Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ялгышу (хикәя)

- Курчагым минем, Рәзинәкәем, егыла күрмә. Сикермә, бәбекәчем... Колынчыгым минем... Кырыс холыклы әнисеннән беркайчан да мондый иркә, ягымлы сүзләрне ишетмәгән Рәзинә авызын ачып тын калды. “Колынчыгым...” Их, әнекәй, нигә вакытында әйтмәдең икән бу сүзләрне?

Туксанны куган Әминә карчык ялгыша башлады. Олыгайган әнисен шәһәргә үз янына карарга алган кызы Рәзинә, башта ни уйларга да белмәсә дә, тора-бара аның ялгыш ычкынган сүзләреннән хикмәт таба башлады.

- Курчагым минем, Рәзинәкәем, егыла күрмә. Сикермә, бәбекәчем... Колынчыгым минем...

Кырыс холыклы әнисеннән беркайчан да мондый иркә, ягымлы сүзләрне ишетмәгән Рәзинә авызын ачып тын калды. “Колынчыгым...” Их, әнекәй, нигә вакытында әйтмәдең икән бу сүзләрне? Үскән чакта, наз җитмәгән чакта...”

- Тимә миңа, әти. Сукма миңа... Салма мине, зинһар, базга. Мин куркам... Анда күселәр бар...

Монысы инде биш яшьлек чагына кайткан Әминә үги әтисенә ялвара иде. Рәзинә, йөзенә курку кергән әнисен чак тынычландырып, тагын уйга калды. Үги әтисен гел яхшы яктан искә алган карчыкның балачагы бер дә җиңел булмаган бит... Шулай да, үзен каккан-суккан үги әтисен кичерә белгән...

- Йолдызкайның сөте бүген әз. Киң Ялан печәне тимәгән моңа...

Гомере буена сыер сауган Әминә менә тагын “сыер сава”...

Карчыкның иң курыккан халәтен – картлыкның җиңел акыллылыгын - бирде никтер аңа Ходай гомер азагында.

Бала акылы кергән Әминә әбинең, күрәсең, зиһенендәге ниндидер йозак үзеннән-үзе ачылды. Беренче карашка акылсыз күренгән сүзләрдә дә ниндидер мәгънә ята иде. Хәлен белешергә килгән өч улын таныганда таныды, танымаганда юк. Иркә-иркә сүзләр әйтеп, андыйга өйрәнмәгән улларын аптыратып бетерде. “Эх, әнкәй... Кая инде сиңа безне кочып, иркәләп үстерү! Без уянганчы таңнан торып фермага сыер саварга йөгердең... Көндез җигелеп йортыбызны тарттың... Кич тагын фермага... Балаларың ачлы-туклы үсмәсеннәр дип тырыштың. Баштан сыйпарга да вакытың булмады, иркәләү түгел. Менә инде әйтеп кал бар әйтәсе сүзеңне...” ачынып уйлады Рәзинә, әнисенә карап.

- Әгүзе билләһи...

Әминә карчык догаларын гына бер дә ялгышмыйча, дөрес укый. Чөнки гомере буена Аллага ышанып, таянып яшәгән карчыкның алар канына сеңгән. 

- Монда муллалар бармы соң мине күмәргә?, - кинәт сорады Әминә карчык кызыннан.

Мондый сорауны көтмәгән Рәзинә, бераз югалып калса да, йөзенә борчылуын чыгармыйча гына:

- Әни, ни сөйлисең? Яшик әле бераз икәүләшеп. Өлгерерсең анда барырга, - диде.

- Раббәнә әтинә фиддүн, - дисбесен тартты карчык. - Рәхмәт, сөйкемлем, сиңа барысы өчен дә.

Көндезге аш әзерләп йөргән Рәзинә кухнядан чыгуга, үз урынында яткан Әминә карчык, гәүдә-кулын тиешенчә дөресләп куеп, үз-үзенә ясин чыгып ята иде...

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев