Лилия Гыйбадуллина

Соң инде…

Соң инде, җырлама. Җырыңны Аңламас бу җирдә берәү дә. Өстеңә үз шәүләң егылыр чигеңдә, Кирәкми, ябышма терәүгә. Моңыннан ваз кичкән Алга таба…

***

Тәрәзәңне ачтың. Иңнәреңнән Каерылып очты канатларың. Очты алар кысан мәңгелеккә. Мин һичкайчан сине яратмадым. Карап калдың томырылып, ник очмадың? Очар Алга таба…

Яшәү

Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын Тырышып, тырмашып икегә яру ул… Аннары – мәңгелек ярату, Мәңгелек табыну. Бербөтен Алга таба…