көтеп ала да укытучыбыз дәвам итә:
– Өстәп, шуны да әйтәм: язучының биографиясе булырга тиеш.
Булмаганны, бармактан суырып язып укучыны ышандырып булмый. «Ә
нәрсә турында язарга?» – дип сорыйлар. Төннәрен сиңа йокы бирмәгән
уйларың, сине туктаусыз эзәрлекләгән сюжетларың турында. Күршеңне,
туганыңны борчыган нәрсәләр турында. Темаң да бар, язасы әйберең
турында да яхшы беләсең, инде язып китәм дип уйлыйсың. Тик илһам,
дәртсенү, язмыйча булдыра алмау барлыгыңны бөтереп алмаган икән, бер
җөмләң дә син теләгәнчә килеп чыкмаячак. Булган хәлләрне Хөббениса
түти дә бик оста итеп сөйләп бирә ала. Андый осталар һәр авылда, һәр
коллективта бар. Ә язучы хәлне сурәтләп, белешмә бирүче генә түгел, аның
бурычы гаять зур: ул сурәтләгән хәлләр укучыны уйландырырга, фикер
тудырырга, тәрбияләргә тиеш. Язучы әле ул алдагыны сизәргә дә тиеш.
Бүгенге хәлләрне генә язып баручы – әле ул зур язучы түгел.
Мөхәммәт Мәһдиев лекцияләрдә әдәби хәзинә белән таныштырып
кына калмыйча, ул хәзинәне тудыручы олуг затларга – язучыларга хас
сыйфатларны да безгә әнә шулай гел бәян итә килде.
«Язмый тора алсагыз, язмагыз, чөнки язучы ул күп нәрсәдән мәхрүм: ул язны, җәйне күрми кала, концертка барырга, кызыклы тапшырулар
карарга аның вакыты юк. Гаилә өчен дә аның вакыты бик аз. Аның
күп нәрсәгә вакыты юк. Әмма дә ләкин табигатьтән язучылык таланты
бирелгәннәр, язмый тора алмаучылар, бернәрсәгә карамыйча, барыбер
әдәбиятка, язучылыкка киләләр. Андыйларга әдәбият үз ишекләрен ача,
чөнки анда нәкъ шундыйлар гына кирәк тә». Соңгы лекцияләренең берсендә
мөгаллимебез үз мөнбәреннән безгә шушы сүзләрен юллады. Сиземләве
көчле булганга, ул группабызда укыган Нәҗип Исмәгыйлевнең – киләчәктә
текстолог-язучы, шәмаилче, Тукай бүләге лауреаты;
Фәез Зөлкарнәйнең – шагыйрь, җурналист, әдәбиятчы;
Галимҗан Гыйльмановның – әдәбият галиме, язучы;
Флёра Низамованың – журналист, шагыйрә;
Фәния Сәетгәрәеваның – шагыйрә;
Нәзирә Рахманкулованың – журналист;
Нурания Мингалимованың язучы булып китәчәкләрен алдан ук
тойгандыр. Әйе тойгандыр.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев