Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сакла, диләр туган телне...

Кулланмасаң коралны да Тутык каплый якын көндә.

Сакла, диләр туган телне,

Сакла, алып китмәсеннәр.

Алып китеп берәр җирдә

Башын харап итмәсеннәр.

Саклап кына торып булмас,

Эш йөртергә кирәк гел дә.

Кулланмасаң коралны да

Тутык каплый якын көндә.

Белемне бит алган саен

Артып кына бара, диләр.
Киң таралсын туган телем –

Өйрәнсеннәр башка илләр!

Шул чагында сакланыр ул –

Дәүләт теле итеп йөртик.

Өйдә генә авыз чайкап,

Почмак якка куып кертмик!

Башкалар да сокланырлык

Йөзек кашы итеп йөртик!
 

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев